Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Казахстан могҗизсы– Астана

Сәяхәткә чыгу кешенең җанына ял бирә, яңа җирләр күрү, яңа кешеләр белән танышу исә көндәлек проблемалардан арындыра, үзеңне яңадан тугандай хис итәсең.

Узган елда Кырымда сәяхәт итеп кайту күңелләрдә искиткеч матур тәэсоратлар калдырган иде. Назлы диңгез дулкыннары, атаклы Ялта һәм Алушта пляжлары, андагы искиткеч күренешләр, Кырым татарларының туган бишеге Бахчасарайда булу, борынгы хан сарайларының кабатланмас матурлыгы, андагы фонтаннар бүген дә күз алдында тора. Аннан, мәктәптә укыган вакытта, бөек рус шагыйре Александр Пушкинның “Бакчасарай фонтаны” шигырен укып бик хисләнгән идек бит әле, хәтерлисезме? “Күз яше фонтаны” хәтергә сеңеп калган. Әнә шул фонтанны күрдек, анда рауза чәчәкләре дә салдык без. Кырым татарларының, гомумән, Кырым халкының кунакчыллыгына, Русиягә кушылуларына куанула-рына үзебез дә сөендек. Чынлап та, Кырым безнеке булган, безнеке һәм безнеке булачак та!


Ә бит Кырымга барырга җыенганыбызны белгәч безне күп танышларыбыз, хәтта юлда очрашып сөйләшкән кешеләр дә бармаска үгетләгән иде. “Анда тынычлык юк, һәр җирдә хәвеф яный, хаклар кыйммәт, Кырым кешеләре Русиядән килүчеләрне көтеп тормый. Соңыннан, түккән акчаларыгызны җәлләп, кәефсез-ләнеп кенә кайтачаксыз”,– диделәр. Ләкин барсы да киресенчә булды: без рәхәтләнеп ял итеп, Кырымның кабатланмас иң матур урыннарына сәяхәт кылып, шатланып урап кайттык.
Быел исә җәйге ялыбызда гаилә белән күңелебездә күптән йөрткән хыялыбызны тормышка ашырырга – Казахстан башкаласы Астананы барып күрергә булдык. Күпләр бу юлы да каршы төште: сез нәрсә, артык акчагыз булса, әнә Төркиягә барып, кыл да кыймылдатмый, атна-ун көн диңгез ярында кырын төшеп ятыгыз, анда ашау да “все включено”, кояш та шәп кыздыра, янәсе. Тик бу юлы да беркем сүзенә карамый, “тимер аты-бызны” иярләп, юлга чыктык. Дөрес, диңгез буенда корсак кыздырып яту яхшы, сүз дә юк, тик бер урында гына яту безнең кебек актив ял яратучылар өчен түгел. Шөкер, бүген юлга чыккан кешегә бар уңайлыклар туды-рылган: юл буйларында бер дигән кафелар, кунып чыгу өчен бар уңайлыклары булган кунакханәләр бар. Хәер, бу безнең илдә шулай, Казахстанда бу уңайдан хәлләр ничек икән дигән уй барыбер дә күңел түрендә торды-торуын...
Казахстанның элекке башкаласы Алма-Ата Советлар Союзының иң-иң матур шәһәрләренең берсеннән саналды. “Алма-Атада бер булган кеше андагы гүзәллекне бер вакытта да онытмый” дигән канатлы сүзләр дә бар иде хәтта заманында. Ләкин... дөньялар үзгәреп китте, 25 ел элек Советлар Союзы дигән держава таралып, союздаш илләр, шул исәптән Казахстан да, үзаллылык алды. Моннан 20 ел элек исә ул илнең көньяк чигендә урнашкан, шул сәбәпле, күпчелек ил халкы өчен уңайсызлык тудырган башка-лалары Алма-Атаны илнең чагыштырмача урта өлешендә урнашкан Астанага күчерергә булды. Әлеге карар ил җитәкчелегенә җиңел бирелмәгән-дер, чөнки бер урам исемен алыштыруның гына да күпме мәшәкатьләр тудыруын һәркем белә, ә монда башкала кадәр башкаланы алыштыр әле син?!
