Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Сәгуд Гарәбстаны

Кызыл диңгез белән Фарсы култыгы арасында ата-бабаларының гореф-гадәтләре һәм йолаларын күз карасыдай саклап яшәүче чәчәк атучы ил урнашкан.  Анда абсолют монархия шартларында халык шатлыклы мул тормыш кичерә. Гарәп байлыклары турында дөньяда риваятьләр йөри. Имеш тә, ул җиргә Аллаһы Тәгалә үзенең фатихасын биреп, мөселманнарга оҗмахтагы сыман яшәү мөмкинлеген бүләк иткән. Чынлап та, дөньяның чирек өлештән артык нефть запасы тупланган бу ил берничек тә ярлы яши алмыйдыр. 

 

 

Дәүләт буларак Сәгуд Гарәбстанының тарихы VII гасырдан башлана. Нәкъ шул чорда Мөхәммәт пәйгамбәр бер-берсенә дошман булган кабиләләрне үзара берләштерә.  Нәкъ шушы чорда илнең төп шәһәрләре Мәккә һәм Мәдинә Гарәп дөньясы үзәгенә әверелә.  Мәккә рухи, кешенең җан азыгы хәзинәсенә әверелсә, Мәдинә дөньяви һәм сәяси тормыш үзәгенә әйләнә. 

XVI гасырда Осман сугышчылары  илне басып алалар. Әбдел Ваһһаб сугышчылары аларны илдән куып чыгара. Шулай булуга карамастан, сәгудлылар властьны XIX гасырда гына үз кулларына кайтаралар. Әбдел Азиз ибн Сәгуд, XX гасырда османннар властен тулысынча бетереп, Гарәбстанда абсолют монархия урнаштыра. Бүгенге көнгә кадәр Сәгуд Гарәбстаны Сәгудлар династиясе власте астында яши. 

Бай нефть запаслары аркасында ил Сәгудлар идарә иткән вакытта чәчәк ата.  Элеккеге җансыз чүлләрдә бүген яшел бакчалар күкрәп утыра. Диңгез суын төчеләндерү буенча әкияти планнарын тормышка ашыру һәм грамоталы алымнар нәтиҗәсендә ил гаять зур уңышка ирешкән. 

Гарәп ярымутравының климаты искиткеч коры. Җәйләрдә 50 градус эсселек булса, гыйнварда 20 градус чамасы. Илнең төньяк һәм үзәк өлешләре иксез-чиксез комлы һәм ташлы чүллекләрдән (1млн. кв. км.-га кадәр) тора. Очсыз-кырыйсыз төрле төсләрдәге ком диңгезе вакыт-вакыт таулар һәм калкулыклар , күпсанлы оазислар утырган тектоник чокыр-иңкүлекләр белән өзелә.  Сәгуд Гарәбстаны җирендә даими агып торучы бер сулык та юк — урындагы елгалар яңгырлар чорында гына хасил була. Хәер, алары да шунда ук ком арасында югала. Ә менә чишмәләр булган урыннарда оазислар пәйда була.  Иң зуры — 534 мең кв. км. мәйданлы Әл Ахса оазисы. Шуңа да илнең иң зур авыл хуҗалыгы анда урнашкан. Шунысы кызык, чәчүлек җирләре һәм су җитмәүгә карамастан, Сәгуд Гарәбстанында 8 млн. акр җир эшкәртелә һәм алар дәү дамбалар һәм скважиналардан тукланучы махсус су сибү системасы аша дым белән тәэмин ителә.

Илдә 29 млн.га якын кеше яши. Аларның 5,6 млн.-ын  мигрантлар тәшкил итә. 

Ил халкының 90 проценты — гарәпләр. Калганнары Һиндстан, Бангладеш, Филиппин, Пакистан, Мисыр һ.б илләрдән килгән чит ил кешеләре. Европа кешеләре дә яши. Аларның саны 100 меңгә җитә. Алар нигездә югары класслы нефть компанияләре вәкилләре. 

