Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Рәфис хаҗи акбар Миңнегәли улы Мөхәммәтшин

                       Кешелек дөньясында “Иҗат” дигән серле нәрсә бар. Чын иҗат чыганагы Һәркемгә дә йөзен  ачырга ашыкмаганын беләбез.  Стәрлетамак каласында  шушы  сернең тәмен белеп,  шул серне  ачырга тырышкан иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр яши. Әдәбият елы уңаеннан, калабызның  250  еллыгы якынлашып килүе “Шиханнар кочгында “ исемле зур күләмле 340 битле китапны чыгарырга сәбәп булды... Күңелендә шушы идеяны тормышка ашырырга  хыялланып йөрегән шагыйрәбез Рәйлә Назарголова ихласлык белән китапны төзүче-туплаучы вазифасын үз өстенә алды. Кулдан килгәнчә, без, дуслары, ярдәм итәргә тырыштык. Китап 43 автордан тора. Рәсәй һәм Башкортостан Язучылыр союзы агъзаларыннан башка өлкән һәм яшь талантлы прозаиклар, шагыйрьләр катнашты. Китап өч телдә: урыс, башкорт, татар телләрендә басылды.

 

 

  Без, татар халкы,  һәр эшне Бисмилладан   башларга каныбызга сеңгән. Шуңа күрә, “ӨМЕТ” битләренә “Шиханнар кочагыннан” беренче булып дин әһеле булган  авторның иҗатын тәкъдим итәбез.

Рәфис хаҗи акбар Миңнегәли улы Мөхәммәтшинның туган җире Стәрлетамак районы Талач авылы. Әле Стәрлетамакта  яши.  Хаҗ кылып кайткач, күңеленә сеңгән сәхифәләрдән китап язып чыгара. Шунысы гаҗәп, бу китапны хозурланып укыган чакта, үзеңне  хаҗда булган, хаҗ кылган төсле  итеп хистә итәсеӊ. Бу хәлгә  берничек тә битараф калып булмый. Әлбәттә,  бу хис-тойгы  язучының талантыннан диясе килә.

Шушы җәһәттән  Рәфис Мөхәммәтшинның бер тәлгәш иҗаты белән таныштыру  гөнаһ булмас.

“Стәрле әдәби иҗад үзәге” җитәкчесе Земфира Муллагалиева.

 

 

Кәккүк кычкыра сирәк,  ә безгә тәкъдиребезне яшәргә...

 

          Июнь аеның беренче көннәре... Табигатьнең назланып кояшка үрелгән чагы.  Ямле җылы көн. Мин бакчада үсемлекләргә, чәчкәләргә су сибеп бакча эшләре белән шөгыльләнәм. Сискәндереп, баш очымда кәккүк кычкыды... Өй түбәсенә кәккүк килеп кунган да,  матур итеп тавыш бирә башлады. Кәк-күк, кәк-күк, кәк-күк... Моңлы кош, мине эшемнән аерып, төрле уйларга чумарга мәҗбүр итте. Күрәм, үзе дә тавышы кебек, сөйкемле бер җан иясе. Без инде халык сынамышларына өйрәнгәнбез,  кәккүк беренче  кычкырган тавышы белән җылы  җәйләр килгәнен хәбәр итә. Ә нигә соң аңа Аллыһы Тәгалә шундый кызганыч язмыш биргән? Кәккүкнеӊ башка кошларга булган аяусыз, кансызлык мөнәсәбәтен ничек аңларга? Чит кошның  оясына басып  кереп, туасы газиз балаларыннан мәхрүм итеп, йомыркаларын этәреп төшерә дә,  үзенең йомыркасын  салып калдыра. Әйдә, чит кош аны үзенеке кебек утырып чыгарып, кәккүк  баласын карап үстерсен... Ни өчен кәккүккә үз баласын шатланып, тәрбияләп үстерергә язмаган? Ни өчен аяусыз язмыш бирелгән бу моңсу кошка, дигән уйга килдем. Бөтен тере җан иясе гомерен  өч төрле көрәш белән үткәрә:

Ничек үлмәскә – тере калырга! Тамагын туйдыру – ризык табу! Нәсел калдыру!

Кошлардан аерылып торган югары аңы белән дә, кызганычка каршы, кәккүктән ерак китмәгән кайбер кеше затлары да бар бит әле. Аларның балалары   тәрбиясез үсә, ачлы-туклы яши. Я булмаса  тугач та сабыйдан баш тартып, ташлап китәләр (үтереп тә куярга мөмкин). Ә җир йөзендә  кеше токымыннан кәккүк булып яшәүчеләр аз мени!