Астанага Белорет аша барырга хәл иттек. Бу якларда күптән булган юк икән, юлларны яңартканнар, очып кына барыр-лык. Урал тауларына кырын төшеп ял иткән аксыл болытларга сокланып, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәренә барып җиткәнне сизми дә калдык. Менә монда таможнядан үтү өчен чират икән ичмасам! Башка юлчылар белән сөйләшәбез, алар әйтүенчә, Казахстан җиренә аяк басканчы, 4-5, кайчак хәтта 12шәр сәгать таможня тикшерүе көтәргә туры килә икән. Ул арада бер кыз яныбызга килеп басты. Дилбәр исемле икән, чиккә якын авылда яши, страховкалау компаниясендә эшли. “Машинагызны страховка-ларга киңәш итәм, ике атналыгы 1500 сум тора”, – ди. Страховка-ламый чикне үтсәң, теге якта штраф зур, имеш. Ә инде, Аллаһ сакласын, юлда бер-бер хәл була калса, Казахстан ягы чыгымны үзе түли икән. Страховканы теркәп, кесәгә салып куйдык. Документларны тутырган арада Дилбәр Казахстанга нигә килүебез белән кызыксынды, Астанага баргач, кайларда һичшиксез булырга кирәклеге хакында киңәш тә бирде. “Быел барып булмады, балаларны әнием йөртеп кайтты, барсы да ошаган, аеруча пыяла күпердән үткәннәрен көн саен искә төшерәләр”, – ди. Нинди пыяла күпер икән дип уйлап куйдым, сораштырып торырга вакыт калмады, баргач күз күрер дип кенә уйладым...
Бәхеткә, чикне 3 сәгать дигәндә үтеп тә киттек. Миграция хезмәткәрләренә килгәндә, Русия ягыныкылар бик катгый кыланалар, машинаның тикшерелмәгән бер урынын калдырмадылар. Казахстан ягы исә, безнең пограничникларга ышанадыр, тикшереп тормады диярлек. Чик буйлап тимерчыбыклар сузылуына игътибар иттек.
Менә без Казахстанда! Аяк басу белән диярлек далалар башланды. Авылларны үтәбез. Алар безнең яктагы кебек ерактан ук кызыл-яшел, зәңгәр калайлы түбәләре, матур капкалары белән балкып тормый, барсы да диярлек гади калай һәм шифер белән ябылган. Авыллар барсы да диярлек зур, буш йортлар күренмәве искә алынды. Күпме авыллар очрасак та, аларда ике хуҗага салынган (совет чорында бездә дә аларны колхоз-совхозлар күп төзеде) йортлар күпчелекне тәшкил итә. Биредә барсы да – мунчалары да, абзарлары да иркен итеп таштан төзелгән. Шулай итми ни, төзү өчен шулкадәр агачны даладан кайдан табасың?
Менә Кустанай шәһәренә килеп җиттек. Бик матур, төзек, гадәти бер шәһәр икән, үзе чәчәкләргә төренеп утыра. Казахстанда безнең акчаны кабул итмиләр, шуңа шәһәр уртасындагы “обменник”та сумнарны тәңкәләргә алыштырып алдык. Күңелле эш икән бу: безнең 100 сумга 500 тәңкә бирә болар! Шулай итеп, уч тутырып, тәңкәгә баеп чыктык аннан. Шәһәр уртасындагы паркны күреп чыктык, тамак ялгап алдык та, Астанага юл тоттык. Башта заправкалау станциясенә туктап, “тимер атыбызны” сыйлаганбыз икән әле, әйткәндәй, биредә бензинның литры 25 сум тора.
Кустанайдан соң иксез-чиксез далалар башланды. Биредә үләннәр саргайган инде, безнең халык быелгы яңгырларның күп булуына зарланса, Казахстан далаларының шифалы дымга сусавы күренеп тора. Аның урынына, йөзләрчә чакрымнарга сузылган басуларда игеннәр тулышып утыра. Басуларның иге-чиге бер дә булмас кебек, алар әллә кайда, горизонтка китеп югала. Ирексездән, ничек чәчеп, ничек урып-җыеп бетерәләр, ничек транспорт җиткерәләр икән (биредә авыллар арасы бик ерак) дигән уй килә башка. Игене күп булгач, аны эшкәртергә элеваторы, озатырга тимер юлы да кирәк бит әле. Элек бар Советлар Союзы халкы тырышлыгы белән күтәрелгән чирәм, ягъни басуларның, еш-еш аралык белән төзелгән галәмәт зур элеваторларның, тимер юлларның игелеген бүген дә рәхәтләнеп күрә Казахстан халкы. Аларның булганны саклап, яңартып һәм шуның игелеген күреп яши белүләренә сокланырга гына кала безгә. Күп җирдә бит әле халыкның, җитәкчелекнең моңа башы җитмәде, зур тырышлыклар белән булдырылган байлыклар җилгә очты...
