Давылларга каршы

Таң атканны түземсезләнеп көтте Сабира.  Инде атна тирәсе төннәрен күзенә йокы керми аның. Кичләрен дә соң гына утын сүндереп караватына яткан була. Ә аннан инде сәгатьләр буе башында мең төрле уй кайный башлый. Теләсә дә йокыга китә алмый ул. Тынычландыра торган дарулар да, йокыныкы да, йөрәк дарулары да ярдәм итми. Уйлана Сабира. Үткәннәргә кайтып килә уйларында, бүгенгесен күз алдыннан үткәрә, ә инде киләчәген уйларга курка. Бармы соң ул аның киләчәге? Инде сиксәннең аргы ягына чыккан карчык бит инде! Юк, яшисем килми дими ул, Ходайның язганы булыр. Тик менә ничек итеп яшәр ул? Монсы инде үзе үк хәл итә алмаслык сорау кебек Сабираның баш миен бораулапмы бораулый иде.

Менә бүген дә төнге өчләрдә утны кабызып куйды ул. Үзе күзлеген киеп, өстәл тартмасыннан элеккеге фотоальбомын алып фотолар карый башлады. Менә аның яшь чагы...Икегә  аерып үрелгән озын чәч толымнары, матур йөз-кыяфәт, елмаючы иреннәр. Картлыгыңда менә шулай ялгызың тилмерәчәгеңне белми идең шул әле ул вакытта, Сабира! Менә Кәриме белән төшкән фотосүрәт. Икесеннән дә яшьлек дәрте ташып тора, икесе дә чибәрләр. Менә улларының 4-5 яшьлек чаклары. Район үзәгеннән килгән фотограф карт төшергән карточка. “Газизем, балам”. Сабира үзе дә сизмәстән улының исемен кабатлый-кабатлый елый башлады. “Балакаем, саклый алмадым шул, саклый алмадым. Рәнҗепләр генә ятасыңдыр инде, йөрәк парәм! Кулымнан килсә, үз җанымны, үз гомеремне бирер идем сиңа”. Калтыранган иреннәре белән улының фотосын үпте дә, альбомны күкрәгенә кысып өнсез калды Сабира. Күз яшьләре җыерчыклы бите буйлап актылар да актылар. Май җитсә улының үлеменә 50 ел була икән бит! И, бу гомер дигәннәре...Газиздән соң ничекләр генә исән калды да, ничекләр генә яшәде соң ул? Карчык бермәл үзенең соравына үзе җавап тапмыйча гаҗиз булды. “Ходаем, бәхетне санап кына бирсәң дә, тормыш давылларын, сабырлыкны мулдан салгансың язмышыма”. Сабира альбомны кабат алдына куеп икенче фотоларга күз ташлады. Менә аларга өй күтәрү өмәсендәге күренеш. Монсын кунакка кайткан күрше егете төшергән иде кебек. Бөтен урам ир-атлары җыелып күтәргән иде йортларын. Менә Кәрим, монсы каршы як Фәнәви, монсы ике йорт аша яшәүче Газизулла. Болары ике як ут күршеләре Сәлимҗан белән Нурулла. Йорт салу зур мәшәкать булса да, күңелле вакытлар иде ул көннәр. Очып, канатланып эшләделәр икесе дә, шул кышны инде яңа йортларында чыктылар. “Үзем кебек йортым да картайды, бүгенге заман йортлары арасында әллә кайсы әкияттән килеп утырган курчак йорты кебек кенә күренә хәзер урамда. Кәримкәем, шушы йортта бергә картаерга язмаган булган шул безгә. Гомерләрең кыска булды шул, карткаем”.  Шушы сүзләрне әйтә-әйтә, Сабира иренең фотодагы сынын кытыршылы бармаклары белән сыпырды. Киләсе көзне үз йортларында уллары Газизне тапты Сабира. Эштән калмый тугыз ай йөрәк астында йөрткән нарасые сентябрьнең аяз бер көнендә дөньяга аваз салды. Җиңел генә тапты ул улын, сау-сәламәт ир бала тапканына Ходайга рәхмәтле булды ана. Кәриме дә ничекләр сөенде бит ул вакытта. Газизгә өч атна тулгач та ындыр табагына эшкә чыкты Сабира. Ярый бианасы яннарында иде, ул карашты Газизне. Акыллы бала булып үсте аларның уллары. Бәләкәйдән Кәрим белән икесенә булышырга әвәс булды. “Балакаем, әллә гомереңнең шулай кыска буласын алдан белдеңме соң? Әткәй, әнкәй, дип өзелеп тордың бит, бердәнберем”. Сабира тагы елый башлады. Үзе елый, үзе альбомдагы фотоларны карый. Менә улының сыйныф фотосы. 34 бала укытучылары янына басып төшкәннәр. “ Сания апагыз синнән соң озак тормады, балам. Йөрәк өянәге иртә алып китте бахырны. Синең янда басып торган Салихның да язмышы аянычлы булды, Газизем. Армиядән үлеп кайтты Сагидәнең улы”. Әле дә хәтерендә, улларын бер-бер артлы 2-3 ел аралыгында югалткан ике ана күпме вакыт кочаклашып елаштылар бу хәбәрне ишеткәч. Әйе, башкалар да кайгыларын уртаклашты аларның, тик үз башыңа төшмичә, үзең кичермичә, бу кайгының никадәр авыр икәнен аңлау мөмкин түгелдер. Юк, башкаларның ул кайгыны күрүен теләмәде Сабира, Ходай сакласын, дошманыңа күрсәтмәсен. Язмыш, тәкъдир дигәннәре шулдыр дигәннәренә дә ышанды ул соңгы арада.