 Ә кәккүк баш очымда һаман “саный” бирә.  Йортны охшатып җан иясе килде, дим. Күңелгә  матур  тавышы  ятса да, моңсу уйлар туа... Кошкай үзенчә сайрый, нидер хәбәр итә сыман. Мин аңа: ”Хәбәрең матур, хәерле булсын !”- дим. Халыкта: “Кәккүк кычкыра, кеше гомерен саный!”- дигән төшенчә йөри. Шуңа күпләр ышанып, әз кычкырса, күңеле шомлана, күп тавыш бирсә - гомерем озын әле, дип  шатлана.  Борынгыдан халык күңелендә  мәҗүсилектән калган бер йола икәнен белсәк тә, кәккүкнең тавышын саныйбыз, чөнки ул безнең гадәткә кергән.

Аң белән беләбез: Аллаһы Тәгалә биргән  гомердән, тәкъдирдән  уза алмыйсың. (“Әл-Гыймран сүрәсе)

 145 аят. Аллаһтан хәбәр иңмәенчә, һичберкемгә әҗәл килмәс; (үлем) тәкъдирдә язып куелган сәгатьтә генә килер. Кем дә кем бу дөньяда  нигьмәт – савап теләсә – бирербез, кем исә Ахирәт савабын теләсә, аны бирербез. Без шөкер итүчеләргә әҗер бирәбез.

   Аллаһының ризалыгыннан башка агачтагы яфрак та селкенмәс, ди. Аллаһы күпме гомер биргән, шуны яшисең. Шул сәгать-минутлар килеп җитсә, беркем дә күп тә, әз дә яшәми. Бу фани дөньяны калдырып ахыйрәткә, мәңгелеккә китәсең... Коръәндә “Әл-Гыймран” сүрәсендә 185аят. Һәр җан иясе үлемне татыячак. Кыямәт көнендә (дөньяда) кылганнарыгызга таман итеп әҗер биреләчәк. Кемдер җәһәннәмнән еракка җибәрелеп, җәннәткә барып урнашса, ул, чынлап та, морадына ирешкән булыр. Бу дөньядагы тормыш – алдавыч кына.

 Беркем дә бу дөньяга берни алып та килми, алып та китми. Бөтен җыйган әйбере, мөлкәте, якыннары кала. Бары тик кәфенгә төрелеп китә. Үзе белән гамәл дәфтәре бара. Гамәл дәфтәре уң кулларына бирелгәннәр шатланыр ди, җәннәткә керәсен белеп. Җиңел хисап, җавап бирерләр ди. Кемнәргә гамәл дәфтәре арттан бирелә әйтерләр ди: “Миңа гамәл дәфтәрен бирмәгән булсалар икән, һәм тәмуг утына керәсен аңларлар ди”. Без бу фәни дөньяда барыбыз да төрлечә яшибез, төрле дәрәҗәдә, төрле хәлдә булсак та дөнья куйгач, кабер зурлыгын барыбызга да бер тирә итеп казыйбыз. Халык кабер тигезли диләр. Ялгышу дөрес түгел. Гомереңне ничек яшәп үткәргәнсең, шунардан тора. Аллаһы Тәгалә барлыгына, берлегенә ышанып, кушканча яшәгәнәргә пәйгамбәребез  с. г. в. әйткән: “Күктән хәбәр бирүчедән хәбәр килер ди. Дөрес булды минем колым, җәннәт түшәген җәегез аңа, җәннәт киемен кидерегез аңа, җәннәткә ишек ачыгыз аңа”. Һәм җәннәтнең хуш исләре килер ди аңа, кабере шул хәтле киң кылыныр, күз карашы аның күргән ераклыкта ди.

Аллаһыга ышанмаган, юк дигән кеше турында пәйгамбәребез с. г. в. әйткән: “Күктән хәбәр бирүчедән хәбәр килер. Дөрес булмаганны сөйләде минем колым, тәмуг түшәген җәегез аңа, тәмугка аңа ишек ачыгыз” – һәм килер ди аңа эсселек, эссе җил, каберен шул хәтле тар ителер, кабыргалары бәйләнер, бер-беренә керер ди.

 Таш атып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам.

152.Шулай булгач, сез Мине (гыйбәдәт кылып) зикер итегез, Мин дә сезне зикер итәчәкмен.Миңа шөкер итегез. Аң булыгыз, Миңа көферлек кылмагыз!

