Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Чукотка

Чукотка—төрле уйдырмалар тулы гаҗәеп матур һәм серле як. Нишләптер без аны зур булмаган җир кисәге дип кенә уйлыйбыз һәм, шулай уйлап, тирән ялгышабыз да. Асылда ул иге-чиге булмаган җир. Аның безнең яклардан искиткеч ераклыкта урнашуы да шундый уйдармалар тууына сәбәпче, күрәсең. Без шулай ук Чукотка мәңгелек салкын кар яткан як дип уйлап та ялгышабыз. Аның алтын комлы җылы диңгез ярлары булмаса да, кеше аягы басмаган соклангыч табигате, борынгы традицияләрне саклап яшәүче эчкерсез халкы үзенә тартып тора.

 

Ярларын Төньяк Боз һәм Тын океанннары юган Чукотка Евразия белән Америка арасында ята. Русиянең башка бер төбәге дә ике океан һәм берьюлы өч диңгез ярында урнашмаган. Төньяк Боз һәм Тын океан диңгезләрен бер-берсенә Беринг култыгы тоташтыра. Шушы култыкның нәкъ уртасыннан Русия һәм АКШның дәүләт диңгез чиге үтә. Диомид утраулары төркеменә керүче Ратман утравында метеостанция һәм илебезнең иң көнчыгыш чиге урнашкан. Аның артында, шушы ук утраулар төркемендә, Крузенштерн утравы ята. Бу утрау—АКШныкы. Ратманов һәм Крузенштерн утраулары бер-берсеннән нибары 2 миль (1миль=1,62км.) киңлегендәге тар гына тасма белән аерыла. Ул тасма илләр һәм кыйтгаларны гына аерып калмый, Ходай бирмеш туачак көн дә әнә шул урыннан алып исәпләнелә. Вакыт көнчыгыштан көнбатышка таба исәпләнелеп, утраулар арасыннан көн исәбе алмашыну линиясе үтә. Ратманов утравында яңа көн туганда, Крузенштерн утравында кичәге көн бетмәгән була әле. Чукотка автоном округы бер үк вакытта Көнчыгыш һәм Көнбатыш ярымшарларында утыра. Шулай итеп Чукотка “тәрәзәләре” Азиягә дә, Америкага да карый. Чукоткага кайсы яктан карасаң да—Котып чиге. Шул ук вакытта ул дөнья сәясәте дарьясының нәкъ уртасында урнашкан кебек. Аңа Мәскәүгә караганда Япония якынрак. Америка исә кул сузымы арасында гына ята. Әгәр кояшлы көнне Русиянең иң биек ноктасы Дежнев борыныннан көнчыгышка карасаң, Беринг култыгының теге ягыннан принц Уэльский борыны ярларын күрергә була. Бусы башка материк—Төньяк Америка. Чукоткада эскимос халкының иң көнбатыш вәкилләре яши. Эскимосларның уртак атамасы юк. Алар үзләрен “инуит”, “юпигыт” яки “юит” яки “чын кешеләр” дип атый. Күчмә болан асраучылар “чаучу” яки “чавучу”лардан Чукотка атамасы килеп чыккан диләр. Чукоткада төп 7 кабилә яши һәм андагы кебек халык төрлелеге Төньякта башкача юк. 1990 елдан 2014 елга Чукоткада яшәүче халык өч тапкырга диярлек кими: 164 меңнән 51меңгә калалар. Дөньяның башка бер халкына хас булмаганча эскимослар Арктика диңгезе һәм поляр кар чүле белән бер тереклек, бер җан булып яшиләр. Алар—диңгез сунарчылары. Диңгез аларны туендыра да, киендерә дә, тораклы да, ягулыклы да, транспортлы да итә. Поляр халыкның безнең өчен гел бер төсле тоелган тундра һәм тауларда һич адашмый йөрүләре тирән хөрмәт хисләре уята. Алар ниндидер эчке сиземләү белән тирә-яктагы вакыйгаларны һәм вакытны беләләр, алдан сүз куешмыйча билгеле вакытта бер урынга җыелалар. Көчле буранда калган кабиләдәшләрен эзләп табалар, кош һәм хайваннарның кылыкларын яхшы аңлыйлар. Күчмә тормышта яшәүчеләренең түземлелеге шаккатмалы. Аларның бөтен гомере боланнар белән бергә урманлы һәм урмансыз тундра киңлекләрендә үтә. Санаулы көннәрдән генә торган җәй мәлендә алар