Рәхәт булса да чит җир, сагындыра туган ил...

Ерак чит илләргә самолетта гына очып барып, көннәр буена диңгездә кызыну, “шведский өстәл”дә корсагың шыплап тулганчы ашап, кыскасы, барсына өлгереп, бер атна эчендә йортыңа әйләнеп кайту белән беркемне аптырата алмыйсың бүген. Тик чит ил паспортыңны алдан әзерләргә онытма да, кесәңдә акча гына булсын...

 Гаилә белән Кара диңгез буенда Геленджик, Новороссийск, Анапа пляжларында ял итеп кайткан бар иде барлыкка. Быел җәйге ялда әллә әзер юллама белән берәр чит илгә юлланыргамы дип тә уйлап йөрдек. Тик... машина белән еракларга үзаллы сәяхәт итүнең тәмен бер белеп алган кешегә кайдадыр бер ноктага барып, максатсыз атна-ун көн буена шул бер диңгезгә карап, кыл да кыймылдатмый яту кызык түгел икән шул инде. Төрле җирләрдә булып, анда яшәгән кешеләр белән якыннан аралашу, табигатьнең илаһи, сабыйдай саф урыннарын үз күзләрең белән якыннан күрү, сәяхәт вакытында якыннарың белән рәхәтләнеп сөйләшеп-серләшеп, күргәннәрең турында фикерләшеп бару, җаның теләгән көйләрне тыңлау – болар барсы да җанга рәхәтлек, онытылмас мизгелләр бүләк итә, хәтта үтелгән меңнәрчә чакрым аралар да сизелми кала, юлда күргән-татыган хисләр бар аруларны оныттыра.

 

Менә шулай итеп без быел да гаиләбез белән җәйге ялның тәүге көнендә үк юлга кузгалдык. Җәй башында дусларыбыз гизеп кайткан, аларны матурлыклары белән әсәрләндергән маршрут буенча юл алдык. Әлбәттә, бу маршрутка үзебез барып күрергә хыялланган башка истәлекле урыннарны да өстәргә онытмадык. Кулда – карта, машинада – навигатор, тагын ни кирәк бүген сәяхәт итүче кешегә?!

Җәй яңгырлы, шактый салкынча килде быел. Июль ае тәмамланганчы эшкә өскә плащ-куртка, аякка түфли киеп йөрергә туры килгәнлектән, ялның беренче көненнән үк күңел җылы якларга, диңгез буена ашкынды. Ләкин... аңа кадәр шактый җирләрдә булу, күп нәрсәләр күрү планлаштырылган иде әле. Бардык, шактый дөнья күрдек, исән-имин йөреп тә кайттык, шөкер. Үзең күрү белән генә түгел, сәяхәттә күргәннәр белән “Өмет” укучыларын да таныштырмасам, мин нинди журналист булам инде дип, ялдан кайту белән кулыма каләм алдым. 

Шулай итеп, дуслар, безгә бергәләп Русиянең атаклы курорт шәһәрләрендә булырга да, сабый чакта тик әкиятләрдә генә укыган Каф таулары башына менәргә дә, аяк басар урын булмаган Джубга пляжларында ничек тә урын табып кызынырга да, Сочи урамнарын кыздырып йөрергә дә, гаять кырыс пограничниклар белән җитди әңгәмә үтеп, чик буен кичәргә һәм данлыклы Гагра һәм Пицунда базарларын күрергә дә, Иосиф Виссарионович Сталинның гүзәл Рицца күле буенда, биек таулар култыгында урнашкан, бик күп илләрнең башлыкларын кабул иткән атаклы дачасын барып күрергә дә, Сухуми шәһәренең киңбилгеле маймыллар питомнигында булырга, шулай ук кайчандыр иң гүзәлләрдән саналган шәһәрнең күңелләргә шом салып утырган җимерек һәм корымга буялып утырган хәрабәләрен күреп уфтанырга да туры киләчәк әле. Әйдәгез, бисмилла әйтеп, бергәләшеп ерак-еракларга сәяхәткә кузгалыйк...

     Уфа-Бугуруслан юллары

Уфадан Самарага кузгалыр алдыннан юллар торышын белештек: узган елда барган ремонт эшләре биредә һаман булса  дәвам итә һәм “бөкеләр” кимү түгел, хәтта арткан да икән әле! “Бөкене” кайсы водитель яратсын, минем иптәш тә, “урау булса да юл яхшы” дип, Самарага Бугуруслан аша барырга булды. Бу юл ураурак, аның урынына, көзге кебек ялтырап тора, җитмәсә күпме яңа җирләр күрергә мөмкинлекләр ачыла!

Бугуруслан шәһәре хакында ишетмәгән кеше бармы икән? Ул Көньяк Уралның иң борынгы шәһәрләреннән берсе исәпләнә. Узган елда шәһәрнең 250 еллыгын бәйрәм иткәннәр. Бугуруслан – Ырынбур нефтенең “бишеге” исәпләнә, 1937 елда нәкъ бу тирәдә беренче нефть ятмасы табылган. Шәһәр бик матур, чиста һәм төзек икән. Менә ерактан ук мәчет манарасы игътибарны үзенә тарта, ерак та түгел, күккә ашып чиркәү күренә. Шәһәрдә шәхси йортлар күп, алар арасында биек коймалар артында яшеренгән зур, затлы йортлар да шактый. 

Ил буйлап сәяхәткә чыгарга туры килсә, гел шуңа игътибар итәм – күп бит безнең илдә менә Бугуруслан кебек төзек, матур, шул ук вакытта гади генә тормыш белән яшәп яткан шәһәрләр. Аларда да кешеләр яши, аларга да бар ил халкын борчыган мәсьәләләр тынгы бирми... Ә дәүләтебез аларның барлыгы хакында кайчак онытып та җибәрә кебек, илдә тик Мәскәү, Питер кебек эре шәһәрләр һәм аларның халкы гына халык диярсең...

Самара тарафларына тиз килеп җиттек, тик шәһәргә кереп тормадык, аны урап уздык һәм данлыклы Волгоградка юл алдык. Юллар торышы Саратов шәһәренә кадәр уртача, тик менә Камышин шәһәре тирәсендә шактый начарлана. Юллар тар, транспорт чамасыз күп, диңгезгә ялга баручылар гына түгел, зур-зур йөк машиналары да бихисап бу тирәдә. Камышинга якынлашуга караңгы да төшә башлады. 

