Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Пенсиягә өстәмә булырмы?

­Пенсиягә кагылышлы сорауларның иге-чиге юк кебек тоела. Һәрхәлдә, “Өмет” телефонына килгән шалтыратуларның яртысыннан күбесе нәкъ пенсия мәсьәләсенә кагылышлы. Бигрәк тә соңгы арада “балалар өчен өстәмә акча түләү турында” игълан ителгәч, телефоннарыбызның тынып торганы юк әле.

Шәһәр һәм районнарның пенсия фонды бүлекчәләрендә су буе чиратлар барлыкка килде. “Инде өченче тапкыр барам”, “чират алыйм дип, иртәнге 5тә килсәм, миңа кадәр 4 кеше тора иде инде”, “алдан язылмый кереп булмый”, “хезмәткәрләр тупас сөйләшәләр, юньләп берни аңлатмыйлар” дигән зарлар ешайды.

Элек түләүләр күләмен исәпләгәндә баланы (балаларны) яшь ярымга кадәр карау еллары (страховкаланмаган чор дип исәпләнә) стажга гына кертелгән булса, хәзер аларны пенсия балларында да исәпләргә була. Шуңа да пенсионерларга балалары турында мәгълүматлар тапшыру мөмкинлеге тудырылды һәм алар дәррәү документ җыярга тотынды. Кайсыберләрнең балаларының туу турындагы таныклыкларында төгәлсезлекләр барлыгы ачык-ланды. Шуңа хәзер әби-апаларыбыз ЗАГС юлларын таптыйлар. Ярый ла, арып-талып йөрүең бушка булмаса. Ә бит яңадан исәпләттергәндә кайсы-берләрнең пенсияләре артмавы да, хәтта, киресенчә, азаеп куюы да ихтимал. Әллә шуларны күзал-лапмы, кайсыбер өлкән яшьтә-геләрне, юньләп аңлатып тормый, тизрәк борып чыгару очраклары да мәгълүм. Пенсияне арттыру турында рәсми сөйләгәннәрне өлкән яшьтәгеләр тиз генә аңлап җиткермәскә дә мөмкин. Шундыйларның кайберләре: “Миңа пенсияне арттырмаска итәләр”, – дип, гарьләнеп, яклау эзләп, безгә шалтыраталар.
Шуңа без РФ Пенсия фондының Башкортстан бүлеге сайтында урнашкан мәгълүматларга нигезләнеп, күпчелекне борчыган сорауларга тукталдык.
Мәгълүм булуынча, 2015 елның 1 гыйнварыннан “Страховка пенсияләре турында”гы Закон үз көченә керде. Шул рәвешле пенсия исәпләү формуласы үзгәрде. Элек түләүләр күләмен исәпләгәндә баланы (балаларны) яшь ярымга кадәр карау еллары (страхов-каланмаган чор дип исәпләнә) стажга гына кертелә иде. Хәзер исә аларны пенсия балларында да исәпләргә була.

Кемгә тиеш?

Бу мәгълүмат 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан, балалары булган хатын-кызларга кагыла. Чөнки 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләре болай да яңача исәпләнә башлады. 

Пенсия суммасы страховка стажы һәм пенсия балларыннан чыгып билгеләнә. Баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны ил хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффициен-тына тапкырлана һәм ел саен индексацияләнә.
Яңа формулага ярашлы, пенсия алучылар эшләгән вакытын, бала (балалар) карау чоры белән алыштырып, пенсияләрен яңадан исәпләтә ала. Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына – 1,8 балл, икенче балага – 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә 5,4 балл өстәлә. Быел бер пенсия баллы 78 сум 58 тиен тора.

Һәркемгә дә отышлымы?


Декрет чорын балларга әйләндерү һәркем өчен дә отышлымы? Юк икән. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Балалар карау вакытын исәпләткәндә балларны да, стажны да берьюлы исәпләргә ярамый. Димәк, декрет ялларын балларга әйләндергәндә стаж коэффи- циенты кими. Нәтиҗәдә, берәүнең пенсиясе берничә йөз сумга, ә кемнекедер берничә тиенгә генә артырга мөмкин. Ә кем өчендер яңадан исәпләтү булган пенсиясен киметергә дә ихтимал. Яңача исәпләтүнең вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга һәм тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) акча алучыларга да файдага булмавы бар. Әгәр балалар
1991 елның 1 гыйнварына кадәр туган икән, валоризация (“совет” стажының һәр елы пенсия капиталын 1 процентка арттыра) чорында исәпкә алынган стаж кимиячәк. Әгәр дә шушы чорның хезмәт хакы исәпкә алынган булса, ул да юкка чыгарыла. Ягъни һәр очрак төрлечә.
Русия Пенсия фондының төбәк бүлеге идарәчесе Фоат Хан-тимеров: “Яңадан исәпләүләрнең бүгенге нәтиҗәсе буенча шуны әйтергә була: тәү чиратта ике һәм аннан күбрәк баласы булган, шулай ук эш хакы түбән булган һәм (яки) хезмәт стажы озайлы булмаган пенсионерлар пенсия-ләре артуга исәп тота ала”. Бала карау чоры белем алу белән туры килгән һәм стажга кертел-мәүчеләргә файдалы булачак, диләр белгечләр.
Сезгә эш вакытын страховкага кермәгән чорга алыштырып, пенсияне яңадан исәпләтү файдалы булачакмы, юкмы икәнен Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп кенә белергә мөмкин. Яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягез азрак килеп чыкса, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорый аласыз. Чөнки законга ярашлы, кешегә отышлы булган пенсия түләнергә тиеш.

Кайчан? Ничек?


Пенсияне кайчан исәпләттерсәң дә була. Әмма киләсе айдан яңача исәпләнгән пенсия акчасын алырга теләсәгез, документларны бу айның 25енә кадәр тапшырырга кирәк. Әйткәндәй, гаризаларны күп функцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша электрон төрдә дә тапшырырга мөмкин.


Йомгаклап, безгә аңлаешлы булган гади телгә күчик. Шулай итеп, 2015 елга кадәр пенсиягә чыккансыз һәм, бала-ларыгыз булып, декрет чорын-да эшләгәнсез икән, димәк, пенсия күләмен исәпләгәндә ул еллар сезнең стажга кертел-гән, әмма балл булып санал-маган. Әгәр бүген балл итеп исәпләтү юлын сайласагыз, эшләгән декрет еллары стаж-дан алып ташланачак. Димәк, стаж азая. Шуңа бу юл белән исәпләтү кайсыберләр өчен отышлы булмаска да мөмкин. Һәр очрак үзенә аерым. Моны исәпләттереп кенә белеп була. Аның өчен югарыда телгә алынган документлар гына кирәк. Иң мөһиме – аларда хаталар булмасын. Пенсия фонды идарәсенә кабат-кабат йөрмәс өчен, алдан ук һәр документны хәстәрләп кую хәерле булыр. Кайсыберләрнең балалары бик еракта яшәүләре һәм туу турындагы танык-лыкларын үзләре белән алып китүләре ихтимал. Бу очрак-та, әгәр пенсия фондына туу турындагы таныклыкның нөс-хәсен тапшыру мөмкинлеге булмаса, бала тууны ЗАГСтан белешмә алып расларга мөмкин.
Пенсия фонды идарәсенә юл алганда кулыгызда паспор-тыгыз, балаларның туу таныклыклары һәм, шул таныклыкларда паспорт бирелү турында тамга бул-маса, балаларның һәрберсенә 1,5 яшь тулуын раслаучы берәр документ булсын.



Язгөл САФИНА әзерләде.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>