Ялга барам дисәң...

Башкортстанда туристик фирмада эшләүче ханымга карата суд булган. Ул чит илләргә ялга җыенучы клиентларны алдаган.

37 яшьлек эшкуар ханым җинаяти схема төзи һәм 2014 елның ноябрь аеннан 2015 елның июленә кадәр туристларга юлламалар белән авиабилетлар сата. 2 млн сумнан артык акчаны үзенең бурычларын түләүгә тотынып бетә.
Ханымның җинаяти гамәлләреннән 31 кеше каза күрә. Алар Төркиядә, Мисырда һәм башка илләрдә ял итеп кайтабыз дип акчаларын түләп тә ялга бара алмый калалар. Ханым үз гаебен тулысынча таныган һәм клиентларына зыян күләмен тулысынча кайтарып биргән. Суд аны шартлы рәвештә 5 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар итте.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>