Бәй, далалар гына түгел, урман-күлләре, берникадәр таулары да бар икән бу якларның. Кинәт юл буйлап икешәр-өчәр чакрымга сузылган күлләр башланып китмәсенме?! Күлләре бездәге кебек түгәрәк һәм зәңгәр түгел, аларның хәтта ярлары да юклыгы аптырашка калдыра. Күлләр басу читеннән дә аерылмый кинәт башлана да, машинаны озата барып, шулай ук югала да. Анда кошларның күплеге, төрлелеге таң калдырды. Торналарның, челәннәрнең күплегенә аптырадык. Юл буенда машиналар туктап үзләрен күзәткәнгә исләре дә китми аларның. Күктә очкан торналарны күрү аеруча соклангыч күренеш. Кызыбыз аларны якыннан күрүенә аеруча шатланды. Күктә лачыннар, тагын без таныган һәм танымаган кошлар әйләнә, без хәтта берничә тапкыр бөркетләр дә күрдек. Аннан юл нарат урманнары буйлап дәвам итте. Чакрымнарга сузылган наратлар уртасыннан барганда казах далаларында икәнлегебез дә онытылып торды хәтта. Әйткәндәй, биредә юллар яхшы. Юлдашларыбыз әйтүенә караганда, элек Кустанай – Астана юлы искиткеч начар торышта булган, соңгы берничә ел эчендә генә 700 чакрым аралыкта асфальт түшәп, аны яхшыртырга өлгәшкәннәр икән. Сокланмаслыкмы ни?!
Кояш байый башлауга Әүлиякүл авылы янында төзелгән бер кунакханәгә йокларга кердек. Заманча матур итеп төзелгән ике катлы бинаның беренче катында кафе урнашкан, икенче катта бар уңайлыклары булган бүлмәләр. Тамак ялгап, йоклап, икенче көнне юлны дәвам иттек. Астанага көндезге 12ләрдә барып җиттек.

Яңа башкаланы коры далада диярлек төзиләр. Кискен континенталь климат булу сәбәпле Астанада җәйге һәм кышкы температуралар аермасы 70-80 градуска җитәргә мөмкин. Мәсәлән, биредә җәен чыдап булмаслык эссе 30–40 градус булса, кышын термометр уклары 30-40 С кадәр төшәргә мөмкин. Кайвакыт боздай салкын җилләр шулкадәр көч белән исәләр ди, хәтта кар бөртекләре вертикаль түгел, ә горизонталь рәвештә төшәләр икән.

Астана Казахстанның башкаласы итеп 1997 елда билгеләнә. Менә шул көннән алып анда төзелеш эшләре тавыш тизлеге белән бердәй бара дип юкка әйтмиләр. Югары дәрәҗәле кунакханәләр, көзгене хәтерләтүче, башыңны күтәреп карасаң, бүрегең мәтәлеп төшәрдәй биек йортлар, бер-сеннән-берсе киң һәм заман та-ләпләренә җавап бирерлек проспектлар һәм күзләрне иркәли торган искиткеч гүзәл яр буйлары – бүген Астана үзенә килүче туристлар күз алдына нәкъ шундый булып баса.
Тик... шәһәргә кергәндә безне гадәти урамнар каршы алды. “Әһә” мин әйтәм, алдаганнар: менә бит, шәһәр тек шәһәр, аша барса, һәр шәһәрнеке кебек сокланырлык берничә ноктасы бардыр инде. Шулкадәр араларны үтеп юкка килдекме әллә әкияти шәһәр күрергә дип.
