Син гүзәлсең Төркия!

Төркияне туристларның Мәккәсе диләр. Бу ил нәкъ туристларны җәлеп итәр өчен туган диярсең . Төрле яклап Урта, Эгей, Кара һәм Мәрмәр диңгезләре уратып алган, шуңа да су коенып, кайнар кояш нурларында кара янып кайтыйм дисәң, бу илдән дә кулае юк. Май аеннан ноябрьгә кадәр су температурасы плюс 23 – 27, һава температурасы плюс 27 – 33 градус. Озайлы яңгырлар юк диярлек. Шуңа быел гаилә белән кайда ял итәбез дигәч, барыбыз да берсүзсез Төркияне сайладык. Һәм үкенмәдек!

Яшермим, моңа кадәр чит илләрдә ял иткәнем булмады, шуңа да һәр нәрсәгә сабый бала кебек һушым китеп карап, сокланып йөредем. Без ял итәр өчен Аланья шәһәрен сайладык. Туроператор отель диңгезгә биш адым ераклыкта, беренче линиядә урнашкан, диңгезгә кергәндә комлы җир, бик уңайлы дигән иде, ялгышмаган булып чыкты. Суының сафлыгы! Гомумән, Аланья Торос таулары битендә урнашкан кечкенә матур шәһәр. Тирә-ягы әфлисун, гранат, инжир һәм лимон бакчалары белән уратып алынган. Аэропорттан 110 км ераклыкта. Дүрт районы бар – Инджекум, Конаклы, Карабурун һәм Мәхмүтләр. Безнең кунакханә Конаклы районында. Аэропорттан автобус белән килгәндә күпсанлы отельләр тезелеп китүен искә алып кызык өчен генә саный башлаган идем, өч йөзгә җиткәч, ташладым. Гел генә кунакханәләрдән торган район икән бу! Борынгы чорларда Аланья пират корабльләренең базасы булуы белән дан тоткан. 1220 елда султан Алаеттин Кейкобат аны кулга төшергәч, бу шәһәрнең чәчәк ату чоры башлана. Султан аңа Алаийе дип исем куша, ягъни затлы. Аның фәрманы буенча кышкы сарай һәм флот төзелә. 1471 елда шәһәр Осман империясенә кушыла. Бүгенге көнгә кадәр шул чорлардан калган тарихи һәйкәлләр, башнялар, крепость диварлары, мәчетләр сакланган. Әйткәндәй, Төркиядә кечкенә булсынмы ул, зурмы, һәр тарихи ташка сакчыл караш. Бер генә таш кисәген дә истәлек өчен алам димә, аэропортта таможня үткәрмиячәк. Төркиягә килеп диңгез буенда гына ятып бу илне белеп тә, төшенеп тә булмый. Шуның өчен иң яхшысы экскурсияләр. Без дә бер-ике көн су буенда ятып ялыккач, төрле турлар сайлый башладык. Кунакханә эчендә туроператор беренче көнне үк яңа килгән туристларны җыеп, төрле сәфәрләр, бу илнең тәртип – кагыйдәләре хакында сөйләде. Әйтергә кирәк, алар тәкъдим иткән турлар бик кыйммәт. Аңлашыла да, бу хакка страховка хакы да кергән, ни дисәң дә ул-бу була калса, синең өчен туроператор җавап бирәчәк. Берничә ел дәвамында бирегә ял итәргә килгән бер гаилә белән таныштык, алар Казаннан. Нәкъ алар отельдән читтә урнашкан бер агентлык аша төрле экскурсияләргә барган булганнар, безгә дә тәкъдим иттеләр. Башта бераз куркыткан иде, ни дисәң дә беренче тапкыр чит илдәбез, ни булмас. Инглиз телен дә ипи-тозлык кына беләбез. Юкка курыкканбыз икән, гидларыбыз рус, инглиз телләрендә иркен аралаша торганнар булып чыкты. Гомумән, бу илдә барысы да туристлар мәнфәгате өчен эшләнә. Аңлашыла да, туристлар – төп акча эшләү чыганаклары. Әнә шул апрель аеннан ноябрьгә кадәрге сезон вакытында туристлардан акча эшләп калырга тырышалар да инде. Беренче экскурсиябез джипларда Аланья шәһәренең үзенә булды. Аланьянең үзенчәлеге – тау башында урнашкан Византия крепосте. Крепость архитектурасын 150 башня