Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Тәмле рецептлар

Тәмле рецептлар

Сельдерей тамырын юып, кабыгын әрчегәннән соң, шакмаклап турыйсың да, шуңа кишер, суган (лук-порей), тоз, борыч өстисең. Теләгән кеше ит тә турап сала ала. Боларның барысын да кәстрүлдә томалап  пешерәсең. Ашказаны авырулары булган кешеләргә бик файдалы ризык.  Әкәмәт тәмле ризык, пешереп карагыз әле.

*******************************88

 

  Шашлык әзерләгәндә, гадәттә, майонез, серкә (уксус) кулланалар. Әмма серкә белән шашлык авыр була. Шашлыкны, сарык, тавык ите кулланып, тозлы кыяр суы салып та әзерләп була. Куян итеннән дә бик тәмле була. Чамалап, ит күмелгәнче тозлы кыяр суын саласың һәм аңа тәмләткечләр, лавр яфрагы өстисең. Тоз бу очрата бик аз гына кирәк була. Әлеге шашлык тиз дә әзерләнә.

Тәрәзәләр

 Тәрәзәләр

 

Без урамнан икәү үтеп барабыз. Мин аның шәенө генә барырга тырышып акрынрак атлыйм. Гаҗәп, ул да як-ягына каранып, һаман адымнарын акрынайта. Нидер әйтергә теләгәндәй,

проспектның аргы башына йотылып карый. Аннары бөтенләй туктый да,

нигәдер оялып кына:

— Кара әле, ничаклы тәрәзәләр! — ди ул.

Мин күтәрелеп карыйм да, бая өзелгән сүзне ялгап, аңа сорау бирәм:

Тулысынча: Тәрәзәләр

Авылда яшәүче Нәсимәнең кичке уйлары

Авылда яшәүче Нәсимәнең

кичке уйлары

 

Кояш чыкканчы фермага чабасы бар,

Кайткач, ипи басып, мунча ягасы бар,

Ир киткәнче чалбар тезен ямыйсы бар,

Чык кипкәнче бакча артын чабасы бар.

 

Сыер сөзгән ак тәкәне чаласы бар,

(Бу “хөрмәткә” янә шеш аласы бар),

Кодачага туй чәкчәге ясыйсы бар,

Пычакларны, кәтмәннәрне чарлыйсы бар.

 

Хандроздан табибларга барасы бар,

Бер уңайдан ике тешне ямыйсы бар.

Чебешләрне тамга салып саныйсы бар,

Эче киткәннәрен аерып ябасы бар.

 

Артык бәрәңгене чүпләп сатасы бар,

Җае чыкса, тегермән дә тартасы бар,

Бер гектар чөгендер утап кайтасы бар,

Көтү кайткач, сөт аертып атасы бар.

 

Ирне алып кич клубка атлыйсы бар –

“Бердәм Рәсәй” сәясәтен яклыйсы бар,

Килендәшнең билен сылап кайтасы бар,

Һәм бир, Аллам, мунча кергәч, ятасы бар!

 

Рөстәм ЗӘКИЕВ.

Бөекләр тормышыннан

 

                  Бөекләр тормышыннан

 

                  Билет алып качарсың

Беренче пәрдә тәмамланганчы чак түзгән Хемингуэй күңелсез спектакльдән өенә кайтып китмәкче була.

– Алай килешмәс, чакыру билетлары белән кердек ич, – дип туктаталар аны дуслары.

– Шулай дисезме? Алайса кассалары кайда соң? Билетлар сатып алыйк та, тыныч күңел белән таярбыз.

Тулысынча:   Бөекләр тормышыннан

ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР

                                    ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР

Халык зары

Халык акчасын талыйсыз,

Җылатасыз үксетеп.

Американы куасыз

Миллиардерлар үрчетеп.

Тулысынча:ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>