Кояшлы Үзбәкстан

Үзәк Азиянең төп дәүләте Үзбәкстан Советлар Союзы таркалгач демократик сәясәтне сайлый һәм уңышлы реформалар үткәрә башлый. Үтә авыр икътисади шартларда көрчектән чыгу гына түгел, үзенең яңа курсын алуга, үз территорияләрен саклап калуга ирешә. Хәзер ул Казахстан белән беррәттән, аягында ныклы басып торучы дәүләт. Бай мираслы илдә үз гореф-гадәтләрен саклаучы талантлы, яхшы күңелле һәм юмарт кешеләр яши.


Илнең бүгенге икътисады күптармаклы территориаль-җитештерү комплексыннан тора. Аның нигезен газ сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, мамык тазарту, туку, консерва җитештерү тәшкил итә. Үзбәкстанның төп байлыгы—мамык.  Икътисадтагы әһәмияте белән ул әйдәүче урыннарның берсен били.  Ул икмәк, металл, нефть белән бер рәттә тора. Шуңа аны халыклар борын-борыннан “ак алтын” дип атый. Һәм тиктомалга түгел—кешеләргә эш һәм яшәү чыганагын нәкъ менә ул бирә. Үзбәкстан ефәк җитештерү буенча дөньяда өченче урында тора һәм анда җитештерелгән атлас тукымалар күп ил модельерларын иҗатка дәртләндерүдән туктамый. Сары алтын запаслары буенча исә ул дөньяда дүртенче урында тора һәм аны табуны даими арттыра. Табигый газга бай булу да— төп өстенлеге. Газ ил икътисадына зур акчалар салырга булыша. Үзбәкстан үзенең байлыклары белән лаеклы файдалана белә. Ул елдан-ел чит ил инвесторларын күбрәк җәлеп итә. Бүгенге көннәрдә үзенең икътисади экспансиясен үткәргән Кытай аның территориясе аша газ ташу турында килешү төзегән. АКШ сыман Русия дә төбәктә яңа “уенчы” пәйда булуын көнләшеп күзәтә. Димәк, Үзбәкстанның сәяси һәм икътисади маневрлар өчен зур мөмкинлекләре бар. 

Көзгедәй шома юллар 

Алар теләсә кайсы илнең чәчәк атуына булышлык итә. Үзбәкстан хөкүмәте транспорт инфра-структурасын үстерү, юл төзелеше һәм аны яңартуга акчаны елдан-ел күбрәк бүлә. Яңа автомобиль юллары бәйсезлек елларында ныклап төзелә башлаганлыктан хәзер күп шәһәрләрдә тигез һәм киң юллар салынган. Илдә һәр елны 270 километр сыйфатлы юл төзелә. Автомобиль юллары халыкара стандартларга туры килә, бу хәрәкәт иминлеген арттыра. Яңа юллар шәһәрләр эченнән түгел, ә аны урап  салына. Бу кала кешеләре тормышын җиңелләштерә һәм экологиягә йөкне киметә. Үзбәк белгечләре яңа юллар биш елдан соң үз хакларын каплаячак дип исәпләп чыгарган. Урындагы әһәмияткә ия булган юл читләрен җимеш агачлары, чәчәк клумбалары ямьли. Бу өстәмә эш урыннарын барлыкка китерүгә дә булыша. Юл төзегәндә инфраструктура: заправкалар, медицина пунктлары, машина парковкалау мәйданнары, кунакханә-кафелар төзергә дә онытмыйлар. 

Гүзәллекләре әсир итә...

Ил территориясендә 4 меңнән артык тарихи объект урнашкан. Аларның барысы да ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирасына кертелгән. Калалары безгә ислам тәгълиматы һәм мәдәнияте бишекләре буларак та яхшы таныш. Сәмарканд, Бохара һ.б. калалар Көнчыгыш гүзәллекләрен сөючеләрне магнит сыман үзенә тарта. Әйткәндәй, Үзбәкстан 2015 елда перспективалы туристик маршрутлы 20 ил исемлегенә кертелгән.