тәшкил итә. Сигез почмаклы Кызыл күле дигән башняда да булдык. Төрекләр атасы Ататюркка һәйкәл дә биредә урнашкан. Төрекләрнең аңа булган кадер-хөрмәтенә карап сокландык. Бу шәһәр Дамлаташ исемле сталактит мәгарәсе белән дә дан тота. Мәгарә эчендә һәрвакыт 22 градус температура, дымлылык 90 – 98 %. Биредә һава карбонатка бай, шуңа да үпкә – тын алу юллары белән авыручылар биредән чыкмый диярлек. Мәгарә дәвалый диләр. Кыш көннәрендә туристлар аз булганда чит илләрдән, аеруча Германиядән, килеп, биредә 21 көн буена сәгатьләр буе утырып дәваланучылар да бар икән. Мәга-рәдән чыккач данлыклы Клеопатра пляжы җәелеп китә. Монда Клеопатра гел генә су коенырга яраткан диләр. Бер кыяда аның балконын да күрдек. Музейлар, базарчыклар турында аерым әйтеп тормыйм. Алар монда бихисап. Гомумән алганда, шәһәр бик уңай тәэсир калдырды. Аланья – Төркиянең иң җылы курорт шәһәре. Биредә даими 100 меңгә якын кеше яши. Йортлар биш каттан да югарырак төзелмәгән, Аңлашыла да, җир тетрәү ихтималы бар. Һәр йорт түбәсендә зур бакларда кояш нурында су җылына. Кояш батареяларын да кулланалар. Җылы су фатирларга шул рәвешле килә. Квартплатага экономия! Әйткәндәй, фатирлар үзәк җылыту системасына көйләнмәгән, кышын һәркем фатирын үзе җылыта, кем кондиционер, кем электр җылыткыч ярдәмендә. Ашарга пешерер өчен газ баллонын, я электр плитәсен кулланалар. Аңа ел башыннан ук заказ бирелә. Гидтан фатир хаклары белән кызыксынабыз. 1,5 млн сумга биредә менә дигән ике бүлмәле фатир сатып алып була! Шак катып торабыз – Уфада бер бүлмәлене ике миллион сумга табуы кыен. Иң кечкенә фатирларының мәйданы да 50 кв. метр тирәсе. Квартплата хакын белешәбез. Күп түгел икән, фатир мәйданына, йорт алдында бассейн, лифт һәм башкасына карап аена 15 – 30 лирага кадәр икән. Бер лира безнең акча белән 16 сум тора. Әйтәм соңгы елларда кешеләр күпләп Төркиядә күчемсез милек сатып ала башлады. Яшәрлек тә икән! Бездә бит картлык көнең дә тыныч кына үтмәс, пенсияңнең күп өлеше квартплатага гына китә. Зур төзелешләргә, матур йортларга игътибар итәм: ” Их, шушында фатир алып яшәсәң икән, балаларың, оныкларың белән килеп ял итеп кенә ятар идең”. Гид минем уйларымны укыгандай банклар фатир сатып алырга теләүчеләргә кредит бирә ди. 7%ка гына! Бу да иң югары процент ставкасы! Ихтыярсыздан үзебезнең ил белән чагыштырам – бездә иң очсызы елына 12%. Фатир алып та биредә ел буена үзең яшәмәсәң, арендага калдырып китә аласың. Агентлык барысын да үзе эшли – кеше дә таба, бар түләүләрне дә башкара. Урамның һәр чатында диярлек күчемсез милек агентлыклары. Кем белә, бәлки берничә елдан соң мин дә биредә кечкенә булса да фатир хуҗасы булырмын... Булгач булсын дип хезмәт хаклары белән дә кызыксынабыз. Иң аз эш хакы – аена 400 лира. Шуңа биредә бөтен нәрсә очсыз. Гомумән, бу ил үзе җитештергәне белән яши. Плантацияләр, җимеш бакчалары, мал фермалары... Хәтта автомобиль дә чыгаралар. Юлда барганда искә алып бардым – һәр йорт алдында ачык кафе-рестораннар. Теләгән һәркем милли аш-судан авыз итә ала. Биредә ризык культы. Төрек-ләр ашарга да, пешеренергә дә яраталар. Төп ризыклары тавык ите һәм балык. Бер атна булдык – кунакханә ресторанында бер генә тапкыр сыер