диңгез ярларына яки тауларга юнәлә. Тундраның йөрәге – болан Чукчалар өчен болан—яшәү һәм шатлык чыганагы . Бүгенге көндә дә болан үрчетү Чукотка авыл хуҗалыгының нигезе булып кала. Боланчыларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре шул җан иясенә бәйле. Төньяк халкына ул каештан алып торакка кадәр тормышта кирәкле бөтен нәрсәне бирә. Болан түшкәсе калдыкларсыз эшкәртелә. Яшь болан тиресеннән дөньядагы иң яхшы замша ясала. Бүген Русия тундрасында дөнья йорт боланнарының — 80 %, кыргый боланнарың 40 % утлап йөри. 1970 елда Чукоткада 587 мең йорт боланы саналса, 1991 елда колхозлар һәм совхозлар таркала башлагач, аларны күпләп сую нәтиҗәсендә нибары 92 мең башка калалар. Шунысы яхшы, хөкүмәт ярдәме белән бүген аларның саны 100 мең баштан күбрәк дип санала. Чукотканың болан көтүе бүген дөньяда иң зурысы булып кала. Ә инде кыргый боланнар саны аерым елларда 300 мең башка җитә. Урыннан-урынга күчеп йөрүче бу малларны сунарчылар ата һәм бу халыкны диетик ит белән тәэмин итәргә булыша. Чукотканың кыйммәтле болан мехы дөньяда зур сорау белән файдалана. Кеш, ак һәм кызыл төлке, поши, росомах, бүре, соры аю, чәшке, ондатр, ас, ак куян—болар ит тә, кыйммәтле җәнлек мехы да, дару чималы да. Кыр тавыгы ресурслары перспективалы дип атала. Тораклары –яранга Мехлы палатка болан һәм морж тиреләре белән ябыла һәм авыр ташлар белән ныгытыла. Яранга эчендә тиредән ясалган кечкенә йокы бүлмәсе бар. Яранга конструкциясе күчмә тормышта яшәүчеләр өчен сүтәргә-җыярга уңайлы итеп ясалган. Яранга үзәгендәге түгәрәк учакта ут яна һәм ул иң изге урын санала. Ут өстендә болан ите һәм балык ыслыйлар. Учакка ягар өчен ягулык булмаган урыннарда яранга кит яки нерпа мае ягып җылытыла һәм яктыртыла. 1950 елларда күчмә халыкларны утрак тормышта яшәргә мәҗбүр итү башлангач, табигатьне файдалану формалары акрынлап сүнә башлый. Күчмә ярангаларда яшәүчеләр йортларга күчкәч, әлбәттә, тормышлары яхшыра. Кызганычка каршы, күчмә халык балалары мәктәп-интернатларда яши башлагач, туган телләрен оныта башлыйлар. Чукотка автоном округында парник-теплица хуҗалыклары бар. Округның үзәк өлешләрендә, аеруча Марково һәм Омолонда бәрәңге, кәбестә, редис үстерелә. Җәйләрен коры күл төбендә печән әзерлиләр, кышын ул боланнар өчен көтүлекләр булып хезмәт итә. Чукотканың аерым хуҗалыкларында суы кипкән күл мәйданы берничә мең гектарга кадәр җитә. Уавынрагтатгыргын— чукчалар туе Тәрҗемәдә “өемә хәләл җефет алып кайту”. Элек, революциягә кадәр елларда, булачак кияү булачак каенатасы гаиләсендә ел буена эшләткәннәр. Янәсе, булачак кияү эш рәте беләме? Аның эш белүе ата-ананың кызларын аңа кәләш итеп бирүенә тәэсир иткән. Ата-ана ризалыгы алынгач туйга әзерлек башланган. Анасы кызына туй киеме тегә, кияүнең ата-анасы хуҗалык кирәк-яраклары хәстәрли, шул исәптән, болан көтүе дә. Әзерлек эшләре төгәлләнгәч, кәләш гаиләсе кияү ярангасына юл ала. Чана җигелгән боланда иң алдан кәләш бара, аңардан бераз калышыбрак—кияү, аңардан соң башкалар. Ярангага килеп җиткәч алар боланнарын тугара, кияү белән кәләш нарталарын яранганың ике ягына урнаштыралар. Аларга чакматаш һәм гаилә учагын саклаучы бөти бәйләме салына. Аннан соң корбан боланы чалына. Кәләш кояш баеган якка карап: “Мачынан нымэльэв ымыльо нытваркынат!” (Бөтен кеше яхшы