Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

Әти-әнисенең аякларын юа идем...

“Өмет” гәзитендә “Дөнья йөге көчсез затлар иңендәме?” исемле язманы укыгач, былтыр үзем белән булган хәлне язып җибәрми булдыра алмадым. Хатын-кыз язмышы турында сезгә дә бәян итәсем килә.

Һәр елдагыча ирем белән былтыр да Кавказ якларына санаторийга барып, бераз сәламәтлекне ныгытып кайтырга ният иттек. Курорт картасын алу өчен шифаханәгә барырга кирәк бит инде. Чират зур. Каршы эскәмиядә, тирә-яктагылар аларны аңламый дип, ике татар хатыны рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утыралар.

Подробнее...

“Онытма мине”...

Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 71 ел үтсә дә, аның шаукымы һаман дәвам итә. Әтиләре сугышка киткәндә кечкенә булып калган балалар тылдагы ачлык, ялангачлык ачыларын әле булса оныта алмый. 

Уфа шәһәренең Зорге урамында урнашкан картлар йортында яшәүче Нәсимә әби Нуриева үзенең газаплы балачагы турында сөйләр өчен мине, “Өмет” гәзите хәбәрчесен, үзе янына чакырды. Озакламый 85 яшен тутырачак әбекәй әле бик теремек, шаян булып чыкты.

Подробнее...

Күрәчәкне күрми

Шактый еллар очрашмагач, тәүдә аны танымадым диярлек, йөз чалымы  таныш кебек булса да, кем икәнлеген искә төшерә алмаган идем, ул үзе баш кагып исәнләште. Һәрвакыт көләч йөзле, сүзгә аптырап калмый торган Гөлүсәне  алыштырып куйганнар диярсең… Хәл-әхвәл сорашуымны өнәмичә, карашын автобус тәрәзәсенә төбәде.

Гаҗәпләнүем көчле булса да, артык сүз куертуның урынсыз икәнлеген аңлап, мин дә тынып калдым.

Подробнее...

Әти сурәте

Һәр баланың диярлек теле “әттә”, “әннә” дип ачыла. Әни безнең өчен ни кадәрле кадерле булса да,  туган йортыбызны без ата йорты дип атыйбыз. Ә рус телендә “отчизна” сүзе һәркемнең йөрәгенә “әти” сүзе белән бәйләнгән. Һәм бу табигый да. Әти кеше ана тарафыннан дөньяга бүләк ителгән яңа тормышны сакларга әзер тормаса, ни булыр иде? 

Подробнее...

Биш ятимгә әни назы тигән

Әнисә апа Фәррәхетдинова, үзе күрсәткән игелекләрнең татлы җимешен татып, бүген балаларының рәхмәтендә гомер итә


– Балам, тор, мәктәпкә соңга каласың...

Әнинең йомшак, ягымлы тавышы. Иртән чәчеңнән сыйпап әйткән җылы сүзләрен ишетү шундый рәхәт. Күңел иркәләнә, ләззәтләнә, ә йокы һич тә бирешергә теләми....

Һәр балага ана кирәк. Кыз балага да, ир балага да. 

Әмма язмыш күп кенә сабыйларны ятимлек авырлыгы белән сыный. Бәхетлесенә яхшы күңелле үги ана эләгә.

Дүртөйле районының Мәскәү авылында гомер итүче Рафаэль абый белән Әнисә апа Фәррәхетдиновлар белән очрашканнан соң, ятимнәрне үз  кочагына алып, башларыннан сыйпаган, җылы, назлы сүзе белән күңелләрен юаткан, туган аналарын югалту кайгысын, сагышын басарга ярдәм иткән, үстереп, аларны олы тормыш юлына озаткан Әнисә апага сокланып карадым. Күпләр үз баласына да андый сөю-назны бүләк итә алмый, ә Әнисә апа беркайчан да тормыш  авырлыгына зарланмый, ятим балаларга дөньядан вакытсыз китеп барган аналарын алмаштырып, аларның сагышлы, кайгылы күңелләренә әни назы, җылысы бирергә тырышып яшәгән. Бүген шушы анага балаларның рәхмәтеннән дә артык ни кирәк? 