Ләкин алга барган саен берсеннән-берсе соклангыч күре-нешләр, искиткеч матур формалар, алтын витражлар һәм зәңгәрсу детальләр белән бизәлгән биналар, алтын гөмбәзләр, хәтта юл буен-дагы АЗСларның да алтын булып ялтыравы телсез калдырды. Алда искиткеч монумент очрады, алтын һәйкәл – Астана йолдызы мону-менты икән ул! Шәһәр гаять чиста, бик нык каралган, далада бар-лыкка китерелгән дип кем уйлар – чәчәкләргә күмелеп утыра. Алга китеп шуны да әйтер идем, 4-5 көн эчендә шәһәрне аркылы-буй йөреп чыгарга туры килгәндер, ләкин бер җирдә дә без сукбайларны, теләнчеләрне күрмәдек.
Күргәннәрдән чак һушыбызны җыеп, алдан килешенгән кунак-ханәне эзләп киттек. Шәһәр уртасында икән. Казах кызы Айбала безне җылы каршы алды. “Ярый килгәнсез, безнең шәһәр кунакларны ярата”, дип елмайды.
Урнашып, бераз ял итеп алдык та, шәһәр белән танышырга юлландык. Биредә караңгы бездәгегә караганда иртә төшә икән. Август уртасы җитмәгән, кичке алтыдан соң эңгер-меңгер иңә дә башлады, шәһәрдә кичке утлар кабынды. Кичен Астана меңнәрчә, юк-юк, миллион-нарчадыр, чагу утлар белән балкый, мәйданнарда фонтаннар биеп үзенә чакырып тора. Һәркайда халык күп, барсы да кирәк урынны теләп өйрәтә, озатып ияреп үк бара хәтта. Менә ерактан ук күзләрне иркәләп, төрле матур төсләр белән балкыган мәчет манаралары күренде. Аннан Байтирәккә килеп чыктык.
Байтирәк – башкала символы
Ул тамырлары белән җиргә береккән, ә ботаклары белән күккә ашкан тормыш агачын сурәтли. Башняның биеклеге 97 метр, аның түбәсендә авырлыгы 300 тонна тәшкил иткән шар урнашкан. Түбәсенә күтәрелергә һәм аннан гүзәл Астанага карап сокланырга мөмкин. Зал уртасында Казахстан Президенты Назарбаевның уң кулының оттискы бар. Аның янында фотога төшәргә теләүчеләр бихисап.
Төнге Астананың гүзәллеген сөйләп бетерә торган түгел. Ничек бизәп беткәннәр: зур-зур йортларның бөтен фасады аллы-гөлле булып янып тора, анда кунакларны тәбрикләү сүзләре язылып тора. Төнге шәһәргә сокланып озак йөрдек, кайткач кат-кат карап хозурланыр өчен фотога һәм видеога төшереп, чиксез арып, чак кайтып аудык кунакханәбезгә.
Икенче көнне Айбаладан кайларда булырга, кайда тук-ланырга һәм ял итәргә мөмкин булуы турында белешмәләр алып шәһәр киңлекләренә ашкындык. Иң беренче эш итеп кичтән сокланып үткән мәчеткә юл тоттык. Кичен генә түгел, көндез дә гүзәлләрнең-гүзәле икән ул! Ап-ак стеналары алтын белән бизәлгән, кояш яктысында күзләр камаша хәтта.
“Солтан хәзрәт”
Үзәк Азиянең иң зур мәчетләреннән берсе булган әлеге “Солтан хәзрәт” Көнчыгыш сарайларын хәтерләтә.
Мәчетнең гомум мәйданы 11 гектар тәшкил итә, ул берьюлы 10 мең кешене сыйдырырга сәләтле. Шул ук вакытта мәчеттә намаз уку, никах һәм Коръән уку һәм семинаристлар өчен дәресләр бүлмәләре һ.б. бар. Мәчетнең төп гөмбәзе 51 метр биеклектә, аның диаметры – 28 метр. Төп гөмбәзя нында 8 кечерәкләре бар, мәчет тирәли биеклеге 77 метр булган 4 манара күккә ашып тора. Ислам стилендә төзелгән мәчеттә тра-дицион казах орнаментлары һәм бизәү элементлары кулланылган.
Дөрес, Солтан Хәзрәт мәчете дөньядагы иң зурлардан исәп-ләнми, аның Таҗ Махал мәчете турындагы кебек матур легенда-лары да юк, ләкин, берничә гасыр үтүгә алар булмас дип кайсыбыз әйтә ала? Аның урынына, бүген Солтан хәзрәт мәчетен – Казахстанның архитектура өлкә-сендәге өр-яңа әсәрләренең берсе дип атарга мөмкин. Бер мөһим момент: мәчетне нибары 3 ел эчендә (!) төзеп өлгерткәннәр, шунысы белән генә дә аның исеме тарихка кереп калырга лаек, минемчә.