Менә дигән матур егет булып үсеп килә иде аның Газизе. Кәрим дә, Сабира да колхоз эшендә. Өйдәге бар эшләр диярлек Газиз өстендә. Зарланмады балакай, үзе белеп барын да җиренә җиткереп эшләп куя иде ул. Укуында да тырыш булды, иң алдынгы укучы иде мәктәптә. Иде...Их, шушы сүзнең ачылыгы, авырлыгы! Май ае алып китте аның улын, май ае аерды ананы улыннан.  Газизнең суга баткан көнен үлгәнче онытачагы юк Сабираның.

 ...Иртән беренче булып Кәрим эшкә китте. Сабира да, көтүне озату белән фермага юнәлде. Газизе көндәгечә мал астын алгач, туенып мәктәпкә китәргә калды. Төшке ашка өйгә кайтты Сабира, аш пешереп, вак-төяк йорт эшләрен карап кабат фермага китте. Газизе мәктәптән соң өйгә кайтып өстен алыштырган да, туры аның янына килде. “Әнкәй, оядагы ана каз тышка чыгам дип өтәләнгәч, чыгарган идем, ашавын бер-ике генә капты да кайдадыр юкка чыкты. Йомыркаларын яптым да, эзләп тә тапмагач, синең янга килдем”. “Улым, былтыр да шулай юкка чыккан иде ул, елга буеннан алып кайткан идем ул вакытта да. Шундадыр бу юлы да. Барып кына кил инде, балам. Йомырка эчендәге бәбкәләре томаланыр, инде борыннарга да атна гына калып бара иде”. “Ярый, әнкәй, хәзер”, - диде дә улы, үлеме сагалап торган елга буена менеп китте. Сабира кабаттан тыела алмыйча елый башлады: “Балакаем, нигә генә җибәрдем, нигә генә үзем бармадым! Саклый алмадым бит сине!”

