Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

Азык-төлеккә – ташлама?

“Яраклылык вакыты чыгып барган азык-төлекне очсызрак хакка сата башлыйлар дип ишеткән идем. Дөрес хәбәрме ул?”
Радик Гарипов.
Стәрлетамак шәһәре.


Дөрестән дә, бүген супермар-кетларда яраклылык срогы чыккан продуктлар белән сәүдә итү һәм аларның чирек өлешенең чүплекләргә түгелү проблемасын кичекмәстән хәл итәргә кирәк дип исәплиләр РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Шуңа алар кибетләрдә яраклылык срогы тәмамланып барган азык-төлекне ташламалы бәяләр белән сатуга рөхсәт бирергә кирәк дип тәкъдим итә. Ә искергән продуктларны киштәләрдә калдыручыларга штрафларны тагын да катгыйлатырга чакыралар. Бүген искергән ризык саткан өчен сатучыларга – 3-10 мең сум, эшкуарларга 10-20 мең сум штраф салырга мөмкиннәр. Ведомство урынбасары Евгений Непоклонов “РФда сәүдә эшчәнлеген дәүләт катнашлыгында җайга салу нигезләре турындагы” законга шул хакта үзгәрешләр кертергә чакыра.
Әлегә сәүдә нокталарында срогы чыгып барган азык-төлек проблемасын кем ничек булдыра ала, шулай хәл итә. “Күп кибетләрдә яраклылык срогы чыгарга торган товарларны, хакын үзгәртми генә, киштәнең яки суыткычның иң читенә, алдагы рәтләргә куялар. Бик сирәк очракта гына аларны акция буенча сатарга мөмкиннәр. Ләкин моның сәбәбе игълан ителми һәм сатып алучыларның күбесе, түбән бәягә алданып, саклау срогына игътибар да бирми, – ди РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы Анна Вовк. – АКШта, мәсәлән, ретейлерлар (берәмләп сатучы компанияләр) яраклылык срогы чыгарга 4-7 көн калган продукцияне очсыз хакка сата. 3 көн кала товар киштәләрдән алына һәм я хәйрия фондларына, я 50 процент ташлама белән сатучы дискаунтер кибетләргә тапшырыла”. “Герма-ниядә дә яраклылык срогы чыгарга торган продуктларны хәйрия оешмаларына тапшыралар. Алар бу товарларны мохтаҗларга һәм эшсезләргә очсыз хакка сата”, – ди Русия кулланучылар союзы рәисе Пётр Шелищ.
Берәмләп сатучы кибет хуҗаларының әлеге проблемага карата үз фикере. “Һәр товарның яраклылык срогы – үзгә. Бәлки, товарның бәясе янына “2+”, “3+”, “4+” дип язып, ничә көннән срогы чыгачагын күрсәтергә кирәктер”, – ди “Руспродсоюз” азык-төлек товарлары җитеште-рүчеләр һәм ташучылар ассоциациясе башкарма дирек-торы Дмитрий Востриков.
Әлбәттә, яраклылык срогы үтүгә бер атна кала продукцияне ташламалы хак белән сатарга мәҗбүр итеп булмый, чөнки 2-3 көндә срогы чыга торган продуктлар да бар. Шулай да бүген кайсыбер зур сәүдә кибетләрендә срогы чыгып барган товарлар өчен махсус билгеләнгән урыннарны күрергә була. Мәсәлән, башкаланың “Полушка” кибетлә-ренең берсендә срогы чыгып барган товарларны аерым кәрзингә тутырганнар һәм бәясен берничә процентка төшергәннәр. Монда 72,70 сум торган шәһәр каймагын 49,90 тиенгә алып була. Базарларның үзләренең язылмаган законнары бар. Анда, бозыла башлаган яшелчә-җимешләрне аерым әрҗәләргә тутырып, очсыз хакка сатып җибәрү ягын карыйлар.

Язгөл Сафина әзерләде.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>