Ил халкы шактый тиз арта — елына 1,5 млн.-га кадәр.  Шуңа да халкы яшь санала — 38 проценты 14 яшьтән яшьрәк. Халыкның 90 проценты шәһәр җирләрендә яши. Әйткәндәй, кайбер шәһәрләрдә халык тыгызлыгы бер кв. км.-га мең кешегә кадәр җитә.

Сәгуд Гарәбстаны корольлеге — абсолют теократик монархия иле. Дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы — Абдулла бән Әбдел Азиз әл Сәгуд (1982 елның 13 июненән алып идарә итә). Ул илнең дини лидеры да. Башкарма властьны премьер-министр һәм 20-ләгән тармак министрлары тәшкил итә. Әйткәндәй, югары дәрәҗәле урыннарга идарә итүче гаилә әгъзалары гына тәкъдим ителә. 

Консультатив ассамблея яки аш-Шура Мәҗлесе 150 әгъзадан тора. Король аларны 4 елга билгели.  Мәҗлеснең вәкаләтләре чикләнгән — аның инициативалары монарх хуплаган очракта гына гамәлгә ашырыла. Административ яктан ил 13 провинциягә бүленгән. 

Сәгуд Гарәбстаны мәдәнияте ислам дине белән тыгыз үрелгән. Гарәп теле — иң мөкатдәс мәдәни мираслары. Гарәп ярымутравында туган бу тел Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада таралган (бүген 140 млн. кеше гарәпчә сөйләшә).

Кануннары

Гомумән, Сәгуд Гарәбстаны дөньядагы иң хәвефсез ил булып санала. Ни дисәң дә, корольлектә шәригать законнары көчле. Шуңа карамастан, соңгы елларда Азия һәм Африканың ярлы илләреннән килгән мигрантлар исәбенә җинаятьләр булгалый башлаган. Хаҗ һәм умрадан соң илдә елдан-ел күбрәк яшерен мигрантлар торып кала.  Хаҗга килгән мөселман өчен илдә торып калу берни дә тормый. Әмма аларның күбесе, эш таба алмыйча, җинаятьчелек юлына баса. Мәсәлән, Нигерия, Мали, Нигердан чыккан мигрантлар, төркемнәргә берләшеп, кеше талау, акча алу максаты белән кеше урлау, рэкет һәм финанс махинацияләре кебек җинаятьләрдә махсуслашалар икән.  Судан, Эфиопия, Эритрея һәм Сомали илләреннән чыккан җинаятьчел төркемнәр дә бар. 

Сәгуд Гарәбстаны законнары нигезендә мөселман кануннары — шәригать, Корьән — ята. Түбән инстанцияләрдәге судлар илнең халык яшәгән пунктларында һәм бәдәвиләр авылларында бар. Алар вак милек эшләрен һәм көнкүреш хокук бозуларны тикшерәләр.  Алар чыгарган карар соңгысы булып санала һәм аны шикаять биреп тикшертеп булмый. Тәртип бозучыларны урта гасырдагы сыман хөкем итәләр. Хәмер эчүчеләрне һәм тәмәке тартучыларны мәйданда камчы белән суктыралар. Вак урлашулар өчен дә шундый җәза көтә. Ә кат-кат урлашуда тотылучының уң кулын чабып өзәләр.  Тагын да җитдирәк җинаять өчен гаепле үлемгә хөкем ителә. Илдә сәясәт һәм дингә тел тидерү катгый тыела.  

Гадәтләре

Чит ил кешеләренә Ислам йолалары буенча киенү катгый түгел. Әмма хатын-кызларга да, ир-егетләргә дә илдә сәяхәт иткәндә тыйнаграк булу киңәш ителә. Һәрхәлдә, кыска итәк яки шорты, терсәктән югары җиң (хәтта ир-атлар өчен), башка яулык ябынмаган өчен дин полициясе вәкилләренең ризасызлык белдерү ихтималы бар. Традицияләрне хөрмәт итмәгән чит ил кешесен илдән куалар. Чит ил кешесенә җирле киемне кию дә катгый тыела. Чөнки традицион гарәп киеменең фасоны, тегелеше, төсе һәм бизәкләре хуҗаның теге яки бу кланга каравы турында сөйли. Шуңа күрә европалыга гарәп киемен киюнең артык кыйммәткә төшүе бар. 