яшәсен! Сәламәт булсыннар!) ди. Шуннан соң корбан канын кияү белән кәләшкә буйыйлар. Бу килен кияү гаиләсе билгесен кабул итә һәм туган учагыннан мәңгегә баш тарта дигәнне аңлата. Арытаба килен болан канын нарталарга буяу һәм сөяк җелеге белән изге предметларны “ашату” йоласын башкаргач, өлкән хатын-кыз кияү белән кәләшне яранга тирәли йөртә. Килен учакка корбан каны сипкәч, иң тантаналы мизгел җитә. Ул бер уч күмер алып, аны учында уып учакка карап: “Минем белән яхшы яшә!” дип кычкыра. Кәләш кияү күлмәгеннән бер бөтине кисеп алып, үзенең күлмәгенә тегә һәм кияүне ярангага алып керә. Милли бәйрәмнәре Чукчалар дөньяның иң кырыс урынында яшәүләренә карамастан җыр-моң, бию яраталар. Аларның фольклоры үтә бай. Мәсәлән, Эргав фольклор бәйрәменә бөтен округның халык ансамбльләре җыела. Бу җыр һәм бию, җитезлек һәм маһирлыкта, кыскасы, бөтен осталыкта ярышу бәйрәме. Аның исеме дә “ярыш рухы” дигәнне аңлата. Апрельдә “Өмет” бәйрәме—җигүле этләрдә ярышлар үтә. “Поть-поть” чәмле авызлары астында җигүле этләр кар өстеннән алга ыргылып чаба. Алда—финиш, каршы алучыларның шатлыклы авызлары һәм тырышлык өчен хуҗадан тәмле сый көтә. Ръилет—ямьле язда җигүле боланнарда ярышу. Ярышта катнашучылар старт алдыннан рухлардан фатиха сорый: учак ягып, анда болан ите кисәкләре һәм бөтиләр ташлыйлар. Ярышларда ирләр белән беррәттән гүзәл затлар да ярыша. Һәркем үз осталыгын күрсәтергә тырыша. Июльдә “Берингия” чуктоэскимос байдаркаларында ярышлар үтә. Диңгез сунарчылары үз көймәләре һәм вельботларында диңгезгә табыш түгел, ә җиңү артынан чыга. Ярда хуҗабикәләр диңгез сый-хөрмәтләре белән каршы ала. Апрельдә үткән Корфест фестивалендә балыкчылар осталыкта көч сынаша. Алар түтәлдән яңа өзеп алган кыяр исен хәтерләткән корюшка (вак балык) тоталар. Чукчалар изге һәм явыз рухларга ышаналар. Аларны “сыйлау” йоласы әле дә сакланган. Иң тәмле ашамлык кисәкләрен һәрвакыт рухларга бирәләр. Ерак юлга чыкканда сунар уңышлы үтсен һәм юл уңсын өчен, рухларның күңелләрен күрергә тырышалар. Китка сунарчылык иткәннән соң үтерелгән җанварның гомерен кире кайтарарга теләп, кит яңадан кешеләргә килсен өчен, аңардан бер кисәк кисеп алып диңгезгә ыргыталар. Чукча тормышыннан берничә факт lАлар күп эшлиләр, аз йоклыйлар, тәүлегенә биш сәгатьтән дә артык түгел һәм бу Чукоткада күп вакыт караңгы булуга карамастан. lУрындагы халыкның йөзе каракучкыл—ул ак тирегә караганда энергияне яхшырак саклый. Алар хис-тойгыларын сиздермәскә тырышалар—көчләрен шулай саклыйлар. lСабыйга ул туган көнне булган вакыйга уңаеннан исем бирелә. l2013 елга кадәр Чукот автоном округы белән олигарх Роман Абрамович җитәкчелек итте. Урындагы халык Абрамович төбәкне саклап калды, аны бөек кеше дип саный. Ул торак пунктларын яңадан төзетә, чиновниклар аппаратын киметә, эшли башлаган беренче елларында ук, чукчалар үз гомерләрендә бер тапкыр да күрмәгәнчә, инвесторлар җәлеп итә. Төбәкнең биш еллык бюджеты күләмендәге бурычын түли, эш хаклары буенча бурычларны бетерә. Бюджеттан тыш акчаларга ярлы балаларын Кара диңгезгә ял итәргә җибәрә, аларны анда чиста киендерәләр, туйганчы ашаталар. Чукчалар Абрамович турында начар сүз ишетә калсалар, шунда ук тел чарлаучының арт сабакларын укытулары мөмкин.

Резеда КАДикова.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>