Бәхетнең серен белмәдем...

 

Юл чатында басып торган чираттагы “язмышым”, машинага кереп утыруга ук сүз башлады. Уйларыма бирелеп, сап-сары каен кочагында үскән яшел чыршы- наратлар полосасына сокланып бара идем.

– Толымнарым теземә җиткән иде. Менә шул толымнарым белән бергә бәхетемне кистердем. Без үскәндә, мәктәптән соң, бер ел колхозда эшлисе иде. Әнинең мине бер дә үзеннән еракка җибәрәсе килмәде. “Авылда калсам, толымнарымны кистерәм,”– дигәч тә, калага җибәрмәде әни. Иң зур хыялым – укытучы булу иде. Ике каенана янына килен булып төшкәч тә, толымнарымны сагынып еладым. Горур басып, Казанга чыгып кына китәсе булган бит!

–Гаиләле студентлар да була, укыйсыгыз калган,– дим.

Подробнее...

Улым (хикәя)

Коймакларын майлап тәлинкәсенә өеп куюга, чәе дә өлгерде Тәнзиләнең. Үзе яратып эчә торган ал чәчкәләр төшкән чәшкесенә башта күршесе керткән куе сөтне мулдан салды, аннары пыяла чәйнектән яңа гына пешерелгән чәен агызды да җайлап кына тәрәзә янында урнашкан утыргычына утырды. Бер калак шикәрен салып болгатканнан соң,”Биссмилла” әйтеп коймак белән чәй эчә башлады.

Подробнее...

Динем – җанымда. Ә синеке?..

Гомер юлымда әллә нинди вакыйгалар шаһиты булырга туры килде. Ләкин нигәдер гаепле кешене аклый торган сәбәпләр эзләдем. 

Абыемны чәнчеп үтергән кешегә суд ясалган вакытта хөкем ителүченең йөкле хатынына карап: “Нишләр инде бу апа, өч баласын бер башы ничек үстерер? Карынындагы бала туып, теле ачылгач, әтием кайда дип сорар бит...” – дип, аны кызганып утырган идем. Ә абыемның ни гаебе бар, аның дүрт сабые калмадымы? Шушы авырлы хатынны ире типкәләп кыйнаганда арага кереп яклаганы өчен гомере белән түләде бит. Ә әнием, бишенче баласын күмгән ана, ничек түзәр? Әлеге фаҗигадән соң кырык көн узгач абыемның Салават исемле җиде яшьлек улы табиблар кулында җан биргәч тә, табиб хатынны акларга сәбәп эзләдем. Аның үз гаебен танып, өзгәләнеп елаганын күреп: “Бу апа бүтән эшләмәсен иде инде, тагын шулай ялгышса, борчылып йөрәк чире белән үләчәк бит” , – дип кызгандым. Ә ул хатынга пычагым да булмады, яши, көлә (ишетүемчә, Салават энем үлгәннән соң аның гаебе белән тагын дүрт кешенең гомере өзелгән).

Подробнее...

Фәридә

 Фәридә белән без күптән түгел генә таныштык. Ул минем гәзиттә эшләгәнемне белгәч, кыяр-кыймас кына: “Минем сиңа язмышымны сөйлисем килә”, – диде...

–Миңа 46 яшь. Уфадан ерак түгел генә райондагы авылда туып-үстем. 15 яшьтә әнием белән әтием Үзбәкстанга күченеп китәргә булдылар. Әни өйне сатарга калды, без әти белән киттек. Минем барасым килми, елыйм да елыйм. Киткән көнне ахирәтләрем озатырга килделәр. Анда түккән күз яшьләремне сөйләп кенә бетәрлек түгел. Юлда барганда да елап бардым... Шулай итеп, әтием белән Үзбәкстанга, Хәразм өлкәсенә барып җиттек. Туганнар белән мине кая укырга кертү турында сөйләшә, киңәшләшә башладылар. Хәразмдагы тимер юл училищесына кертергә булдылар.

Подробнее...

Раббым, үзең ташлама…

Үткән җәйдә Ульяновск өлкәсенә Коръән мәҗлесенә чакырдылар. Коръәнне бик матур тавышлы ханым укыды. Мәҗлестән соң ул яныма килеп, үзенең тормышы турында сөйлисе килүен әйтеп, мине башка бүлмәгә алып керде.

 – Динә апа, – диде ул, – безнең тормыш турында яз әле, зинһар, башкалар безнең хатаны кабатламасын, гыйбрәт булсын, дип әйтүем, тик исемнәребезне, авыл исемен язма.

 Әти-әнием колхозчылар булса да, авылның хөрмәтле кешеләре иде. Әйбәт яшәдек без. Мин яхшы укыдым, үз көчем белән институтка кердем, исәбем укытучы булу иде. Тулай торакта Гөлсем исемле бик сабыр гына кыз белән яшәдек, икесе башка милләттән иде. Гөлсем намазын бер дә калдырмаска тырыша иде, мин дә аңардан өйрәнә башладым. Гөлсемнәрнең авылы Уфага якын гына, ял көннәрендә мине дә үзе белән алып кайта. Алар гаиләсе белән намаз укыганда, мин дә укырга тырыштым һәм өйрәндем дә!

Бервакыт Гөлсемне мин дә үзебезгә алып кайттым. Икебезнең дә иртәнге намазга торуыбызны белгәч, әни аптырап калды, әбинең сөенече эченә сыймады.

Подробнее...

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>