Эшен бетергәч тә көндәгечә өенә ашкынып кайтты ул. Кичке ашын хәстәрләргә, Кәрим кайтуына мунчада су җылытырга кирәк. Кайтуына, ишегенә йозак эленгән йорты каршы алды хатынны. “Газиз кая киткән икән, моңачы мин кайтмыйча беркая да китми иде бит”, - дип сөйләнә-сөйләнә яшерелгән җиреннән ачкычны алып йозакны ачты да өйгә керде Сабира. Ишектән кеше керү белән тавыш бирә торган ана казны ишетмәгәч, япма белән бүлеп куелган каз оясына күз ташлады хатын. Оя өстенә Кәримнең кышкы сырмасы капланган, ә ана каз юк иде. Сырманы күтәреп йомыркаларны тотып караса, алары сап-салкын.  Кинәт кенә йөрәгенә шом йөгерде Сабираның. “Газиз казны эзләргә елга буена менеп китте. Балакаем, шуннан соң кайтмаганмы әллә?” Тиз генә өйдән чыкты хатын. Шушы вакытта абзар яныннан кабаланып ана каз килеп чыкты һәм өй ишегенә таба юнәлде. “Каһәр суккыры, кайда йөрисең, бәбкәләрең томаланып беткәннәрдер инде, бахырлар”, -дип, порхылдатып ана казны канатларыннан тотып алды да оясына кертеп утыртты, ә үзе, тышка чыгып, урамга омтылды. Аннары ашыга-ашыга елгага таба менеп китте. “Бер-бер хәл генә булмаса ярар иде улым белән!” Башын шушы уй бораулады бу мизгелдә, аяк буыннарына төшеп хәлен алды. Әмма хатын тырыша-тырыша йөгерә-атлый елга ярына ашыкты. Менә күпер күренде, эш вакытында монда кеше-кара күренми.  Күпердән  уңга таба каерды Сабира, аяклары үзләреннән- үзләре елга борылышына алып киттеләр. Анда елганың тар җире, икенче ярга чыгарга басмасы да бар. Борылышка килеп җитүгә артына авып китә язды хатын: нәкъ басма астында, таллар буенда аның Газизе йөзтүбән суга капланып ята иде. Басманың бер тактасы сынып аска таба асылынып тора. Сабира үз-үзен белештермичә салкын суга кереп улы янына килде, Газизен әйләндерергә ашыкты. Улының маңгае ярылган, кан сыркап тора, яшькелт күзләре зур итеп ачылган. “Газизем, улым!” Сабираның йөрәк яргыч тавышы елга өстен телеп үтте. Ана улын кочаклап күтәрде дә ярга алып чыкты. Ярга җиткәч хәле тәмам бетеп башта җиргә тезләнде, аннары улын яр буенда үләнгә салып үзе өстенә капланып үкси-үкси кычкырып елый башлады. “Балакаем! Газизем! Ходаем, ни өчен?” Улының юеш чәчләреннән, битеннән сыйпады хатын, баласының инде суынып беткән гәүдәсен үзенең җылысы белән терелтәсе килгән төсле кочагына алып үкседе дә үкседе. Ничек үзенең йөрәге ярылмаган шул мизгелдә? Шул вакытта үзе дә үлгән булса, бәлки ахирәттә Газизе белән икесе шушы еллар дәвамында бергә булырлар иде. Янына килеп тезләнгән күрше хатыннары Сәлимә белән Галияне дә ниндидер томан аша күргән кебек кенә хәтерли Сабира. Алар да тәрәзәдән Сабира апаларының урам буйлап абына-сөрлегә елгага таба йөгергәнен күреп, ниндидер котычкыч хәл булганын күңелләре белән аңлап, бер-бер артлы артыннан ашыкканнар. Яр буенда утырган хатынны күреп, елый-елый, берсе Сабираны, икенчесе Газизнең җансыз гәүдәсен кочакладылар. “Сабира апа, Сабира апа”, - диештеләр хатыннар, күз яшьләре аша. “Кәрим абыйга әйтергә кирәк, Галия, - диде Сәлимә. – Фәнәви өйдә булырга тиеш, аларга йөгер син, ә мин Сабира апа янында булам. Күршеләргә дә әйт”. Галия елый-елый Фәнәвиләргә йөгерде.  Тиз арада башка хатыннар, ирләр килеп җитте. Сабирага кемдер җылы сырма белән шәл алып килеп япты. Сабирҗан ат җигеп килде. Ирләр арбадагы салам өстенә Газизне күтәреп салдылар. Сабираны өнсез иде бу вакытта. Кайда икәнен дә, ниләр булганын да аңламый иде булса кирәк. Елга өстенә карап утыруын дәвам итте ул. “Сабира апа, әйдәгез кайтыйк, Газизне арбага салдык, әйдәгез”, - дип, Сәлимә килеп эндәшмәсә, шушы урында мәңгелеккә торып та калыр иде. Нәҗибә белән ике яклап култыклап аягына бастырдылар Сабираны. Сабирҗан бу вакытта атын кайтыр юлга борып кына ята иде әле. “Газизем! Балакаем!”  Җыелган хатыннар, ирләр дертләп киттеләр. “Улым белән кайтам, улым белән!” Сабира аңына килеп арба артыннан китте. Хатыннар күз яшьләрен яулык очлары, бишмәт җиңнәре белән сөртә-сөртә аларга иярделәр. Ирләрнең дә күзләре яшьле иде бу вакытта. Урамга кереп йортлары янына җиткәндә кабаттан йөрәкләр ярылырлык вакыйга булды: басудан йөгереп кайткан Кәримнең улының җансыз гәүдәсе салынган арбага капланып иңрәп елавы...

Бар авыл яшь түкте ул көнне. Газизнең үлеме беркемне дә битараф калдырмады. Сабираның янында әнисе, сеңлесе Зәйтүнә, Сәлимә белән Галия булдылар. Газизне җирләп кайткач алар өстәл әзерләп баланың өчен уздырдылар. Икенче көнгә өй бушап калды. Сабира белән Кәрим икесе дә башларын иеп, бер-берсенә карарга да курыккан төсле шомлы тынлыкны бозмыйча утыра бирделәр. “Сабира, - диде шулвакыт Кәрим. – Нинди эшебез белән Ходайның ачуын чыгарганбыздыр, белмим. Газизнең урыны оҗмахта булсын, әнкәсе”. Сабира бу вакытта тавыш-тынсыз гына балавыз сыга иде. Кәрим аның янына күчеп утырды да, хатынын кочагына алды. Сабира башын иренең киң күкрәгенә салып үксеп елый башлады. “Кәрим, кичер мине. Улымны елгага мин җибәрдем бит. Үлеме артыннан җибәргәнмен бит, Кәрим!” Хатынның тавышы калтыранып чыкты. “Синең гаебең юк, әнкәсе. Ниләр генә кылмак кирәк, язмышы шулай булгандыр улыбызның. Тынычлан, тынычлан”, - дип юатты хатынын Кәрим.

