Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Камбоджа Корольлеге

Ул элекке гасырларда “Азия энҗесе” мактаулы исемен йөрткән. Коточкыч сугыш еллары илнең бәкәленә ныклап суккан. Бүген исә фаҗигаләр артта калган, ил янә бар дөньяга ачык, ул чәчәк ата һәм киләчәккә ышаныч белән карый.

 

Әлбәттә, гарасат илне тулысынча урап үтте дип әйтеп булмый. Корольлектә һаман булса хәерчелек һәм ярлылык өстенлек итә. Кешеләрнең күбесе ялан тәпи йөри, түбәсеннән су аккан алачыкларда яши, урам тулы ярымшәрә балалар кулларын сузып теләнә. Камбоджада балалар күп туа дип әйтү артык йомшак булыр иде, узган гасырның сугышлы 70нче елларыннан соң балалар, кем әйтмешли, таракан сыман үрчиләр. Камбоджада бала — ул милләт кичергән газаплардан соң якты өмет һәм матур киләчәк символы. Корольлекнең 90 процент халкы кхмерлар милләтенә карый. 

 

Камбоджа — аграр ил. Авыл хуҗалыгы Корольлекнең нигезе булып санала, анда ил халкының 80 проценты мәшгуль. Ил хуҗалыгы 20 гасырда кичергән тетрәнештән соң терелү процессында гына әле. Илдә яшәгән 15 миллион кешенең 3,1 миллионы  – шәһәр җирләрендә. Калганы –  авылларда. Камбоджа бик яшь ил — халкының 60 проценты 21 яшькә дә җитмәгән. 

Сәер традицияләре бар, ул да булса, ил исемен үзгәртү. Соңгы 60 ел эчендә ул 6 тапкыр үзгәргән. Камбоджа Корольлеге (1953—1970), Кхмер Республикасы (1970—1975), Демократик Кампучия (1975—1979), Кампучия Халык Республикасы (1979—1989), Камбоджа дәүләте (1989— 1993), 1993 елдан алып янә Камбоджа Корольлеге. 

Һиндкытай ярымутравында урнашкан ил экватордан төньякка таба мең ярым километр тропик пояста ята. Бу илдә мәңгелек җәй. Һава температурасы төнлә дә 18—20 градус җылылыктан бик сирәк төшә. Марттан майга кадәр җиргә бер тамчы да төшми. Бу вакытта илдә җил һәм яңгыр булмау сәбәпле эссе-

лек хакимлек итә. Ә менә июньнән августка кадәр муссон яңгырлары ява — гадәттә иртән һәм кичен 15—20 минут дәвамында. Әмма көчле кояш нурлары чыгу белән су, күз ачып йомганчы, җиргә сеңеп бетә. Муссон яңгырлары вакытында тирә-як чәчәк ата һәм хуш исләр тарата. Сентябрьдән октябрь уртасына кадәр яңгыр аеруча зур көч белән ява —туктаусыз койган яңгыр хәтта таш юлларны эретә. 

Меконг — Корольлекнең иң зур елгасы.  Көчле яңгырлар вакытында елга ташып ярларыннан чыга — 9 метрга кадәр күтәрелә. Яңгырлар туктагач артыннан уңдырышлы ләмен калдырып, су артка чигенә.  Меконг балыкларга искиткеч бай, ә ул – туклану чыганагы.  Меконг ил өчен транспорт әһәмиятенә ия. Көньяк Кытай диңгезеннән кораблар елга буенча Пномпень шәһәренә кадәр йөзеп киләләр. Меконг елгасы ярларыннан чыгып күпсанлы вак күлләрне суы белән тутырып, Сап елгасы аша Бөек дип аталган зур күлгә юнәлә. Елгалар ташкан вакытта, әгәр биектән карасаң, Корольлек тоташ күлгә әверелә. 

Узган гасырның 60нчы елларына кадәр Камбоджаның дүрттән өч өлешен тропик урманнар  биләгән. Әмма кешенең табигать байлыкларын саксыз куллануы сәбәпле урманнарның яртысы гына исән калган.  Хәзер исә нигездә таулы районнар куе һәм мәңге яшел урманнар белән капланган, аларда 10 меңнән артык төрле үсемлек үсә. 