Без барганда мәчеткә кешеләр агыла иде. Дога кылу бүлмәсе янына, башкаларга ияреп, без дә чиратка бастык. Менә 50-60 кешелек бер төркем кереп китте, алар чыккач, 5-6 минуттан соң, без дә зур, утыргычлар тезелгән бүлмәгә кердек. Керүчеләрнең барсы да ишек янында куелган зур тартмага хәер төшерә дә, утыргычка барып утыра. Кеше күп булып, урындыклар җитмәү сәбәпле, күпләр идәнгә чүгәләп утырды. Менә мулла догалар укый башлады. Аннан казах телендә теләкләр теләде һәм без, керергә көтеп торган яңа төркем өчен, бүлмәне бушаттык.
Биредә дини товарлар сатаучы кибетләр дә бар икән, туганнарга-дусларга бүләкләр алып, мәчет белән танышып йөри торгач, искиткеч зур залга килеп кергәнебезне сизми дә калганбыз. Бу – ашхана-кафе икән! Зур түгәрәк өстәлләргә ап-ак эскә-терләр җәелгән, аш бүлмәсеннән килүче хуш исләр борынны иркәли. Меню белән танышабыз: 20 төр кайнар ризык кына тәкъдим ителә. Хаклары да бездәге кафелар белән чагыштырганда бик арзан: мәсәлән, эре-эре 5 манты салынган бер блюдо, безнең акча белән исәпләгәндә, нибары 100 сум килеп чыга. Безнең кафеларда кечкенә бер мантының 45 – 55 сум торганын исәпкә алсаң, шакка-тырлык инде. Төшке аш вакыты җитеп килә икән, халык артканнан-арта бара, ләкин зал зур булгач, кеше күплеге сизелми дә кебек. Биредәге ашханага берничә тапкыр кереп сыйландык әле. Андагы лагманнарның, пылау-ларның тәме бүген дә тел очында тора.
Мәчеттән соң сәяхәтебезне шәһәр буйлап дәвам иттек. Астанада җәяүлеләргә иркенләп йөрү өчен урыннар бихисап.
Сулы-яшел бульвар һәм Түгәрәк мәйдан
Астанадагы җәяүлеләр зонасы биек “небоскреблар” белән ура-тылып алынган, ә аның уртасында кабатланмас фонтаннар һәм скульптуралар (гомумән, шәһәрдә фонтаннар, һәйкәлләр бихисап) урнашкан. Яшел бульварда йомырка формасын хәтерләткән Архив бинасы, күзләрнең явын алырлык “Северное сияние” “Изумрудный квартал” дип аталган торак комплекслары һәм барсының да игътибарын ерактан ук җәлеп итүче Тынычлык һәм килешү сарае урнашкан. Сарай – искиткеч зур пирамида, анда дәрәҗәле конференцияләр, күргәзмәләр, утырышлар, кайчак Казахстан президентының башка илләр башлыклары һәм сәясәтчеләре белән очрашуы үтә.
Хан-чатыр
Астанага барып, дөньядагы иң- зур чатырны күрми китәргә ярамый! Ул дөньядагы иң эре сәүдә-күңел ачу үзәкләренең берсе исәпләнә. Соңгы катында хәтта комлы пляжлары, пальмалары һәм диңгез суы тутырылган аквапаркы бар. Анда керү өчен чират! Өченче катта – балаларның хыялы – сөйләшә һәм үкерә торган динозаврлар паркы урнашкан. Кичләрен үзәкнең беренче катында казах һәм чит ил җырчыларының “тере” концерт-лары үтә. Аларга акчаны сәүдә үзәге үзе түлидерме – белмим, караучылар өчен концерт бушлай. Хан-чатырда вакыт су кебек ага икән, андагы сәүдә нокталарында йөреп (әйткәндәй, безнең Уфада булган күп кенә бренд кибетләре анда да бар), сыйланып һәм күңел ачып йөреп, төн дә җиткән...

