Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Җирләү өчен дигән пособиене ник түләмәделәр?

Исәнмесез! “Өмет”кә соравым бар  иде. Минем тормыш иптәшем быел май  урталарында кинәт кенә үлеп китте. Авыл халкыннан сөт җыя иде. Аны җирләүгә дигән пособиене никтер түләмәделәр. Ирем 1949 елгы иде. Шул пособиене юллап алып буламы? Икенче соравым да бар: без ирем белән, кызыбызга ярдәм итик дип, банктан ссуда алып биргән идек. Хәзер ирем мәрхүм булгач, берүземә түләве авыр. Ирем поручитель булды. Беләсе иде, аның мәрхүм булуын исәпкә алып, банк ссуданың күләмен киметә алмыймы икән?

Рәзидә Хәбибуллина.

 

 

Җирләү өчен (ул “погребальное пособие” дип атала) социаль пособие дәүләт казна учреждениесе –  Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары  – тарафыннан түләнә. Җирләү буенча пособие түбәндәге очракларда түләнә:

– мәрхүм булган кеше вакытлыча эшкә сәләтсез калу очрагы буенча мәҗбүри социаль страховкаланмаган булса, пенсионер булмаса;

– йөклелекнең 196 көне үткәннән соң сабый үле туса.

Бу социаль пособие кеше үлгән көннән алып мөрәҗәгать иткәннән соң алты ай эчендә түләнә.

Җирләү буенча пособие күләме 2015 елның 1 гыйнварына –  6 068,87 сум.

Рәзидә Хәбибуллина аңлатуынча, аның тормыш иптәшенә 67 яшь, димәк, ул хаклы ялда булган.

Рәзидә апаның икенче соравы буенча Россельхозбанк  директоры урынбасары Роберт Биктимиров җавап бирде:

–  Сүз, мөгаен, кредит турында барадыр, – диде ул. –  Поручитель булган кеше мәрхүм булса да,  кредитны түләргә туры киләчәк. Ләкин бу очракта пролангация – аны икенче төрле реструктуризация дип тә атыйлар – үткәрүне сорап банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәтиҗәдә, кешегә түләргә җиңелрәк булсын өчен айлык түләүләрне киметәләр, ә түләү срогы озаграк була. Пособиене юллау мәсьәләсе белән халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

5 мең сумга өмет итәргәме?

– Минем мәрхүм ирем хәрби иде. Туендыручысын югалткан кеше буларак пенсия алам. Башка барлык пенсионерларга да вәгъдә ителгән бер мәртәбә түләнә торган 5 мең сумны миңа  бирерләрме?                                       

Тәнзилә.

Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсионерларга бер мәртәбә биреләчәк 5 мең сум, кешенең нинди пенсия алуына карамастан, даими нигездә Русия Федерациясе территориясендә яшәүче Пенсия фонды буенча пенсия алучы һәр кешегә түләнәчәк. Эшлиме ул, эшләмиме – әһәмиятле түгел. Шулай итеп, әгәр сез пенсиягезне РФ Пенсия фондыннан алсагыз, 2017 елның гыйнвар аенда 5 мең сум акча алачаксыз. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга кирәкми. 

Бу өстәмә түләү ил буенча 44 млн пенсионерга кагыла.

Җылымса суга түлибез

–Эссе су урынына краннан җылымса су ага, ә идарә итүче компания яңадан исәп-хисап  ясамый. Нишләргә? – дип сорый  Илнур Кәримов. – Аннары без күп катлы йортларга куелган гомум счетчик күрсәткечләре уңаеннан мутлашалар дип уйлыйбыз. Ничек итеп коммуналь хезмәтләр күрсәткечләре өчен  без түләгән артык акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр итәргә?

 

– Экспертлар фикеренчә, әгәр күрсәтелгән коммуналь хезмәтнең сыйфаты белән канәгать түгелсез, ә идарә итүче компания кабаттан исәпләми (перерасчет ясамый) икән, Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез яки күршеләрегезне җыегыз да, акт төзегез. Кайнар су +60, +75 градус эсселектә булырга тиеш! Шушы саннардан һәрбер минус 3 градус өчен түләү 0,1%ка кимрәк (Хөкүмәтнең 354нче санлы карары). Әгәр идарә итүче компания мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырса, Дәүләт торак инспекциясенә барыгыз. Судлашырга да була.

Йорттагы гомум счетчик күрсәткечләренә килгәндә исә,  идарә итүче компания беренче таләп итү белән үк күрсәткечләр учеты алып барылучы журналны күрсәтергә тиеш. Фатир хуҗалары җыелыш ясап,  киләчәктә гомум йорт счетчигы күрсәткечен йортта яшәүчеләрнең берәрсенең күз алдында язып алуны таләп итә аласыз. Әгәр бу уңайдан идарә итүче компания белән уртак фикергә килә алмасагыз, компаниянең  хезмәтләргә куелган хак буенча эш-гамәлләренә зарланып судка мөрәҗәгать итеп була

 

Җибәрмәгез балаларны еракларга...

–Исәнмесез, “Өмет” гәзитендә эшләүчеләр. Мин Зилә апагыз булам, Уфада яшим, – дип шалтыратты ул. – Шатлыгым белән уртаклашырга телим. Моннан берничә ай элек сезнең гәзит битләрендә кешеләр югалуы турында язма дөнья күргән иде. Шунда безнең кече улыбызның югалу тарихы да язылган иде. Быел май аенда Мәскәү шәһәренә эшкә дип киткән 26 яшьлек улыбыз бер хәбәрсез югалган иде. Кайдалыгын, нинди эштә булуын да белмәдек. Телефонына шалтыраттык – ул сүнгән булып чыкты. Милициягә хәбәр иттек. Менә, ниһаять, биш айдан соң сакал-мыек баскан, начар гына киенгән улыбыз йортка кайтып төште. Үзе шок хәлендә. Балабызны исән-сау күрүебезгә өметләр өзелә язган иде бит. Бераз хәл җыйгач, Мәскәү янында бер поселокта бикле бер территориядә (автоматлы бәндәләр саклый диде) үзе  кебек биш ир-ат белән кемгәдер коттедж салулары турында сөйләде. Төнгелеккә билләреннән бау белән бәйләп куйганнар. Бау эзе һаман да ярылып ята. Бәхеткә каршы, улыбыз кача алган. Ходайның бер рәхмәтле минуты булгандыр. Башкаларга әйтәсе килгән киңәшем шул – балаларыгызны, эш табар дип, еракка, чит төбәкләргә җибәрергә ашыкмагыз. Барып керер кешесе, янында ышанычлы иптәше булса гына юлга чыксыннар.

 

Зилә апага улы табылу шатлыгын чын күңелдән уртаклашабыз. Бу гаиләгә, өч малай тәрбияләп үстергән Зиләгә апага алдагы көннәрдә иминлек, җан тынычлыгы телибез.

Дәваханәгә барырга машина таба алмыйбыз...

Дәваханәгә барырга машина таба алмыйбыз...

Атнасына өч мәртәбә Благовещен районыннан Уфага гемодиализга йөрүче 7 кешенең аһ-зарын хакимият ишетерме?

“Тазалык – зур байлык” дигән алтын бәрабәренә тиң сүзләрнең асыл мәгънәсен дәваханә, поликлиника юлларында йөреп тә авырту-сызлауларына дәва тапмаган өлкәннәрдән дә ныграк аңлаган кеше юктыр. Табиб киңәше сорап редакциябезгә шалтыратучылар, хатлар юллаучылар бихисап.

Тулысынча:Дәваханәгә барырга машина таба алмыйбыз...

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>