Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Кояшлы Үзбәкстан

Үзәк Азиянең төп дәүләте Үзбәкстан Советлар Союзы таркалгач демократик сәясәтне сайлый һәм уңышлы реформалар үткәрә башлый. Үтә авыр икътисади шартларда көрчектән чыгу гына түгел, үзенең яңа курсын алуга, үз территорияләрен саклап калуга ирешә. Хәзер ул Казахстан белән беррәттән, аягында ныклы басып торучы дәүләт. Бай мираслы илдә үз гореф-гадәтләрен саклаучы талантлы, яхшы күңелле һәм юмарт кешеләр яши.

Тулысынча:Кояшлы Үзбәкстан

Ерак Көнчыгыш энҗесе

Сахалин — ярларын Охот һәм Япон диңгезләре юган Русиянең бердәнбер, әмма иң зур һәм иң бай утравы. Озынлыгы –  900 чакрым, киңлеге 160 км. тәшкил иткән утрау гадәти булмаган тау рельефына ия. Тау сыртлары арасында урнашкан, утрауның дүрттән бер өлешен тәшкил иткән тигезлекләр аша, зур елгалар ага, таза сулы көмеш күлләр җәйрәп ята. Матур елга-күлләргә бай утрауда Тымь һәм Поронай (иң зур елгалары) кардай аккошлар йөзгән Буссе, Вавайское, Тунайча һәм Изменчивое күлләре иң зурларыннан санала.

Тулысынча:Ерак  Көнчыгыш энҗесе

Чукотка

Чукотка—төрле уйдырмалар тулы гаҗәеп матур һәм серле як. Нишләптер без аны зур булмаган җир кисәге дип кенә уйлыйбыз һәм, шулай уйлап, тирән ялгышабыз да. Асылда ул иге-чиге булмаган җир. Аның безнең яклардан искиткеч ераклыкта урнашуы да шундый уйдармалар тууына сәбәпче, күрәсең. Без шулай ук Чукотка мәңгелек салкын кар яткан як дип уйлап та ялгышабыз. Аның алтын комлы җылы диңгез ярлары булмаса да, кеше аягы басмаган соклангыч табигате, борынгы традицияләрне саклап яшәүче эчкерсез халкы үзенә тартып тора.

Тулысынча:    Чукотка

Рәхәт булса да чит җир, сагындыра туган ил...

Ерак чит илләргә самолетта гына очып барып, көннәр буена диңгездә кызыну, “шведский өстәл”дә корсагың шыплап тулганчы ашап, кыскасы, барсына өлгереп, бер атна эчендә йортыңа әйләнеп кайту белән беркемне аптырата алмыйсың бүген. Тик чит ил паспортыңны алдан әзерләргә онытма да, кесәңдә акча гына булсын...

 Гаилә белән Кара диңгез буенда Геленджик, Новороссийск, Анапа пляжларында ял итеп кайткан бар иде барлыкка. Быел җәйге ялда әллә әзер юллама белән берәр чит илгә юлланыргамы дип тә уйлап йөрдек. Тик... машина белән еракларга үзаллы сәяхәт итүнең тәмен бер белеп алган кешегә кайдадыр бер ноктага барып, максатсыз атна-ун көн буена шул бер диңгезгә карап, кыл да кыймылдатмый яту кызык түгел икән шул инде. Төрле җирләрдә булып, анда яшәгән кешеләр белән якыннан аралашу, табигатьнең илаһи, сабыйдай саф урыннарын үз күзләрең белән якыннан күрү, сәяхәт вакытында якыннарың белән рәхәтләнеп сөйләшеп-серләшеп, күргәннәрең турында фикерләшеп бару, җаның теләгән көйләрне тыңлау – болар барсы да җанга рәхәтлек, онытылмас мизгелләр бүләк итә, хәтта үтелгән меңнәрчә чакрым аралар да сизелми кала, юлда күргән-татыган хисләр бар аруларны оныттыра.

Тулысынча:Рәхәт булса да чит җир, сагындыра туган ил...

Елена Фатыхова

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>