Кызыл кхмерлар

Кызыл кхмерлар дип аталган радикаль марксистик төркем 1975-79 елларда илдә идарә иткәндә 3 миллионнан артык кеше  юк ителә һәм аның фаҗигале кайтавазы һаман булса яңгырый. Соңгы елларда гына әлеге каты режимның җитәкче вәкилләре өстеннән суд башланган. “Гомум тигезлек” җәмгыятен төзегәндә кызыл кхмерлар ни өчендер  мәктәп, дәваханә һәм гыйбадәтханәләрне күпләп юк итәләр. Бәхеткә, алар илнең чын энҗесе борынгы Ангкор Ватны җимермиләр. Шуңа да туристлар бүген дөньяның шушы могҗизасын күрү бәхетенә ия. Ангкор Ват — ул Вишна Алласына багышланган сарайлар комплексы. Ул Камбоджада гына түгел, гомумән, дөнья күләмендә иң зур дини корылма булып санала һәм борынгы Ватикан һәм бай Сәгуд Гарәбстаны гыйбадәтханәләреннән дә зуррак. Храм комплексы шулкадәр дәү ки, аның артыннан төрле дәүләтләр (АКШ, Япония, Бөек Британия, Япония) шефлык итә. Халыкның 95 проценты Будда динен тота. Ил буенча бу диннең 4390 храмы санала.

Сәер йолалар

Кхмерлар үлгән кешеләрнең җаннары тере һәм тере булмаган объектларга күчә дип инана. Безнең өчен үтә сәер булып тоелган йолалары күп. Мәсәлән, күптән түгел Камбоджа башкаласы Пномпеньнан (анда 2 миллионнан артык кеше яши) нибары 20 чакрым арада торган бер авылда питон туе үткәргәннәр. 5 метрлы еланнарга никах укытып фатиха бирәләр. Күрәзәчеләр крестьяннарга бу питоннар элекке тормышларында ир белән хатын булган дигәннәр. Алар, авылга бәлаләр ябырылачак дип, еланнарга туй ясарга киңәш итәләр.  Әйткәндәй, ата питон бер ялгыз хатын йортында яши, ди. Ул  исә еланны баласы сыман кадерләгән. Шуңа күрә, Камбоджага барсагыз, аяк астына карап йөрегез, югыйсә,  берәр кырмысканы тапарсыз, ә аның кемнеңдер картәтисе булуы ихтимал. 

Туйлар

Әлбәттә, Камбоджада питоннар гына өйләнешми. Егеткә кәләш эзләү үтә мәшәкатьле эш — бу эшкә аның ата-аналары, туган-тумачалары гына түгел, иң-иң оста яучылар да кушыла. Әлбәттә, кыз теләмәсә кияүнең тәкъдимен кире кага ала, әмма ата-аналарга каршы эндәшү урындагы традицияләргә хас түгел.  

Камбоджада теләсә нинди туй кәләш сатып алудан башлана: кияү һәм аның гаиләсе кәләш йортына бүләкләр белән килә. Гаилә әгъзалары һәм дуслар үзара танышканнан соң кияү һәм кәләш никах балдаклары алмаша. Йола буенча туйның бу өлеше җыр белән бара. Җырның беренче кисәгендә кияүнең килеп җитүе турында хәбәр ителә, икенчесендә кәләшне сатып алу бүләкләре җентекләп тасвирлана, соңгысында исә өлкәннәрне бетель (чикләвек) чәйнәргә чакыра, ә ул кхмерларның гасырлар буена килгән йоласы. Аннан соң чәй йоласы, кияү белән кәләш үлгән ата-бабаларының җаннарын сыйлый.  

Кияү белән кәләшне уртак тормышка чыгару өчен символик рәвештә чәчләрен кисәләр. Бу церемония ир һәм хатын сыйфатында яшьләрнең яңа тормышлары башлануын аңлата. Башта аларның чәчләрен, изге теләкләр тели-тели, йола башкаручы кисә, аңардан соң ата-аналары, туган-тумачалары, дус-ишләре.  Туй тәмамланганда өшкергән суга манылган мамык җепне кияү белән кәләшнең беләзекләренә бәйлиләр, аннан соң никахлашучыларга пальма чәчәкләре сибәләр һәм аларны ир һәм хатын дип игълан итәләр. 

Ашамлыклары

Нәрсә оча, сөйрәлә һәм үсә — барысы да туклану ризыгы. Уңган хуҗабикә кунак алдына таракан, саранча, үрмәкүчне оста итеп кыздырып куя. Үрмәкүчләр алар өчен деликатес ризык. Десертка һәр көнне кыздырылган банан ашыйлар. Гади кешеләр ит ашамый диярлек, чөнки ул алар өчен артык кыйммәт. Аның каравы, гаиләне туендыручылар балык тотарга маһирлар.

