Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Күрәчәкне күрми

Шактый еллар очрашмагач, тәүдә аны танымадым диярлек, йөз чалымы  таныш кебек булса да, кем икәнлеген искә төшерә алмаган идем, ул үзе баш кагып исәнләште. Һәрвакыт көләч йөзле, сүзгә аптырап калмый торган Гөлүсәне  алыштырып куйганнар диярсең… Хәл-әхвәл сорашуымны өнәмичә, карашын автобус тәрәзәсенә төбәде.

Гаҗәпләнүем көчле булса да, артык сүз куертуның урынсыз икәнлеген аңлап, мин дә тынып калдым.

Подробнее...

Әти сурәте

Һәр баланың диярлек теле “әттә”, “әннә” дип ачыла. Әни безнең өчен ни кадәрле кадерле булса да,  туган йортыбызны без ата йорты дип атыйбыз. Ә рус телендә “отчизна” сүзе һәркемнең йөрәгенә “әти” сүзе белән бәйләнгән. Һәм бу табигый да. Әти кеше ана тарафыннан дөньяга бүләк ителгән яңа тормышны сакларга әзер тормаса, ни булыр иде? 

Подробнее...

Биш ятимгә әни назы тигән

Әнисә апа Фәррәхетдинова, үзе күрсәткән игелекләрнең татлы җимешен татып, бүген балаларының рәхмәтендә гомер итә


– Балам, тор, мәктәпкә соңга каласың...

Әнинең йомшак, ягымлы тавышы. Иртән чәчеңнән сыйпап әйткән җылы сүзләрен ишетү шундый рәхәт. Күңел иркәләнә, ләззәтләнә, ә йокы һич тә бирешергә теләми....

Һәр балага ана кирәк. Кыз балага да, ир балага да. 

Әмма язмыш күп кенә сабыйларны ятимлек авырлыгы белән сыный. Бәхетлесенә яхшы күңелле үги ана эләгә.

Дүртөйле районының Мәскәү авылында гомер итүче Рафаэль абый белән Әнисә апа Фәррәхетдиновлар белән очрашканнан соң, ятимнәрне үз  кочагына алып, башларыннан сыйпаган, җылы, назлы сүзе белән күңелләрен юаткан, туган аналарын югалту кайгысын, сагышын басарга ярдәм иткән, үстереп, аларны олы тормыш юлына озаткан Әнисә апага сокланып карадым. Күпләр үз баласына да андый сөю-назны бүләк итә алмый, ә Әнисә апа беркайчан да тормыш  авырлыгына зарланмый, ятим балаларга дөньядан вакытсыз китеп барган аналарын алмаштырып, аларның сагышлы, кайгылы күңелләренә әни назы, җылысы бирергә тырышып яшәгән. Бүген шушы анага балаларның рәхмәтеннән дә артык ни кирәк? 

“Балаларымны урам буенда йөретмәгез”... Флүрә апаның үлер алдыннан әйткән соң-

гы сүзләре болар. Киномеханик булып эшләгән тормыш иптәше Рафаэльга ул зур улы Раилны да техникумда укытып бетәргә куша. 

–Тормыш иптәшемне җирләгәч бер баламны Уфадагы апам, берсен сеңлем алып китте, –  дип искә ала Рафаэль абый ул көннәрне. – 7 ай үткәч, Флүрәнең әнисе, миңа әби тиешле, өйләнергә куша башлады. “Елы үтсен әле”,  – димен. “Балаларны ятим итмә”, – ди әби. Димләделәр дә, Тумырҗа авылыннан Әнисәне барып алып кайттым. Минем гаиләм зур: ат та, машина да бар. Үзем гомеремдә эчмәдем, тартмадым. 50 ел клубта кино күрсәттем. Русиянең почетлы кинемотографисты исемен дә бирделәр. Тормышымны Әнисә алып барды. Аңа зур рәхмәт. Ул булмаса, мин яши алмас идем. Канәгатьмен, тормышыбыз үзебезчә матур. 25 ел бергә яшибез хәзер. Әнисә бик тырыш, хезмәт сөючән булып чыкты. Фермадан эштән кайта да киемнәрен алмаштырып, минем янга клубка йөгерә. Билет сата. Егылып кулым имгәнгәч, ат җигәлми идем, Әнисә атны җигеп бирә, арканлап кайта иде. Зарлануның ни икәнен дә белми ул. 

