Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Җир шарында без күп һәм төрлебез

Хөрмәтле әбүнәчеләребез! Без “Илләр буйлап” сәхифәсендә дистә елга якын инде сезне төрле илләр, аларда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырып бардык. Кызыклы сәяхәтләрне киләчәктә дәвам итәчәкбез. Шуңа да киләсе ел өчен “Өмет”кә язылырга онытмагыз. Бүгенге санда исә дөнья илләре буенча кызыклы гомум мәгълүматларга тукталырга булдык. Бергәләшеп мәктәптә укыган елларга кайтып, география дәресләрен дә искә төшереп алыйк әле.

Тулысынча:Җир шарында без күп  һәм төрлебез

Үзебезнең Кырым

Быел җәй анда 3 миллионнан артык кеше ял иткән.

 

Кырымда Совет чорында бөтенсоюз курортлар урнашкан. Барьяклап та Кара диңгез дулкыннары белән юылган ярымутрау бүген дә җәйге яллар өчен иң яхшы урыннарның берсе булып кала. 

Сорау:  Быел без дә Анапада ял иттек.  Кырымга ара якын калса да, анда барырга уйламаганыбызга кайчак үкенеп тә куям. Быел Кырымда ял иткән якташлар булдымы икән һәм аларның анда алган тәэссоратлары нинди?  Шушы хакта “Өмет” битләрендә укыйсы килә.  Киләсе елга, бәлки, без дә Кырымга юл тотарбыз дигән өмет бар.

Рәмилә ГАЛИМОВА.

Бакалы районы.    

Тулысынча:Үзебезнең Кырым    

Казахстан

Казахстан—СССРдан иң соңгы чиратта аерылган дәүләт. Бүген исә аны, ут күршеләре Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан белән чагыштырганда, иң имин һәм заман белән бергә атлаучы дәүләт дип атап була. Республика СССР вакытыннан калган иң яхшы мирасларны: сәнәгать индустриясе, кадрлар, совет мәктәбен саклап калу һәм башка миллләтләргә карата толерант булу нәтиҗәсендә бүгенге иминлегенә иреште.

Тулысынча:Казахстан

Кыргызстан

Азиянең төньяк-көнчыгышы өлешендә урнашкан планетабызның гүзәл почмакларының берсеннән саналган бу серле илнең 93 процент җирен таулар биләп тора. Түбәсе болытларга тигән илнең ут күршеләре – Казахстан, Кытай, Үзбәкстан һәм Таҗикстан. Нәкъ менә шушы ил территориясендә дөньяның иң биек нокталары Һималай һәм Памирдан соң Җиңү, Ленин, Хан-Тәңре урнашкан. “Әнелчәк” бозлыгы исә дөнья ядкаре булып санала.

    Кыргызстан тау күлләре һәм шарлавыклар, җимешле-чикләвекле урманнары, яшел болыннары һәм бозлыклары белән дан тота. “Ыссык күл” (Эссе күл мәгънәсендә) –  бу төбәкнең чын энҗесе. Кышкы ачы суыкларда да туңмаган бу күлдә аккошлар кышлый. Мәгълүм булуынча, табигый-климат шартлары буенча санитар-бальнеологик һәм курорт зонасы булып саналган Ыссык күле сезонга миллионга кадәр ял итүчене кабул итә. Кыргызстаннан диңгезгә чыгу юллары юк. Аны дөньяның башка почмакларыннан күкне терәп торган таулар аерып тора сыман. Ә инде Кыргызстанда яңгыр ява башласа, яңгыр болытларын таулар тиз генә җибәрми.

Тулысынча:Кыргызстан

Һиндстан – Азия энҗесе

 Саумы, Һиндстан! Нәмәстэ,Һиндстан!

Узган ел җәй Уфада бер төркем Һинд студентлары белән танышкан идем. Безнең республикага алар “Айсик” дигән халыкара студентлар оешмасыннан стажировка үтәргә, җәйге ял лагерьларындагы балаларга инглиз телен өйрәтергә  килгәннәр иде. “Айсик” оешмасы 1946 елда Италиядә барлыкка килгән. Бөтендөнья студентларын үзара аралаштыру, дуслаштыру, тәҗрибә туплау, яшьләрдә лидерлык сыйфатлары тәрбияләү аның максаты. Без алар белән Уфада узган халыклар мәдәнияте фестивалендә таныштык. Урысча белмиләр, озатып йөрүче (бадди) булырга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Инглизчә ярыйсы беләм, тере аралашу телне тагы да шомартачак дип тә уйладым.

Тулысынча:Һиндстан – Азия энҗесе 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>