Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Мөгаллим

Шәһит Әхмәдиев

Мин тимер юл белән «Д» станциясенә килеп төштем (Уфа тарафында). Чөнки мин бара торган «К» авылына шуннан башка уңайлы юл юк иде.
Вокзалга төшүем белән минем читкә китүче мөсафир икәнемне белеп, татар ямщиклары мине чолгап алдылар: «Барин, тебе ямщик надо? Повезем?» — тавышлары күтәрелде. Мин кая барачагымны белдергәч, ям-щиклар арасыннан берсе алга чыгып: «Әйдә, барин, сезгә юлдаш та бар, сезгә күңелле дә булыр, икегезне дә алып китәрмен. Атларым бик яхшылар, очалар гына!..» — диеп, мине алып китте.
Шул арада миңа юлдаш булачак кеше дә килеп җитте. Без таныштык, ул үзен мөгаллим дип тәкъдим итте. Мин аңа юлдаш булуыма шатлык әзһар иттем. Ул арада ямщик: «Но, хайваннар, бик матурлап кына бариннарны илтик әле, бәхетегезгә каршы, юлчыларның менә дигәннәре табылды!»– дип сөйләнә-сөйләнә атларын юлга чыгарды. (Чәйлек алу өчен юлчыларны төрле матур сүзләр белән мактау, күтәрү ямщикларның беренче сыйфатлары инде.)

Тулысынча:Мөгаллим

Каз өмәсе

Ноябрь. Кыш, мәҗлескә иртәрәк килеп җиткән кунак кебек, инде берничә көн элек табигатькә аяк баскан. Тышта чатнама салкын. Мин сәгатьне иртәнге җидегә шалтырарга куйдым. Бүген бездә каз өмәсе була.
Алдагы көнне ашыга-ашыга, дәресләрне калдырып, классташым белән район үзәгеннән авылга кайтып киттем. Авылга керү белән борынга кара мунча исләре килеп бәрелде. Юлдашым белән бергә:
– Эх, кайтып мунча ягып җибәрергә! – дип хыялланып, ләззәтле минутларны күз алдына китердек.
... Өйдәге тавышка уянып киттем. Сәгать сигез тулган! Үземне тирги-тирги тиз генә киендем дә аш бүлмәсенә чыктым. Әнием, зәңгәр чәчәкле яулыгын бәйләп алган да ашыгып камыр баса. Әни тирәсендә энем кайнаша. Аш бүлмәсе гөрләячәк бүген!
– Барыгыз әле, теге якта уйнагыз, – дип эндәште әни песи бастырып аяк арасында уралып йөргән энемә.
– Гәрә-әй, әйдә, киттек!
Песие дә акыллы икән. Хуҗасының тавышын ишеткәч, ул үзенең соры койрыгын эт кебек болгап энем артыннан икенче бүлмәгә кереп китте. Ай-һай, ак түшен әфисәр кебек киереп атлап бара бит, малай!

Тулысынча:Каз өмәсе

“Үткәннән килгән ханым”

Республиканың иҗат коллективлары кызу хезмәт мизгеленә аяк басты. Концерт һәм театр заллары сәнгать сөючеләргә яңадан-яңа, үзенчәлекле сәхнә әсәрләре тәкъдим итә. Уфа “Нур” татар театры да үткән атнада сәнгать сөючеләрне спектакль премьерасы белән сөендерде – театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов немец драматургы Роланд Шиммельпфенниг пьесасы буенча “Үткәннән килгән ханым” спектаклен тәкъдим итте.

Тулысынча:“Үткәннән килгән ханым”

Үлмәс бер җыр булып калырсың

Узган атна бар татар дөньясы өчен җан тетрәткеч зур югалту алып килде - миллионнарның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи көтмәгәндә-уйламаганда, гөрләп яшәр, ялкынланып иҗат итәр чагында гына –арабыздан китеп барды. Сүнде гомер шәме яраткан артисткабызның...

Җырчы белән азмы-күпме аралашкан һәркем бу арада аның белән бәйле күңел хатирәләрен яңарта. Интернет челтәрендәге бихисап язмалар, радио-телевидение каналларындагы, басма матбугаттагы сагышлы-юксынулы хәбәрләр, үзара кайгы уртаклашулар агымы һаман да дәвам итә. Әйе, халык аны чын-чынлап яратты, ярата, яратуын алкышлары-чәчәкләре, рәхмәт сүзләре-бүләкләре, иң мөһиме: залллар тутырып концертларына йөрүе белән раслап тора иде. Ул үзе дә халкын, тамашачысын өзелеп яратты, соңгы сулышына кадәр сәнгатькә, халкына фидакарьләрчә хезмәт итте.

Тулысынча:Үлмәс бер җыр булып калырсың

Сәхәрдән соң

Садри Җәләл — катлаулы тормыш һәм иҗат юлы үткән, нахакка гаепләнеп, иректән мәхрүм ителгән, сөргенгә дучар булган язучы.
Аның иҗади эшчәнлеге Казанда Учительская школада укыган вакытта башлана. 1914 елны «Аң» журналында басылган «Дим буенда» повестенда, Казан ханлыгы тар-мар ителгәннән соң, дворянлык өстенлекләрен саклап калу өчен рус патшасына хезмәт итүче татар мирзалары тормышы җанлы картиналарда сурәтләнә. Әдәби тәнкыйтьтә бәхәсләр кузгатса да, әсәр. киң җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителә, соңрак, сәхнәләштерелеп, Татар дәүләт драма театрында уйнала (1925—1926), бу повесть мотивлары буенча композитор X. Вәлиуллин, драматург X. Вахит язган опера М. Җәлил исемендәге театрда уйнала (1965—1966).
Гражданнар сугышы вакытында һәм егерменче елларда С. Җәләл давыллы вакыйгаларда актив мөнәсәбәттә булган хикәя жанрына күчә, лирик нәсерләр яза.
Әдәби әсәрләр иҗат итү белән беррәттән С. Җәләл төрле елларда «Чаян», «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналларында җаваплы секретарь булып эшли, Сәнгать техникумында, Татрабфакта туган тел һәм әдәбият укыта, яшь язучыларны тәрбияләп үстерүгә күп тырышлык куя. Әмма хаксызга эзәрлекләнү һәм сөргенгә дучар булу аркасында ул иҗат планнарының күп өлешен тормышка ашыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.

Тулысынча:Сәхәрдән соң

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>