Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Ладиннар

Бу аз санлы халыкның беркайчан да үз дәүләтләре булмаган — аларны дөньядан Альп таулары аерып тора. Ладиннарны чит илләр йогынтысыннан тел киртәсе саклый. Калган нәрсәләрдә — хатын-кызлары.

Ретораман телләре төркеменә (иске роман теллләре) караган ладиннар 35 мең кеше тәшкил итә, аларның 20 меңгә якыны Италиянең төньяк-көнчы-гышында — автоном Больцано – Көньяк Тироль провинциясендә яши. Шулай ук Тренто һәм Беллунода урнашканнар. Ладин-нарның теле халык латин һәм рет телләре трансформациясе (үзгәрүе) нәтиҗәсендә туган.
Терлекчелек, җир сугару, агач бизәкләү һәм челтәр бәйләү — ладиннарның гомерлек төп шөгыль-ләре. Ладин авыллары бер-берсеннән дистәләрчә чакрым ераклыкта Альп таулары буйлап сибелгән. Һәр авыл үз диалектында сөйләшә: марео, бадьот, фашан һ.б. Ладин — барысы өчен дә уртак тел.
Тарих төрле якларга чайпалып торуга карамастан, балаларын туган телдә сөйләшергә, язарга, укырга өйрәтүләре белән чиксез горур-ланалар.
Диктатар Муссолини аларның телләрен корытырга тырышып карый, моның өчен ул хәтта тулы бер дәүләт программасы эшли. 1927 елда ладиннарны, бер-берсеннән аерып, өч ерак провин-циягә күчерәләр. Анда фашистлар идарә иткәндә җир топонимнары гына түгел, кеше исемнәре дә немец һәм итальянчага күчерелә. Мәсәлән, ладиннарның традицион исеме Коста — Костнерга, Мурада — Мородерга, Раугаудия Рунгаль-дирга әйләндерелә. Бүген исә алар авыл һәм шәһәрләренә тарихи исемнәрен кайтаруга ирешкәннәр.
Тарихи яктан караганда, ладиннар һәрчак зур гаиләле булып яшәгәннәр. Ир кеше гаиләсен туйдырыр өчен күрше провин-цияләргә акча эшләргә киткән, җәйләрен исә малларын тауга куып менгән. Хуҗалык һәм община тулысынча хатын-кыз иңнәрендә торып калган. “Хатын-кызларыбыз аркасында милләтебез әле дә исән”,– дип шатлана ладиннар.
Дөрес, ладиннар общинасы белән һәрчак ирләр идарә иткән, әмма өйдә, ябык ишекләр артында, хатын-кыз сүзе —закон. Гаиләдә әнисе, хатыны, кызларыннан соң гына гаилә башлыгының фикере сорала. Бу буыннан-буынга шулай килә: хәлиткеч сүзне әни кеше әйтә. Мәсәлән, икмәк пешерү цехында хатыны — җитәкче, ире икмәк пешерүче булу аларда гадәти хәл. Җәмгыять нигезләре шундый.
Кияүдәге ладин хатыннары билбавында — чүкеп ясал-ган көмеш янчык. Анда хатын-кыз власте символлары — пычак һәм чәнечке яшерелгән. Кияүгә чыккан хатыннары караңгы төсле кием кисәләр, ир-егетләре, киресенчә, чагу киенәләр. Мәсәлән, Валь-Гарденда милли ир-ат киеме – күк чалбар, чагу фрак һәм цилиндр. Хас табигатьтәге сыман инде: ана үрдәк соры төсле булса, ата үрдәк чагу, купшы.
Валь-Гарденда шундый йола бар: әгәр кыз кияүгә чыгарга теләсә, көз җиткәч ул күңеленә хуш килгән егеткә өч груша бүләк итә. Валь-Бадинда да шуңа охшаш гадәт сакланган: тик анда кыз ошаткан егетенә пасха йомыркалары бүләк итә. Әгәр егет кеше пасхага бер йомырка алса, димәк, аның буйдак көннәре санаулы калган. Ике йомырка — кыз егетне нибары дус итеп күрә. Ә менә сөйгән егеткә 3 йомырка бүләк итәләр. Шуннан соң гына егет кулын сорарга кызның ата-анасына бара.
Булачак кияү килүенә кәләшнең әнисе йомырка пирогы пешерә. Пешкәч пирогны икенче бүлмәгә суытырга чыгарып куя, ә кияүнең дус-ишләре аны урларга тырыша. Әгәр дә әни кешенең игътибары читкә китеп, каракларның кырын эшен сизми калса, бу бөтен гаилә өчен хурлык. Пирогның “исән” калуы әнисе кызының гыйффәт-леген туйга кадәр саклый алуын аңлата.
