Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Чибәрләр һәм байлар

Ак атка атланган принц — әкият геройлары һәм яшь кызларның алсу хыяллары гына түгел. Принцлар бүгенге 21 нче гасырда да бар.

Брунея принцы

Брунеянең варис принцы Әл-Мөхтәди Билла Болкиах—бүгенге көнгә кадәр абсолют монархия сакланган илдә дөньяның иң бай кешеләренең берсенең гаиләсендә тәүге бала булып тууы белән бәхетле. Аның әтисе солтан Болкиахның дүрт никахыннан туган 11 ир һәм кыз туганы бар. Әл-Мөхтәдинең ата-аналары — икетуган абый һәм сеңел. Монарх  сарай өстенлекләреннән мәхрүм итеп икенче һәм өченче хатыннары белән аерылышса, аның беренче хәләл җефете   Салех һәрвакыт аның белән. 

 

Әл-Мөхтәди Билла озак еллар укып төпле белем ала. Ул Брунея һәм Оксфорд университетларын тәмамлый. Шуңа өстәп принц галиҗәнапләре Коръәнне һәм дипломатияне өйрәнә. Әл-Мөхтәди — дөньяви принц түгел,  папарацилар аның һәр адымын фотога төшерү өчен берсен-берсе изә-тапый чабышмый. Әмма ул үтә җитди эшләр башкара — Брунея министрлар кабинетын җитәкли.

Принц  30 яшендә, ягъни 2004 елда, гади халык арасыннан чыккан 17 яшьлек Сара исемле кызга өйләнә. Туй тантанасына күрше дәүләтләрдән корольләр, кенәзләр һәм солтаннар җыела. Бүген принцның 3 баласы бар. Брунеянең варис принцы дөньяның спорт автомобильләре коллекциясенә ия, йөзү, футбол, бильярд белән шөгыльләнә. Әл-Мөхтәди солтан булып ил белән идарә итә башлагач, Истандагы  саф алтын һәм мәрмәрдән төзелгән Нурул Иман сараена күчәчәк. Әйткәндәй, әкияти алтын сараенда 200 мең квадрат метр мәйданда 1778 бүлмә бар һәм бу дөнья рекорды булып санала. 

Дубай принцы

Гарәп Әмирлекләренең 33 яшьлек принцы җир шарының иң асыл кияүләренең берсеннән санала.  Аның исеме дә зиннәтле — Хамдан ибн Мөхәммәд әл-Мәхдүм. Титуллары — шәех, аның галиҗәнапләре,  патша хәзрәтләре. Шул ук вакытта ул рәсмилектән ерак тора. Принц спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнә, туган ил турында шигырьләр иҗат итә, интернетта балалар, хайваннар һәм матур табигать күренешләре белән селфи-фотоларга бай сайты бар. Аңа  3 миллионнан артык укучы язылган. 

Кече яшеннән властька килергә әзерләгән өлкән абыйсы Рәшид тәхеттән баш тартырга мәҗбүр булгач, Хамдан 2008 елда варис принцы итеп игълан ителә. Бу рокировкага күптән түгел генә аңлатма табылды. Интернет-хәбәрләр буенча, Рәшид әмир сарендагы ярдәмчеләрнең берсен үтертә, шуннан соң ачуы чыккан шәех мирас бүлү тәртибен яңадан карый.  

Хамдан төпле белем ала һәм булачак дәүләт башлыгы вазифасына яхшы әзерлеккә ия.  Башта ул Дубай хөкүмәт мәктәбен тәмамлый, аннан соң Бөек Британия тәхете варисчылары Гарри һәм Уильям укыган һәм гадәттә гарәп шәехләре улларын укырга җибәргән Сэндхерстта Король хәрби академиясен, аннан соң Лондон икътисад мәктәбен тәмамлай. Бүгенге көндә Хамдан берьюлы берничә югары вазифа били: инвестиция фондын, үзенең исеме бирелгән университетны, Яшь эшкуарларга ярдәм итү лигасын, Спорт комитетын һәм Дубай аутизмны тикшерү үзәген җитәкли. “Форбс” журналы мәгълүматлары буенча, аның байлыгы 200 млрд. доллар тәшкил итә. 

Иордания принцы

Иорданиянең 21 яшьлек варис принцы, король Абдалла II-нең улы Хөсәен бән әл-Абдулла яшь булуына һәм Вашин-гтонның Джорд-жтаун универ-ситетында укуына карамастан, әтисенең эшләрендә актив катнаша. Ул корольне чит ил сәфәрләрендә озата бара, хәрби һәм рәсми чараларда катнаша, берничә тапкыр регент була, ягъни король чит илгә сәфәргә чыгып киткәндә монарх бурычларын үти.