(Зикер –искә алу, онытмау).

153. И, иман китергән адәмнәр, сабыр-түзем булып, намаз укып, Аллаһтан ярдәм сорагыз. Хактыр ки, Аллаһ (түзем) сабыр кешеләр белән бергә.

156.Чыдам булганнар, башларына берәр бәла килсә:

-Без-Аллаһның бәндәләре, Аллаһ хозурына барачакбыз,- диләр.

(157) Алар Аллаһның рәхмәтенә һәм Аның ярлыкавына лаектыр.Тугры юлны тапканнар да шулар булыр.

 Без кунакта, сәфәрдә генә дибез бу дөньяда. Гомерләребезнең кадерен белик. Күбрәк изге эшләр эшләп, тыйганнарыннан – тыелып яшик. Шул вакытта өмет бар җәннәткә керергә...

Шулай,  дөнья үзенең соклангыч та, аптыратырлык катмарлы да яклары белән уйландыра да, уйландыра. Ә кәккүгем, санадыңмы, күңелең булдымы?- дигән шикелле бераз тынып калды. Шуннан очып баганага кунды. Тагын “санарга” тотынды: кәк-күк, кәк-күк, кәк-күк...

...Кошым, мин сиңа күңелемнән рәхмәт әйтәм. Гомер агышын тагын искә төшерергә, уй- хисләргә бирелергә сәбәпче булдың.

 Син дә бит, кәккүгем,  Раббымның җан иясе ! Тагын уйларга чумдым...

 

Рәфис хаҗи акбар Миңнегәли улы Мөхәммәтшин, 05.05.2016 ел.

 

 

 

Серләрем сезгә

 

Кем серләрен кемнәр генә белер,

Сүзне-сүзгә кушып ялгамаса.

Серен чишеп салу язык булыр,

Сер тыңлаучы сине аңламаса.

 

Серләреңне сөйлә уйлап кына,

Гайбәтләргә төреп уралмаса.

Ышанычлы изге ниятләрең

Яманлыкка гына юралмаса.

 

Киңәшне дә бир син шундый чакта,

 Әгәр сине ихлас тыңласалар.

Чын күңелдән теләк  биргән чакта,

Арттан көлен сибеп калмасалар.

 

 

         КАЙГЫ ТАШЫ.

 

Бер җылыем әле рөхсәт булса,

Йөрәк юшкыннары эресен.

Куз яшьләрем авырлыкны юса,

Җиңеллек,  син могаен килерсең.

 

Тамчы ярып ташны тишә диләр,

Җуелыр да китәр кайгылар.

Якты өмөт баглар кояшым бар ,

Ул булмаса - күктә айым бар.

 

 

                             АК КҮГӘРЧЕН.

 

Әллә бәхет чорап бүген йортта

Пар күгәрчен гөр-гөр гөрләште.

Аңламыйм шул мин күгәрчен телен,

Алар гөрли -гөрли сөйләште.

 

 

Ак  кар төсле, ап-ак   күгәрченнәр ,

Кайдан гына алар пар килгән.

Йәшлегемнең чагылышымы бу,

Иң бәхетле чаклар мин белгән!

 

Парлап кына, пар күгәрчен кебек,

Табыштык та, туйлар үткәрдек.

Кайгылары килсә, сабыр булдык,

Шатлыкны да бергә күтәрдек.

 

 

Күңел чагылышы

Поезд чаба...

Күз алдымнан кинәт,

Гомер юлы үтә тезелеп.

Кулларыңнан гөлләр коелса да,

Тынмый җаным, китәөзелеп.

 

Әй, Аллаһым, синең кодрәтеңдә

Башка сыймый китә хыяллар.

Ризалыгыңөчен пакъ күңелдән

Таңнан торып кылган догам бар.

 

Соңгы вагон кебек көткән өмет,

Уйландыра тормыш сабагы.

Кылган гамәл изге ниятләрдә

Кабул итсәң иде савабын.

 

Язмышлардан узып теләк телим,

Адаштырмас хәләл юл гына.

 Алларыма килер көткән өмет

Соң булса да,  булсын уң гына.

 

                                                  ЕЛАМА, ӘНИЕМ

 

«Бар да әйбәт булыр! Ышан миӊа! Әнием, әнекәем, елама инде. Мин исән-сау кайтырмын! Көтегез!» - дип юатты бит ул мине диде дә, Ракыя апа куллары белән битен каплады...