Караком энҗесе –Хива. Зәңгәр күк астандагы кала-музей үзенең Ичан-Кала һәм Дишан-Кала ныгытмалары, Хуҗа Ислам урта гасыр манаралары, Мәхмүд Пәһлеван  һәм Сәит Гәләветдин мавзолее, традицион бизәкле данлыклы агач колонналы Җомга мәчете белән ничәмә гасырлар үтсә дә сокландырудан туктамый.

Бохара. Унынчы гасырда ук гөрләп чәчәк атып утырган бу кала Урта Азиянең иң изге шәһәре. Аңа ислам архитектура мәктәбенең кабатланмас бизәкләре хас. 

Әкияти гүзәл кала Сәмарканд — Көнчыгышның Парижы. Нәкъ шушы калада урта гасырның  чын архитектура әсәрләре — Регистан ансамбле, Биби ханым мәчете, әмир Тимур мавзолее, Шах Зинда комплексы урнашкан. 

2200 яшьлек Ташкент—Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтырчы мегаполис. Башкала бүген дә актив төзелә, бер-бер артлы мәдәният, мәгариф, медицина, сәнәгать объектлары, халыкара стандартларга ярашлы кунакханәләр калка. Тарихи ядкарьләрне яңартуга аерым зур игътибар бүленә. Ташкент—Урта Азиядә  метрога ия булган бердәнбер кала. Аның станцияләре сәнгать әсәрләре белән бизәлгәнлектән дөньяда иң матурларының берсе булып санала. Каланың иске өлешенә барсаң, үзеңне борынгылыкка килеп кергән төсле тоясың. Үзбәкстан базарлары гомер бакый юллар киселешендә төзелгән һәм алар искиткеч җанлы һәм күз явын алырлык бай. 

Су кыйммәте

Үзбәкстан климаты җир эшкәртү белән шөгыльләнү өчен катлаулыклар тудыра. Су ил территориясе буенча тигез бүленмәгән. Шуңа да үзбәкләр табигать бүләк иткәнне генә файдаланып яшәргә күнекмәгән: алар каналлар ера, ясалма күлләр ясый. 

Илнең 5 % чамасы мәйданында гына елга-күлләр бар. Суның дүрттән бер өлеше җир астыннан чыкса, калганы Тянь-Шань һәм Памир-Алая тауларындагы бозлыклардан агып төшә. Җәй эсселәрендә ул тау башларында бозлар эри һәм елгалары су белән тула башлый. Тау итәкләреннән каналлар ерып таудан агып төшкән су белән басуларын сугаралар. Кайчандыр илдә Арал диңгезе булган. Әмма кешеләр ахмакланып аның суларын басу сугарырга алып, гүзәл диңгезне корытканнар. Зарафшан елгасы да кешеләр басуларны сугару өчен алганлыктан суларын Аму-Дарьяга илтеп коя алмый. Әлбәттә, су булмаса бу җир җансыз чүлләрдән генә торыр иде. 

Традицияләре һәм йолалары

Төп дәүләт бәйрәме — Бәйсезлек көне—1 сентябрьдә тантаналы билгеләнә. Әлбәттә, дини бәйрәмнәрне  аеруча зурлап билгелиләр. 21 мартта билгеләнүче традицион бәйрәм Нәүрүзгә алдан әзерләнә башлыйлар. Һәр мәхәлләдә хашарлар (безнең кызыл шимбәләр төсле) оештырылып, кала һәм авыларны җыйнакландыруга тотыналар. Бакча һәм паркларда күп итеп  үсентеләр утыртыла. Күңел ачу чаралары  21 мартта башлана. Һәр мәхәлләдә бәйрәм табыннары әзерләнә: казанда гәрәбәдәй пылау пешә, табада сумса чыжылдый, хуш исле шулпа пешә, тирә-якта җыр-моң яңгырый. Нәүрүзнең тагын да бер төп сые –сумалак яки шыткан бодайдан пешерелгән ботка. Ул һәр табында булырга тиеш. аны пешерү йоласында хатын-кызлар гына катнаша. Алар берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра Нәүрүз турында җырлар җырлый-җырлый шыткан бодайны зур казанда болгата-болгата пешерәләр. Ул алар тырышлыгы белән тәүлек буена пешә-пешә сузылмалы куе массага әверелә. Болгатканда казан эчендә яңгыравыклы авазлар ишетелә. Ул сумалак пешерә башлаганчы яхшы итеп юылып казан төбенә салып калдырылган вак ташлар яисә чикләвек. Казан төбе көймәсен өчен шулай эшләнә. Сумалак ашаганда өлешеңә таш яки чикләвек чыкса, зур шатлык, димәк, ел уңышлы булачак! 

