Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

Олы кешене карыйм

Олы кешене карыйм

Йөрәк чире белән яфаланган улыма гариплек группасы бирделәр. Аны караган өчен мин пособие һәм гариплек буенча пенсия алам. Минем карамакта шулай ук иремнең 82 яшьлек нәнәе дә бар. Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, олы яшьтәге туганымны караган өчен дә пенсия юллый аламмы?

Тулысынча:Олы кешене карыйм

Куянлыларны юл һәм тычканнар борчый

Республика эчендә авылны – авыл, шәһәрне шәһәр белән тоташтыручы юллар турында сәгатьләр буе сөйләргә була: кайдадыр юллар төзекләндерелгән, кайдадыр язлы-көзле генә түгел, җәйләрен дә авырлык белән үтәләр... Шуңа күрә редакциябезгә килгән хатларның, мөрәҗәгать итүләрнең байтагы юллар торышына кагыла. Шушы көннәрдә “Өмет” гәзите редакциясенә килгән 74 яшьлек Мидхәт  Әбделмәнов та шул хакта зарланып сөйләде: 

Тулысынча:Куянлыларны юл һәм тычканнар борчый

Гаепсез гаеплеләр

Моннан берничә ел элек без, “өметчеләр”,  гәзит укучыларыбыз борчыган проблемалары белән уртаклашсын, бергәләп хәл итү юлларын эзләрбез,  дигән максаттан чыгып махсус телефон элемтәсе булдырган идек.

  Бу еллар эчендә “Алло, “Өмет” тыңлый” рубрикасына укучылар нинди генә борчулы мәсьәләләр белән шалтыратмадылар: хезмәт стажына, кредитларга, пенсиягә, авыл урамнары торышына, югалган документларны тергезүгә, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм башкаларга кагылышлылары булды. Кемгәдер ярдәм итә алсак, балаларча сөендек, хәл итә алмаган сораулар калса, борчылдык. Ике арада урнашкан шушы элемтә безнең гәзит укучыларга ни дәрәҗәдә кирәк булуыбызны тагын бер тапкыр исбатлады.

Тулысынча:Гаепсез гаеплеләр

Миңа милеккә салым вычеты тиешме?

– Мин рәсми рәвештә беркайда да эшләмим. Зур тырышлык белән, гаиләнең ана капиталын да кулланып, 2015 елда йорт салып кердек. Танышлар, дуслар “йорт салгач, сиңа милеккә салым вычеты тиеш, юлла” диләр. Чыннан да, мин вычет юллап, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә аламмы?

Рамил Нәҗмиев. Әлшәй районы.

– Милеккә салым вычеты алу өчен кешенең рәсми рәвештә эш урыны булырга, шул эшеннән салым органнарына керемнән салым түләнергә тиеш. Эшли башлаганнан соң бер календарь елы эчендә сез барлык документларны (кирәк булса – күчермәләрен) туплап, салым инспекциясенә декларация бирә аласыз. Нинди документлар кирәклеген шунда ук салым органында белеп була.

Китапларны кире кабул итмәделәр

Үткән елда мәктәптә укулар башланыр алдыннан балаларга мәктәп китапханәсеннән дәреслекләр тараттылар. 8 класс өчен алгебра дәреслеге барлык балаларга да җитмәгән. Шул исәптән минем улыма да. “Китап кибетеннән сатып алыгыз”, –  диде класс җитәкчесе. Алдым, 1-2 өлештән торган дәреслек 700 сумлык булды. Икенче көнне кемнәргә дәреслек җитмәгән, шуларга мәктәп китапханәсеннән алгебра (!)  таратканнар. Улыма да биргәннәр. Мин исә китап кибетеннән алган 700 сумлык өр-яңа дәреслекләрне – чеклары да бар –  кире тапшырырга дип баргач, миннән аларны кабул итмәделәр. Башка китапларга алыштырырга да риза түгелләр. Ни өчен? Аңлатыгыз әле. Соңыннан  улым китапханәнекен кире тапшырды, ә кибеттән алган яңа дәреслекләр буенча укыды.

 Раушания. Уфа шәһәре.

 

Раушания! Китап кибете хезмәткәрләре бу очракта хаклы. Аларның эш-гамәлләре законлы. Чөнки китаплар сатып алганнан соң кире кайтарылмый торган  товарларның махсус исемлегенә керә. Бу исемлек РФ Хөкүмәтенең 55нче карары белән (ул 1998 елның 19 ноябрендә дөнья күргән) расланган. Шуңа күрә китап сатып алганда игътибарлы булырга кирәк.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>