Ракыя апаның тетрәндергеч сөйләгән хәлен онытырлык түгел. Күз алдымда торган төсле. Бу кайгыларны күпләр күрде, күпләргә кичерергә туры килде. Мин  кеше буларак, илемә хезмәт иткән солдат буларак, бу хакта язмый калырга хакым юк,  бу минем намусымда дип уйладым.

Кайгылы, куркыныч 1995 еллар. Бердәм, тату яшәгән, күп милләтле, бай җир,  зур Советлар Союзының таркала башлаган еллары. Кеше тәнендә таралган алама чир шикелле, төрле республикаларда, өлкәләрдә илне бүлү, буталышлар башланды. Шул вакытларда олы урыннарда  утырган күп хужалар бүленеп, үзләренең илен барлыкка китереп, тагын да олырак хужа-патша буласылары килгәндер. Нәрсә буласын, ниләр күрәсен, халык турында  уйлау аларның башларына, уйларына килмәгәндер. Бәлки читтән котыртучылар да булгандыр. “Бүл дә, хужа бул”- дигән төшенчә белән эш иткәннәрдер…

«Буленгәнне бүре ашар, аерылганны аю ашар» - дигән халык мәкален исләренә төшерсәләр дә бит. Юк! Шулай, Чечен республикасының  югарыдагы хужалары белән Мәскәүнең югары җитәкчеләре  арасындагы фикер каршылыклары фаҗигалелеккә китерде. Чечен республикасының хужалары  буйсынырга теләмәде, югарыдан килгән карарны үтәмәделәр. Озак уйламый, Мәскәүдәге югары хужаларыбыз, тәртип саклар өчен гаскәр кертергә дигән карар кабул итте. Күп елларга сузылган сугыш башланып китте. Сугышта катнашкан күпләрнең якыннары, туганнары, бердән-бер газиз балалары вафат булды. Солдатка приказ - ул аны берсүзсез үтәргә тиеш.   Ике яктан да мәгънәсез сугыш корбаннары  җитәрлек булды.  “Груз 200”- дип аталган солдат гәүдәләрен туган җирләренә алып кайттылар. Башларын  кискән, төрле җәзалар эшләгәннәрен телевизордан күреп, ишетеп торган хәбәрләр илебез халкына кайгы булып ябырылды.  Ата-ананың йөрәкләре әрнеде. “Минем балам исән калса гына иде?”, дип уйланып, кайгылар кичерделәр. Төннәрен йокысыз үткәрделәр, догалар кылдылар. Шушы хәлләрне күреп аналарның йөрәге түзмәде. “Солдат аналары союзы” оешты. Балаларын Чечен республикасына барып, эзләп табып, алып кайта башладылар. «Кемнең итәгенә төшә шул яна». Башкортостаннан Стәрлебаш районы Кабакуш авылыннан хезмәткә чакырылган танкист Сатучин Рушан Рамазан улы да хезмәт итә иде.  281-часть -Южно Уральский Военный Округ. Әнисе Ракыя апа да түзеп тормады, тынычлык булмады күңелендә. Ни булсада булыр улымны исән калдырырга, дигән уй башыннан чыкмады. Берничә үзе кебек хәлдәге аналар җыелып  юлга чыктылар. Аларны алда күрәчәк авырлыклар да, сынаулар да куркытмады. Әгәр кирәк булса, гомерләрен дә бирергә әзер иде алар. Газиз  балам исән калсын дигән, бары бер теләк иде уйларында. Бик күп авырлыклар кичереп, башта Моздокка бардылар. Аннан, төрле юлларын табып, кешеләрдән ярдәм сорашып, балаларын эзләделәр. “Тәмугъ утына кереп чыккан кебек булдым!” -ди Ракыя апа. Шулай айга якын эзләгәч, Чечен кешеләренә чыгып, таксистларны яллап, Толстой юрт дигән җирдә, Грозныйдан 7 чакрым Рушан хезмәт иткән 281 частьны табып, ниһаять очраштылар. “Раббым, нинди шатлык! Балам исән! Хәзер алып кайтасы гына калды”-, дигән уйлар башында иде ананың. Күңелләре тулышып, шатланып кочаклашып, күзләреннән яшьләр тәгәрәде... Әзрәк хәлләрен сорашып,  сөйләшеп алгач, Ракыя апа Раушанга ни өчен аны эзләп табуының сәбәбен   анлатты. Аларга  моңда озакка тукталу ярамаганын аңлый иде. Улы әзрәк тынып торды да: «Әни, син күз алдыңа китерә аласыңмы? Мин күз алдыма китерә алмыйм! Ничек мин аннан яшәрмен! Гомер буе үземә, сезгә, якыннарыма, нәселемә дезертир дигән сүз мәсхәрә тагыйм мени! Төрмә юлында үткәримме? Ничек мин иптәшләремне ташлап китәм? Без бер туганнар кебек бит, бер-беребез өчен гомеребезне бирергә әзер. Ничек мин аннан соң яшәрмен! Әни, мин солдат!”- дип кабатлады. Әни күңеле аны аңласа да  ишетәсе килмәде. Төрлечә көйләп ышандырырга тырышты. Шулай күпмедер аңлашып, аралашып алгач Ракыя апа ризалашты улы- солдат белән. Ана кеше Моздактан барып күчтәнәчләр алып килде. Улының иптәшләре белән аралашып, баласы кырында өч көн яшәде. Иртәгә  сугышка  керәбез дигән көнне  кайтыр юлга чыкты.  Рушан хезмәтен давам итергә калды. Очрашу бер мизгел кебек кенә тоелды. Ракыя апа юлга чыгар алдыннан бөтен белгән догаларын укыды. Баласына, иптәшләренә  исән-сау хезмәтләрен тәмамлап туган җирләренә кайтсыннар дип, теләкләр теләде. Узеңне сакла, улым! Без сине көтәбез! Әтиең, туганнарың, якыннарың, дип хушлашты улы белән. Бик авыр булды хушлашу, ана кешенең куңеле  тынгысыз иде . Улыма кыен булмасын дип, сиздермәскә тырышты Ракыя апа. Тик күз яшьләре аның тойгысын, хәлен аңлатты.