Дөге – алыштыргысыз ризыклары.  Кхмерлар аның 200-дән артык сортын үстерә. Табын артында күп төрле ризык булырга мөмкин, әмма дөге булмаса кхмерлар үзләрен ач итеп тоялар. Тәмләткечләр кушмый пешерелгән гади дөге дә хуш исле һәм тәмле була. Популярлык буенча токмач икенче урында тора. Аны дөгедән дә, арпадан да, крахмалдан да ясыйлар.Уңдырышлы җирләрендә бетмәс-төкәнмәс төрле яшелчә-җимеш үстерәләр. Ананас, манго, луриан, гуава, помело, папайя, ли-чи, лонган һ.б. Дөге үстерү — крестьяннарның төп эшләре һәм борынгы заманнарда ук уйлап табылган су сиптерү системасы халыкка елына дүрт тапкырга кадәр уңыш җыеп алу мөмкинлеген бирә. Гади халык өчен азык төрлелеге түгел, ә баланы йокыга ач килеш салмау иң мөһиме.  Кыздырылган бөҗәкләр бөтен җирдә сатыла. Бу азык ярлылар өчен генәдер дигән фикер дөрес түгел. Аларны рестораннарда да, урамнарда сатып алырга мөмкин.  Әйткәндәй, кыздырылган бөҗәк блюдолары Ерак Көнчыгыштан алып Япония һәм Яңа Зеландиягә кадәр таралган. Әмма камбоджалылар бөҗәкләрне шулкадәр оста әзерлиләр ки, чынлап та бик тәмле ризык сыман  ымсындыралар. 

Сәер ашамлыклары турында әйткәндә, тагын бер деликатеслары — тарантула үрмәкүче — турында әйтми булмый. Традиционга әверелгән бу ашамлыклары кызыл кхмерлар терроры вакытында килеп чыккан: авыр эш һәм ярлылык кешеләрне ашарга ярардай бөтен нәрсәләрне файдаланырга мәҗбүр итә. Тарантула да шул исәптә була. Аны тәмләп караучылар аны  кысланың ерак туганы һәм ите тавык катыш треска балыгы тәменә охшаш диләр. 

Гореф-гадәтләре

Күрше илләр Камбоджаның җирләрен тартып алудан тыш, кхмерларның холыкларын да үзгәртергә тырышкан. Тайлылар һәм вьетнамнар үзләренең йолалары һәм гореф-гадәтләрен көчләп тагарга омтылган, әмма уңышсыз. Кхмер полинизея йөз сыйфатларын гына түгел, үзләренең дөньяга караш-

ларын да саклап кала алганнар. Алар матди байлык артыннан кумыйлар, ныграк рухи кыйммәтләр җыюга өстенлек бирәләр. 

Хатын-кызны олылаучы Камбоджа традицияләренә теләсә кайсы ил көнләшерлек.  Биредә хатын-кызларга карата королева Лю-Е истәлегенә хөрмәт күрсәтү кабул ителгән. Аның вакытында матриархат өстенлек иткән, шуңа да “ме” ягъни “ана” сүзен алдан куеп сөйләшәләр. Кхмер туган-тумачаларын барлый башласа, иң тәүдә картәнисе һәм өлкән яшьтәге башка хатын-кызларны санаудан башлый.  

Зур гаилә — гадәти күренеш. Авылда кечкенә җир участогы хуҗасы зур гаиләсен  туендырып яши ала. Һәр малай Будда дине нигезләрен өйрәнү йоласын үтә. Ул 16 яшендә монах тормышының тәмен тату максаты белән туган өеннән чыгып китә.  Яшь егет берничә ел буена яшәү серләре турында уйлана, буйсынуга өйрәнә. Мондый әзерлектән соң аңардан бик яхшы гаилә башлыгы чыга. 

Кхмерлар инануынча, кешенең җаны башында урнашкан, шуңа да аңа кагылу чамадан тыш әдәпсезлек.  Аяклар аста урнашканлыктан, чиста булмаган орган булып санала.  Шуңа да кешене аяк белән төртеп күрсәтү һәм хәтта кемнеңдер ягына каратып йокларга ярамый. Ә инде аяк белән кешегә төртеп күрсәтү бөтенләй оятсызлык. Таң атканчы йокысыннан тормаган кеше ялкау булып санала. Ишекне шапылдатып япкан кеше дә начар холыклы. Тәрбияләре буенча башта кешегә сөйләргә юл куялар, күбрәге тыңлыйлар, шуңа да бу илдә лыгырдык кешеләрне очрату  мөмкин түгел.  Хәер, камбоджалылар якты чырайлылар һәм дуслашырга яраталар.

Резеда Әхиярова.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>