Бузкашы— яраткан уеннары.  Чабышкы атларны йөгәнләгән ир-егетләр чабып барган уңайга бер-берсеннән бәрәнне тартып алырга тырыша. Уенга алдан һәм план корып әзерләнәләр. Биредә атны дөрес сайлау мөһим—ат кыска буйлы, чыдам һәм җитез булырга тиеш. Ни өчен кыска буйлы ат? Чөнки уен барышында бәрән еш кына уенчы кулыннан төшеп китә һәм аны ат чапкан уңайга җирдән иелеп алырга кирәк. Өс киемен дә шулай алдан уйлыйлар.  Купкарлар яки уенчылар гадәттә өсләренә сырган халат һәм сырган ыштан кия. Чөнки уен барышында уенчылар бер-берсенә камчы белән сугалар, ә уен кагыйдәләре аны рөхсәт итә. 

Мәхәллә — бер-берсенә ярдәм итеп яшәүдән тыш, үзбәк халкының мәдәнияте һәм традицияләрен саклаучы да.  Ул шулай ук тәрбия функцияләрен башкара. Мәхәллә балалары олыларны хөрмәтләргә өйрәнеп үсә. 

Люлиләр 

Аларның килеп чыгу тарихы кызыклы. Борынгы риваятьләренә ярашлы,  ярлы ир һәм хатынның Лю исемле уллары һәм Ли исемле кызлары була. Алар балалары кечкенә чагында эзәрлекләүдән качкан чакта балаларын югалталар. Ятим калган агалы-сеңелле төрле юл белән китеп әти-әниләрен эзләп табарга карар итәләр. Берничә еллардан соң җиткән егет һәм кыз булып очрашкач, бер-берсен танымыйлар. Алар бер-берсенә гашыйк булалар һәм өйләнешәләр. Хакыйкать ачылгач мулла люлиләр нәселен каргый. Таҗикстан һәм Үзбәкстанда яшәүче чегәннәр әле дә үзләрен люли дип атый. “Люли” фарсы телендә җыр һәм бию белән шөгыльләнүчеләр дип тәрҗемә ителә. Ничәмә гасырлар буена теләнүне төп кәсепләре иткән люлиләр бүген дә борынгы кануннарына тугрылык саклап яшиләр һәм серле арго телендә сөйләшәләр. Галимнәр алар Һиндстанның индуслар кастасыннан чыккан дип исәпли. 1989 елда алынган җанисәп Урта Азиядә 25 меңгә якын люли яшәвен ачыклаган. Әмма алар ким дигәндә ике тапкырга күбрәк булырга тиеш. Аларның төгәл санын Ходай гына белә, люлиләрнең документлары юк ич...