Әни, дим, елама! Елама, әнием! Мин озакламый кайтырмын! Көтегез!”- дип тынычландырды Рушан.

 

 

 

Язмыш! Ил язмышыннан  кеше язмышы аерыла да, читтә дә кала алмый... Кем уйлаган, кем юраган, Рушанны, үзенеӊ нәсел тармагы буынында  өченче солдат - танкист язмышы көткәнен. Аныӊ карт әтисе Фәрхетдин Бөек Ватан сугышында танкист булып, иле өчен барган  көрәштә сугыштан яраланып кайта ..

 Кытай белән башланган буталышта Рушанныӊ әтисе Сатучин Рамазан да танкист булып хезмәт итә. Бу вакыйгадан ул контузия  алып кайта.

Сатучин Рушан Чечня җирендә... әнисен тынычландырып, исән кайтырга сүз биреп, сугышка кереп китә...   

          Ракыя апа тагын җиӊел булмаган юллар үтеп, авырлыклар кичеп,   туган җирләренә кайтып җитә. Әни кешенең сизгер күӊеле нидер тойды, тынычланмады. Кайткач әтисенә, туганнарына, күргәннәрен сөйләде, тынычландырды. Үзенең җаны тынычлык таба алмаса да, якыннарын юата иде.

Берничә көн үткәч Ракыя апа Уфадагы “Солдат әниләре” дигән оешмага барып аралашып кайтыйм дип күчтәнәчләр,  ризыклар төяп, тутырынып юлга чыкты. Ул үзе дә шул оешмада тора иде. Гади гаилә буларак, машиналары булмагач, автобусларга утырып, сумкаларын күтәреп барып җитте. “Бу сумкалар авыр мени, яшәгәндә нинди авырлыклар кичердек. Бердән-бер улым - ышанычым гына  исән булсын!»  - дигән уйлар белән үзен юатты. Оешма  бүлмәсенә  кергәч,  күрешеп, исәнлек- саулык сорашып алгач, өстәлгә күчтәнәчләрен чыгара башлады. Ни өчендер аныӊ алдында югалып калган танышларына: “Әйдәгез, күчтәнәчләр белән өстәлне әзерли башлагыз?! Улымны таптым, Аллага шөкер, исән! Сугыш туктап, балаларыбыз кайтып та җитәрләр... Шул теләк белән чәйләп алыйк!”- дип, елмайды. Шунда,ни өчендер иптәшләренең  сөйләшер-сөйләшмәс торганнары  аңа сәер тоелды... Эшләре тыгыз кебек, бер керәләр, бер чыгалар. Күз карашлары әллә ничек  гаепле кеше сыман тоелды.