Аш-суларын мул итеп май салып әзерлиләр. Авыр эш, салкын кыш күп энергия таләп итә. Икмәк — төп ризыклары. Әгәр икмәк искерсә, аны ташламыйлар: ваклап, өстенә сөт коеп, кнедликлар ясыйлар. Уңган хуҗабикә иттән мең дә бер төрле ризык, шул исәптә, колбасалар ясый белә.
Алар елгаларда вивеннар — хатын-кыз җенесеннән булган яхшы күңелле рухлар — яши дип ышана. Чөнки су, хатын-кыз кебек үк, яшәү һәм гөрләп чәчәк ату чыганагы. Вивеннар кичләрен ярда кер чайкап утыралар, имеш. Вивенны күрсәң, аңа яхшылык телә — ул яхшылык сиңа йөз тапкырга артып әйләнеп кайтачак. Әгәр вивенны рәнҗетсәң, аның бөтен ачуы ташкын сыман ябырылачак, аңардан хәтта иң көчле ир-егет тә качып котыла алмаячак.
Шундый риваятьләр телдән-телгә күчеп яшәгән, анасыннан кызына тапшырылган. Ладиннар эпосында төп геройлар — һәрчак хатын-кызлар. Нәкъ менә алар хәлиткеч карар кабул итә, халыклар язмышы белән идарә итә, хәтта сугыш яланына чыга. Бөтен әкият-риваятьләрендә вакыйгалар агы-шына ир-егет йогынты ясарга тырышса, ладиннар дөньясындагы тигезлек челпәрәмә килә дигән төп фикер ярылып ята.
Ладиннар тынычлык сөюче халык, алар беркайчан беркемгә каршы сугыш-маган. Әмма сугышлар чыккан чакта аларны фронтларга җибәр-гәннәр, шуңа да алар төз атучылар һәм тауларны биш бармакларыдай беләләр. Беренче бөтендөнья су-гышы аларның хәтерендә җуел-маслык эз калдырган: 1919 елда җирләре Австро-Венгриядән италь-яннарга күчә. Алар бу сугыш хатирәләрен һаман да күңелләрендә саклый.
1 һәм 2 ноябрь — вафат булу-чыларны һәм һәлак булучыларны искә алу көне. Хатын-кызлар бу бәйрәмгә казунзей ашамлыгын әзерлиләр. Бу эченә шпинат яисә кызыл чөгендер салып пешерелгән ярымай ягъни дүртпочмак рәве-шендәге равиолиның бер төре. Аларны майда кыздыралар да савыты белән төнгелеккә суынырга калдыралар. Үлгән туган-тумачалар төнлә сыйланырга килә дип инаналар. Иртән торгач гаилә “калган” ризыкны ашап бетерә дә юмартлыклары өчен бу дөньядан китүчеләргә рәхмәт әйтәләр.
Ладиннар үлем-китемгә тыныч карыйлар. Зиратлары һәрчак авыл уртасында чиркәү тирәли урнаш-кан. Бүгенге көннәрдә авылларында затлы кунакханәләр калкып чыккан, әмма иң яхшы номерның тәрәзәләре ни өчен каберлеккә каравын туристлар һич башларына сыйдыра алмый.
Ладиннарның бөтен төп бәйрәмнәре дин белән бәйле. 1905 елга кадәр алар Раштуаны билгелә-мәгәннәр. Аны аларга итальяннар керткән. Христос йөрәге көне — төп бәйрәмнәре. Аны июньнең беренче якшәмбесендә билгелиләр. Бу көнне тау башында учак ягалар. Бәйрәм Наполеон сугышы вакы-тында туган. Ул чакта Иисус сугышны кичерергә ярдәм итсә, аның хөрмәтенә һәр елны тау башына учак ягарга дип дога кылып, вәгъдә итәләр. Шул вакыттан алып яшьләр һәр елны тауга менеп учак ягалар. Ә балалы гаиләләр өй артына гына чыгалар.
Хәзер традицион вилес авыл-ларында яңа биналар төзергә рөхсәт ителми, чөнки ладин архитектурасының җир йөзеннән югалуын теләмиләр. Вилес — ул табигать куенына сыенып утырган берничә крестьян ихатасы. Йортлары тауга охшаш: асты — таш, өсте –агач. Беренче таш катта — мал-туар лапасы, остаханә, икенче катта гаилә яши.
Бүген ладиннар бөтен һөнәрләргә дә ия. Элек авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнгәннәр. Узган гасырның 60 елларына кадәр ярлы яшиләр. Фермерлык белән әле дә акча эшләп булмый, ди алар. Тау чаңгысы курорты үсешә башлагач, хәлләре җиңеләя.
... Таң тугач ладин — крестьян, көндез — тауга күтәртү механизмы смотрителе. Кичен — янә крестьян. Ул таудан төшеп авылына, гаиләсе янына... һәм сыер саварга ашыга. Атасы һәм бабасы сыман.

Резеда Кадикова.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>