Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Үлгән мәхәббәт яки “көзге кояш” җылысы

Сезнең, янтайган шкафтан, тау-таш ишелгәндәй, савыт-саба коелганын күргәнегез бармы? Юк, дисез? Булмаса, күрергә язмасын. Бар иде бит элегрәк кече якка куела торган акка буялган шкафлар. Алар “кофта- юбкалы” – аслы-өсле ике кисәктән тора иде… Шуның өске өлешенә кунак ханым ныграк таянган булып чыкты. Кунакка килгән дусларыбыз китәргә дип өстәл яныннан торып басканнар иде шул. Гөнаһ шомлыгы булды микәнни? Юрамасаң да, юш килә. Шулай булды да. Безнең әлеге дусларыбыз кинәт кенә бездән дә алдан аерылыштылар. Ә без исә матур гына, күңелле генә яшәгәндә дигәндәй, иремнең бер командировкасы вакытында кемдер миңа атап телеграмма юллаган. “Иреңне тартып алырга йөриләр, чарасын күр. Дустың”. Җир ярылып, упкынга таба тәгәрәгәндәй булдым дигәннәре шулдыр инде ул. Дөнья бетте, тормыш тукталды. Тик шулай да, башның кайсыдыр бер ноктасында яктылык балкып алган сыман, бер фикер туа: “Тукта, ашыкма ышанырга, шалтырат үзенә”. Телефон чыбыгының теге башында иремнең шатлыклы тавышы, ә мин исә бернинди хәйләсез-нисез, турыдан-туры телеграмма турында әйтәм. “Сөеклем, көнләшүчеләр юри җибәргән ул нәрсәне, ышанма!” — диде ул. Кы-зы-ык. “Нинди телеграмма, мөмкин түгел, ни сөйлисең син?” дигән гаҗәпләнү сүзләре булмады. Менә шуннан соң бәгырь катты. Әллә нәрсә булды. Әйтерсең, мин кияүгә чыкмаган да, булмаган да. Шулхәтле дә көтмәгәндә кылыч белән арттан килеп кадамыйлар ич инде!.. Дүрт ягы кыйбла! Юк-юк, сөеклесе дә түгел, беркеме дә. Бетте. Бетте! Кич белән балалар бакчасына ничек барып, сабыемны ничек алып кайтуымны әйтә алмыйм. Ә сабыема минем хәл аңлашылган! Өй ишегеннән керүгә: “Әти, әти! Әти кайта?” (“кайтамы?” диюе) дип бүлмәләр буйлап йөри башлады. Менә шунда мин янәдән җиргә төштем. “Берни дә эшли алмыйсың, беркая да селкенә алмыйсың, койрыгың бозга каткан, бала хакына керә алмыйсың, синең язмышың язылган инде”, — дип үземә үзем карар чыгардым.
Тик иремә җылына алмадым. Үземне җиңә алмадым. Үпкә зурдан иде. “Ничек хыянәткә бара алган?” дим дә, хәзерге акылым белән уйлап куям: “Ир-ат хатыныннан аерым бер ай да, бер атна да яшәргә тиеш түгелдер шул, ә тормышта алай гына булмый…”
Әйе, минем бик тә кадерле бер нәрсәмне урлагандай булдылар. Ай, нәрсәм генә булсачы! Нәрсәм түгел шул, җандай кешемне урладылар. Кайнар мәхәббәт белән өйләнешкәч, айнуы бик ачы була икән. Шулай итеп, мин, эчтән мәчеләр тырмаса да, килешкәнлек күрсәттем. Ирем ул хатынга өйләнергә ашыкмады, ә мин чынында суынган, аны сөймим, башкалар да күземә күренми иде, андый гадәтем дә юк. Инде телеграмма килгән икән, димәк, бөтен кеше белгән! Хурлыгы ни тора! Менә шуңа күрә дә каты эләкте инде иремә минем тарафтан! Ачыктан-ачык кеше белмәсә, бер хәл иде әле. Ир-ат шулайрак яратылган инде ул, күз-колак булмаганда туарылып та китәргә мөмкин. Сизсәң дә, кешегә сиздермәскә тырышыр идең…
Эчтән сыкрасам да, иремне элеккечә багам-карыйм, тәрбиялим, тик мәхәббәтем үлгәне күренеп тора инде барыбер. Аннан ул башка хатын-кызлар белән танышкалый башлады, аларына инде минем бернинди дә үпкәм юк, алар инде бернәрсәне дә үзгәртә алмыйлар — минем үлгән мәхәббәтне рәнҗетә алмыйлар иде. Без шулай азапланып, озаклап аерылыштык. Мин ничә еллардан соң янәдән кияүгә чыктым. Ә үзебезнең мөселман кануннары нигезендә мин әллә кайчан никахлы булырга тиеш идем. Иремнән аерылып өч ай үтүгә. Бик мөһим кагыйдәдер бу, азынып-тузынып йөрүләргә киртә. Бу икенче иремнең беркем алдында да гаебе юк, читтән торып кызыгучылар барлыгы сизелсә дә… Ә мин исә чын гашыйкларча аның тирәсендә бөтереләм, үзем эчтән генә моңсу елмаям: көзге кояш бигрәк тә җылы була икән, пешерми, рәхәт иркәли… Менә шулай, дусларым, Ходай Тәгалә кошларны да юкка гына пар канатлы итеп яратмагандыр инде, һәрнәрсә, һәркем парлы буласы бөек көч — Аллаһы тарафыннан язып куелган. Парлыларга игелек, парсызларга түземлек, сабырлык белән пар канатын табуны телим…
Гөлгенә апагыз.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>