Караңгы дигәннән, без аның Уфада август башында бик соң, кичке ун-унберләрдә генә төшкәненә күнеккәнбез, ә менә җылы якларга якынайган саен ул иртәрәк төшә икән бит! Шулай итеп, Камышинга якынайганда кинәт  караңгылатты да куйды!  Кайдадыр кунып чыгарга кирәк, шуңа да юл буенда гына төзелгән кунакханәләрдән урын белештек, барсы да тулы икән. Нишләргә? 

“Опава” кунакханәсе – шәһәрдә иң зуры, биредә сезне һәрчак ачык йөз белән каршы алачаклар!” дигән рекламага күз төште. Адресы да күрсәтелгән. Трассадан читтә урнашкан Камышин шәһәрен бер итеп “Опава”ны эзләп таптык (навигатор яшәсен!). Чынлап та, элекке Советлар чорында бик зур, күркәм итеп төзелгән кунакханә икән ул. Бина алдында рауза гөлләре бихисап үскән, кичке тынлыкта чәчәкләрнең хуш исе таралган. Сәхрә! Ләкин артык хозурланып торырга юл бик арыткан икән, иркен  генә бүлмәгә урнашып, 

 

коенып алгач, тирән йокыга талганны сизми дә калганбыз.

Иртән уянып, кунакханә эчендәге кафеда тамак ялгап алганнан соң урамга чыктык һәм... кунакханә тупсасыннан ачылган күренештән әсәрләнеп калдык: гүя, алдыбызда диңгез җәйрәп ята?! Ул да булса, “Опава” кунакханәсе Идел елгасы ярында төзелгән икән. Биредәге гүзәллекне бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмастыр! Иделнең чиге-чамасы да күренми, әнә ерак та түгел, аккоштай ак пороход үтеп бара. Ә яр буйлап күз ташласаң, искиткеч матур замок күзгә чалына. Иртәнге сафлыкта зәңгәр сулы Идел ярында аллы-гөлле раузаларның хуш исенә хушланып торганда, ак теплоход һәм ап-ак замокны күрүгә күңел үзен әкияттә кунакта итеп хис итә!

 Шулай итеп Камышин шәһәре дә үзенең әкияти гүзәллеге белән йөрәклардә уелып калды. Диңгезгә юллансагыз, сез дә бу сихри урынны күреп китми калмагыз, дуслар!

Камышин шәһәреннән соң Кара диңгезгә юлланучыларны герой-шәһәр Волгоград көтә. Бу шәһәр хакында ишетмәгән кеше юктыр безнең илдә. “Родина-мать” һәйкәлен китаплардан гына күреп, укып белә идем. Узган ел, вакыт кысанлыкка япсарып, шәһәрне урап узган идек. Быел исә кереп, истәлекле урыннарны күрергә булдык. Сугыш яланында башын салган картәтием дә биредә барган канлы сугышларда хәбәрсез югалган, аның рухы алдында баш ияргә дип, Мамай курган һәйкәленә юл алдык.                                 

 

Волгоград

Беренче чиратта Волгоград – ул Мамай курганы һәм Ватан-ана, шулай ук Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган һәм Сталинград сугышына багышланган башка күп һәйкәлләр шәһәре.

Без Мамай курганына аяк басканда төш җитеп килә иде инде, шуңа да халыкның күплеге артык аптыратмады. Мамай курган Волгоградның төп билгесе һәм шул ук вакытта Ватанны геройларча саклаучыларның батырлыгына баш июнең Мәккәсе булып тора дисәк, һич тә хата булмас. Тарих битләрен искә төшереп узыйк әле: биредә 140 (!) көн дәвамында искиткеч каты сугышлар барган. Тарихчылар әйтүенә караганда, мондый да көчле һәм канкойгыч, катылыгы белән аерылып торган сугышны тарих башкача белми! 

Каты сугышлар тынгач, әлеге тарихи урында, халыкның көчле теләге белән, менә әлеге мемориаль комплекс калкып чыга да инде. Аны эшләүдә СССРның халык рәссамы, скульптор Е.В.Вучетич кул астындагы зур иҗади коллектив хезмәт сала.

Мемориал берничә бүлек-тән, төрле скульптуралардан тора: “Буыннар истәлеге”, Пирамидаль топольләр ал-леясе, “Үлемгәчә каршы торучылар!”, Җимерек-стеналар, Хәрби дан залы һәм композициянең төп монументы – “Ватан-Ана чакыра!” скульптурасы. Хәрби дан залында булу, биек стеналарда каты сугышларда вафат булучыларның исем-нәрен уку (укып бетерер-лекме соң?!), Мәңгелек ут каршында бер минут тын тору, Почетлы каравылның алмашынуын күрү – болар барсы да һәркемнең күңелендә тирән хисләр тудыра, гомерлеккә күңелгә уелып кала. 

 Идел елгасы ярында– “Гаситель” исемле зур янгын катеры – ике сугыш ветераны (Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы) чайкала. Сталинград сугышы көннәрендә катер кичүләрдә эшләгән, хәрбиләргә һәм халыкка корал һәм азык-төлек ташыган, башка судноларда янгын сүндергән, яралыларны эвакуацияләүдә, гаскәрләрне күчерүдә катнашкан. 

Волгоградның тагын да бер истәлекле урыны – “Сталинград көрәше” музее. Ул 1985 елда ачылган. Музейның үзәк һәйкәле, әлбәттә, “Сталинград тирәсендә немец-фашист гаскәрләрен кыйрату” дип аталган художестволы панорама. Әлеге панораманы барып күрми шәһәрдән ни йөрәгең белән китәрсең?

 Панорама фашистларга каршы көрәшүче шәһәрнең берләштерелгән образын күз алдына китерә, сугышчыларның батырлыгын бар тулысы белән ачып бирә. Музей залларында Сталинград сугышының тарихын ачып бирүче 4 меңләп экспонат саклана: наградалар, шәһәрне саклаучыларның һәм данлыклы хәрби начальникларның шәхси әйберләре, төрле сугыш кораллары, мөһим документлар һ.б. Биредә чын хәрби техника:  немецларның без киноларда гына күргән мотоциклларын, хәрби пушкаларны күрергә мөмкин. Стеналарда хәрби алышларны тулы күләмдә күрсәткән картиналарга карап йөрәкләр өшеп китә: менә кышкы чатлама салкында Сталинград  кырында үлемечле сугышлар бара, ап-ак кар яу кырында вафат булганнарның канына манчылган... Мондый алышларда исән калып карасын адәм баласы?!  Музей-панорама тирәли хәрби техника экспозициясе урын алган.

