Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Сынташ

 Саумысыз, авылдашлар!

Бер җирлектә яшәүчеләрне берләштергән зур бәйрәмнәрне, я булмаса Сабантуй кебек күләмле чараларны үткәрүгә әзерлек бәбкә үләнле урамнарны яңгыратып гармун тартып,  җырлап-көлеп, такмазалап өйдән-өйгә кереп бәйрәм өчен бүләк, күчтәнәч җыеп йөрүче дәрт-дәрманнары ташып торган егет-кызлардан башлана дигән фикер ялгыш булыр, мөгаен. Хәлбуки, боларның барысы да борынгыдан килгән матур йола, күркәм гадәт.  Ә менә Благовар районының Сынташтамак авылында үткән Сабантуйга әзерлек 2-3 ай алдан башланды: үткәрү урынын билгеләү, ярышлар оештыру, халыктан бүләк җыю, кунакларны каршы алу өчен җаваплы кешеләр билгеләнде һ.б.

 

Һәм менә Иске һәм Яңа Сынташ, Сынташтамак, Олы Әрәмә, Дүсмәт авылларында яшәүчеләрне ямьле Чәрмәсән буенда бер урынга җыйган, бер гаилә итеп туплаган бәйрәм көне җитте! Хәтта бәйрәм буласы урында тезгә кадәр үскән үләннәрне иркәләп явып үткән иртәнге яңгыр да кунакларның кәефен кыра алмады, киресенчә, аны табигатьнең якташларны шул рәвешле сәламләве дип кабул иттеләр. Йөзләрдә — ихлас елмаю, кул кысышулар, бер-береңне сәламләү, кочакка алулар...  

Сабантуй авыл мулласы Хәбибулла хәзрәтнең дога сүзләреннән башланды, ул мәгълүм бәйрәмнең изге Рамазан ае башланыр алдыннан үтүе зур мәгънәгә ия булуын билгеләде.

— Бу бәйрәм — биш авыл халкы өчен якты, ямьле, истә кала торган бәйрәм. Бирегә үзебезнең генә түгел, ә башка районнан да кунаклар күпләп килгән, — диде Күчәрбай авыл Советы АБ хакимияте башлыгы Р.Р.Фәрхетдинов һәм кунакларга ихлас теләкләрен җиткерде.

Әнисә Йосыпова югарыда телгә алынган һәр авылның тарихы белән таныштырды. Сынташтамак — районда бай тарихка ия авылларның берсе. Әнисә апа үзенең чыгышында район үсешенә лаеклы өлеш керткән көтүче һәм савучыларны, механизаторларны һәм авыл зыялыларын телгә алып, аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Артабан бәйрәмнең шәрәфле кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәсми өлештән соң зур концерт башланды. Анда катнашучылар туган җирен сагынып, җирсеп кайтучыларга җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк итте. Соңгылары барышында беркем дә урынында гына утырып кала алмады, олысы да, кечесе дә биергә төште. Теләге булган һәркем теге яки бу ярышта катнаша, үзенең көчен, маһирлыгын сынап карый алды. Менә бала-чага, чыр-чу килеп, капчык киеп йөгерә, икенче мәйданда — хатын-кызлар бер тамчысын да түкмәскә теләп, чиләк-көянтә белән су ташый, өченчесендә — йомырка салынган кашык кабып йөгерәләр, дүртенче мәйданда көршәк ваталар...  Кая карама, уен-көлке, җыр-моң, күтәренке кәеф. Авыш баганага менүчеләр саны аз булмады, әмма бәхет бик азларга елмайды, алар  истәлекле бүләкләргә дә ия булды.

Сабантуй, умарта күчемени, шау-гөр килә, ярышлар кызганнан-кыза бара. Уенны игълан итеп өлгермиләр, яше-карты бер булып уйнарга керешә. Карап торсаң, үзе бер тамаша, үзе бер хөррият! Менә кайда ул туганлык, якташлык, кырык эшеңне кырык якка ташлап, күңел ача белү, тормыш мәшәкатьләрен онытып тору. Балалар өчен бу бәйрәм үзе бер уен дөньясы — уеннарда алар олылардан да арттырып җибәрә хәтта: авыш баганага да менеп китә, бер карасаң, капчык белән сугыша, бераз читтәрәк, көршәк вата. Монда яшь аермасы да юк, вазыйфа дигән төшенчәләр дә юкка чыга.

Һәм менә Сабантуйның иң мавыктыргыч өлеше — ат чабышы башлана! Җилдән җитез чапкан атларны сокланып та, алар өчен дулкынланып та күзәтә тамашачы. Ул атлар арасында нинди токымлылары һәм нинди төслеләре генә юк. Бер мизгел, һәм алар канатланып, шушы араны чабып түгел, ә очып үтәр сыман. Кайсысы беренче килде, дип кызыксына халык һәм авылдашлары Илмир Шәрәфетдинов икәнен белгәч, икеләтә куана, аны күккә чөя.

Нинди Сабантуй көрәшсез була инде? Бәйрәм батырын белми торып, беркем кайтып китәргә теләми. Көрәштә катнашу теләгендә районның бик күп авылларыннан ир-егетләр килгән иде, тик шулай да, тәкә Сабантуй кунагы, Бәрсүәннән Артур Ибраһимовка эләкте.

Күрешүләр рәхәт булган өчен хушлашулар һәрчак авыр... Вакыт Сабантуйның соңгы минутларын саный. Батырлар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Якташлар, классташлар, туган-тумача, кардәш-ыру, хәтта беренче мәхәббәтләрне күрештергән бәйрәм ахырына якынлаша. Һәр җирдә кунаклар бер-берсен кочаклый, хушлаша, тагын очрашырга сүз куеша. Бәләкәй чакларында ярларыннан сикереп су кергән, бүген илебезнең төрле почмагында яшәүче, туган җирләрен җирсеп-сагынып кайткан апа-абыйлар тын гына аккан Чәрмәсән елгасы белән хушлаша: мондый очрашулар тагын насыйп булырмы?..

Эшен дә җимереп эшли, бар тирә-якка дан ясап бәйрәм дә итә белә чәрмәсәнлеләр! Корган тормышларыгыз түгәрәк, бәйрәм-табыннарыгыз мөбарәк, моңлы күңелегез күбәләк булсын, хөрмәтле якташларым!

Нурлан ГАНИЕВ.

 

С.Константинов фотолары. 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>