Флүрә үлгәч колхоз рәисе дә бик ярдәм итте. “Балаларны детдомга бирмибез”, –  диде. 

–Ятим калган 5 балага ана булып килергә курыкмадыгызмы? – димен Әнисә апага.

–Юк, нинди курку булсын! – ди Әнисә апа. – Балалар минем өчен үлә язып торалар. Монда килгәндә миңа 40 яшь тә тулмаган иде. “Рафаэль, нинди кортка пен-

сионер алып кайттың?” дип әйтерләр инде сиңа, – димен. “Нинди пенсионер булсын, 40 яшең дә тулмаган әле”, – дип шаярта иде ул. 

Балалар бәләкәй иде. Марсельгә 2 яшь тә тулмаган. “Р” хәрефен әйтә белми иде, абыйсы Раилгә: “Лаел, бу безнең әни була”, – диде. 

Фотодан әнисен күрсәтә иде Марсель. “Әни, матур апа, әйме”, ди. “Үзеңнең әниең бит ул”, –  димен. Кызыбыз Сургутта яши, ул кайткач елына бер зиратка барабыз, ел саен Коръән укытып торам. Флүрәнең балалары аркасында рәхәт яшим бит мин. Авырлык белән яшәмибез, балалар аркасында рәхәт яшибез. Флүрәнең туганнары да минем өчен аһ итеп торалар, әле дә аралашып яшибез. Мин алар өчен апа, Рафаэль – җизни. Урыныбыз  гел түрдә булды. Әниләр ямьли дөньяны. Язмамны шагыйрь сүзләре белән төгәллисем килә.

 

Кем өчен дә иң беренче әни кирәк. 

Юктыр җирдә әниләрдән кадерлерәк. 

Егылсак та, еласак та әни кирәк. 

Шатлыкта да, кайгыда да безгә терәк.

Әни назы, әни сүзе сеңсә күбрәк

Абынулар, ялгышулар була сирәк.

 

Эльвира Әсәдуллина.

Рөстәм Хәнәфин фотосурәтләре. 

 

Багучыга барма икән...

Ирем вахта юлы белән эшли, дип мактанып сөйлибез, алып килеп тоттырган акчага шатланабыз. Тик аны кабат эшкә озатканда гаиләбез иминлеген уйлыйбызмы соң? Әлбәттә, юк. Чөнки без бит иребезнең безгә булган чиксез мәхәббәтен, тугрылыклылыгын “беләбез”. Менә мин дә иремә булган ышанычым аркылы, бәлки, үлемнән калдым. Тормыш иптәшем бик юаш, йомшак күңелле, 30 елдан артык яшәп гаиләдә әрләшү, ызгыш-сугышлар дигән әйберләр бөтенләй булмады. Авылда совхоз таркалгач, төрле эшләрдә эшләде, аннары вахта юлы белән төньяк шәһәрдә эшкә урнашты. 1 ай эшләп кайтып, 1 ай ял итте, шулай 15 елдан артык гомеребез озату, каршы алулар белән үтте. Бервакыт иремнең сәламәтлеге начараеп, лаеклы ялга чыгарга туры килде.

Подробнее...

Сеңлем рухы мәҗбүр иткән

Розалия апаның сөйләгән вакыйгасына битараф кала алмадым. Аны сезгә дә җиткерәсем килә.

–Яңа ел алдында зур кайгыга юлыктык, – дип башлады ул сүзен. – Октябрь аенда гына 50 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырган сеңлебезне яман чир бер ай ярым эчендә бакый дөньяга алып та китте. Бу югалту безнең өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган кайгы булды. Бөркеттәй нык характерлы киявебезнең, канаты каерылган кош кебек боегып, яшәргә бөтенләй теләге булмавы, безне тагы ныграк хәсрәт утына сала. Сеңлебез артыннан китеп бармаса ярар иде дип куркып торабыз әле... Әмма сүзем бөтенләй бүтән кеше турында. 

Подробнее...

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>