Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Швейцария

Дөньяның иң гүзәл һәм иң кечкенә илләренең берсе Швейцария Европа йөрәгенә, 60 процент территориясен биләгән мәһабәт Альп таулары куенында урнашкан. Ил күз явын алырлык тау пейзажлары, көмеш сулы зәңгәр күлләрн, соклангыч тау трассалары һәм исәпсез-сансыз замоклары белән дан тота. Берьюлы дүрт тел — немец, француз, ретораман һәм итальян — рәсми булып саналган бу илдә җир йөзендәге иң тәмле шоколад ясый беләләр һәм шуңа да аны күп ашыйлар. Иң ышанычлы банклар да монда урнашкан, шулай ук дөньядагы иң төгәл һәм иң камил сәгатьләрне һәм иң тәмле сырны да биредә җитештерәләр. Тагын да Швейцария дөньядагы иң югары яшәү дәрәҗәсе белән билгеле.

Швейцария 26 кантоннан (территория берәмлеге) тора, кантоннар коммуналардан тора. Швейцария 4 кантоннан башланган һәм шуларның берсе Швиц дигәне илгә исем бирә.
Европа үзәгендә урнашкан булса да, Евросоюзга керми. Әлеге вакытта илнең чирек өлеше читтән килгән кешеләрдән тора, Цюрих кантонында — һәр өченче, Женевада һәр икенче кеше чит илдән. 1940 елда андыйлар нибары 5 % була. Бүген илдә даими рәвештә 8 миллион кеше яши.
Илнең һәр өлкәсенә, һәр кантонына үзенчәлекле бер пейзаж, бер климат хас. Мәсәлән, Андерматтеда зифа наратлар үссә, кар катыш яңгыр яуса һәм аз сүзле немецлар яшәсә, Сен-Готард туннеле аша нибары 50 чакрымлап ара узгач та, кояш кайнар нурларын чәчә, пальмалар үсеп утыра һәм дәртле итальяннар яши. Шуңа күрә Швейцариядә бер-ике сәгать эчендә табигый климат контрастларын күрергә мөмкин — моның өчен меңнәрчә чакрым аралар үтеп каядыр сәяхәт кылырга да кирәкми. Бу гаҗәеп илдә Арктика да, тропиклар да бар: тау сыртларында мүк һәм лишайниклар, шулай ук пальма һәм мимоза үсә, урманнарда яфраклы агачлар ылыслылар белән, бүк һәм каштаннар чыршы, нарат һәм карагай агачлары белән алмашына. Кышларын Швейцария иңкүлекләре салкын һава белән тула, куе томан пәрдәсе күк йөзен сарып ала. Ә әнә тегендә, куе томаннар өстендә, тауларда, күпсанлы туристларны чакырып, кояш якты нурларын сибә. Кыскасы, Швейцария табигате искиткеч төрлелеге белән әсир итә. Тау сыртларында виноград келәмнәре җәелсә, аннан өстәрәк, 1800 метр биеклектә, ылыслы урманнар тауга күтәрелә. Тау түбәсе яңа сауган сөт сыман ап-ак. Болыннарда йоннары кояш нурында җемелдәгән, муеннарына тагылган кыңгырауны челтерәтеп сыер көтүе сүлпән генә сусыл үлән уртлап йөри. Ә һавасы, шагыйрь