Ил башкаласы Эр-Риядта кибетләрдә йөрүнең бер үзенчәлеге бар. Анда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-егет хатын-кыздан башка зур супермаркетларга керә алмый. Бу тыю гүзәл затларның гыйффәтлеген саклау максаты белән кертелгән.

Ил башкаласының традицион базарларыннан алып зур универмаглары һәм сәүдә үзәкләренә кадәр товар муллыгы белән теләсә кемне шаккатыра алалар. Бу хәл күңел ачу урыннары: казинолар, барлар, төнге клублар, театр, кинотеатрлар  булмавы белән аңлатыладыр. Шунлыктан кибетләргә йөрү— халыкның буш вакытта иң яраткан шөгыле.  

Аңлашылуынча, биш тапкыр намаз — иң изге вакыт. Ул вакытта шәһәр тынлыкка чума. Кибетләрдә кассирлар, кассаларын ябып, намазга ашыга. Әгәр бу вакытта кибеттә булсагыз, намаз вакытына бикләнеп калу ихтималы зур. Ресторанда калсагыз, әлбәттә, аннан куып чыгармаячаклар, әмма берникадәр вакыт хезмәтләндермәячәкләр.  

Аш-сыйлары

Сарык, сыер, кош, балык ите һәм йомырканы төрләндереп ашыйлар. Гадәттә итне күмердә, йә майсыз кызган табада кыздыралар.  Шашлык (тикка), шаурма, кебаб, көфтә, “мезза”— ит ассортие, пылау — маклюбе, тәмләткечләр белән итле дөге “махбус”, “куба” — туралган бәрән итеннән тефтели, яшь бәрән ите тутырылган татлы борыч яисә баклажан, ташкабак һ.б.-лар. Ит ризыкларының төрлелеге искиткеч бай. Ногыт борчагы, дөге, борчак, тукмач, бәрәңге, каперс һ.б. яшелчәләрдән куе итеп пешерелгән итле ашлар бик популяр. 

Кош ите ризыклары киң таралган. Томат соусында томалап пешерелгән “даджадж”, парда пешкән баллы тавык ите “әл мәнди”, тавык итеннән запеканка “харис”, дөге белән пешерелгән тавык ите “бирьян-даджадж”, тавык итеннән шашлык “тика-даджадж”, бытбылдык итеннән “самман”, дөге һәм яшелчәләр белән утлы күмер өстендә пешерелгән дистәләрчә төрле үрдәк яисә күркә ите. 

Сыер, дөя, сарык һәм кәҗә сөтләреннән ясалган әчетелгән сөт ризыкларын киң кулланалар.  Балык ризыклары таралган. Балыкны нигездә утлы күмер өстендә әзерлиләр. 

Кәһүә әзерләү — урындагы аш-суның аерым бер йоласы.  Кофе эчкәндә дөнья турында гәп куерталар. Сортлары чиксез күп.  Кара сортлары һәм кардамон белән пешерелүче  аксыл кофе аеруча популяр. Аны пешерү буенча  һәр гарәпнең үзенең “серле” ысулы бар. Әмма аларның барысына бер нәрсә хас — кофене куе итеп һәм күп итеп эчәләр. 

Чәй, ягъни  “шай”ны гадәттә төрле үләннәр кушып эчәләр.  Кунакка еш кына башта кофе, аннан соң чәй, аннан тагын кофе, тагын чәй тәкъдим итәләр...  Көн буе шулай утыра алалар.               

 

Резидә Әхиярова.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>