 Волгоградта булу адәм баласын тагын да бер кат үткән тарих турында уйланырга чакыра, Ватанга тугрылык, тынычлыкның кадерен белергә өнди.

Волгоградтан чыгу белән үк Мәчет дигән бик зур авылны узабыз. Авыл бик төзек, матур икән, уртасында  көмеш айлы мәчете дә балкып утыра... 

Волгоградның тарихи у рыннарында булганнан соң, юлыбызны дәвам иттек.

Максатыбыз – илебезнең йөзек кашы исәпләнгән, атаклы курортлары белән дан тоткан Минеральные Воды якларына, аннан инде Каф тауларына юл тоту иде. Ә анда юл Калмыкияның башкаласы Элиста аша уза...

 (Дәвамы. Башы  78 санда). 

Әгәр сез көнчыгыш бизәкләре һәм көнчыгыш экзотикасын күрергә телисез икән, сезгә, һичшиксез, Калмыкияне барып күрергә кирәк, дуслар. Русиянең буддизм һәм шул ук вакытта шахматлар башкаласы, далаларның йөзек кашы булып исәпләнгән гүзәл шәһәр ул Элиста. Шәһәргә без шактый соң килеп кердек һәм беренче очраган кунакханәгә йокларга тукталдык. Ә икенче көнне таң белән шәһәр белән танышырга чыктык. 

Элиста, чын-чынлап, кабатланмас гүзәллеккә ия шәһәр икән! Ә аның кешеләре! Теге яки бу урынга ничек барырга дип сорап та өлгермисең, алар сиңа җентекләп аңлата башлый, якын ара булса, озатып ук куярга әзерләр.

Сезнең берәр кайчан буддистлар храмында булганыгыз бармы? Ә менә Элистада алар хәтта икәү, җитмәсә, аларның икесе дә Европада иң зурлардан исәпләнәләр икән. Шулай булгач Элистаны Русиянең генә түгел, ә Европаның да буддизм башкаласы дип атарга мөмкиндер. Безгә республиканың йөрәге булган “Будда Шакьямуниның алтын йорты” дигәнендә булырга туры килде. Бу искиткеч зур, ап-ак челтәрне хәтерләткән дин йортының гүзәллегенә бер тын шаккатып, сокланып тордык. Бирегә керү өчен буддист булуың мөһим түгел, храмның ишекләре һәркемгә ачык. Төп залга килеп кергәч Будданың тугыз метр биеклектәге сынын күреп тә шаккатырлык. Биредә безнең мәчетләрдәге догалар уку урынына тибет телендә мантралар укыла, ә чиркәүләрдәге хор урынына ламалар махсус инструментлар суга...

Элистада тагын да бер кызыклы урын бар. Ул да булса, шәһәрнең үзәк мәйданында 30 миллион будда мантрлары тутырылган  “Пагода 7-ми дней” дип аталган табыну барабаны урнаштырылган. Аны теләгән һәркем, үзенең теләкләрен теләп, әйләндереп җибәрә ала. Ул – Далай-ламаның Һиндстаннан китерелгән бүләге. 

Элистаны Русиянең шахмат башкаласы дигән идек. Мәйданда урнаштырылган зур пластик шахматта да (андагы шахмат фигуралары шундый дәү һәм матур!) теләгән һәркем уйный ала. Әйткәндәй, без барыбер дә үзебезнең чиратны көтеп ала алмадык, уйнарга теләүчеләр бу көнне аеруча күп иде.

Шәһәрне әллә ни матур, заманча дип тә әйтеп булмый, ул күбрәк совет чорын хәтерләтә. 

Элистадан кузгалуга көн кичкә авышкан иде инде. Шәһәр читендәге сөзәк тау битендә чишмә күреп алдык. Матур итеп әйләндереп алынган бу чишмә корып бара икән шул инде. Корымаслыкмы ни, тирә-якта дала сап-сары – биредә яз башыннан алып яңгырлар явып та карамаган бугай. Тамчылап дигәндәй аккан көмеш тамчыларны савытка җыйган арада, чишмә буена туктаган юлчылар белән дә танышырга өлгерәбез. Менә бу зур джипта Астрахань ягыннан килүче мөселман гаиләсе икән. Ире буйга озын, кара куе мыеклы, кырдагы эскәмиягә сузылып төшеп ял итә, ике буйга җиткән кызлары да, хатыны да, көн кызу булуга карамастан, соры озын күлмәкләрдән, башларында бизәкле яулык. Кызлар чырык-чырык көлешә, әниләре дә бик ачык йөзле ханым. Алар ел саен диңгезгә ял итәргә йөриләр икән. 

Менә яныбызга урта яшьләрдәге сөйкемле бер ханым килде. Ул безнең  машинада Башкортстан номерларын күреп, танышырга килгән. Үзе Мәләвез шәһәреннән икән, инде 20 елдан артык Элистада гомер кичерәм, ди. Фәридә исемле бу ханым быел безнең  Красноусольск шифаханәсендә ял итеп китәргә дә өлгергән, “Башкортстанда тәки җәй-җәй булмаган икән быел, туган якларга кайтып өшеп-туңып килдем. Әле менә рәхәтләнеп кояшта кызынып кайтырга дип гаиләбез белән диңгезгә китеп барабыз”, диде ул елмаеп. Безнең Минераль сулар ягына юл тотканны белгәч, иптәше белән туры, яхшы юлны да өйрәтеп җибәрделәр. 

Минераль сулар шәһәренә табан юллар аеруча яхшы икән, җитмәсә  транспорт та чагыштырмача аз. Юл читендә хуҗасыз маллар күп йөри, үләннәр көеп, сап-сары булып беткән булу сәбәпле, бахырлар, агачлардан үрелеп яфрак ашыйлар... 

   Минераль сулар шәһәрендә...

Бу яклар турында ишетмәгән кеше бармы икән?! Ставрополь крае составына керүче бу шәһәргә исемне, әлбәттә, файдалы һәм шифалы сулары өчен биргәннәр дип уйлый һәркем. Ләкин бирегә килүче туристларны шул шаккатыра: Минераль Сулар шәһәрендә... бернинди дә минераль чыганаклар юк икән бит!  

