Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Румыния

Географик картадан караганда, Румыния балыкны хәтерләтә. Бу ил тауларга гаять бай: Көньяк Карпат таулары аның территориясендә ята. Илнең төньягыннан көньягына тау юллары белән генә барасың. Румыния, таулардан тыш, шифаханәләре белән дә дан тота. Европа минераль суларының чирек өлеше аның территориясендә урнашкан. Соват курортында Урсу күле бар — ул Европадагы гелиотермаль сулы иң зур күл. Биредә җанга һәм тәнгә сихәт бирүче һава һәм суга иң тәүдә тән тиресе һәм чәчләр “җавап” бирә, ә күпмедер вакыттан соң баштагы уйлар ачыклана. Хатын-кызлар исә күлдә коенып ирсез дә авырга калып була дип шаяралар.


Румыния ландшафты таулар, калкулыклар һәм уйсу фермер җирләреннән Кара диңгез ярларының чиста, ак комлы пляжларына күчә. Ул җирләргә соңгы 100 ел эчендә традицион яшәү рәвеше үзгәрмәгән борынгы румын авыллары сибелгән. Илдә дини архитектураның күп булуы игътибарны җәлеп итә. Трансильвания сәяхәтчеләрне үзенең серлелеге, өрәкләр тулы кыргый караңгы урманнары, шулай ук вампирлары турындагы риваятьләре белән үзенә тарта. Урта гасыр сарайларыннан тыш, Румыния Карпат тауларының кабатланмас пейзажлары белән дә дан тота. Карпат тауларының өчтән ике өлеше бу илдә урнашкан.
Бүгенге көндә илдә 25 миллионга якын кеше яши һәм аларның 89,5% — румыннар, 6,5 %—мадъярлар, 3,3 % чегәннәр тәшкил итә. Румыния халкы саны соңгы елларда сизелеп кимүгә таба йөз тота. Моңа урында яшәүче халыкның яхшы хезмәт хакы эзләп чит илләргә китүе сәбәпче.
Илдә православие динен тоталар, әмма дин белән дәүләт аерылган. Чиркәүләре урыс чиркәүләренә охшаган, әмма кайбер аермалыклар бар: чиркәү эчендә сату итмиләр, фотога төшерергә дә рөхсәт ителә.
Билгеле булуынча, Румыниядә чегәннәр бик күп яши. Хәзер аларның күбесе утрак тормыш алып бара. Чегәннәре бездәге сыман юл буйларында хәер сорашып, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә комачау тудырмыйлар, урлашмыйлар, ә нормаль кешеләр сыман эшкә йөриләр, мәктәптә укыйлар, кыскасы, кешеләрчә яшиләр. Чөнки илдә җилкуар чегәннәрне өнәмиләр. Башта Румыния чегәннәргә паспорт бирүдән баш тарткан була, әмма Евросоюз бу кеше хокукларын бозу була дип таләп иткәч, паспортка ия булган чегәннәр Парижга агылалар. Бу хәлне көтмәгән румыннар хәзер Европа инициативасына сөенеп туя алмыйлар.
Ил бүгенге көнгә кадәр болгавыр 1990 еллардагы сыман яши, бәлки, шуңа да бүген Евросоюз Румыниягә шикләнебрәк карый. Бу Шенген килешүенә дә кагыла. Евросоюз, Көнчыгыш Европа кочагына ташланыр дип куркып, Румыниягә аңа кул куярга юл бирми.
Румыния Көнбатыш Европаны арзан эш көче белән тәэмин итүче булып санала. Хәер, Көнчыгыш Европаның башка илләре дә алар хәлендә. Бүген румыннар Италиядә эшләргә тырышалар. Бу румын һәм итальян телләренең охшашлыгы белән аңлатыла. Румыннарга итальян телен камил өйрәнү пүчтәк кенә. Ир-егетләре анда төзелештә эшләсә, хатын-кызлары авыруларны карый. Румыннар Италиядә чама белән мең евро эш хакы ала, шушы ук эшләрне башкарган өчен ватаннарында аларга икеләтә кимрәк түләнә.
Ил башкаласы Бухаресттан Парижга сәгатьтән кимрәк вакыт очалар, билет хакы 40 евро гына тора, әмма румыннар анда сәяхәт кылыр өчен түгел, ә эшләргә баралар. Хәлбуки, Румыниядә эш хаклары Русия үлчәме буенча шактый зур: аена 450 евро (безнең акча белән 30 мең сум чамасы) тәшкил итә. Илдә эшсезлек дәрәҗәсе нибары 7% чамасы. Бухарестта тагын да азрак. Рәсми статистикага караганда, Румыниядә эшсезлек дәрәҗәсе Көнчыгыш Европа белән чагыштырганда түбәнрәк.
Румыниядә бәяләр Евросоюзга кергәч үзгәрә. Хәзер анда автомобильне арзан хакка алып була, тик Румыния үзен нефть һәм ягулык белән яртылаш тәэмин итсә дә бензин хакы Көнбатыш Европадагы сыман күккә ашкан.
