Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Артык гомерләр бирмә

Бәләкәй генә буйлы, җыйнак гәүдәле бу апаны түләүле УЗИ га каралырга баргач очраттым. Табиб, нишләптер, билгеләнгән сәгатькә килеп җитмәде. Вакытны ничектер уздырырга кирәк бит, апа белән сөйләшеп киттек. Танышым район үзәгендә яши, яше җитмештә икән. Тик ул үз яшеннән күпкә олырак күренә: чәчләре ап-ак, бөтен битен җыерчык баскан. Үз-үзен тотышы да сәер, гел нәрсәдәндер куркып-өркеп торгандай. Апа минем уйларымны укыгандай:
– Соңгы берничә ай эчендә менә шундый бетәшкән корткага әйләндем шул, – дип куйды. Аңа карап, “чире катыдыр” дип уйладым. Тик сәбәп анда гына түгел икән.
Үткән елны авылда яшәүче, 91яшен тутырган “түбәсе киткән” анасын үзенә тәрбиягә алган да, менә шул көннән башлап җайга салынган тормышының асты-өскә килгән. Үз-үзен белештермәгән карчык күзенә ни күренә шуны йолка, бөтерә, күчерә, аудара, өстәвенә кызын эт итеп сүгә, сүгенә, өеннән куа, хәтта кул күтәрә икән.
Шәһәрдә яшәүче энесе белән килене әбидән баш тартканнар, шунлыктан үзара ачуланышып та беткәннәр икән.
Апаның сөйләве буенча, анасы заманында теттереп дөнья көткән, усал да, шәп тә булган, диннең дә, чирнең дә нәрсә икәнен дә белмәгән. Әле дә шушы чиреннән башка бер авыруы да юк ди.
Ниһаять, ишектә ашыга-кабалана кереп килүче табиб күренде. Соңлаган өчен гафу үтенеп, мине кабинетына чакырды. Хәтсез вакыт тикшергәннән соң бер кочак чир табып, кулыма диагнозлар язылган кәгазь тоттырды, кирәкле табибларга күренергә кушты. Дәваханә юлларын таптыйсыларым алда икән әле.
Чират апага җитте. Болай гына аерылышасым килмичә, аның чыкканын көтеп алдым. Апаның чырае үзгәргән, хафалануы йөзенә чыккан иде – димәк, авыруы бик җитди аның.
Бик кызгансам да, аңа берничек тә ярдәм итә алмый идем шул. Табиблар операция ясарлар апага, тик акылын җуйган карчык арытаба да кешечә яшәргә ирек бирмәячәк бит үзенә. Адәм баласы мал түгел, чалып ташлый алмыйсың. Бу ситуациядән аңа ничек чыгарга? Үзе дә хаста апа үз иңенә төшкән бу авырлыкны күтәрә алырмы? Ә бит, белүебезчә, мондый чирлеләр бик озак яши.
Белер-белмәс догаларымны укый-укый, кайтырга чыктым. Ходаем, берүк артык гомерләр бирмә!

Гөлфизә Кәлимуллина.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>