-Ракыя апа, сез беләсезме? – дип, күз карашын яшереп, сүз башлады Симарчук В.В. Сезгә ничек әйтергә дә белмибез. Сабырлык сезгә. Аллаһы Тәгалә  ярдәмен, күңел тынычлыгы, сабырлык бирсен! Улыгыз Рушан батырларча вафат булды дигән хәбәр килде безгә...

-Каян үлсен! Нинди хәбәр булсын! Мин, яңа гына, бер-ничә көн элек кенә, үзем аның яныннан кайттым. Очрашып, күреп сөйләштем. Бу ниндидер хата! Бу - хата!.. - диде ул ашыгып.  Симарчуктан  ишеткән сүзләргә   аның күңеле дә, аӊы да  ышанырга теләмәде. Шунда аӊа сак кына  үлгәннәрнең язылган  исемлеген кулына бирделәр. Рушанның исемен күргәч, яраланган  кош сыман талпынып алды. Күз аллары зәӊәрләнеп караӊгыланып,  тәне, гәүдәсе аша   эсселе-суыклы дулкын бәреп үтте. Башы шаулап тынсыз калды. Йөрәге әрнеп, сыкрап китте... Ничек бу хәлне үткәрергә, яраны  басырга..? Кинәт, яшисем килми дигән уй яшен кебек башыннан үтте. Ни әйтергә белми,  җанын өтеп  җыелган  кайгысы кинәт тәне-халәте купкан төсле бәреп чыкты. Колак ярган тавыш белән “юк, юк” дип кычкырып, өстәлдәге ризык-күчтәнәчләрен сыдырып ыргытты. Үзе дә аңын югалтып егылып китте. Караңгылыктан «Елама, Әнием! Әнием...» -  улыныӊ тавышын, ялваруын ишетте...  Бу газиз  тавыш, ананы үлем упкыныннан суырып алды...

Ракыя апа күзен ачканда, үзенеӊ  шифаханәдә  ятканын аңлады. Нәрсә булганын, берни дә хәтерләми. Тик колагында һаман кайдандыр шаулап торган “елама, әнием,” дигән тавыш, баласыныӊ соӊгы сүзләре булган икәнлеге аӊына китерде.

Язмыш!.. Солдат әнисенеӊ йөрәгендә газизенеӊ бу тавышы, аны әрнетеп, мәңге сакланыр.        

...Әнисе белән хушлашып, юатып озатканнан соӊ ике көн дә үтми, Башкортостаннан 19 нчы булып Чечняда хезмәт иткән Рушан батырларча халәк була. Посмертно  “Орден мужества” бирелә.

 

  Рушан белән хушлашырга әти-әнисе, туганнары, бөтен авыл, яше, карты, район хужалары, хәрби бүлектән, бергә хезмәт иткән иптәшләре килгәннәр иде. Югары дәрәҗәдә аны хөрмәт күрсәтеп хушлаштылар, җирләделәр...

Ишембай хәрби комиссариаты бүлеге тантаналы хәлдә Ракыя апаны, тагын  8 ананы “Герой ана” дигән медаль белән бүләкли .

          Дөнъя күргән тәжрибәле солдат - Рамазан абый Рушанны югалткач,   кайгыларын  да, хәләл җефетенең кичергәннәрен дә үз күңеле аша үткәрә. Дөнья мәшәкате, эшләре дә бөтенләй аңа кала. Озак яши алмый, бер елдан дөнья куя. Ракыя апа да инсульт үткәрә. Шулай, сугыш аларның һәм күпләрнең тормышларын тарката, вата.

        «Менә хәзер ничә еллар шушы уйлар белән яшим. Дару белән генә гомер итә алмас идем, акыллы, иманлы ике кызым булмаса.  Оныкларым- балаларым миңа көч, омтолыш бирәләр яшәргә. Аллаһыдан ярдәмен сорыйм, дингә килдем. Хак тынычлыкны Аллаһыдан  таптым», - дип сөйләп бирде миңа кичергәннәрен Герой-ана..

«Ракыя апа Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык, түземлек бирсен! Газиз   улыгызның урыны җәннәттә булуын насыйп итсен!...

 Без ихлас  баш иябез сезнең намуслы  улыгыз Һәм башка батырлар алдында... Шундый ышанычлы улларыбыз бар чакта, илебез туган җиребезнеӊ язмышы чит,  аяусыз кулларга калмасын иманыбыз камил.

Рафис хаҗи акбар Миңнегәли улы Мөхәммәтшин, 05.05.2016е.

                                

 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>