Без дә бирегә килеп төшкәч, шифалы сулар эчеп алыйк әле дип, шәһәр уртасындагы бер “Союзпечать” киоскында эшләүче ханымнан чыганакларга юл өйрәтүен сорадык. Ә ул елмаеп кына: “безнең шәһәрдә бернинди дә су  юк, аны эчәргә безгә күрше шәһәрләргә йөрергә туры килә”,– дип җавап бирде. Күрше Пятигорск, Кисловодск, Ессентуки, Железноводск шәһәрләре бергәләп Кавказ Минераль Сулары (КМС) курортларын тәшкил итәләр икән. Ә Минераль Сулар шәһәре – шуларның капкасы!

Шифалы суы булмау кебек “җитешсезлегенә” игътибар итмәгәндә, Минеральные Воды – таулар итәгендә изрәп яткан кечкенә матур гына шәһәр икән. Биредә климат ел әйләнәсенә йомшак, сәламәтлек өчен шифалы. Аннан ерак  та түгел, Пятигорск шәһәре урнашкан. Бирегә аяк баскач та, курортлар шәһәренә эләгүеңне аңлыйсың: санаторий, пансионат, курорт, ял йортларының биредә иге-чиге юк кебек. 

Пятигорск шәһәрен Дөя, Таз, Алтын Курган, Юца, Развалка дип аталган таулар уратып алган. Ул Русиянең иң өлкән яшьтәге ләм белән дәвалау һәм бальнеологик курортыннан исәпләнә. Шәһәр илнең мәдәни ядькарләре исемлегенә кертелгән.

Журналист буларак, мине шәһәрнең атаклы шагыйрь Михаил Лермонтов белән бәйле булган урыннары кызыксындырды. Шунысы игътибарга лаек: шәһәр елның-елында шагыйрьнең талантына гашыйк булган җаннарны үзенә җыя, биредә ел саен шаулап-гөрләп “Лермонтов көннәре” бәйрәмнәре уза.  Безгә дә шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм үкенечле үлеме белән бәйле булган шактый урыннарда булу бәхете тиде. 

Шифалы сулар белән дәваланыйм дисәң дә, Пятигорскига килү кирәк: ни өчен дигәндә, биредә кырыктан артык (!) минераль су чыганагы бар. Аларның кайсыберләре хәтта шәһәр уртасында урнашкан, чыганаклар өчен матур итеп махсус биналар да төзеп куйганнар. Анда теләгән һәркем кереп, теләгән кадәр шифалы су белән сыйлана ала. Ә менә үзең белән 1 литрдан артык су алырга рөхсәт итмиләр. 

 Ял итәр, кунар өчен урын кирәк бит инде. Бу эштә безгә паркта танышып киткән Елена дигән ханым ярдәм итте. Елена – тумышы белән Пятигорск кырындагы бер авылдан икән. 20 елдан артык Мәскәүдә гомер иткән, балалар үстергән, моннан 2-3 ел элек хаклы ялга чыккач бирегә күченгән. “Шәһәр уртасында иске генә йорт сатып алган идем, хәзер инде шуңа өстәп яңасын салып ятабыз, балалар-оныклар да җәй буена биредә ял итә, кайтканыма шатланып бетә алмыйм”,  – ди ул.  

“Искра” пансионатында номер алып, тамак ялгап чыктык та, шәһәрнең иң танылган урыннарының берсе – Машук тавын күрергә киттек. Машук – илнең табигать һәйкәлләре исемлегенә кертелгән, аның 964 метр биеклектәге түбәсенә туристларны канат юлы алып менә. Биредә үк телерадиотапшырулар вышкасы һәм күзәтү мәйданчыгы урнашкан. Югарыдан ачылган матур табигать күренешеннән башлар әйләнеп китә хәтта. Тау купол формасында, аңа төрле яктан менәргә мөмкин, автомобильдә тау буйсындырырга теләүчеләр анда 10 чакрым ара узып менеп җитә алалар. Гомумән, Пятигорскиның барлык таулары да вулканнар эшчәнлеге аркасында барлыкка килгән дип исәпләнә. Машук та шулар исәбендә, ләкин аның бер өлешен парга әйләнеп, үзләре артыннан тозлар калдырган минераль чыганаклар хасил иткән дип исәпли галимнәр. Бүген дә тау битләвеннән берьюлы биш минераль су чыганагы тибә.

Тауның үз легендасы да бар. Имеш, борын заманда Алтын Урда ханы Каплан Гәрәй үз гаскәре белән Кабардага һөҗүм итеп, биредәге җирләрне яулап алгач, халык кара кайгыга баткан. Урындагы халык батыры, Машук исемле егет исә үзенә көрәштәшләр җыеп, ханга каршы чыккан. Хан Машукны кулга эләктерү өчен зур көчләрен юнәлткән, ахырда тау башында камалуда калган Машук таудан ташларга сикереп һаләк булган... Гасырлар үткән, легенда геройлары да инде тау-ташларга әверелгән, ә менә Машук тавы бүген дә данлы үткәннәрне искә төшереп, халыкка шифалы суын бирүен дәвам итә.

Пятигорск шәһәренең тагын да бер истәлекле урыны – “Цветник” паркында да булдык без. Биредәге гүзәллекне күреп тел шартлатмый мөмкин түгел! Чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк һәм чәчәк түтәлләре нинди генә формада эшләнмәгән биредә?!  Кайчандыр сазлык булган урынны гүзәл әкияткә әверелдерү өчен гасырдан артык вакыт кирәккән, ләкин нәтиҗәләр үзен акларлык: парк – шәһәр халкының һәм ял итүчеләрнең иң яраткан урыны булып тора.

Моннан ары Ессентуки шәһәрендә дә булып, шифалы сулар запасын алдык та, Кисловодск тарафларына юл тоттык. Минераль Сулар шәһәрләре арасында иң матуры, истәлекле урыннарга бай, шифалы суларга мул булуы белән күренекле урын тоткан шәһәр ул Кисловодск. Биредәге базарда булырга, искиткеч тәмле көнчыгыш тәм-томнары белән сыйланырга да насыйп булды үзебезгә. Әйткәндәй, курорт шәһәрләренең берсендә дә күккә ашкан хаклар юк, кибеттә дә, базарда да теләгән нәрсәңне чагыштырмача арзанга сатып алырга мөмкин.

                                                                                                     

Минераль сулар илендәге шәһәрләр безнең яктагылар белән һич  ярыша алмый. Алар чагыштырмача кечкенә, күпчелек халык шәхси йортларда яши, күпкатлы йортлар аз. Урындагы халык исә ял итүчеләргә өйрәнеп беткән, һич авырсынмыйча кирәк урынны өйрәтеп җибәрә, киңәшләрен дә бирергә онытмый.