ите бирделәр. Җиләк -җимешләр турында әйтәсе дә түгел. Барысы да үзләрендә үстерелгән. Җимешләр дигәннән монда җиргә кадер зур – тирә- якта таулар булса да әнә шул тау битләрендә төрле плантацияләр урнашкан да инде. Хәтта тау битләүләрендә теплицаларга кадәр бар! Бу илгә карата берәр кайчан икътисади санкцияләр кертсәләр дә алар ач калмаячак. Барысы да үзләренә җитәрлек. Әйткәндәй, кунак-ханәләрдә хезмәтләндерүче пер-сонал ирләр. Аш-су тирәсендә дә алар булыша. Официантлар да гел егетләр. Хатын-кызлар өйдә бала тәрбияләп, йорт карап кына яталар ди. Шул ук экскурсия вакытында гид сөйләгәннәр буенча, диңгез буйларында туризм үсешкән шәһәрләрдә бүген хатын-кызлар ирләргә караганда баерак икән. Заманында әти-әниләре улларына тау битләүләрендәге җиләк-җимеш, яшелчә плантацияләрен мирас итеп калдырганнар. Ә кыз балага бернигә дә ярамаган, диңгез буендагы сазлыклы җирләр туры килгән. 1980 елларда Төркиядә туризм бумы башлангач, әнә шул сазлыкларны киптереп, күпләп кунакханәләр төзи башлаганнар. Ә җир хуҗасы кем? Хатын-кызлар. Бүген күпләр шулай туристлар китергән акча белән картлыкларын җитеш иткән дә инде. Туристлардан акча сугу өчен ни генә уйлап чыгармыйлар – парашюттан сикерү, кыяларга алып бару, балык тоту, яхтада ял итү, плантацияләргә сәяхәт, Израильгә самолетта сәяхәт, квадроциклларда йөрү, төрек мунчасы хамам, джип сафари һ.б. һ.б. Текстиль, күн фабрикаларына экскурсияләрне әйтеп тә тормыйм, ни дисәң дә безнең алыпсатарлар нәкъ шуннан бар әйберне ташыйлар да инде. Хаклар фабрикаларда чынлап та очсыз. Бу илдә бензин бик кыйммәт, шуңа да автомобильләр бездәге кебек күп түгел. Такси хакы югары булганлыктан күпләр маршрут автобусларда йөри. Монда чәчәкләр күплегенә дә таң калдык – тирә-як гүзәллеккә күмелгән диярсең. Шунысы да бар – кунакханәләр территориясе ялт итеп торса, шәһәр эчендә күп кенә урамнарда чүплекләр, ташландык урыннарны еш очратырга була. Кайбер очракларда шапшаклык күренеш-ләре белән дә очрашырга туры килде. Инглиз, рус телләрендә аралашудан тыш төрекләр безнеңчә – татарча да аңлый. Татарларны алар гомумән яраталар. Әйбер сатып алганда татарча сатулаша башласаң, елмаеп җибәреп “вы татары да? Уважаем” дип кенә җибәрәләр һәм хакын кү-ү-ү-пкә төшерәләр. Сәүдә өлкәсендә дә ирләр. Бар сүзләренә дә ышанып барырга ярамый, мутлашырга бик яраталар. Бер төрле ышандырсалар, гамәлдә бөтенләй башкача булып чыга. Әмма боларга карап кәефебез кырылмады. Бер сүз белән әйткәндә мин Төркиягә гашыйк булып кайттым. Киләсе елда кайда барасың инде дип сораучыларга да җавабым әзер: “Әлбәттә, Төркиягә!”

Әлфия Закирова.

P.S. Бүгенге көндә Төркиядә 65-70 млн. кеше яши. Күпчелек өлеше шәһәрләрдә. Халыкның 82% – төрекләр, 10,6% – көрдләр. Калганнар гарәпләр, әрмәннәр, греклар һәм башка аз санлы халыклар. Төрекләр ихласлар, ачыклар. Йөзләрендә гел елмаю. Ресторанда туристларны хезмәт-ләндергәндә яисә берәр эш башкарганда гел җырлап, көйләп йөриләр. Төп милли бәйрәмнәре: 1 гыйнвар – Яңа ел, 23 апрель – бәйсезлек һәм балалар (ә балаларны алар үлеп яраталар) көне, 19 май – яшьләр һәм спорт көне, 30 август – Җиңү көне, 29 октябрь – республика көне.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>