Парларны кавыштыру

Ата һәм ана улларына кәләш сайлауга зур җаваплылык белән әзерләнә. Булачак кәләшнең нәсел-нәсәбен белешкәннән соң, кызның ата-анасы белән танышалар. Аннан соң кыз ярәшү яки туй фатихасы була. Ул көнне кәләш йортына мәхәлләнең абруйлы кешеләре җыела. Яучылар килү сәбәбен аңлаткач “нан сындырыш”  йоласы башкарыла. Шуннан соң кәләшнең туганнары кияү туганнары һәм яучыга—дастархан тутырып күчтәнәчләр (күмәч, тәм-томнар) тапшыралар. Ярәшүдән соң туйга әзерлек башлана. Туй алдыннан кызлар аулак өй үткәрә. Ул көнне кияү ягы кыз йортында сыйлар җибәрә, музыкантлар чакырыла. Кич буе әхирәтләре кызны туй алдыннан тынычландыру өчен кәефен күрергә тырышалар. Кызлар кулларын хна белән бизәүдә һәм кашларына сөрмә тартуда ярыша.  Кәләшне юындырап чәчен кырык толымга үрәләр. Ургутта мәсәлән, чәчне үрү өчен муллыкта яшәгән, балалар тәрбияләгән,  ыруында хөрмәт казанган хатын-кызны яллыйлар. Ул “ойга карич, ерга курок” дигән сүзләр белән 40 толым үрә.  

Туй бар йолалар сакланып бик тантаналы үтә. Әлбәттә, ул пылаудан башлана. Кәләш йорты өчен пылау кияү йортында әзерләнә. Башта мулла никах укый, аннан яшьләр ЗАГСка юл ала.  Кияү йортына төшкәндә яңа урында тазалык һәм байлык көтсен дип киленнең аяк астына бәрән тиресе салына, мул тормышта яшәсеннәр дип дөге кәнфит, акча сибәләр. Килен кияү йортына аяк басу белән күңелле һәм дәртле туй башлана.  Ким дигәндә ике йөз кеше табынга җыела. Туйдан соң кәләш сату йоласы үтәлгәч, яшьләр бергә кала.  

Табын артында 

 “Кунакчыллык батырлык кылудан мактаулырак” диелә аларның гасырлар төпкеленнән килгән борынгы мәкальләрендә. Болар буш сүзләр генә түгел. Кунакны кабул итмәү, аны табынга утыртып сыйламау гаиләгә генә түгел, бөтен нәселгә хурлыклы дип саналган.  Син үзбәксең икән, хәтта дошманыңны да кунакка чакырырга тиешсең.  Иң яраткан ризыклары, әлбәттә, пылау. Чын пылауны алар гына пешерә белә. Чын үзбәк кенә пылауга нинди кишер, нинди дөге, тәмләткеч сатып алырга киңәш бирә ала. Дөньяга килүчене дә,  дөньядан китүчене дә пылау белән каршы алалар һәм озаталар. Кыскасы, пылау—һәр табын түрендә. Алар бар да бер төрледер дисезме? һич алай түгел. Пылауның  60тан артык төре бар һәм һәр рецепт үзенчәлекле һәм кабатланмас! Чын үзбәк күзләрен йомып та Бозра, Ташкент, Үзгән, Кашкадарья, Ферганә, Хорезм яки Сәмарканд пылавын ашыймы—шунда ук аерып әйтеп бирәчәк. 

Иң затлысы туй пылавы! Көндәлеккә гади пылау пешерәләр. Алар аны карабодай, бодай ярмасын, маш, хәтта тукмачтан да пешерә беләләр. Ә менә телеңне йотарлык үзбәк сумсаларын үз гомерендә бер генә тапкыр булса да тәмләп карамаган кеше күпне югалта, диләр. 

Пылаудан соң чәй церемониясе аерым урын били. Гадәттә чәйне кәсәләргә тутырып салмыйлар. Кунак хөрмәтлерәк булган саен, чәй дә  азрак салына. Чәйне кабат-кабат өстәп ясар өчен махсус шулай итәләр. Икенче сере исә—касәгә кайнар чәй тутырып салсаң, хөрмәтле кунакның пешеп куюы  бар.  Үзбәкләр агач ышыгында тормыш фәлсәфәсе турында озын-озак гапьләр кора-кора чәй эчәргә гадәтләнгәннәр.

Резеда КАДИКОВА.