 Пятигорсктан соң Ессентуки шәһәрендә булып, шифалы сулар запасын алдык та, Кисловодск тарафларына юл тоттык. Минераль Сулар шәһәрләре арасында иң матур, истәлекле урыннарга бай, шифалы суларга мул булуы белән дан тоткан шәһәр ул Кисловодск. Биредәге базарда булырга, искиткеч тәмле көнчыгыш тәм-томнары белән сыйланырга да насыйп булды. Әйткәндәй, курорт шәһәрләре дисәк тә, берсендә дә күккә ашкан хаклар юк, кибеттә дә, базарда да теләгән нәрсәңне чагыштырмача арзанга сатып алырга мөмкин. Минераль чыганаклар урнашкан паркта ял итеп алганнан соң, без данлыклы “Мәкер һәм мәхәббәт замогы”на юл тоттык. Бу якларга юлы төшкән бер кеше дә аны күрми китми: биредәге табигать матур-лыгы, ташлардан торган күркәм ансамбльләр күңелдә мәңгегә урын ала. Мәкер һәм мәхәббәт замогы – биек тау һәм утырып торган ир-ат фигурасына охшаган галәмәт зур кыяташтан гыйбарәт. Тауны урындагы халык ни өчен шулай атаган соң? Сәбәбе – ике яшь йөрәкнең аянычлы тәмамланган мәхәббәт тарихына нигезләнгән легенда. Хәер, мондый да мәкерле тау-ташлар арасында кабынган мәхәббәт тарихы башкача тәмам-лана да алмыйдыр... Легенда бәян иткәнчә, моннан күп гасырлар элек биредә гомер итүче кенәз кызы Даута һәм көтүче егет Али бер-берсенә һуштан язып гашыйк була. Даутаның әтисе, әлбәттә, бу мөнәсәбәтләргә каршы төшә, ул кызын бер карт байга кияүгә бирү планын корган була. Ләкин туй алдыннан Али Даутаны бергә тауларга качарга күндерә. Ләкин яшьләр артыннан ярсыган атасының хезмәтчеләре куа чыга. Гашыйкларны алар биек кыяташ башында куып җитә. Али сөйгәнен җитәкләшеп бергә таудан түбән сикерергә чакыра, ләкин Даута куркып кала, егеткә “башта син сикер, артыңнан мин сикерермен”, – ди. Ләкин ахырда, куркып, хезмәтчеләр кулына бирелә... Даута карт байга кияүгә чыга, ләкин яшьли сагыштан саргаеп үлә. Аның әтисе исә кызын югалтудан кайгырып, кыяташка әверелә... Али сикергән тау астындагы чишмәкәй дә, кайгысыннан яше түгелеп, ярсулы елгага әйләнә, аны халык Аликоновка дип атый башлый. Яшьләрнең язмышын хәл иткән кыяны озакламый “Мәкер һәм мәхәббәт замогы” дип йөртә башлыйлар. Бүген кыяташ тирәсендә урта гасыр замкы рәвешендә оригиналь ресторан, кафе, кунакханә эшли. Көчле агымлы Аликоновка елгасы аша салынган күперләрдән легенда геройларын хәтерләткән кыяташлар яхшы күренә. Биредә һәрвакыт туристлар күп, алар табигать могҗизасы булган урыннарда фотога төшәргә, урындагы тәгамханәләрдә кавказ ашлары белән сыйланырга ярата. Кисловодскидан соң биек таулар иленә – атаклы Домбай якларына юл тоттык. Карачай-Черкессия республикасы Карачай-Черкессия – Зур Кавказның төньяк итәгендә урнашкан. Республика 14,1 мең квадрат км. җирне били, бу Русиянең гомум мәйданының 0,08 процентын алып тора. Биредә 80 милләт халкы дус-тату гомер кичерә. Күпчелекне карачайлар, руслар, черкеслар, абазиннар тәшкил итә, биредә шулай ук татарлар да шактый яши икән. Юллар бу якларда төрлечә, артык мактарлык та, хурларлык та түгел. Юлда КППлар шактый, кайсы-берләрендә хокук сакчылары туктатып, документларны тикшерә, бу якларга нинди максат белән килеп чыкканны сораша. Менә нинди икән ул таулар иле! Алга барган саен яңадан-яңа кыяташ-таулардан искиткеч матур күренешләр ачыла. Кыяларның нинди генә төстәгеләре очрамый: кайсылары балавыздай сары, күгелҗем, ә кайсыберләре хәлвәне хәтерләтә – кисеп ал да сыйлан! Юллар тауларга әйди, югары менгән саен яңадан-яңа офыклар ачыла баруына гаҗәпләнеп бетәрлек түгел. Менә без инде болытлардан өстә, алар әнә күрше тауга сузылып төшеп ял итә. Юллар, юллар, аларны бирегә ничек салдылар икән дип шаккатырсың: бу таш кыяларны ватып юллар төзү өчен күпме акыл, техника һәм кеше көче кирәккән бит инде! Юлчылар өчен махсус туктар урыннар да эшләп куелган, шуларның берсендә тамак ялгап алу өчен тукталдык. Бу биеклектә беркем юктыр дип уйласак, ялгышканбыз икән – күрше тауда әнә берәү киерелеп печән чаба. Кызыксынып күзәтәбез – иркәй печәнне аска табан чабып төшә дә, көч-хәл белән атлап тагын текә тау башына менә. Аннан тагын да түбәнгә чабып төшә. Бераз түбәндәрәк “Газель” машинасы тора. Димәк, без шаккатып барган зур юл гына түгел икән биредә, тау башына менәр башка юллар да бар. Юл буенда сыер маллары күп очрый, ә үләннәр Элиста якларындагы кебек кибеп-саргаеп бетмәгән, ямь-яшел. Менә без туктап торган урыннан шактый биектә атка атланган берәү күренде. Көтүчедер бу дип уйлап бетүгә, ул шул текә таудан түбән төшә башламасынмы?! Һәм аткае шундый оста итеп төшә ки, алар кайсыбер урыннарны үткәндә куркудан күземне йомдым хәтта. Менә алар төшеп җитте, ат өстендә үсмер малай икән, этен дә иярткән. Без аңа атына ашатыр өчен икмәк тә бирдек. Ләкин малай икмәкнең азын гына сындырып атына каптырды да, калганы этемә булыр дип кумтасына салып куйды. Иң шифалы үләннәрнең кайда үсүен беләсезме, дуслар? Саф чишмәле, саф һавалы Каф тауларында, әлбәттә. Биредә кайда гына аяк басам димә, һәркайда шифалы үләннәр! Менә юл буен тутырып андыз үсә, ә менә сап-сары чәчәкләре белән күзләрне иркәләп гөлбадран җилдә тибрәлә. Мәтрүшкә, сары мәтрүшкә август