Моннан 20 ел элек башкаланы Алма-Ата кебек гүзәл шәһәрдән коры далага күчерергә булгач, ил халкының фикере, әлбәттә, уртага аерыла: кемдер башкала илнең уртасында булырга тиеш дип саный, кемдер исә акчаларны җилгә очыру нигә кирәк дип каршы килә. Ләкин ил Президенты халкына Целиноград дигән гап-гади шәһәр поселогын иң матур һәм заманча, чәчәк аткан шәһәр итәргә вәгъдә бирә һәм моны үти дә. Бүген Казахстан халкы, нигездә, үзенең яшь башкаласы белән горурлана.

Хыяллар чынга аша
Мин һәрвакыт чын океанариум күрергә хыялландым. Мәскәүгә барганыбызда әле ул ачылырга өлгермәгән иде (моннан берничә ел элек кенә ачтылар, бу хакта бар ТВ-радио шаулады), аннан Абхазиягә, үзебезнең диңгез буе шәһәрләрендә, аннан Кырымда ял иткәндә, “чын океанариумга чакырабыз” дигән белдерүләргә ышанып, күпме акчаларны җилгә очырдык без! Меңәр сум акчаңны түләп керәсең, ә анда гадәти зур аквариумнарда берничә зур балык йөзеп йөри. Кайчак кечкенә акула баласы. Менә аннан күңелең төшеп чыгасың инде...
Барганчы ук интернет аша Астанада “Думан” күңел ачу комплексы барлыгын белдек. Анда илдәге иң зур аквапарк ачылуы, шунда ук океанариум да барлыгы хакында хәбәр бар иде. Сәяхәтебезнең өченче көнендә “Думан”ны эзләп киттек. Барсак, аквапаркның тик бер атнадан гына ачылачагы турында әйттеләр. “Әйдәгез, океанариумны күрегез”, дип елмайды безгә кассадагы кызлар. Килгәч-килгәч, буш китмик дип керергә булдык. Билет хакы безнең акчалар белән 600 сум: аквариум күрү өчен арзан түгел икән дип уйлап куйдым. Керсәк... чын океанариум булып чыкты ул! Озын тоннель аша барасың, ә синең тирәңдә кайчан гына әле диңгезләрне, океаннарны колачлап йөзгән йөзләрчә балыклар, сигезаяклар, кешедән дә зуррак ташбакалар, еланбалыклар һ.б. йөзеп йөри. Абау! Менә озынлыгы 2-метрдан артык акулалар өере каршыга йөзеп килмәсенме?! Болай тамаша карап, чын күңелдән шатланганым күптән булмагандыр, мөгаен, миңа карап хәтта кызым белән ирем дә көлешәләр.
“Думан”нан бик тә күңелебез булып кайтырга чыктык, аквапаркның ачылырга өлгермәве дә күңелне китә алмады хәтта (анда булган бар бит инде).
Кичен кунакханәдә горничная Катя белән сөйләшеп утырдык. Аның картәти-нәнәләре Пермь ягыннан икән, Казахстанга чирәм күтәрергә бөтенсоюз юлламасы буенча килгәч танышканнар, кавышканнар һәм биредә яшәргә калганнар. Катя, без килгән юл буенда калган Есиль шәһәре тирәсендәге бер авылдан икән. Гаиләдә 4 бала үскәннәр. “Нәнәйләр инде вафат, әти-әни исән-сау, маллар асрап яшәп яталар” – ди ул. “Казахстан бәйсезлек алган чорда сездә яшәү бик авыр булган диләр бит, мәсәлән, Башкортстанга бик күпләр “качаклар” статусы алып кайтып, бушлай фатирлар алды, нигә сезнең гаилә Русиягә кайтырга уйламады?”, – дигән сорау бирәм мин аңа. Катя: “Казахстанда Таҗикстандагы кебек сугыш та, Үзбәкстан һ.б. яклардагы кебек милләтләрне кысрыклау да бик булмады. Әнә, юлдан килгәндә күргәнсездер, торган саен рус авыллары очрый. Үз вакытында юллама белән килгән яшьләргә йортлар салып биргәннәр, эше булган. Тормыш итү өчен мөмкинлекләр булгач, тырышып дөнья көтеп ятучылар берсе дә китмәде, биредә калды. Бүген дә хуҗалыклар яхшы эшли, эш бар. Казахстан авылларында халык күпләп мал тота, шуның белән көн итәләр”, – дип җаваплады.