Иртәгәсен икесе дә эшкә чыктылар. Бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкарса да, башында бары тик Газизе иде Сабираның. Еш кына күзләренә яшьләр тулып, еламаска тырышып иреннәрен күгәргәнче тешли иде хатын. Ике-өч көн үтүгә ана казны да оясыннан алып ихатага чыгарды Сабира. Йомыркада килеш томаланып,  якты дөньяны күрү бәхетенә ирешмәгән бәбкәләр улын югалту кайгысын тагы да көчәйттеләр. Ана каз да каңгылдап җанын телгәләгәнгә, ансын капчыкка салып сеңлесенә илтте Сабира. Ул казны күрәсе дә, ишетәсе дә килми иде хатынның...

Озакламый улының җидесе дә җитте. Әнисе, күршеләре, Зәйтүнә сеңлесе килеп кабаттан бу йоланы да үткәреп җибәрделәр. Аннары инде кырыгы, елы...

Уллары искә төшермәгән бер генә минут та булмагандыр Кәрим белән Сабираның. Эшкә киткәнче дә, кайткач та ирнең дә, хатынның да телләрендә ике сүзнең берендә Газиз иде. Киңәшләшеп, кабаттан ул я кыз алып кайтырга да булдылар алар, тик, Ходайның үз язганы булды күрәсең, Сабира кабаттан авырга уза алмады. Авыр иде аларга, яшь бала бәлки кайгыларын аз булса да онытырга ярдәм итәр иде дә соң...Һаман шул “иде” сүзе. Күрше-тирә балаларын, улының яшьтәшләрен күргән саен йөрәкләре әрнеде, әмма язмыштан узмыш юк дигәндәй,  язган язмышларына буйсынып яшәргә генә калды аларга. Ярый әле, болытлы көнне кояш чыккандай, сеңлесе Зәйтүнәнең балалары кунакка килгәләп тора иде. Зәйтүнә ире Гариф белән биш балага гомер бирде, бишесе дә тупырдашып үсеп торды, инде олылары кул арасына керде. Олы улы белән кызы төш вакытында йөгерешеп килеп китәләр. Шул балаларны Кәрим дә, Сабира да бик ярата, бер кочаклап сөйсәләр, уллары Газизне сөйгән кебек булалар. Балалар да ягымлы, ихлас, “Зүрнәй, Зүрәти”, -дип өзелеп торалар...

Еллар агымы үз җае белән бара бирде. Кәрим дә, Сабира да тырышып колхоз эшендә булдылар, элекке кебек улларын сагынып сөйләп елаштылар, Зәйтүнә белән Гарифның балаларын сөеп, озакка булмаса да онытылып тордылар...

Кышның зәмһәрир суык бер көнендә Кәрим эштән чирләп кайтты. Йөзе сап-сары булган, эче авыртуына түзеп тора алмаслык дәрәҗәгә җиткән иде ул. Коты алынды Сабираның, шундук фельдшер Саҗидәгә йөгерде. Саҗидә тиз генә килеп авыртуны баса торган укол кадады, үзе исә ашыгыч рәвештә район хастаханәсенә илтергә машина сорарга бригадирга китте. Ыңгыраша-ыңгыраша Кәрим йокыга китте. Сабира нәрсәгә барып ябышырга да белми аптырап торды берара. Аннары үзен кулга алып, иренең чиста киемнәрен, хастаханәдә кирәк булыр дип бераз азык-төлек, табак-савыт әзерләргә тотынды. Шул арада Саҗидә кабаттан килеп җитте, бригадирның авылдагы бердәнбер Газик машинасы белән Кәримне район үзәгенә илтергә кушканын хәбәр итте. Ярты сәгатьтән Газик инде капка төбендә иде. Гариф белән Зәйтүнә дә килеп җитте. Гариф эштән кайтышлый баҗасының чирләп киткәнен ишеткән дә, өенә кереп Зәйтүнәгә хәбәр итеп, тиз генә монда ашыкканнар икән. Газик шоферы Фәрит белән Гариф җайлап кына Кәримне күтәреп диярлек йорттан алып чыктылар да, машинага утырттылар. Аның янына фельдшер Саҗидә утырды. Сабира йортны Зәйтүнәләргә карарга кушып, алга, шофер янына урнашты. Машина кузгалды. Кәрим каерылып машина пыяласы аша йортына карады. Үз аягым белән кайта алмам шул башка, йорткаем, дип уйладыңмы икән, Кәрим? Сабира альбомның яңа битен ачты. Кәримнең соңгы фотосы. Почет тактасына куярга дип шул үләсе елның көзендә төшергәннәр иде мәрхүмкәйне...

Бер ыңгырашкан тавыш та чыгармый барды ул юл буе. Авыртуы йөзенә чыккан булса да, тешен кысып түзде бахыр. Сабира да нык булырга омтылды, күзеннән тамарга торган яшьләрен Кәримгә күрсәтмәскә тырышып кулъяулык белән сөртә- сөртә барды.