башында да чәчәктә, тагын да без белмәгән мең төрле үләннәр үсә. Җый да, шифасын күр генә! Юлыбызны дәвам итәбез. Таулар артыннан таулар калкып чыга. Тарлавыклар һушны алырлык: инде тауга барып терәлербез дә, юл туктап калыр кебек тоела, ә ул боргаланып-сыргаланып алга ча-буын белә. Менә Югары Мара дигән авылга килеп кердек. Зур авыл икән бу. Авыл уртасында ак кирпечтән төзелгән мәчет балкып утыра. Халык шулай ук ак кирпечтән төзелгән зур йортларда яши. Таулар арасына газ килеп җитмәгән булса, күпме утын кирәк аларны җылытырга? Хәер, бу якларда табигать бездәгедәй кырыс түгел шул: җәен артык кыздырмый, ә кышлар җылы була. Карачаевск Шәһәргә якынаюга син үзеңне күпереп торган ак болытлар иленә эләккәндәй хис итәсең һәм бу хис-тойгылар сине озак вакытлар озатып барачак әле. Шәһәр биек тауларда, диңгездән 900 метр биеклектә урнашкан. 1927 елда нигез салынган шәһәрне бүген студентлар шәһәре дип атыйлар, димәк аның киләчәге өметле. Биредә күпсанлы заводлар, тау-баектыру предприятиесе һ.б. урнашкан. Шәһәрнең уртасында балкып утырган гүзәл мәчеткә дә кердек без. Шәһәр яныннан көчле агымлы Кубань елгасы ага. Шәһәрне уратып алган гүзәллеккә сокланып туймадык. Биредә гомер итүчеләр аңлыймы икән үзләренең оҗмахка тиң урында яшәүләрен, әллә дөнья мәшәкатьләренә алданып, бу хакта уйлап та бирмиләрме икән... Карачаевск – илнең төп курортлары исәпләнгән Домбай һәм Тиберданың капкасы исәпләнә. “Бу урыннар Төньяк Альпларны хәтер-ләтә, ләкин үзенең матурлыгы һәм гомерлек бозлыкларга байлыгы, искиткеч бай урманнары һәм андагы үсентеләре белән Альпларны да уздыра”,– дип бәяли бу якларны күпләр. Кояш һәм кыялар, иксез-чиксез умырзаялар, бозлар һәм искиткеч ямьле тугайлар, рододендроннар һәм тау елгалары иле шул бу яклар! Домбайга барып җиткәнче безгә Тиберда шәһәре аша үтәргә, көчле аккан Тиберда елгасын берничә кат кичәргә, Русиянең горурлыгы булган Тиберда тыюлыгын узарга туры килде. Иксез-чиксез таулар, андагы матурлыклар озатылуында Карачаево-Черкессиянең төп горурлыгы булган Домбайга без кичен килеп җиттек һәм...үзебезне тагын да бер кат чын әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек. Домбай Домбай – Кавказның иң атаклы курорты һәм альпинизм һәм туризм үзәге. Ул үзенең искиткеч гүзәл пейзажлары, форель тулы саф күлләре һәм нарзан чыганаклары белән данлыклы. Домбай таула-рында күпсанлы шарлавыклар, биек тау башларында – 2690 метр биеклектә шуышкан бозлыклар эрүе нәтиҗәсендә барлыкка килеп җәйрәп яткан саф сулы күлләр һәм борын-борыннан сакланып калган реликт урманнар бирегә аяк баскан һәркемне сокландыра. Каф тавына алып менә торган канат юллары без килүгә туктап өлгергән иде, шулай итеп, безгә кунакханәдә урнашып, бу гүзәл урын белән танышырга гына калды. Әйткәндәй, Домбайда җәйге ял – ул туризм. Кыш буена чаңгы спортына гашыйкларны хезмәтләндерүче күпсанлы кунакханәләр җәен хакны икеләтә-өчләтә төшерә, шулай итеп бу чорда чагыштырмача арзан хакка ял итәргә дә, күпсанлы милли кафе-рестораннарда рәхәтләнеп сыйла-нырга да мөмкин. Ә биредәге һавасы нинди – “кашыкка салып йотарлык”! Тау елгасының ап-ак күбеккә баткан гаять көчле агымын күреп сокланудан бер мәлгә тынсыз каласың, икенче мизгелдә күңелдә курку уяна – ялгыш тере җан егылып төшсә, ботарлап ыргытыр бит бу елга... Икенче көнне таң белән тауга күтәрелер өчен канат юлына киттек. Көн матур, күңелләр күтәренке. Билет алып кабинага кереп утыруга ашыгып, зур сумкалар күтәргән бер ханым килеп керде. Ул тауларда урнашкан кибеттә сатучы икән. Безнең шашынып аккан тау елгаларына соклануыбызны күреп, ул әкрен генә: “туристлар соклана, ә безнең халык өчен аянычлы хәл бу, мәңгелек бозлыклар искиткеч тизлектә эри, ә кышлар хәзер җылы. Болай дәвам итсә, киләчәктә ни көтә?”, – дип ачынып сөйләнде. Ә тауларга ашкан вакытта чынлап та күңел искиткеч рәхәт бер халәткә керә, моны тел белән аңлатып та, кәгазьгә язып та аңлатып булмый! Алты артылыш үтеп, без, ниһаять, Каф тавының 3012 метр биеклегенә күтәрелдек! Болытлар инде түбәндә калды, алар кичә бу әкияти матурлыкларны шифалы сулары белән сугарып, бик арыганнар булса кирәк, кайсысы тау итәгенә, кайсыберләре әнә шул реликт урманнарның йомшак ботакларына кырын төшеп изрәп ял итәләр... Аста кызу булса да, тау башында дымлы, салкынча икән, курткалар кигән булсак да өшеттерде, тизрәк әкияттәге тавык тәпиләрендә утырган өйне хәтерләткән кафега йөгердек. “Альп тугайлары” дип аталган кафеда безне кырым татары Фатыйма ханым каршы алды. Кафены ул биредә күп еллар элек ачкан, керүчеләрне ире, улы белән бергәләп хезмәтләндерәләр. Улы теләгән туристларны “тимер атын” иярләп (квадроцикл) тагын да биеккәрәк алып менә, мәңгелек бозлыклар янына да алып бара. Өшергә өлгергәнбез икән, кафеда тау үләннәре кушып пешерелгән хуш исле чәй эчеп алгач кына эчкә җылы керде. Домбай таулары – кешегә искиткеч уңай энергия бирә, яшәртә, гүзәл гамәлләр эшләргә ашкындыра торган урын икән, шуны ачык аңладык. Һәм бу изге урыннарны тагын да килеп күрергә язсын дигән теләктә юлыбызны Абхазия якларына табан дәвам иттек.