Чынлап та, юлда килгәндә иртән авыллардан йөзләрчә эре мөгезле мал, куйлары бихисап булган зур көтүләр чыкканын, кайсыбер авылларда халыкның күмәкләшеп кичен мал каршыларга чыкканын күреп сокланган идек шул без. Ни кызганыч, бүген безнең авылларыбызда мал көтүләре кимегәннән-кими. Сәбәбе гади: өлкәннәрнең хәзер көче кими, ә яшьләр исә мал карарга иренә, янәсе, сыер асрап интеккәнче, кибеттән әзерне сатып алалар...
Катяның ире Андрей автопоездда эшли, еш кына Русиягә дә барып чыга икән. “Без сезнең ил белән кызыксынабыз, ни дисәң дә, тамырларыбыз береккән бит”, – дип елмая хатын. Катя әйтүенчә, аларның өч баласы да гадәти мәктәптә укый, анда казах теле дә, рус теле дә дәүләт теле буларак өйрәнелә. “Сезнең халык, безнең халык дигәнне ишеткән юк, дус яшибез, балалар да тату булып үсәләр”, – ди ул.
Чынлап та, сәфәргә чыкканда без дә, чикне үткәч тел белән бәйле проблемалар килеп чыкмасмы дип, башта хафаланган идек. Ләкин менә ничә көн инде, ә кайда гына булсак та, олысы-кечесе ягымлы итеп рус телендә җавап бирә. Казахстанда урам исемнәре, бөтен биналарда исемнәр казах һәм рус телләрендә язылып куелган.
ЭКСПО-2017
Иртән иртүк торып, рекламасы белән бөтен шәһәр тулган ЭКСПО-2017 күргәзмәсенә юлландык. Менә кайда икән ул заманча проектлар да, менә кайда икән ул Астананың киләчәге! Астанада үтүче ЭКСПО-2017 күргәзмәсе – дөнья күләмендәге зур вакыйга һәм мондый чара БДБ илләре җирлегендә әле тәү тапкыр үткәрелә икән.
Күргәзмә әллә кайдан ук үзенә тартып тора: зур пыяла сфера-шар чагу кояш нурлары астында күзләрне камаштыра! Күргәзмәнең логотибы – җил, кояш һәм җир энергиясен күзалландыручы эмблема. Мондый чагу энергия һәм мәңгелек хәрәкәт символлары бар Астана буйлап урнаштырылган.
Билетлар 4000 тәңгә тора, безнең акча белән 800 сум дигән сүз. Бөтен җирдә – волонтерлар: алар күргәзмәнең картасын биреп, бар сорауларга җавап бирергә әзерләр.
Нәрсә соң ул Бөтендөнья ЭКСПО күргәзмәсе дисезме? Ул – дөньядагы иң эре яңа фәнни-техник казанышларның халыкара күргәзмәсе генә түгел, ә шулай ук барлык илләрнең тарихы, традицияләре һәм мәдәниятен үстерү дә булып тора. ЭКСПО төрле илләрдә 1851 елдан алып үткәрелә, аның тәүгесе Лондонда үткән булган. Беренче телефонның нәкъ шунда тәкъдим ителүе билгеле.
Астанадагы “Киләчәк энергиясе” дип аталган күргәзмәдә 115 ил һәм 22 халыкара оешма катнаша икән (күргәзмә мәйданы 174 гектар тәшкил итә). Ул энергиянең альтернатив чыганаклары темасын яктырта. Чынлап та, бу бик көнүзәк тема, чөнки елдан-ел планетабызга көчергәнеш арта бара, энергия торган саен күбрәк сарыф ителә, товарлар күбрәк җитештерелә, хәтта куллану культы барлыкка килде. Русиядә әлегә артык сиздермәсә дә, күп илләрдә инде энергия җитешмәү яки булган чыганаклардан экологик бәлаләр кичерү проблемасы гаять кискен тора. Шуңа да безгә киләчәк энергиясенең кайсы илләрдә үсеш алуы, бу өлкәдә кемнәрнең нинди яңалыклар кертүе һәм аларны көндәлек тормышта куллануы кызыклы булды.
Пыяла шар, пыяла күпер, пыяла лифтлар...