Хастаханәгә килеп керү белән, табиблар бер генә карадылар Кәримгә, шундук операциягә алып кереп киттеләр. Биш сәгать ярым ясадылар операцияне. Саҗидә белән Фәрит кайтып киттеләр, Сабира калды. Шушы сәгатьләр гасырга тиң иде хатын өчен. Бар тормышын күз алдыннан үткәрде хатын, Газизен, соңгы ике-өч елда бер-бер артлы китеп барган әтисе белән әнисен. Менә хәзер Кәриме үлем белән тартыша. “Ходаем, саклап кал иремнең гомерен. Ул да китеп барса, ничекләр яшәрмен соң? Ул үлсә, минем дә гомеремне ал!” Туктаусыз аккан күз яшьләре дә бар җанын биләп алган тауларга тиң кайгының авырлыгын эретерлек көчкә ия түгел иделәр шул! Нишләп аларга гына соң бу сынаулар? Хатын, күпме уйланса да, моны аңламый иде. Әйе, тормыш дигәннәре бер дә дөрес түгел шул. Маңгаеңда язылганны күрмичә, гүргә кереп булмый, дигән борынгылар. “Маңгаебызда шушы сынаулар язылган микән ни, Ходаем!” Сабира тынып калды. Нәкъ шул вакытта операция эшли торган палатаның ишеге ачылып, аннан хирург белән шәфкать туташы килеп чыктылар. Хатын сикереп торганын сизми дә калды. Хирургка төбәлгән ялварулы күзләрдә сүзләрсез дә бары да аңлашыла иде, шуңа күрә табиб үзе сөйләп китте: “Яшермим, бик тә авыр операция булды. Пациентның без билгеләгән чиреннән тыш тагы да яманрак чире барлыгы ачыкланды. Эчке органнарның барын да диярлек шеш каплаган, һәм ул шешләр аның организмын ашап бетергән диярлек. Без кулдан килгәннең барын да эшләдек. Йөрәге күтәреп, наркоздан соң айный алса, берәр айлап яшәр”. Хирург чарасызлыктан башын иде. Сабира ишетте дә аны, ишетмәде дә. “Ничек? Ни өчен? Кәрим, Кәрим! Китмә, бәгърем!” Башыннан яшен тизлегендә шушы уйлар үтте ул мизгелдә. Әллә каян үзендә көч табып хирургка эндәште ул: “Янына керергә ярыймы? Зинһар өчен...” Хатынның бар кичерешен йөрәге аша үткәргән табиб ике дә уйламыйча шәфкать туташына борылды. “Кадрия, апаны ире янына алып керегез. Үзегез дә янында булыгыз. Тынычландыра торган дару да кертергә кушармын”, - диде дә, кабинетына кереп китте. Шәфкать туташына ияреп ире яткан палатага керде Сабира. Өстенә ак җәймә капланган Кәримнең йөзе дә шул җәймә төсле ап-ак иде. Ничектер суырылып киткән төсле булган. Сабира ире янындагы утыргычка чүгәләде. Кәримнең шушы еллар дәвамында бигрәк якынга әйләнгән йөзенә кабаттан бакты, уйларында аның белән аралашты: “Наркоздан айнырсың, Кәрим. Яз җиткәч икәүләп Газизебезнең каберенә аның яраткан чәчәкләрен кабаттан утыртырбыз. Өйгә кайткач, син яраткан коймакларны пешереп, каты итеп сөтле чәй ясап бирермен. Тәрәзәдән урам якка карап чөкердәшеп чәйләр эчәрбез... Рәхмәт сиңа, Кәрим. Гомер эчендә кыерсытырдай бер генә сүз дә әйтмәдең, гел терәгем, таянычым булдың...” Сабира үз уйларыннан үзе сискәнеп китте. “Әстәгфируллаһ, ирем турында үткән заманда сөйләп ятам ләбаса”.  Яшәргә тиеш Кәрим, яшәргә!