(Ахыры. Башы 78, 79, 81,85 саннарда). Анда юл Армавир, Краснодар шәһәрләре аша уза. Юл буйларында безне төз топольләр, төзек авыллар һәм поселоклар озата барды. Шунысы шатландыра: кайда да халык күп итеп чәчәкләр үстерә, юл буйларында иксез-чиксез көнбагыш (җылы якта көнбагышның кыска буйлы сортларын чәчәләр икән – мае күбрәк була ди) һәм кукуруз басулары (биредә һәр чакрым саен пешерелгән кукуруз саталар, бездә тозлы кыяр саткан кебек) җәйрәп ята. Менә харап зур мәйданны биләүче Краснодар җиләк-җимеш питомнигын узабыз. Безнең якларда юл буйларында Краснодардан китерелгән үсентеләрне саталар диләр, шушыннан китерәләрме икән... Ниһаять, озайлы юлларны үтеп, Джубгага килеп җиттек. Кечкенә, күрер күзгә сөйкемсез икән бу шәһәр. Юл буенда фатир тәкъдим итеп торучылар армиясе тезелгән. Диңгезгә якын гына бер кунакханәгә урнаштык. Иртә белән, халык һәм сувенирлар сатучы күпсанлы кибетләр белән тулы урамны чак ерып, пляжга юл тоттык. Анда барып җитсәк... яр буе туп-тулы халык, гүя, кырмыска оясы! Көч-хәл белән урын табып, без дә озайлы юлларда талчыккан тәннәребезне диңгез рәхәтенә тапшырдык... Ике көн Джубгада ял итеп алганнан соң Сочига юл алдык. Юл буенда адым саен дип әйтерлек шифаханәләр-курортлар, ял йорт-лары, пансионатлар урнашкан, һәркайда пляжга ашыккан, яки инде таң белән аннан кайтып килүчеләр очрый. Туапседа сәгатьтән артык “бөке”дә утырырга туры килде: Сочига баручы-кайтучы машина-лар чиксез күп, ә юл берәү. Туапсе – хәрби данга ия шәһәр. Бөек Ватан сугышы вакытында биредә диңгездә дә, тауларда да каты сугышлар барган. Йә, Ходам, бу кадәр тау-кыялар арасында барган сугышлар гаять авыр, аяусыз булгандыр шул. Менә Кара диңгез буенда иң гүзәл урыннарның берсе исәпләнгән Лазаревское поселогына килеп җиттек. Аңа бу исем Антрактиданы ачучы, ләкин гомеренең күп өлешен Кара диңгез флотына багышлаган атаклы адмирал Лазарев хөрмәтенә бирелгән. Бире-дәге пляжлар иң чиста-лардан исәпләнә. Сочи юлларыннан, бор-малы булса да, җырлап кына барасы: узган ел олимпиада алдыннан аларны көзге хәленә китергәннәр. Элек бу 150 чакрым араны водительләр көн буена үткән булса, хәзер юл серпантиннарын 3-4 сәгатьтә җилдереп кенә үтәсе. Ә табигате соң, табигате нинди гүзәл: юлның бер ягында сине куе агачлыклар, икенче яклап зәп-зәңгәр диңгез дулкыннары озатып бара. Сочи Менә, ниһаять, Сочига якын-лашабыз. Зур Сочи үзе дүрт курорт районын – Лазаревск, Үзәк, Хоста һәм Адлер районнарын берләштерә. Адлерга быел кыш олимпиада башкаласы булып танылган Кызыл Аклан округы да керә икән. Ә менә халык иң тыгыз урнашкан Үзәк район – Сочи шәһәренең үзе. Шәһәр бар курорт җирлегендә иң кояшлы төбәктән санала, җәен биредә һава температурасы уртача +27 градус чамасы тора. Шәһәрнең ике генә кимчелекле ягы бар: бердән курорт мизгелендә биредә кеше чамасыз күп була, икенчедән – торак, кибет-ләрдәге хаклар чагыштырмача кыйммәт. Күптәнге хыялым – атаклы Сочи дендрариен барып күрү иде, шунда юл тоттык. Биредә планетаның бар төбәкләреннән 1700 төрдәге үсемлекләр тупланган. Дендрарийга 1892 елда нигез салынган. Күзне иркәләүче гөлләргә төренгән купшы аллеяләре, безгә таныш булмаган әллә нинди гүзәл чәчәкләр үрелеп үскән аркалары һәм уенчыктай куаклары, очына үрелеп карыйм дисәң, эшләпәң түбән тәгәрәрлек экзотик агачлары, чәчәкләр өчен махсус ясалган борынгы вазалары, челтәрләп бизәлгән ап-ак бас-кычлары, күркәм фонтаннары, скульптуралары, күлләрендә йөзеп йөргән, кулдан икмәк белән сыйлана торган аккошлары, шулай ук страуслары һәм тиеннәре белән шаккатырырга сәләтле бу оҗмах бакчасы белән хушлаша алмый озак йөрдек әле... Олимпиада гөрләп үткән Кызыл Акланда да булдык без. Анда алып бара торган галәмәт юллар, төзелгән заманча биналарга карап чынлап та тел шартлатырга гына кала. Абхазия – рух иле! Адлердан соң Абхазия чигенә кул сузмалы гына ара кала – нибары 20 чакрым чамасы. Анда керү өчен русияледән бер генә нәрсә таләп ителә – паспорт. Чик пункты урнашкан Псоу авылыннан Гаграга 20-30 минутта, Пицундага – 40, Яңа Афонга – бер сәгатьтә, Абхазиянең башкаласы Сухумигә исә сәгать ярым эчендә барып җитәргә мөмкин. “Курорт чорында чикне үтү бик авыр, чиратта 5-6 сәгать торырга туры килә”, – дип куркытсалар да, без аны чагыштырмача тиз үттек. Пунктка кергәч, кырыс йөзле пограничник кызыма күптөрле сораулар биреп аптыратты: исем-фамилияң кем, әниеңнең әтисенең исеме ничек, әниеңнең туган көне кайчан һ.