Принцның рәсми сайтында аның Мөхәммәт пәйгамбәрнең 42 нче буында туры нәсел дәвамчысы һәм  бүгенге Иорданиягә нигез салган бабасының якты истәлегенә аның исеме бирелгән булуы бәян ителә. Ул былтыр Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) Иминлек Советы утырышында катнаша һәм аның тарихында тәүге иң яшь катнашучысы була. Принцның Инстаграммында аның эшлекле киемнәрдә генә түгел, автомат тотып хәрби киемдә (ул Иордания Кораллы көчләренең кече лейтенанты), куфиядә дә, гадәттә гарәп илләрендә ирләр бәйләгән аклы-кызыллы яулыкта да, көндәлек киемдә дә күрергә мөмкин. Принц футбол уйный, мотоциклда җилдәй оча, авыру балаларны ярдәменнән ташламый, бертуган ир һәм кыз туганнары белән рәхәтләнеп фотоларга төшеп, туган иленең гүзәллекләрен рекламалый. Аңа популярлык буенча Дубай принцын куып тотарга ерак әле — аның сайтында подписчиклар саны ярты миллионга да җитми.

Европа принцлары

Принцлар Европада да аз түгел. Иң популяры — 67 яшьлек принц Чарльз. Ул шушы яшькә җитсә дә, һаман принц булып кала бирә, сәбәбе — аңа тәхетне әнисе королева Елизавета II һаман булса бирми. Ә Елизавета II исә Бөек Британия тарихында иң озак идарә итүче монарх. Принц Чарльзның принцесса Диана белән никахыннан туган 33 яшьлек Уильям һәм 31 яшьлек Гарри — шулай ук Европаның иң данлыклы принцлары.

Уильям һәм Гаррины кечкенәдән рәсмилектән ерак тоталар: принцесса Диана улларының аерым мәктәптә укуларын  таләп итми, яшьтәшләре белән укыйлар. Малайлар өчен тәгаенләнгән мәктәп-пансионда принц Уильям 4 укучы белән бер бүлмәдә яши, хоккей һәм шулай ук регби командаларын җитәкли.  Дөрес, соңыннан Итон колледжында укыганда ул аерым яши һәм аерым душ бүлмәсе белән файдалана, әмма бу асылда аның хәвефсезлеге өчен шулай була. Соңрак Уильям Шотландиядәге абруйлы Сент-Эндрюсс университетын тәмамлый. Сәяхәтләр, хезмәт практикасы һәм армия хезмәте ике принцның да белем алуларының аерым өлешләре була. Атап әйткәндә, Уильям Чилида һәм Африканың берничә илендә була, сыер фермасында эшли һәм Сэндхерсттагы Король хәрби академиясендә һәм очу мәктәбендә белем ала.  Бүгенге көндә ул Король хәрби-һава көчләре капитаны һәм коткару вертолеты пилоты. Уильям 2011 елның ноябрендә батып баручы “Свонлэнд” судносыннан Русия диңгезчеләрен коткару операциясендә катнаша. Принц 2010 елда Шотландиядә бергә укыган Кейт Миддлтонга өйләнә. Аларның туе “вакыйганы туры эфирда караучылар саны буенча” Гиннессларның рекордлар китабына кертелә. Бу парның бүгенге көндә варисчы принц Джордж Кембриджский һәм Шарлотта исемле кызлары бар.

Журналистлар “шук” дип атаган Гарри исә варис принцлары исемлегендә нибары бишенче булып тора. Чөнки ул хәмер һәм марихуана куллануда тотыла, география буенча начар билгеләр ала, ә егет корына кергәч Әфганстанда хәвефле хәрби операцияләрдә катнаша. Британия вакытлы матбугатлары белдерүенә караганда, ул “Талибан” хәрәкәте лидерларының берсен юк итә. Принц Гарри бүген бөтен Европада иң затлы кияү булып санала. 

Принц Нассау һәм Принц Пармский

Люксембургның бөек герцогы Анриның өч улы һәм ике кызы бар. Өч улының иң зурысы – чибәр һәм зифа гәүдәле 34 яшьлек Гийомин. Ул Люксембургның варисчысы һәм купшы бөек герцог, принц Нассау һәм принц Пармский дигән купшы титулларга ия. 25 еллык уңаеннан әтисе һәм улының портретлары истәлекле 2 евро акчасында басыла. Булачак герцог туган люксембург, француз, инглиз, испан һәм немец телләрендә иркен сөйләшә. Ул Люксембург, Швейцария, Бөек Британия һәм Франциядә белем ала. Бик күп принцлар сыман Сэндхерсттагы Король хәрби академиясен һәм шулай ук Анжен университетының тел, филология һәм гуманитар фәннәр факультетын тәмамлый. Люксембург кораллы көчләрендә хезмәт иткән 10 ел эчендә лейтенант-полковник званиесенә кадәр күтәрелә. Бик күп хатын-кызларның үкенеченә, Гийом 2012 елда Стефания де Ланнуа — Бельгиянең борынгы аксөяк гаиләсе вәкиленә – өйләнә. Принц — фортепьяно һәм гитарада, принцесса  скрипкада уйный.

 Варис принцы 15 ел инде Икътисади үсеш советын җитәкли, эш сәфәре белән Русия, АКШ, Канада, Көньяк Корея һ.б. илләргә бара. Ул —Дәүләт советы әгъзасы. Әтисе герцог Люксембургскийга варис бүләк итү — бүген аның төп бурычларының берсе.

 

Резеда Кадикова.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>