Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Пенсияне яңадан исәпләттерәм дисәң

“Һәр бала өчен пенсиягә акча өстиләр икән дип ишеттем. Күпмегә арттыралар икән? Без бит бала карап өйдә утырмадык, гел эштә булдык,” – дип, редакциягә шалтыра-тучылар саны көннән-көн арта.


Чынлап та, бүген бу сорау күпләрне кызыксындыра. Пенсио-нерлар дәррәү документ җыярга тотынды. Халык арасында “ватык телефон аша” имеш-мимешләр дә таралырга өлгерде. Бу хакта төгәл генә белеп бетермәүчеләр, өстәмә акча күп балалыларга гына түләнә дип уйлаучылар да бар.
Шушы мәсьәләгә ачыклык кертү нияте белән РФ Пенсия фондының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматны тәкъдим итәбез.
Кемгә тиеш?
Мәгълүм булуынча, 2015 елның
1 гыйнварыннан “Страховка пенсияләре турында”гы Закон үз көченә керде. Шул рәвешле пенсия исәпләү формуласы үзгәрде. Элек түләүләр күләмен исәпләгәндә баланы (балаларны) яшь ярымга кадәр карау еллары (страховкаланмаган чор дип исәпләнә) стажга кертелә иде. Хәзер исә аларны пенсия балларында да исәпләргә була. Бу мәгълүмат 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан, балалары булган хатын-кызларга кагыла. Чөнки 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләре болай да яңача исәпләнә башлады.
Пенсия суммасы страховка стажы һәм пенсия балларыннан чыгып билгеләнә. Баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны ил хөкүмәте билгеләгән пенсия баллы хакына тапкырлана һәм ел саен индексацияләнә.
Яңа формулага ярашлы, пенсия алучылар эшләгән вакытын, бала (балалар) карау чоры белән алыштырып, пенсияләрен яңадан исәпләтә ала. Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына – 1,8 балл, икенче балага – 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә 5,4 балл өстәлә. Быел бер пенсия баллы 78 сум 58 тиен тора.
Һәркемгә дә отышлымы?
Декрет чорын балларга әйләндерү һәркем өчен дә отышлымы? Юк икән. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Балалар карау вакытын исәпләткәндә балларны да, стажны да берьюлы исәпләргә ярамый. Димәк, декрет ялларын балларга әйләндергәндә стаж коэффи-циенты кими. Нәтиҗәдә берәүнең пенсиясе берничә йөз сумга, ә кемнекедер берничә тиенгә генә артырга мөмкин. Ә кем өчендер яңадан исәпләтү булган пенсиясен киметергә дә ихтимал. Яңача исәпләтүнең вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга һәм тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) акча алучыларга да файдага булмавы бар. Әгәр балалар 1991 елның 1 гыйнварына кадәр туган икән, валоризация (“совет” стажының һәр елы пенсия капиталын 1 процентка арттыра) чорында исәпкә алынган стаж кимиячәк. Әгәр дә шушы чорның хезмәт хакы исәпкә алынган булса, ул да юкка чыгарыла. Ягъни һәр очрак төрлечә.
Ә бала карау чоры белем алу белән туры килгән һәм элек пенсия исәпләнгәндә стажга кертелмәгән хатын-кызлар өчен файдалы булачак, диләр белгечләр. Хезмәт хакы зур булмаганда пенсияне яңадан исәпләтү отышлы булырга мөмкин.
Сезгә эш вакытын страховкага кермәгән чорга алыштырып, пенсияне яңадан исәпләтү файдалы булачакмы, юкмы икәнен Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп кенә белергә була. Яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягез азрак килеп чыкса, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорый аласыз. Чөнки законга ярашлы, кешегә отышлы булган пенсия түләнергә тиеш.
Кайчан? Ничек?
Пенсияләрен яңача исәпләтергә теләүчеләргә үзенең паспортын, балаларының туу турындагы таныклыкларын теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә алып килергә һәм гариза тапшырырга кирәк. Таныклыкта кешенең, яше җиткәч, паспорт алганлыгы турында тамга торырга тиеш. Ул булмаса, балага 1,5 яшь тулганлылыгын раслаучы доку-мент сорала.
Пенсияне кайчан исәпләттерсәң дә була. Әмма киләсе айдан яңача исәпләнгән пенсия акчасын алырга теләсәгез, документларны бу айның 25енә кадәр тапшырырга кирәк.

Язгөл Сафина әзерләде.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>