Коррупция чире

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда 13 мең депутат һәм дәүләт хезмәткәре исәпләнә. Быел шуларның өчесе коррупция турында законны бозган өччен эшеннән азат ителде.  Бу хакта әлеге темага багышланган утырышта БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов әйтеп үтте. “Дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупця күренеше күп түгел.  Шулай да соңгы 9 ай эчендә дисциплинар җаваплылыкка 126 кешене тарттырганнар, өчесе эшеннән азат ителде. 13 мең кеше арасыннан- бу бер процент та юк. Быел шулай ук коррупцион җинаятьләр 3,2 процентка кимегән. Ришвәт очраклары 10 процентка азрак теркәлгән. Бу бик уңай күренеш, республикада кулланылган чараларның файдалы булуын дәлилли”,- диде ул.

 

Соңгы елларда коррупциягә каршы бик күп эшләр башкарылды. Шулай да, юк- юк та коррупциядә тотылган түрәләр турында хәбәрләр ишетелеп тора. Әйтик, былтыр Борай районының Челкак авыл хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе ялган документлар белән бюджет акчаларын үзләштергән иде. Кызганычка каршы, аны шул ук елны эшеннән азат итмәгәннәр. Тик яңа гына, ягъни бер ел үткәннән соң гына прокуратура аны эшеннән алырга боерган.

Коррупция өлкәсендә законнар катыланса да, бу яман күренешнең тамыры корымаган. Күпләребезнең табибларга, укытучыларга, ЮХХДИ хезмәткәрләренә “бәләкәй” генә күчтәнәч биреп проблемаларыбызны хәл итәргә тырышканыбыз бардыр. Бик азларыбыз гына, моны эшләп без законны бозабыз, дип уйлаганы бардыр. Бу хакта әлеге утырышта БР Иҗтимагый палатысы рәисе Ольга Панчихина әйтте.

Коррупция күренешләре мәктәпләрдә дә бар. Аның белән мәкәтәптә баласы укыган һәрбер ата- ана очрашканы булгандыр. Әлеге проблемага БР мәгариф минстры Гөлназ Шафикова да тукталып китте. Укытучылар ел саен белемнәрен камилләштерәләр, күтәрү үтәләр, укучылар арасында да коррупциягә каршы уеннар  булдыру өстендә эшлиләр. Бу тема күп дәресләрнең эченә  кертелгән: икътисад, тарих, география, әдәбият һ.б. Шулай ук 8 сентябрьдән башлап “кайнар линия” эшли башлады. (347) 218-03-28 телефоны буенча һәр дүшәмбедән башлап җомгага кадәр иртәнге 9:00дан 18:00 сәгатькә кадәр барлык кешеләр дә шалтыратып мәктәптәге коррупция очрагы турында әйтә ала.

Үткән атнада БР Дәүләт Җыелышы- Корылтай рәисе Константин Толкачевның Кытайның Аньхой провинциясе делагациясе белән очрашуында да дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупция белән көрәшү ысуллары турында сүз барды. Бу уңайдан Константин Толкачев: “Безнең өчен алар туплаган тәҗрибә бик кызыклы. Без үзебезнең практикада берничә әйберне кулланырга тырышырбыз ,- диде. Әйткәндәй, Кытайда коррупциядә тотылган түрәләргә җәза каты. Мораль тәрбияләүдән башлап озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итүгә кадәр. Хәтта ки еш кына үлем җәзасы да кулланалар. Әлбәттә, соңгысы бездә куллану мөмкин түгел. Бездә ул тыелган.

 

“Төрле сорау алуларга карсак, халыкның өчтән бер өлеше коррупциягә һаман да уңай карашта. Бу авыр сорау, без шуны аңларга тиешбез, безгә халык арасында аңлату эшләре өстендә бик күп эшләргә кирәк әле. Шуны аңалтырга кирәк: үз эшен бушлай башкарырга тиеш булганнарга “акчалата” рәхмәт әйтү кирәкми”,- диде Рөстәм Хәмитов.

 

 

Алия ВАФИНА.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>