Тәүдә без Казахстанның күргәзмә павильоны урнашкан футуристик шарга (ул “Нур-Алем” дип атала) – “Сфера”га юл тоттык. Вәт төзеп тә күрсәткән болар. Әлеге пыяла шарның биеклеге 100 метр, аның 8 катында да күргәзмә заллары урнашкан. Беренче каттагы лифт очыртып берничә секунд эчендә 8нче катка мендереп җиткерде. Әйткәндәй, биредә лифтлар фантастик кинолардагы кебек: алар гаять чагу, пыяладан гына эшләнгән һәм күзләрне иркәли торган.
Миңа шунысы ошады, күргәзмәдә халык күп – бәби күтәргәннәре дә, яшьләре дә, өлкән яшьтәгеләре дә бихисап (Казахстанда булганда гел шуңа игътибар иттем: һәркайда яшьләр күп. Катя әйтүенчә, авылларда да балалар күп туа).
Казахстан чиген үткәндә очраган Дилбәр әйткән пыяла күпер дә “Сфера”да икән! 8нче катта урнашкан бу күпердән үтәр өчен тимер нервлар кирәк: кемдер аңа курка-курка гына баса, кемдер исә геройланып үткән була (“теркелдәп” торган йөрәген уч төбенә кысып!), ә балалар исә анда кермәскә тырыша, кире чаба. Безнең исә Мәскәүдәге Останкино башнясында пыяла идәннән үткән бар иде инде, шуңа маҗаралы күперне җиңел (барыбер кот оча, малай) үттек, фотоларга да төштек әле.
Җиденче катта Космос энергиясе, алтынчыда – Кояш энергиясе, дүртенче катта – биомасса энергиясе, калганнарда – су, кинетик энергия дип аталган берсеннән-берсе кызыклы күргәзмәләр эшли иде. Кызыбызга аеруча су энергиясе – йөгерек су проекциясе белән җиһазландырылган коридор ошады. Ул йөгерә-йөгерә суның аскамы, әллә өскәме агуын һәм нинди принцип белән хәрәкәт итүен аңлау өчен бик озак карап йөрде, аннан сорауларына җавапны стендларда урнаштырылган мәгълүматтан тапты.
Биредә шулай ук хан заманындагы энергия җитештерүче җил тегермәннәре, су таганнары һәм БМВ автомобиленең 100 чакрым арага нибары 2 литр гына (!) бензин сарыф итүче яңа моделен күрергә мөмкин иде.
Күргәзмәдә күп илләр үзләренең техник казанышларын тәкъдим итә дидек. Безгә аеруча Германия, Израиль күргәзмәләре ошады, ә бик теләп кергән Кытай повильонында кызык тапмадык.
Күргәзмәдә йөри торгач, төш вакыты да узып киткән икән, ә безгә бүген кайтыр юлга кузгаласы...
Астанада үткән матур мизгелләр, аның кунакчыл, ягымлы кешеләре, мемрәп пешкән карбыз-кавыннары хәтеребезгә ныклап уелып калды. Чынлап та, чал дала уртасында нибары 20 ел эчендә калкып чыккан һәм үзенең матурлыгына меңнәрчә туристларны гашыйк итәргә өлгергән шәһәр онытырлык түгел шул. Анда әле төзелеп кенә ятучы, озынлыгы чакрымнарга сузылган “Президент паркы”, төзүчеләр иҗат итү стадиясендә генә булган искиткеч формадагы гүзәл биналар, төннәрен хәтта асфальтларына кадәр яктыртылучы киң проспектлар бар. Алар киләчәктә барыбызны да кунакка көтеп кала.

P.S. Без кунакханәдә ял иткән вакытта караган телевизион тапшырулар вакытында, Казахстан ягыннан Русиягә һәм аның халкына карата тик хөрмәт һәм олылау гына күрдек. Илдә Русия каналлары күрсәтелә, моңнары да, сүзләре дә татарныкына охшаш булган казах җырлары белән беррәттән рус телендә концертлар, тапшырулар күрсәтелә.
Ә Казахстан – Русия мөнәсәбәтләренә килгәндә, бүген аларны иң югары дәрәҗәдә дип атарга мөмкиндер. Шөкер, халыкларыбыз бернинди киртәләрсез аралаша, сәяси планда да барсы да уңышлы дип ышаныч белән әйтә алабыз. Илләребез арасында дуслык киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз. Ә сезгә, һичшиксез, Казахстан башкаласы Астананы барып күрергә кирәк, дуслар!
Гөлара Арсланова.
Уфа-Астана-Уфа. Автор фотосурәтләре.



 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>