Кәрим, Ходайның рәхмәте, кичке алтыларга аңына килде, күзләрен ачты. Бу мизгелне түземсезләнеп көткән Сабира шатлыктан елап җибәрде. “Кәрим, Кәримкәем! Мин монда”, -дип йомшак кына эндәште хатын, иренең уң кулын үз кулларына алып. “Сабира... - бик зәгыйфь кенә чыкты Кәримнең тавышы. – Зинһар өчен сүземне бүлдерми генә тыңла”. Кәрим авыр итеп тын алды. Сабира да бар булмышы белән иренең ни әйтергә теләгәнен ишетергә әзер булып җайлап утырды. “Әнкәсе, мин теге дөньяга барып кайттым бит. Наркоз биргәннән соң, кайдадыр очтым. Аңыма килеп тирә-якка караганда ниндидер акланда басып тора идем. Шулкадәр илаһи матурлык, бер авырту да калмады, җанга җиңел. Шушы вакытта алдымда улыбыз Газиз пәйда булды. Тамагыма төер тыгылды, күзләремә яшьләр тулды, кочакларга дип улыбызның каршысына киттем. Әмма мин барган саен Газизнең сыны ераклаша гына иде. “Әткәй, - диде улыбыз, – сиңа монда килергә иртәрәк. Кире әнкәй янына кайт. Аңа синсез авыр булачак. Ә минем өчен борчылмаң!”  Шул минутта күзләремне ачып сине күрдем, Сабира”. Кипшеп корыган иреннәрен ялагандай итте дә, Кәрим тынып калды. “Кәримкәем, син миңа кирәксең, Газизебез дөрес әйткән, әтисе. Анда вакыты җиткәч барыбыз да китәчәк. Шуңа күрә исән-сау терелеп тагы да бергә-бергә гөрләшеп яшик әле”. Озак кына сөйләштеләр алар. Әйе, күбрәге Сабира сөйләде, чөнки Кәрим бик хәлсез иде операциядән соң. Сабира исә иренен күңелен күтәрергә тырышты. Төнгелеккә дә ире янында калды ул. Шәфкать туташы тынычландыра торган укол кадагач, Кәрим тагы да йоклап китте. Ә Сабира төне буе ире белән икесенең киләчәк язмышларын уйлап чыкты. Иртә белән табиб кереп Кәримнең хәлен тикшерде, шәфкать туташларына тиешле уколларны кадарга һәм дарулар бирергә кушып башка авырулар янына ашыкты. Төш җитәр алдыннан Зәйтүнә белән Гариф килеп җиттеләр. Зәйтүнә тавык шулпасы пешереп алып килгән, Кәримне ашатып алдылар. Бераз палатада утыргач, кайтыр юлга кузгалдылар алар. Кәрим Сабираны да кайтырга күндерде.

Буш өйгә кайтып керүдән дә авыры юк иде Сабирага. Башта миченә ягып өен җылытты, аннары абзарга чыгып малын карады. Кабаттан йортына кергәч, үзен кая куярга белми йөдәп бетте. Ярый шулвакытта Зәйтүнәсенең кече кызы, беренче сыйныфта укучы Гөлиясе килеп керде. Зәйтүнәләр кайтуга бианасы яңа икмәк пешергән булган, суынмас борын шуларның берсен апасына җибәргән сеңлесе. Килеп керү белән зүрәнисен кочаклап алды кыз, аннары инде өстәлгә икмәкне куйды. “Зүрәни, әйдә чәй эчеп алабыз. Мин өйдә дә эчмәдем. Икәүләп эчәрбез, дип сиңа килдем”. Зәйтүнә апасының ялгызы гына тамагына ризык үтмәсен белә торып, Гөлиягә икмәк тоттырып җибәргәненә шундук төшенде Сабира. “Хәзер, кызым, хәзер”, -дип, чәен куйды. Кадерле кунаклар – шушы балалар килгәндә генә чыга торган кәнфитләрен дә өстәлгә куйды. Чыннан да, янында шушы бала булганга күрәме, бер чынаяк чәй эчә алды Сабира. Чәйдән соң Гөлия тиз генә чынаякларны юып куйды, өстәлне япты да, Сабира утырган караватка, зурәнисе янына үрмәләде. “Зүрәни, зүрәти терелер, әйме? Ул мине җәй көне йөзәргә өйрәтәм дигән иде бит”. Кызның самими сүзләреннән Сабирага бертөрле җиңел булып куйды. “Терелер, кызым, һичшиксез терелер. Әйдә әле, бүген мәктәптә нәрсәләр үттегез, сөйләп җибәр әле?” Гөлиянең мәктәп хәлләрен сөйләве, ара-тирә яңгыравык итеп көлеп җибәрүе хатынны беразга булса да тынычландырды...

Кәрим унбиш көннән соң хастаханәдән кайтты. Кабаттан Фәритнең Газигы белән барып алдылар ирне. Авыртына иде Кәрим, ашавы да аз-азлап кына, сыек шулпа һәм ара-тирә сөтле чәй. Ни булса да, Сабира бәхетле иде: Кәриме кайтты! Хәзер инде ничек тә аны ныклап аякка бастырырга кирәк. Моның өчен хатын бар көчен куячак!

Шушы уйлар, тырышулар белән кыш та үтте. Кәрим әкрен генә өй эчендә, ихатада йөрерлек хәлгә килде. Сабира исә эшкә йөрде, эшеннән йөгереп диярлек өенә, Кәриме янына ашыкты. Май аеның беренче көннәрендә әкренләп кенә Газизләренең соңгы йортын карап, тазартырга дип, зиратка менделәр. Сабира иренең болай да инде туктыйм,инде туктыйм дип көчкә типкән йөрәген яраламас өчен бу юлы нык булырга, еламаска тырышты. Бик озак тавыш-тынсыз гына улларының кабере алдында басып тордылар ир белән хатын. Бик кызганыч күренеш иде бу читтән караган кешегә. “Ярый, улым, тыныч йокла”, - дип кайтыр юлга борылдылар  ...

