Алло, “Өмет” тыңлый № 36, 8 сентябрь, 2017


Телефон ярыймы-юкмы?
“Әти-әнисе оныгыма кесә телефоны алып биргән. Оныгым хәзер шуның белән мәктәпкә йөрмәкче. Мәктәптә укучыларга кесә телефонын кулланырга ярыймы икән?”
Кәримә Яппарова.
Бөре шәһәре.

РФ Мәгариф һәм министры Ольга Васильева мәктәпләрдә мобиль телефон белән куллануны тыярга кирәк дигән фикердә. “Кәрәзле телефоннар балаларның игътибарын уку процессыннан читкә юнәлтә, укучылар бертуктаусыз смс-хәбәрләр языша. Уку программалары булган планшет һәм интерактив сыйныф тактасы булу да җиткән. Ә ашыгыч бәйләнеш өчен укытучының телефоны бар”, – ди ул.
Әлегә мобиль телефоннар белән куллану мәсьәләсен һәр мәктәп, лицей, гимназия үзе хәл итә. Бердәм норматив документ юк. Шуңа һәр ата-анага балалары укыган мәктәпнең үзеннән бу хакта мәгълүмат алу хәерле булыр.

Автокибет кемгә килер?

“Безнең авылда кибет юк. Элекке заманнарда бәләкәй авылларга автолавкалар йөри иде. Хәзер алар да юк. Машинасы булганнар кирәк-ярагын читтән алып кайта. Безнең кебек картлар районга еш чыгып китә алмый бит. Ә ашарга кирәк, даруы кирәк. Өстәвенә, пенсия дә бик аз”.
Авыл халкы.

Мондый эчтәлекле сорауларны еш ишетергә туры килә. Чынлап та, бүген Башкортстанда сәүдә хезмәтләндерүе булмаган 1200 торак пункт исәпләнә. Бу мәсьәлә буенча боз кузгала башлады шикелле. Озакламый сәүдә итүче кибетләре булмаган аз халыклы торак пунктларга автокибетләр килә башлаячак.
БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова әйтүенчә, пилот проект сыйфатында сәүдә хезмәтләндерүе булмаган аз халыклы торак пунктлар гомум санның 60 процентыннан артып киткән 10 район сайлап алынган. Алар – Архангель, Әлшәй, Бакалы, Белорет, Бүздәк, Зианчура, Калтасы, Караидел, Күгәрчен һәм Куергазы районнары.
“Әле без автокибетләр сатып алабыз. Алар аз халыклы торак пунктларны сәүдә хезмәтләндерүе белән тәэмин итү өчен муниципаль районнарга тапшырыла. Хакимиятләр арасындагы кооперация чикләрендә бу автокибетләр чиктәш районнарны да җәлеп итәр дип ышанабыз”, – ди ведомство башлыгы.
БР Хөкүмәте Күрсәтмәсенә ярашлы, агымдагы елда республика казнасыннан автокибетләр сатып алу өчен 15 миллион сум бүленгән.

Ялган акчаны нишләтергә?

“Бүгенге көндә кибет-базарлардагы сатучылардан гына түгел, хәтта банкоматлардан да ялган акча эләгергә мөмкин, диләр. Андый акча кулга килеп керсә, тәү чиратта кая мөрәҗәгать итәргә икән?”
Рәсим Шәяхмәтов.
Уфа районы.

Дөрестән дә, бүген банкоматлардан акча алганда да ялганына юлыгуың бар. Чөнки кайсыбер банкомат хуҗалары, экономия ясап, купюралардагы саклау билгеләренең дүртесен дә түгел, ә бер-икесен генә тикшерә ала торган җиһазлар урнаштыра. Шулай да, Үзәк банк, ил буенча йөргән ялган акчалар саны азая, ди. Соңгы ел эчендә аларның саны 72 меңнән 61 меңгә кадәр кимегән.
“Әгәр, ялган акчага юлыксагыз, тәү чиратта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – ди “Эшлекле фарватер” компаниясе юристы Павел Ивченков.
Әгәр кулга килеп эләккән акча шикле тоелса, экспертиза ясатыр өчен банкка тапшырырга мөмкин. Финанс учреждениеләр мондый акчаларны кабул итәргә һәм кабаттан тикшертү өчен Русия Банкына юнәлтергә бурычлы.
“Экспертиза нәтиҗәсе буенча банкнотның ялган икәнлеге ачыкланса, ул эчке эшләрне ң территориаль органнарына тапшырыла. Әйтергә кирәк, Русия банкы инструкциясенә ярашлы, ялган акчалар алмаштырылмый, – ди юрист. Ягъни акчаның ялган икәнлеге ачыкланса, аны банкка яки хокук саклау органнарына тапшыручы бернинди компенсация дә алмаячак. – Ләкин мондый акчаны яшереп калдырырга да ярамый. Әлеге акчадан котылу өчен аны нәрсәгә дә булса түләүгә тотыну җинаять җаваплылыгына тарттыруга китерергә мөмкин”.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>