Бухаресттагы Халыклар сарае
Ул 300 мең квадрат метр шомлы зиннәтлелектән гыйбарәт 6 мең бүлмә, өчәр тонналы бәллүр люстралар һәм 900 квадрат метр зурлыгындагы келәмнәр түшәлгән биеклеге 20 метрга кадәр җиткән заллар. Боларның барысы да: Халыклар Сараенда, ягъни республика сараен илнең советлар чорындагы җитәкчесе Николай Чаушеску төзетә. Ул чакта илдә бик күпләр ярлы яшәгәндә, бу әкияти зиннәтле сарайны төзетүгә 3млрд. долларга кадәр акча сарыф ителә. Бу гигант бинаның периметры буенча урап чыгар өчен, аз да түгел, күп тә түгел, 4 чакрым ара үтәргә кирәк.
Бу бинаны Халыклар Сарае дип атауны халыкны мыскыл итү дип санарга мөмкин, чөнки Чаушескуның байлыкка һәм гигант биналарга тартылуы өчен хакны тулысынча Социалистик Румыния халкы түли. Әлеге зиннәтле “монстр”ны төзү, чынлап та, халыкны мыскыл иткәндәй тоела. Чөнки 1977 елда җир тетрәгәннән соң, Бухарестта күп биналар җимерелә һәм зарарлана. Акчаларны харәбәләрне төзекләндерергә җибәрәсе урынга ил җитәкчесе мәрмәрләрдә һәм асылташларда үзен мәңгеләштерергә була.
Ул сарайны Румыния башкаласы Бухарестта калкулыкта, сейсмик хәвефсез урында төзетә. Анда сарай гына түгел, ә тулы бер квартал, ягъни Гражданнар үзәген төзү карар ителә. Монументаль корылманы 1984 елда төзи башлыйлар. Моның өчен Бухарестның әһәмиятле тарихи кыйммәткә ия булган кварталы — Уранусны җимерәләр. Нигездә беркатлы булган 7 мең йортны себереп түгәләр. Бухарестның романтик урыннарының берсе —Лабиринт урамын җимерәләр. Анда Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары арасындагы дәверләрне чагылдырган гүзәл архитектура әсәрләре урнашкан була. Үз заманында арзанлы кунакханәләрдән торган тарихи “Таш тәре” кварталын да җимерәләр. Республика Сараен төзеттерү өчен югалтулар болар белән генә чикләнми: тагын да 20 соборны һәм чиркәүне җимерәләр. Өстәвенә, бер кеше һәм аның гаиләсенә сарай төзү өчен 70 меңнән артык румын үз йортларыннан күчерелә.
Дәү төзелеш мәйданында 700 архитектор җитәкчелеге астында 17 мең төзүче тәүлек әйләнәсенә диярлек эшли. Сарайның 3 меңнән артык эчке биналары 3 мең бәллүр люстра белән бизәлә, ә баскычлары һәм колонналары мәрмәрдән ясала. Аерым заллар сирәк очраучы токымлы агач белән бизәлә, шулай ук күз камаштыргыч келәмнәр җәелә. Сарай җир өстеннән 90 метрга күтәрелгән, шулай ук җир астында берничә каты бар. Аның җир асты өлешен җир тетрәү яисә атом шартлавы очрагында файдаланырга мөмкин дип сөйлиләр. Туристларны бирегә ел саен кертмиләр. Гомумән, илнең әбүгенге властьлары гигант сарайның серләрен бетереп ачарга ашыкмый. Шуңа карамастан, зурлыгы буенча дөньяда икенче урында торган бинаны күрү өчен бирегә меңәрләгән турист килә (АКШтагы Пентагон бинасы — беренче урында).
Николай Чаушескуга бу бинаны бөтен зиннәтлелеге белән күрү насыйп булмый —1989 елда аны хатыны белән бергә атып үтерәләр. Ә Сарайдагы төп бизәү эшләре 5 елдан соң гына тәмамлана. 1994 елда бинаны парламент сарае дип үзгәртәләр. Бүген анда Румыния парламенты һәм Конституция суды утыра. Шулай ук биредә Халыкара конференцияләр үзәге урнашкан. Анда халыкара конференция һәм симпозиумнар, хәтта ОБСЕ ассамблеясенең парламент сессияләре үтә. Бүгенге заман сәнгать музее дә биредә урнашкан. Кыскасы, социалистик дәвергә һәм Чаушеску режимын күрәлмаучанлык тулысынча сакланса да, румыннар бүген аның мирасын тулысынча файдаланалар. Күпләр, сарай чынлап та функциональ яктан караганда бик уңайлы, гигант-бинаның тышкы ягы белән чагыштырганда эчке бизәлеше зәвыклырак, гүзәлрәк дип саный. Ә аның тирә-ягындагы “Ак квартал” дип аталган урамнарны кемнәрдер мыскыллап шыксыз дип атаса да, румыннар үзләре дә, туристлар да, матур фонтаннарга соклана-соклана, Берләшү проспекты буенча рәхәтләнеп йөриләр. Өстәвенә, шәһәрнең бу районында күчемсез милек хакы — иң кыйммәтлесе.
Резидә Әхиярова.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>