Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Гаиләдән бизгәннәр

Беркөнне эш белән тимер-юлы вокзалына төшкән идем. Поезд килергә бер сәгать вакыт бар. Көтү залына кереп утырдым. Шул арада полиция хезмәткәре бер 35 яшьләрдәге кара күзлек кигән хатынны чырылдатып, култыклап, вокзалдан алып чыгып китте. “Йөрмә вокзалны пычратып!” – диде ул аңа ачуланып.

Подробнее...

Яратмаган баланы кая куйыйм?

Миңа әле нибары 27 яшь. Быел, ана капиталына кызыгып, икенче баламны таптым, чөнки фатир алырга планлаштырдык. 

Ирем вакыт-вакыт өйгә исереп кайта. Еш кына шуның аркасында йортта тавыш-гауга чыга, иремнең миңа кул күтәргән чаклары да була. Икенче балам туганчы ук аерылышу турында уйлаган минутларым күп булды. Әле дә кулымда ике кечкенә бала булса да (бер кызыма 4 яшь, икенчесенә – 6 ай) шул хакта уйланам. Икенче баланы яратмыйм, аның акча өчен генә кирәк булуын да аңлыйм. Инде нишләргә белмим. Иремнән китеп барыр идем дә, яратмаган баланы кая куярга? Ирем белән бергә торыр идем – мәхәббәт узган. Аның эчеп кайтып тавыш чыгаруына, кайчакта ярты төн каядыр югалып йөрүенә дә түзәр хәлем юк.

 Лилия, Уфа шәһәре.

Кайда абынасыңны белсәң...

“Серле телефон”ым кабат шалтырады. Бу юлы урта яшьтәге ханым каенанасы язмышын бәян итте.

– Каенанам белән каенатам 20 ел бергә яшәгәннән соң, әти аны ташлап, үзеннән 12 яшькә кече хатынга өйләнгән. Ә хәл болай булган. Әти белән әни бик яшьли гаилә корып җибәрәләр һәм аларның бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә.

Подробнее...

Итсәң изгелек...

Хатыны белән өч кенә атна яшәгән Рәзифнең унсигез ел буена алимент түләүдән башы чыкмаячагына йөрәге әрнегән анасы күршесе белән хәсрәтен уртаклашмакчы итте. Әмма Гөлбикәнең моңа  һич исе китмәде.

–Әй, Кәримәкәем, сез улыгызга туйлар ясарга өлгердегез, ә менә минем энем Галим үзенең беркатлылыгы аркасында бер хатынга унөч  ел инде алимент түли.  Бала үзеннән булса бер хәл, –дип, үз кайгысын сөйләп алып китте Гөлбикә. – Галим белән Сәкинә сабакташлар иде, дус  булдылар. Берсенең сөйгән кызы, икенчесенең егете  булса да, дуслыклары өзелмәде. Сәкинә безгә килеп Галим белән эч серләрен бүлешеп йөри иде. Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә  авылда эшләделәр.

Шулай берчак Сәкинә кинәт кенә үзгәрде: боега башлады,  гәүдәгә дә тартылып киткәндәй булды. Кычкырып көлүләре дә сирәгәйде. Клубтагы бию  кичәләрендә һәрчак уртада булган Сәкинәне алыштырып куйдылар диярсең. Сөйгәне Дамир да авылдан китеп район үзәгенә эшкә кергән, диләр. Галим исә Сәкинәнең бу үзгәрешен  сөйгәненең авылны ташлап китүенә юрый.

Ә бер көнне  кич белән Сәкинә Галимне клубтан кайтканда көтеп алган. Нишләптер, ул көнне энемнең сөйгәне Роза да күренмәгән. Сәкинә клубтан бераз ераклашу белән, үксеп Галимнең иңенә сарылган.

Көтелмәгән хәлдән югалып калган энем кызны юатырга тырыша, ни булганын сөйләвен үтенә. Шунда Сәкинә күз яшьләренә буыла- буыла үзенең зур  бәлагә таруын – Дамирдан йөкле булуын әйтә. Тик сөйгәне генә бу хакта ишеткәч, авылдан чыгып ук киткән, өйләнешү турында авыз да ачтырмаган икән.

Подробнее...

Язмышны яздыра

Тәкъдиреңдә ни язылган булса, шуны күрмичә бу дөньядан китмисең, диләр бит. Бу турыда уйланып караганыгыз юкмы, дуслар? Чынлап та, кайвакыт синең белән булырга тиешле хәлләр, синең теләгеңнән башка да, чынга аша. Әллә нинди ят көчләр, сәбәпләр белән. Үзгәртергә, төзәтергә күпме тырышсаң да, барыбер, сценарий алдан язылган кебек, нәтиҗә шул ук кала бирә. Андый минутларда күпләребез буйсынып: "Шулай язгандыр", яки "Язмыштан узмыш юк",  дияргә ашыга. Андый фикерләү буенча, дөнья бары курчак театры гына булып чыга түгелме соң?! Әниемнең: "Язмышны бәндә үзе яздыра", дигәнен хәтерлим. Чөнки Ходай адәм баласына язмыш белән бергә дөрес юлны сайларга мөмкинлек тә бирә, тик күпләребез аны, төрле сәбәпләр аркасында, кулланмыйлар гына. 

 Язмыш – кеше башыннан үтә һәм аның тормыш сукмагы күпме язмышлар белән кисешә. Кайвакыт берәүнең битарафлылыгы, намуссызлыгы аркасында бихисап тормышлар челпәрәмә килә, хәтта гомерләр өзелә, тик, ни кызганыч, үзе ул моны белергә дә, аңларга да теләми..

Подробнее...

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>