“Балаларымны урам буенда йөретмәгез”... Флүрә апаның үлер алдыннан әйткән соң-

гы сүзләре болар. Киномеханик булып эшләгән тормыш иптәше Рафаэльга ул зур улы Раилны да техникумда укытып бетәргә куша. 

–Тормыш иптәшемне җирләгәч бер баламны Уфадагы апам, берсен сеңлем алып китте, –  дип искә ала Рафаэль абый ул көннәрне. – 7 ай үткәч, Флүрәнең әнисе, миңа әби тиешле, өйләнергә куша башлады. “Елы үтсен әле”,  – димен. “Балаларны ятим итмә”, – ди әби. Димләделәр дә, Тумырҗа авылыннан Әнисәне барып алып кайттым. Минем гаиләм зур: ат та, машина да бар. Үзем гомеремдә эчмәдем, тартмадым. 50 ел клубта кино күрсәттем. Русиянең почетлы кинемотографисты исемен дә бирделәр. Тормышымны Әнисә алып барды. Аңа зур рәхмәт. Ул булмаса, мин яши алмас идем. Канәгатьмен, тормышыбыз үзебезчә матур. 25 ел бергә яшибез хәзер. Әнисә бик тырыш, хезмәт сөючән булып чыкты. Фермадан эштән кайта да киемнәрен алмаштырып, минем янга клубка йөгерә. Билет сата. Егылып кулым имгәнгәч, ат җигәлми идем, Әнисә атны җигеп бирә, арканлап кайта иде. Зарлануның ни икәнен дә белми ул. 

Флүрә үлгәч колхоз рәисе дә бик ярдәм итте. “Балаларны детдомга бирмибез”, –  диде. 

–Ятим калган 5 балага ана булып килергә курыкмадыгызмы? – димен Әнисә апага.

–Юк, нинди курку булсын! – ди Әнисә апа. – Балалар минем өчен үлә язып торалар. Монда килгәндә миңа 40 яшь тә тулмаган иде. “Рафаэль, нинди кортка пен-

сионер алып кайттың?” дип әйтерләр инде сиңа, – димен. “Нинди пенсионер булсын, 40 яшең дә тулмаган әле”, – дип шаярта иде ул. 

Балалар бәләкәй иде. Марсельгә 2 яшь тә тулмаган. “Р” хәрефен әйтә белми иде, абыйсы Раилгә: “Лаел, бу безнең әни була”, – диде. 

Фотодан әнисен күрсәтә иде Марсель. “Әни, матур апа, әйме”, ди. “Үзеңнең әниең бит ул”, –  димен. Кызыбыз Сургутта яши, ул кайткач елына бер зиратка барабыз, ел саен Коръән укытып торам. Флүрәнең балалары аркасында рәхәт яшим бит мин. Авырлык белән яшәмибез, балалар аркасында рәхәт яшибез. Флүрәнең туганнары да минем өчен аһ итеп торалар, әле дә аралашып яшибез. Мин алар өчен апа, Рафаэль – җизни. Урыныбыз  гел түрдә булды. Әниләр ямьли дөньяны. Язмамны шагыйрь сүзләре белән төгәллисем килә.

 

Кем өчен дә иң беренче әни кирәк. 

Юктыр җирдә әниләрдән кадерлерәк. 

Егылсак та, еласак та әни кирәк. 

Шатлыкта да, кайгыда да безгә терәк.

Әни назы, әни сүзе сеңсә күбрәк

Абынулар, ялгышулар була сирәк.

 

Эльвира Әсәдуллина.

Рөстәм Хәнәфин фотосурәтләре. 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>