Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Фәрештә итеп җибәрде...

Күптән түгел Илдар белән Лилиянең уллары туган дигән хәбәрне ишетеп шатлыклы гаҗәпләнү кичердем. Табиблар бит аларга балагыз булмаячак дигән иде... Дөресрәге Илдарның баласы булмаячак... Германиягә кадәр дәваланырга бардылар, әмма андагы табиблар да шул ук сүзне әйткән...

Лилияне күпләр аерылышыр да, башкага кияүгә чыгар дип уйлаган иде. Шуңа аларның балалар йортыннан яңа туган бәби алып кайтулары күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Лилия үзен бала табу бәхетеннән мәхрүм иткән, дип тел шартлаттылар. Илдар белән Лилия беркем сүзенә карамый, ятим сабыйга әти-әни булган. Яңа гына дөньяга аваз салган кызчыкның әти-әнисенең юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән. Йөкле әнисен хастаханәгә илтеп җиткергәннәр. Табиблар баланы коткарган, әмма әнисен коткара алмаганнар. Илдар белән Лилия шушы баланы бер күрүдә үк яраттык, диделәр. Кызчыкка Сания дип исем куштылар. Сабый янына Илдар эшеннән өенә атлыгып, йөгереп кайта иде. Үсә-үсә кызчыкта ДЦП диагнозы булуы аңлашылды. Илдар белән Лилиядән бер генә тапкыр да үкенү сүзе ишетмәдем, баладан баш тарту аларның уйларына да кереп карамады. Илдар эшкуарлык белән шөгыльләнде, Лилия көне-төне баланы кулына күтәреп әле бер табибка, әле икенчесенә йөрде. Тагын Германиягә барып кайттылар. Сынауларны кичеп, балаларын сәламәтләндерү өчен акчасын да, вакытын да кызганмадылар. Хастаханәләрдә дәвалау курслары үткәч, Кара диңгез буендагы курортка да алып бардылар.
Таныш-белешләремнән алар турында сораштырып тордым. Илдар Саниягә “кызым” гына дип тора, дип сөйләделәр.
Былтыр Саниягә 10 яшь тулганда Лилия белән Илдарның уллары туган. Шул хәбәрне ишеткәч күзләремә яшьләр тулды. Сөбханалла, Аллаһы Тәгалә аларны сабырлыклары өчен бәби белән бүләкләгән. Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Санияне тәрбияләүләре нәтиҗәсендә Илдарның эшкуарлыгы да бернинди кризисларга карамый алга таба, юлында гел мәрхәмәтле кешеләр генә очрап тора. “Аллаһы Тәгалә безгә аны фәрештә итеп җибәрде, бугай”, – ди ул.

Эльвира УСМАНОВА.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>