Газиз нигез кадере.

Тик ул иң якын кешеләрне дошманлаштыручы низаг учагына әйләнмәсен иде

Әй, нигезем, туган нигез,

Каңгырып кайтыр оям.

Ераклардан әле һаман

Синең җылыңны тоям...

Чираттагы командировка. Дүртөйле районы. Редакциягә шалтыраткан абыйның номерын җыям. Килеп җиткәнне хәбәр итәм. Ул мине урамга чыгып каршы ала...

Подробнее...

“Кайтса, гафу итәр идем...”

Бу хатымны башкаларга гыйбрәт булсын дип язам. Ирем белән 30 ел гомер иттек. Җылы җәйдә кавышкан идек, 30 елдан соң тагын шул җәй көне аерылыштык та.

 Кайгыны, шатлыкны уртаклашып яшәгән икенче яртым олыгайган көндә ташлап китәр дип башыма да китерми идем.

Мәңгелеккә күчсә бер хәер, ул мине сөяркәгә алыштырды. 50 яшьтән узгач та, ир-ат хыянәт итәргә сәләтле икән әле. Ике бала тәрбияләп үстердек, дүрт оныгыбыз бар, ләкин дәү әтиләренә хәзер барыбер. Бар тапканы, булдырганы яңа гаиләсе өчен. Иремнең хыянәт итә башлаганын башта сизмәдем, кем уйлаган инде аны пенсия яшенә җитеп килгәндә кемгәдер күзе төшәр диеп. Ә ул читтә бер хатын-кыз белән чуала башлаган икән. Ялгыз хатын иремнең башын тиз әйләндергән. Белмим ничек үзенә җәлеп иткәндер, чибәрлеге дисәң – чибәрлеге, байлыгы дисәң, байлыгы юк. Яшь тә түгел, минем белән бер чама, заводта гади эшче булып кына эшли.

Әмма ирем аның янына күченеп китте. Гаепне үзеңнән эзләргә кирәк, диләр. Гел уйланам, ялгышым кайда булды икән? Гел эштә булдым. Соң кайта идем, хатын-кызның бит ашарга пешереп, кер юып, өй җыеп вакыты уза, ир көйләргә, иркәләнеп, назланып утырырга вакыты да калмый иде. Ә ул миннән киткәндә, «син хиссез», диде. Күрәсең, игътибар җитмәгәндер аңа. Китәм дигәч тә, каршы чыкмадым. Горур булып кыландым, аягына ябышып еласам, бәлки калган да булыр иде... Нишлим, холкым андый түгел...

Иремнең сөяркәсе барлыгын белгәч, башта ышанмадым, аннары нәфрәтләндем, аннары еладым, хәзер дә тынычлана алмыйм әле. Парлыларны күргән саен, күңелгә авыр, без дә мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешкән идек бит. Гомергә бер-беребезне ташламабыз дигән идек. Күрәзәче әбиләргә дә барып карадым, сихер галәмәте, диләр, берничә елдан кире кайтачак диючеләр дә булды. Хәзер менә шул өмет яшәтә мине, кайтса, кертәм мин аны, хатын-кызга йомшаграк булырга, иренә буйсынып яши белергә дә кирәк, күрәсең.

 Ул кайтса, яңа тормыш башлар идем әле...

Сәрия, 

Уфа.

Бәхилләрме йөрәк

Маратның гел елмайган коңгырт күзләре, җиңелчә бөдрәләнеп торган чәчләре, аның оста итеп “брейг” биюе кызларга дөньяларын оныттыра иде. Нәни чагыннан ук сөйкемле сөяге булды аның. 

Подробнее...

Кү рәчәгемне алдан белсәм...

Салам түшәп куяр идем, дигән әйтем бар халыкта. Җәмилә түтигә исә күрәзәче булу да кирәк түгел иде.Улының бу гамәлен бөтенләй өнәмәсә дә, каршы төшә алмады шул. Улы Раил мәрхүм атасына охшап кирәкмәгән чакта шактый үзсүзле иде.

–Улым, бик кирәкмәгән нәселгә бәйләнергә уйлыйсың түгелме? Тормыш көтүеңне уйлап эш итәр идең,–диде ана борчылып улының  күрше авылда  яшәүче Рәйсәгә өйләнергә җыенуын ишеткәч.

Подробнее...

Гомерем буе сагынып яшәдем

Еллар узган саен үткәннәр ныграк сагындырып искә төшә икән. Нишләтәсең, чәчләргә чал төшсә дә, йөрәк һаман яшь, кем әйтмешли, гел унсигездә. Их, кайтарырга иде дә шул чакларны, яшәргә иде ялгышмыйча! Сигезенче классны тәмамлагач, үзебездән читтә урнашкан район үзәгенә барып, тегүчелеккә укырга кердем. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Ара ераклыктан туган авылыма бик сирәк – бәйрәмнәрдә генә кайта идем. Ә ялларда бүлмәдәш кызым мине атна саен үзләренә кунакка алып кайта иде. Аның әти-әниләре дә бик ачык, кунакчыл кешеләр, мине үз кызлары кебек якын итеп, кайткан саен мунчалар ягып, тәмле мич ризыклары пешереп каршы алалар, озатып калалар иде.

Бер кайтуымда клубтан мине авылның чибәр, гармунчы егете Фәнис (исемнәр үзгәртелде) озатты. Моңа бик сөендем, чөнки Фәнис миңа ошый иде. Без аның белән мин кунакка кайткан саен, я ул тулай торакка килеп, очраша торган идек. Бер-беребезне күреп, сөйләшеп туймый торган ике гашыйк идек без. Ул вакытларда бездән дә бәхетле парлар юктыр кебек иде. Ел ярым очрашып йөргәннән соң, Фәнисне армиягә алдылар. Көтәргә вәгъдә биреп озатып калдым. Аерылышу авыр булды. Аннан араларда җылы мәхәббәт хатлары йөри башлады. Көнгә икешәр хаты килә иде, аларны укуга, тиз генә җавап хаты язып җибәрә идем. Безнең мәхәббәтне сүзләр белән генә әйтеп аңлата торган түгел иде. Тик… Егетемнең хәрби хезмәте төгәлләнергә өч айлап вакыт калганда, тулай торакта яшәүче бүлмәдәш кызымның абыйсы армиядән кайтып җитте. Бу вакытта мин тегүчелеккә укып бетереп, Уфада эшли идем. Солдат кунакны табыннар әзерләп, зурлап каршыладык. Шул кичне тормышымдагы барлык якты хыялларым челпәрәмә килде: әллә башымны шампан шәрабе әйләндерде – солдат егетнең кочагына килеп кергәнемне сизми дә калдым. Төзәлмәслек хата ясаганымны иртән генә аңладым. Кунак егет ике көннән соң, кире килергә вәгъдә итеп, авылына кайтып китте. Мин, өзгәләнеп, ике ут арасында калдым.

Подробнее...

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>