б. Кызым җитди тавышлы бу абзыйның сорауларыннан бераз каушап калса да, дөрес җавап бирде. Башка урында борчучы булмады. Гаграда туктарга булдык, дуслар биргән адрес буенча фатирга урнаштык. Фатир хуҗалары Андрей һәм Вика – әрмәннәр икән. Йортлары зур гына, җәйге курорт чорында 5 бүлмәләренә ял итүчеләрне кабул итәләр. Бу йортта ихласлык, ял итүчеләргә карата хөрмәт чагыла. Вика – ял итүчеләрне көйләп мәш килсә, Андрей ит сату белән шөгыльләнә икән. Ике уллары Сухумида эшли, инде гаиләлеләр. – Без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын, – дип күз яшьләрен сөртте бер кичтә Викабыз зур инжир агачы астында куелган уңайлы өстәл артында гәпләшеп утырганда.– Сухумидан ерак түгел бер авылда яши идек, 91 елда илдә сугыш башлангач балаларны күтәреп, бернәрсәсез уттан чак чыгып өлгердек. Күп туганнарыбыз вафат булды шул канкоешта. Үзебез дә, балалар да шул мәхшәрне бүген дә төштә күреп, куркып уянабыз... Соңрак гаилә Гаграга килеп урнаша, йорт төзи. Алар бүген һәр тыныч иртәгә шатланып, һәр мизгелнең кадерен белеп яши. Ә хәзер исә Абхазиядәге ялга тукталып үтик. Һәр тарафта “Абхазия – кояш иле!” дигән язуны күрүгә үк күңел күтәрелә, җанга рәхәтлек тарала. Биредә чынлап та ял итәр өчен бар мөмкинлекләр бар: йомшак кли-мат, бәллүрдәй чиста диңгез, рәхәтләнеп кызыныр өчен вак ташлы-комлы пляжлар һәм, әлбәттә, туристларга яхшы мөгамәләдә булган халык. Гаграда, нигездә, әрмән халкы яши икән, базарда да, кибеттә дә, кафеларда да күпчелек алар сату итә. Адым саен урнашкан кафеларда, ашханәләрдә бик тә тәмле, туклыклы милли аш-сулар тәкъдим итәләр, хаклар арзан. Кайда гына барсаң да инфраструктура, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе бездәге белән чагыштырганда, бер 20 елга калыша-калышуын, аны хәтта СССР чоры дәрәҗәсендә калган дип әйтергә дә мөмкиндер. Ләкин халкының ачык йөзле булуы, хакларның “тешләш-мәве” бу җитешсезлекләрне гафу иттерә. Абхазия – туристлар өчен шәп ил, монда сәяхәт кылып, тел шартлатыр урыннар бихисап. Мәсәлән, гүзәллеге белән таң калдыручы “зәңгәр күзле” Рица күле, Яңа Афон, данлыклы Пицунда һәм Сухуми шәһәрләре. Шуңа да, кайда гына бармасын, туристны илаһи-соклангыч миз-гелләр көтә. Рица күле, мәсәлән, Гаграга якын урында, диңгездән 950 метр биеклектә, тау башында урнашкан. Анда юл тотучыларны шаккатыргыч тарлавыклар, таудан агып төшкән, сабыйның күз яшедәй саф чишмәләр озатып бара. Әйткәндәй, без Рица күленең аръягында урнашкан Сталин дачасында булырга да өлгердек бит әле. Генералиссимус Абхазиядә булырга яраткан һәм күп урыннарда үзенә дача салдырган. Рица күлендәгесе 1947 елда төзелгән, анда бүген дә шушы еллардагы интерьер һәм мебель саклана. Яңа Афон ирләр монастыре. Афон тавында урнашкан монастырь 1875 елда төзелгән: кыргый урманнарны тазартканнан соң кыялар башында торак һәм хуҗалык биналары белән уратып алынган искиткеч мәһабәт храм калкып чыккан. Бүген ул аяныч хәлдә дип әйтергә мөмкин: 90 елларда булган сугыш зур реконструкция эшләрен туктатырга мәҗбүр иткән, бүген исә Абхазиянең храмны төзекләндерү өчен акчасы юк... Яңа Афон мәгарәсе, ягъни Ана-копий упкыны. Мәгарә шулкадәр зур ки, экскурсиягә килүчеләрне анда тимер юл белән вагоннарда алып керәләр, ә экскурсия сәгать ярым дәвам итә. Биредә салкынча. Өстә – 200 метр (!) тау катламы, ә аста – матурлыгын тел белән аңлатып бирә алмаслык мәгарә шарлавыгы! Абхазиягә бер килгәч, атаклы Сухуми шәһәрен күрми ничек китәсең? Шәһәрнең тарихы 2500 ел (!) дип исәпләнә. Биредә без Ботаника бакчасында, Абхаз дәүләт музеенда, заманында бар СССРга билгеле булган маймыллар питомнигында булдык. Кызганыч, 1991 елдагы сугыш Сухуми йөзендә тирән эз калдырган: күп биналар, торак йортлар бүген дә кара сөремгә буялган килеш буш тора. Боларны күрү күңелдә шөбһә уята һәм ирексездән бер үк сүзләрне кабатлый башлыйсың: берүк сугышлар башкача кабатланмасын да, бар планета кешеләре тыныч яшәсен! Менә шулай итеп сәяхәтебез турындагы язмамны тәмамларга да вакыт җитте, дуслар. Чынлап та, өч атна эчендә гаять күп җирләр күреп, җаныбызга шифа, тәнебезгә сихәт, акылыбызга гыйбрәт алып, исән-сау урап та кайттык, шөкер. Уфа безне пыскак яңгырлары белән озатып калган иде, көчле яңгырлар белән каршы алды. Димәк, ялыбызны салкын җәйдән качып, кояшлы, җылы якларда үткәрергә планлаштырып дөрес эшләгәнбез. Сәяхәтләр яхшы нәрсә, тик барыбер дә туган яклар сагындыра. “Рәхәт булса да чит җир, сагындыра туган ил” дип ата-бабалар белми җырламагандыр. Кадерле гәзит укучылар! Ә сез быел кайларда ял итәргә өлгердегез? Безгә шул хакта язып җибәрегез. Сездән хатлар көтәбез.

Гөлара Арсланова.