Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Швейцария

(Ахыры. Башы гәзитнең 26 нчы санында).

http://omet-rb.ru/rubrikalar/ill-r-bujlap/2815-shvejtsariya

Швейцариядә ир-егетләр гомер буе диярлек армиядә хезмәт итә, атналык җыелышларга даими чакырыла. Гомум хезмәт итү бер елга кадәр җыела. Армиягә чакы-
рылган вакытта начальнигы аның уртача хезмәт хакын түли. Рәсми рәвештә армиядән “котылып “ була, әгәр 30 ел эчендә тапкан акчаның 3 процентын бюджетка түләсәң. Хезмәттән соң коралны үзеңдә калдырырга мөмкин һәм дәүләт моңа каршы түгел. Шуңа күрә иңнәренә автомат аскан кешеләрне хәтта җәмәгать транспортында очратырга мөмкин.
Дөньяның оҗмахка тиң бу илен бик озак тасвирлап булыр иде, шуңа күрә аерым кызыклы фактларга тукталыйк.


Илдә президент вазифасына чират буенча федераль советның 7 әгъзасының берсе тәгаенләнә. Теоретик яктан караганда, һәр министр берничә тапкыр президент була алыр иде, әмма президент була алмаган очраклар да бар. Тәгаенләү һәр елны була.
Сайлаулар һ.б. төрле тавыш бирүләр почта аша башкарыла: бюллетеньнәр һәм мәгълүмат салынган конвертны алгач, сайлаучылар аларны тутырып, билгеләнгән вакытка кадәр кире җибәрә. Әмма шул ук вакытта сәяси агитация бик каты бара: мәсәлән, чит ил кешеләренең илгә керүе турындагы бер законны караганда Швейцария килмешәкләрнең кара аяклары белән тапала дип әйтелә.
Швейцария дөнья күләмендә нейтралитет саклавы белән дан тота. Бу илнең тынычлык сөюе белән түгел, ә Франция, Германия, Италия һәм Австрия кебек хәрби актив илләр белән чиктәш булуына бәйле. Теләсә кайсы кораллы бәрелешкә кушылмауда нейтралитет тоталар.
Соңгы берничә елда банк сере какшап киткән. Басым ясаулар аркасында Швейцария банклары АКШ һәм Германия власть органнарына берничә клиентлары турында мәгълүматлар бирергә мәҗбүр булды.
Швейцария банклар исәбенә яши дигән фикер өстенлек итсә дә, бу дөреслеккә туры килеп бетми. Тулаем эчке продукт җитештерүдә югары технологияле продукция проценты Германия белән бер дәрәҗәдә һәм Япония белән чагыштырганда югарырак. Шулай булуга карамастан, ил халкының 70 проценты хезмәт күрсәтү: сәүдә, саулык саклау, мәгариф, финанслар һәм страховкалау өлкәләрендә мәшгуль.
Илдә белем бирү бушлай, чит ил кешеләре өчен дә. Шәхси мәктәпләр елына 250 франкка төшә. Ә менә медицина — түләүле, аның страховкасы — мәҗбүри. Илдә 10 университет бар. Анда уку чагыштырмача арзан. Чит ил кешесе елына уртача 2 мең евро акча сарыф итә бакалавриат яки магистратурада укыган өчен. Ә менә бакалавриат өчен, белем бирү бик арзанга төшә дип, хакны арттырмакчылар. Аудиторияләр яхшы итеп баетылган: бөтен җирдә интернетлы компьютер, проектор. Күпсанлы лабораторияләр, дәү бушлай китапханәләр белән студентлар рәхәтләнеп файдалана ала.
Илдә файдалы казылмалар юк, авыл халкы мал-туар үрчетә, иген, бәрәңге, кишер, кукуруз һ.б. культуралар үстерә. Үзләрендә җитештерелгән продукт кибетләрдә аеруча кыйммәт тора. Туклану сыйфатлары турында әйткәндә, швейцар кухнясында тәмле һәм сәламәт ризык аз: нигездә сыр кушып ясалган ашамлык, төрле сосискалар һәм бәрәңге ашыйлар. Шулай ук давыл (әспе) үләнен (спаржа) яраталар.
Адреслар өчен санны йортларга түгел, ә подъездларга сугалар. Фатирларның саннары юк, алар урынына фамилия язылган табличкалар беркетелгән.
Күпфатирлы йортларда подвалда тиешле корылмалары белән кер юу урыны бар. Йортта яшәүчеләр графикка ярашлы аның белән файдаланалар. Чөнки фатирларда тоташтыру артык кыйммәткә төшкәнлектән кер юу машинасы шактый сирәк урнаштырыла. Шуңа да кер юу өчен бер ай алдан язылып, чират алып куярга кирәк. Бервакыт һәр йортта бомбадан качу урыны төзелергә тиеш була, аннан ул салым түләүгә алмаштырыла, соңыннан ул законны бетерәләр, әмма бомбадан качу урыннары калган.

* БМО, Кызыл Хач, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, бөтендөнья сәүдә оешмасы, ЦЕРН һ.б. халыкара оешмаларының штаб-квар-
тиралары биредә урнашкан. ФИФА, ФИБА, МОК, кебек спорт оешмалары да анда.

* Швейцариядә миллион, хәтта ярты милион халык яшәгән шәһәрләр юк.

* Илдә 6 мәчет бар, әмма алар тынлык турындагы закон аркасында үзләрнең төп бурычларын үтәми. Яңа мәчетләр төзү тыелган.

* Кибетләрдә кичке 21.00 сәгатьтән соң хәмер сату тыела.

* Илдә 12 ел яшәгәч кенә гражданлык алып була.

* Инфляция елына 1 проценттан артмый. Илдә электр энергиясен гидроэлектростанцияләр эшләп чыгара.

* Җир йөзендәге иң озын туннель — 57 километр — бу илдә урнашкан — ул Готард базис дип атала. Файдалануга быел тапшырылачак.

* Дәүләт программалары кысаларында наркоманнарга доза, ашамлык һәм кунар урын бушлай бирелә. Бу аларның закон бозулары белән көрәшүгә караганда арзангарак төшә дип санала.

* Урамнарында хуҗасыз эт һәм песиләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың.

* Теләсә кайсы компаниянең директоры швейцарлы булырга тиеш. Шуңа күрә анда номиналь ялланган директор һөнәре бар. Швейцар пас-
портына ия булучылар берничә компаниядә директор булып исәпләнеп, берни эшләмичә мул гына акча чумыралар.

* Швейцарлылар дусларын да, якыннарын да аямыйча әче итеп шаярырга ярата.

* Швейцарлар канат юллары һәм тауда йөрүче поездлар төзергә маһир: андый поездлар 48 градуска авышып 2 мең метр биеклеккә күтәрелә.

* Лозанна шәһәрендә генә метро бар, анысы да җир өстендә һәм машинистсыз йөри.

* Илнең Цермат шәһәрендә бензин һәм дизель авто-
мобильләре бөтенләй тыелган. Анда электромобильләр генә йөри.

Резидә Әхиярова әзерләде.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>