Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Бөекләр тормышыннан

 

                  Бөекләр тормышыннан

 

                  Билет алып качарсың

Беренче пәрдә тәмамланганчы чак түзгән Хемингуэй күңелсез спектакльдән өенә кайтып китмәкче була.

– Алай килешмәс, чакыру билетлары белән кердек ич, – дип туктаталар аны дуслары.

– Шулай дисезме? Алайса кассалары кайда соң? Билетлар сатып алыйк та, тыныч күңел белән таярбыз.

 

 

Кыйммәткә төшкән дуслык

Фельдмаршал дәрәҗәсенә күтәрелгән Григорий Потемкин 1784 елда бер үк вакытта Хәрби коллегия президенты, Кырымның генерал-губернаторы һәм Кара диңгез флотының баш командующие итеп билгеләнә. 1787-1791 еллардагы рус-төрек сугышында А.В.Суворовка аның кул астында сугышырга туры килә. Ул Суворовның булдыклылыгыннан көнләшсә дә, аның уңышларын югары бәяли, аның белән дустанә аралашырга тели. Суворов патша сөеклесенең мондый мөнәсәбәтен кабул итеп бетермәсә дә, беркөнне аны аш мәҗлесенә чакыра. Ул Потемкинның бөтен якыннары белән киләсен белеп, кенәз метрдотеле Матонэны чакыра да, бәясеннән тормыйча, бик яхшы сый әзерләргә куша, ә үзенә пешекчесе Мишкадан итсез кәбестә ашы һәм ботка пешертә. Табынның муллыгы хәтта Потемкинны да шаккатыра. Тик Суворов кына, авырып торам дип, берни ашамый. Иртәгесен мең сумнан арткан түләү кәгазе китерәләр. Суворов: “Мин берни дә ашамадым”, – дип яза да, хисап кәгазен Потемкинга җибәрә. “Кыйбатка төште миңа Суворов”, – ди Потемкин, көлеп, әмма акчаны шунда ук түли.

 

Тозлы кәбестә тансыклаган

Әби патшаның сөеклесе Григорий Потемкин бервакыт Сарай нигъмәтләреннән шулкадәр туя, аны биредә бер ризык та кызыктырмый башлый. Ә гап-гади әче торма, куас, әчетеп тозлаган кәбестә һәм арыш ипие аның гел аппетитын кузгата.

Бер шәһәргә Потемкинның киләсе билгеле була. Кешеләр бер эш буенча үтенеч язуы тапшыру өчен аны көтәләр. Ләкин Потемкин изрәп киткән, бу шәһәрдә тукталмаска, үзен борчымаска кушкан икән. Әмма аны озатып баручы генерал эшне көйләргә ризалаша. Ул галиҗәнапнең уянганын көтеп тора да, аның: “Без кайда?” – дип соравына җавап биргәч, әйтеп куя:

– Һәй, мондагы тозлы кәбестә, кыяр белән ипи!

Потемкин бик тиз җанлана:

– Кайда, туганкай, китерт тизрәк!

Кенәзнең җаны теләгән ризыклар тиз генә китерелә. Галиҗәнап кәефе күтәрелерлек итеп ашый да, шәһәр кешеләренең үтенечен тыңлап, аларны канәгатьләндерә.

 

Артыгын тырышкан

Александр Дюма Грузиядә сәяхәт иткәндә Тифлиснең бер китап кибете хуҗасы, кунакны куандырырга теләп, бөтен шүрлекләрен аның романнары белән тутыра.

– Бүтән язучыларның китаплары кайда соң? – дип гаҗәпләнә Дюма.

– Аларын сатып алып бетерделәр шул, – дип җавап бирә каушап калган китап сәүдәгәре.

 

Кемгә чәчәге, кемгә чәнечкесе

Инглиз шагыйре Джон Мильтонның хатыны бик чибәр, әммә үтә дә холыксыз була. Шагыйрь сукыраеп урын өстенә калгач, бу холыксызлык үзен тагын да ныграк сиздерә. Аның иҗатына баш иючеләрдән берәү, шагыйрьнең кәефен күтәрергә тырышып булса кирәк, беркөнне аңа болай ди:

– Сэр, сезнең хатыныгыз роза гөле күк көннән-көн чәчәк ата.

– Чәчәген күрмим шул, – ди Мильтон. – Миңа чәнечкеләре генә эләгә.

 

Берсе дә җитмәгәнме?

Потемкин юл йөргәндә шәһәр башлыклары аны патшадай хөрмәтләп, чаңнар кагып һәм туплардан атып каршы алырга тиеш булалар. Менә кенәз Рузд шәһәреннән узып бара, ә анда бернинди тантана сизелми.

– Ник туплардан атмыйсыз? – дип ачуланып сорый ул шәһәр башлыгыннан.

– Моның мең сәбәбе бар, галиҗәнап, – дип җавап бирә башлык. – Беренче сәбәп – тубыбыз юк, икенчесе – дары юк, өченчесе...

Ләкин Потемкин шәһәр башлыгының меңгә кадәр санаганын көтеп тормый:

– Соң, бу сәбәпләрнең беренчесе генә дә җитмәгәнмени инде? – дип көлеп җибәрә һәм, каретасына утырып, юлын дәвам итә.

 

 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>