Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Талау

  Безне шәһәр автобусында аздан гына таламыйча калдылар.

Чырайларын битлекләр белән каплаган өч адәм очып керде дә, пистолетларын болгап, акыра башладылар:

– Малыгызмы, җаныгызмы? Чыгарып салыгыз акчаларыгызны!

Ә кондуктор боларга тыныч кына җавап бирә:

– Башта билет алыгыз, аннан соң үз эшләрегез белән шөгыльләнерсез, – ди.

 

Безнең, ягъни пассажирларның да бик исе китмәде:

– Бераз соңарак калгансыз шул бәгырькәйләр, – дибез боларга. – Безнең талатырлык әйберебез юк. Безне сезгә хәтле сөекле хөкүмәтебез талады инде. Тиенебез дә калмады.

Шунда бер бабай торып басты:

– Ә миндә, – ди, – акча бар. Мин кичә генә май ае өчен пенсия алдым. Ләкин мин хезмәт ветераны. Миңа 50 процент ташлама ясалырга тиеш.

Халык көлешә башлады.

– Талаганда беркемгә дә ташлама ясалмый, бабай! –дип кычкыралар.

– Ничек инде ясалмый! – дип чәбәләнә бабай. – Мин кырык ел зыянлы цехта эшләп сәламәтлегемне какшаттым.

– Бу нинди хәл инде, җәмәгать! – дип чәрелдәп җибәрде арткы рәттә җәелеп утырган бер юан хатын. – Талыйлар да талыйлар! Ичмасам көчләсеннәр иде.Ә сез, егетләр, битлекләрегезне салып сөйләшегез. Әзерәк культуралы булырга кирәк. Аннан ул иске оеклар аркылы үзегезгә дә суларга җайсыз.

Юан хатынның сүзләрен аның янәшәсендә утырган ахирәте дә җөпләде:

– Милициядән курыкмагыз! Сурәтләрегез белән бармак эзләрегезне китереп бирсәк тә алар сезне эзләмәячәк. Аларның вакытлары юк.

Бандитлар битлекләрен салдылар да тирләгән маңгайларын сөртәләр. Карап торышка сөйкемле генә егетләр икән үзләре.

– Ташлагыз ул уенчык пистолетларыгызны, кеше көлдермәгез, – дип киңәш бирде икенче бер пассажир.

– Ә сез каян белдегез? – диде гаҗәпләнеп, бандитларның берсе.

– Соң... чын пистолет алырга акчасы җиткән кеше шәһәр автобусын таламый бит инде

Егетләр бөтенләй коелып төштеләр. Аларга хәтта кемнәрдер урын да бирде.

Шул ук минутта кондуктор да килеп басты:

– Я, яхшылык белән билет аласызмы, юкмы?

– Безнең акчабыз юк шул, – диделәр егетләр, котлары алынып.

Кыскасы, без боларга билетлык акча җыеп бирдек. Авыр минутларында яхшы кешеләргә ничек ярдәм итмисең инде.

 

П. Румянцев.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>