әйтмешли, икмәккә май итеп ягып ашарлык. Зәңгәр күлләре шулкадәр чиста ки, әйтерсең, син көзгегә карыйсың.
Ил шәһәрләре табигать белән органик яши: кала үзәгеннән нибары 10 минутлык арада сыер көтүе утлап йөресә, күлләр өстендә кыргый үрдәкләр, шәһәр үзәгендәге күпердә симез аккошлар әрле-бирле йөри, ә өйләр өстеннән торналар оча.
Швейцария немец (Цюрих), итальян (Лугано), француз (Женева) өлешләренә бүленә. Ил шуның белән кызыклы да. Анда барсаң, берьюлы берничә илдә булган кебек, чөнки ул өлкәләрнең һәркайсының үз рухы, үз теле. Мәсәлән, Луганода, һичшиксез, син үзеңне Италиягә барган сыман хис итәсең. Тирә-якта итальян теле яңгырый һәм ашамлыклар да, нигездә, итальяннарныкы.
Швейцария — югары квалификацияле эшче көчләр иле. Бу төшенчә хезмәткәрләргә дә, эшчеләргә дә кагыла. Тегеләре дә, болары да югары белем дәрәҗәсенә, яхшы һөнәр әзерлегенә ия. Илдәге хезмәт культурасы дөньяда иң үрнәклесе дип атала. Шуңа да бу илдә эш хакы дөнья күләмендә иң югарысы. Кайсыгызның да булса Швейцариядә эшче халыкның урамнарга протест белдереп чыкканын ишеткәнегез бармы?..
Швейцарлар үзләре квалификацияле эш урыннарында эшлиләр, ә менә канау казу, юллар төзү кебек авыр эшләрдә аларны күрү мөмкин түгел. Бу эшләрне чит илләрдән килгән гастарбайтерлар башкара. Нигездә Урта диңгез илләреннән килгән гастарбайтерларны, контракт сезоны тәмамлану белән, ил властьлары туган җирләренә кайтарып җибәрә.
Биредә “кунак хезмәткәрләр” дигән кызыклы төркем бар. Болары квалификацияле эшчеләр, алар нигездә алга киткән Көнбатыш Европадан килеп эшләүче “ак якалар”. Алар эш көннәрендә һәр көнне Швейцариягә иртән киләләр дә, тагын иртүк торып хезмәт урыннарына утырыр өчен, кичен үз илләренә кайтып китәләр. “Сезонлы” эшчеләрдән аермалы буларак мондый “беркөнлекләр” Швейцариядә даими эшлиләр. Швейцария эшче көчләренең гомум массасында алар 4 % тәшкил итә. 124 мең “бер көнлекләр” түбәндәгечә бүленә: Германиядән һәр көнне килеп эшләүчеләр саны 47 мең кеше булса, Австриядән — 5 мең, Италиядән — 32 мең, Франциядән — 40 мең. Аларны Швейцариягә югары эш хаклары ымсындыра, чөнки туган илләренә караганда икеләтә күбрәк эш хакы алалар.
Швейцария хезмәткәренең эш көне иртәнге 8.00 сәгатьтә башланып, 17.30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Һәр офиснең үз кафесы бар, хезмәткәр төшке аш вакытында анда тамак ялгап, ял итеп ала. Швейцар хезмәткәрләренең эш өстәле артында ашап утыруын күрү мөмкин түгел. Күпләр төшке ашка швейцарларның традицион блюдосы — фондюга заказ бирәләр. Бу ашамлык сыр, ак шәрап, он, тәмләткечләр кушып ясала.
Швейцарлар татлы ризыкларга һушлары китә. Төшке аш, тантаналы табын, әллә эшлекле очрашу булсынмы ул, десерт сыйфатында һәрчак мул итеп татлы ризыклар тәкъдим итәләр. Анда затлы швейцар шоколадлары да, урындагы шеф-поварларның горурлыгына әверелгән “Цугер Киршторт” чия торты да, кондитер Жербо уйлап тапкан “Коньяклы чия” кәнфитен татып карарга мөмкин.
Боларны белгәннән соң, Швейцариядә күпме эш хакы түләнә соң дигән урынлы сорау туа. Әйткәнебезчә, илдә хезмәт хаклары дөньяда иң югарыдан санала. Гадәти хезмәт түләүләреннән тыш, ил гражданнары ел ахырында 13нче хезмәт хакы да алалар. Әйткәндәй, Советлар Союзы чорында ул бездә дә һәр эшләгән кешегә түләнгән булган. Аерым, өстәмә керем алган очракта, компанияләр җитәкчеләре хәтта хезмәткәрләренә 14 нче хезмәт хакы да түлиләр. Әмма югары эш хаклары югары салым да дигән сүз. Салым өчен иң түбән ставка — еллык керемнән 10%. Ә иң югарысы 25 % кадәр җитә. Әлеге сан конкрет кешенең яшәгән урынына да бәйле. Бу салым акчаларының кантоннарның бюджет фондларына килүе белән аңлатыла. Мәсәлән, бер үк эшне башкарган кешеләрнең салым оешмаларына түләгән салымнарында аерма булуы мөмкин. Тагын шунысы кызыклы, безнең илдәге сыман бухгалтерлар хезмәтчәннәрнең салым акчасын тотып калмый, алга киткән илләргә генә хас булуынча, үзләре илтеп түлиләр.
Кулда акча булса, авыр хезмәт көненнән соң ни эшлисе килә? Әлбәттә, ял итәсе! Швейцарлы эш атнасының соңгы көнендә коллегалары белән рестораннарга, төнге клубларга бара Ә законлы ял көннәрен тулысынча гаиләсенә багышлый: бергәләп саф һавада ял итәләр. Алар, безнең сыман шәхси бакчаларында казынмыйлар, ә зәңгәр күлләр буенда ял итәләр яки таудан чаңгы шуалар. Ел буена эшләгәннән соң көтеп алынган ял вакытында (4 атна отпуск) Италия яисә Франциянең диңгез буе курортларында, сыртларын кыздырып, җаннары белән дә, тәннәре белән дә ял итәләр.
P.S. Бу илдәге тормыш шулкадәр мавыктыргыч ки, таныштыруны алдагы санда да дәвам итәргә булдык.
Резидә Әхиярова әзерләде.



 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>