Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

“Сәгать”

 

БезнеСәгать” очраштырды

Республикабызның фәкать бер генә төбәгендә - данлыклы, бәрәкәтле Усак-Кичү җирендә борын-борыннан “Сәгать“ тантанасы  ел саен үткәрелә.Нәрсә соң ул “Сәгать “ бәйрәме?

Кем белә, бәлки борынгы кеше кояшка табынганда уйлап чыгаргандыр аны.Бәйрәмнең чын исеме—“Сәгать суккан көн”, ягъни унҗидене сугып үткән көн. Хәзер “Сәгать“ кенә дип йөртәләр.Безнең төбәк кешеләре: ”Сәгать сукмыйча мунча    себеркесе әзерләргә дә, су  коенырга да ярамый,”- диләр.   Бу көнне яланга көтү дә чыкмый.  

 

Шулай итеп,”Сәгать“ бәйрәме һәр елны 7 июньдә, сабантуй рәвешендә үткәрелә.Бу инде ташка басылган.

Соңгы елларда исә бәйрәм нинди дә булса юбилей белән тәңгәл китереп  үткәрелә.Заманында Усак-Кичү , Иттихат авылларының - 250 һәм 70, Усак –Кичү урта мәктәбенең 80  еллыклары да шушы ямьле чорда балалар сабантуе белән бергә үрелеп  уздырылган иде.Быелгы бәйрәмдә исә республикабызга данлыклы шәхесләр биргән    Усак-Кичү авылының 270 еллыгы  сызык өстенә алынды.

Гүзәл табигать  кочагында яңгыраган  дәртле җыр-моң бирегә Бишбүләк, Миякә, Әлшәй районыннан, Бәләбәй, Туймазы, Уфа,Тольятти шәһәрләреннән килүчеләрне сәхнә янына чакырды.      

Шау-гөр килеп торган мәйданда сәүдә нокталары эшләде, төрле спорт бәй-  геләре оештырылды.Иң җанлы урын ,мөгаен,милли көрәш мәйданы булгандыр.Биредә Әлшәй районы баһадирларына тиңләшүче булмады.

Ярты көн дәвамында сәхнәдән дәртле җыр-моңнар агылды.Үзешчәннәр үзләренең җырга, биюгә сәләтен күрсәтте. Халык бу көнне шулай ук Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовны да шактый алкышлады. Ул дәртле җырларын гына башкарып калмады, урындагы мәдәният йортына баян да бүләк итте.

Әлеге кабатланмас күркәм бәйрәмгә яшьлеген сагынып, сабакташларын, туганнарын күрергә  ашкынып  кайткан күренекле язучы Таһир Таһировның (Ахунҗанов) да күп тапкырлар әсәрләнгәне, сокланганы булды.Нәтиҗәдә, аның “Сәгать“тә очрашырбыз” дигән искиткеч әсәре дөнья күрде.Ә бит әлеге  гүзәл бәйрәм туачак таңнарга кабатланмас бер бизәк, күңелләргә сүнмәс дәрт өсти...

Әмир   Зарипов.

Бишбүләк районы.

Рәсемдә:тантанадан күренеш.

 

Автор фотосы.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>