Җәй башланган гына иде әле. Төшкелеккә эштән кайткан Сабира караватта яткан Кәримнең җансыз гәүдәсенә тап булды. Аяк астында җир убылган төсле тоелды хатынга, бер генә “Ах” дигән тавыш чыгарды да, гөрселдәп идәнгә ауды ул. Аңына килгәндә баш очында утырган сеңлесе белән Гөлияне күрде хатын. “Апа, бәгърем, әйдә әле су эч”, - дип Зәйтүнә шундук җайлап кына башын күтәртеп су эчерде Сабирага. Өйдә күрше-тирәләр җыелган, Гариф белән Фәнәви тышта Кәримне соңгы юлга озатырга кабык, башка кирәк-ярак әзерли диделәр. Сабира бер сүз дә дәшмәде. Кәриме яткан карават янына утырды да, иренең өстенә капланган ак җәймәгә карап елады да елады.

Кәримне икенче көнне төш вакыты җиткәнче җир куенына тапшырдылар. Сабира һаман да өнсез иде. Хәерен дә таратты, тик Кәримне күтәреп алып чыгып киткәндә яңадан аңын җуйды. Зәйтүнә белән фельдшер Саҗидә хатынны култыклап сәкегә утырттылар...

Туганнары, күрше-тирәләре җыелып Кәримнең өчен, җидесен үткәрделәр. Сабира сөйләшми дә узгарды ул көннәрне. Ашавы да сирәк кенә иде хатынның. Дөресен әйткәндә, яшисе килми иде аның. Кәриме, Газизе янына китәсе килә  иде. Үгетләп тә, тиргәп тә карады апасын Зәйтүнә, тик Сабира телсез кеше кебек тик йөрде. Эшенә барды, кайтты, малын карады. Ябыкты, күзгә күренеп картайды. Моңа кадәр калын кара чәчләре чаларды. Көнен дә, төнен дә уйларында бары тик улы белән ире иде хатынның. Акылына зыян килмәсә ярар иде, дип курктылар туганнары. Тик Сабираның акылы камил иде. Аптырагач, Зәйтүнә беркөнне апасы янына Гөлияне җибәрде. Бала, килеп керү белән, зүрәнисен кочаклап алды. “Зүрәни, мин сине бик яратам. Бүген синең яныңда калыйм әле йокларга?” – дип сорады. Шулчакны Сабираның башына бер чиләк салкын су койдылар мени. “И, кызым, Гөлиям!” Хатын елый-елый баланы кочагына алды. Гөлия дә нәни куллары белән аны кочаклап алды. Озак елады Сабира, аннары бераз тынычланып, Гөлиянең чәчләреннән сыйпады да, елмаеп куйды. “И, балакаем, сорап торган буласың. Кун, әлбәттә, миңа да иптәш булырсың”. Баланы чәй эчерергә булып өстәл әзерләде. Һәм үзе дә, унбиш көнгә беренче тапкыр, эчкән чәенең тәмен тойды...

Гөлия көн дә диярлек килеп йөрде, еш кына кунып та калгалады. Сабираның да яшәргә , сеңлесенең балалары башлы-күзле булганын, аларның балаларын да күреп, сөеп-назлап калу теләге уянды. Хатын кабаттан тырышып дөнья көтә башлады. Кәрименең каберенә чардуган эшләтеп куйдырды, улы белән иренең яраткан чәчәкләрен утыртты каберләренә. Кәриме дә, Газизе дә һәр көнне уйларында, төннәрен төшләренә керәләр, хатын шул төшләр белән юанып тормышын дәвам итте...

Еллар узды. Сабира инде күптән лаеклы ялга чыкты. Зәйтүнәсенең балалары да хәзер инде үзләре тормышлы. Сеңлесенең тол калуына да инде берничә ел. Гариф кияве дә, Кәрим төсле яман чирдән вафат булды. Зәйтүнә олы улы гаиләсе белән гомер кичерә. Ярый әле Зәйтүнәнең балалары булды, “Зүрәни”, - дип өзелеп торалар һаман да. Килен-кияүләр, оныклар да Сабираны ярата, һәрдаим килеп, ярдәмләшеп китәләр. Үзләренә дә алып китеп кунак итәләр еш кына. Ә Гөлиясе бигрәк якын булды Сабира өчен. Әллә инде Кәриме вафатыннан соң бу тормышка кабаттан кайтарган өчен бик нык якын итте ул сеңлесенең кече кызын. Бик әйбәт егет белән бәйләде язмышын Гөлия. Ерак түгел шәһәрдә гомер кичерәләр, ул белән кыз үстерәләр. Атна саен кайтырга тырышалар алар Илһам кияве белән. Кайткан саен Сабираны мунча кертә Гөлия, әнисе белән тигез күрә, рәхмәт яугыры. Әйе, алар өчен яшәде Сабира. Улының, иренең якты истәлегенә тап төшермичә гомер сөрде, тормышын тырыша-тырмаша ныгытты, шушы балаларга ничек тә акчалата да, яшелчә-җимеш, кош-корт, олы мал ите белән дә ярдәм итәргә тырышты. Тормышының бар мәгънәсе – шушы балалар, сеңлесе Зәйтүнә иде Сабираның шушы еллар дәвамында. Акыллы булды балалар, әниләрен, Сабира зүрәниләрен дә яраталар, хөрмәт итәләр. Алар килгән вакытта өе нурлана Сабираның, күңеле булып кала. Әмма ялгызы гына торып калгач бик ямансу шул. Зәйтүнә дә, балалар да һәрберсе үзләренә яшәргә чакыра да соң, тик үз йортын ташлап китә алмый Сабира. Күчеп китсә, Кәриме белән Газизенә хыянәт иткән кебек килеп чыгар төсле. Кәриме белән бергәләп корган дөньялары бит, Газизен үстергән нигез...

Сабира альбомнан кабат-кабат улы белән иренең фотосүрәтләрен карады. Әллә ничек җиңел булып китте аңа. Очар коштай талпынып куйды хатынның күңеле. Кадерле булган кешеләремне тиздән күрәчәкмен, дигән уй килде карчыкның башына...

Тәрәзәдән кояш нурлары төшеп, аның кулындагы альбомда чагыла башлагач, яңа көн башланганын аңлады Сабира. Урыныннан торып, чәй кайнатырга куйды. Бүген – шимбә, димәк, Гөлияләр дә, Зәйтүнәнең читтә яшәүче башка балалары да әниләре янына кунакка кайтачак. Зиратка менеп, Газизе белән Кәрименең каберләрен, үзенә дип тәгаенләп куйган урынны да кабаттан  карап төшәргә кирәк булачак. Шушы уйлар белән иртәнге чәен эчте карчык. Аннары ихатасына чыгып абзар ишеген ачып куйды, тавыкларына җим сипте. Шул арада капка төбенә Илһам киявенең машинасы да килеп туктады...

Зиратка алар өчесе барды: Сабира, Гөлия, Илһам. Балалар Зәйтүнә янында калды. Карчык башта улы кабере янында тукталды. Догаларын укыды, күңеленнән улы белән аралашты.  Гөлия белән Илһам исә бу вакытта чүп үләннәрен йолктылар, алып килгән суны кабер өстендә аллы-гөлле булып утырган чәчәкләргә сиптеләр. Кәрименең  кабере янында да байтак торды Сабира. Зиратка килеп беренче тапкыр күз яшьләрен күрсәтмәде ул. Җаны тыныч иде аның бүген. Шушы көннәрдә үзенең дә монда киләчәген, Кәриме белән улы каберләре арасында билгеләнеп куйган урында үз кабере дә булачагын, ниһаять, тагы да өчесе бергә очрашачакларын белә иде Сабира. “Газизем!Кәримем! Тиздән, бик тиздән яныгызга киләчәкмен, күңелем шулай сизә. Ахирәттә икәүләшеп каршы алырсыз мине”. Үзе ятасы урынын да күптән сеңлесе белән балаларга күрсәтеп куйган, соңгы юлына бары да әзер. Тик бу хакта әлегә Гөлиягә дә, Илһамга да сиздермәскә булды ул.

Өйгә кайткач мунчасына яктырды Сабира. Моңарчы Зәйтүнәләрдә кереп йөрсә дә, бу юлы үз мунчасын ягарга кушты киявенә. Мунча узгач, Гөлия бик яхшы итеп юындырып чыгарды карчыкны. Өйгә кайткач алдан әзерләгән ак күлмәген киде Сабира, яңа ап-ак яулыгын бәйләде. Гөлия чыкканчы дип, Илһамга Зәйтүнәләргә барып, сеңлесен дә, балаларны да алып килергә кушып җибәрде. Гөлия мунчадан чыгуга, башка дүрт баласы белән Зәйтүнә дә килеп җитте. Сабира түр якта, үз караватында утыра иде бу мизгелдә. “Балалар, болай кинәт чакыртып, куркыткан булсам, гафу итәрсез. Зәйтүнәм, балалар иң олы рәхмәтләрем сезгә. Сез булмасагыз, белмим, шушы көннәрне күрер идем микән. Сәламәт булыгыз, бәхетле яшәгез. Балалар!  Әниегезне киләчәктә дә хөрмәтегездән, яратуыгыздан аермагыз. Мин озак яшәдем. Инде китәргә вакытым җитте. Кәримем белән Газиз улым мине күптәннән көтә. Мин бүген алар янына барам. Онытмагыз, каберебезгә килеп йөрегез. Гөлия кызым, Илһам улым, бүгенге көнем өчен рәхмәт сезгә. Барчагызда да ризалыгымны, хәер-фатихамны биреп китәм. Бәхил булыгыз, балаларым”. Мондый хәлне көтмәгән Зәйтүнәнең дә, балаларның да күзләрендә яшьләр иде. Сабира исә тыныч кына урынына ятты. Гөлия елый-елый яраткан зүрәнисе янына килеп тезләнде. Сабира Гөлиягә, караватын уратып баскан сеңлесе һәм балаларның барысына да бер карап елмайгандай итте дә мәңгелеккә күзләрен йомды...

                                              Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>