Көнчыгыш энҗесе Кытай.

Гаять серле бу илнең бай үткәне һәм бүгенге кызыклы тормышы дөнья сәяхәтчеләрен үзенә магнит сыман тарта. Төрле дәверләрнең кабатланмас архитектурасы, экзотик аш-сулары, күзләрне камаштыргыч борынгы бәйрәмнәре, илнең икътисади куәтен үстерергә булышучы бүгенге заманның алдынгы технологияләре, катнашуы абруйлы гына түгел, файдалы да булган халыкара зур күргәзмәләре үзенә туктаусыз ымсындыра.

Кытайның теләсә кайсы почмагында бу илгә генә хас ниндидер уникальлек табарга мөмкин.

Кытай Халык Республикасының башкаласы Пекин. Соклангыч әкияти кала! Әйтик, Пекинда урнашкан мәһабәт Күк сараена, тарих раславынча, (Тянь Тань) 1420 елда нигез салына. Шунда ук мәшһүр Кайтаваз стенасы – бу урында пышылдап әйткән сүзләрне 64 метрдан ишетергә мөмкин. Ә менә һәр почмагы сер саклаган Гугун сарае, һичшиксез, таң калдыра. Пекинның нәкъ уртасында – 72 гектар җирдә урнашкан Гугун император сарае 9999 бүлмәдән тора. Дөнья могҗизаларының берсеннән саналган Сарайда 1000 000 экспонат урнашкан. Бүген Гугун – КХРның иң зур күргәзмәсе. Бөек һәм гаҗәеп кул осталары кытайларның бу күргәзмәдә бер сәнгать әсәрен бирелеп карау өчен, ким дигәндә, ярты сәгать вакыт кирәк. Һәм оста куллар тудырган сәнгать әсәрләренең анда иге-чиге юк. Пекинның икенче бер истәлекле һәйкәле – Күк гөмбәзе сарае. Ул Кытай башкаласы Нанкиннан Пекинга күчерелгәч, яки 15 нче гасыр башында төзелә. Гасыр ярым күпсанлы үзгәртеп төзүләрдән соң, сарай бүгенге төсен ала. Даос дине буенча корбаннар китерү өчен тәгаенләнгән Сарай Күк һәм Җиргә багышлап төзелә. Җиһан белән кешеләр арасында гармонияне тоту ышанычы тапшырылган император елына өч тапкыр бу йоланы үзе башкара. Ихэюнань паркында урнашкан императорларның Җәйге сарае Кытай башкаласы кунакларын бик тәэсирләндерә. Гугун һәм Ихэюнань – бербөтеннең ике яртышары, аларны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Җәйге сарай Кышкысы кебек үк заманында гади халык өчен ябык була. Цин династиясе императорлары анда эссе һәм тынчу җәйге айларны үткәрә.
Илнең башка парклары сыман Ихэюнань яртылаш “судан тора”. Куньминху күле өстендә Ваньшоушань тавы (Озын гомерлелек) калкып тора, тау башында ламаларның Акыл Диңгезе һәм Изгелек кылу гыйбадәтханәсе. Ваньшоушань тау сыртларында күпсанлы павильон һәм беседкалар урнашып, алардан 

гаҗәеп гүзәл күренешләр ач

ыла. Бүгенге көндә Куньминху күле өстендә борынгыга охшатып ясалган прогулка кораблары йөзә. Ул корабларда йөрү шулай ук искиткеч тәэссоратлы, чөнки табигать гүзәллегеннән тыш, әкияти к

үперләрне тамаша кылу үзе бер гомер. Пекин тарихи һәйкәлләре арасында Юнхэгун – Тибет ламалары монастырена данлыклы Цянлун императоры тарафыннан 1746 елда нигез салына. Риваятьләр буенча, булачак монастырь торган утарда 1706 елда император Цянлун туа. Ул үзе туган урында дөньядагы иң з

дөньяның җиде могҗизасына кертелгән Бөек Кытай стенасы сузылып китә. Аның озынлыгы 6350 километр, биеклеге уртача – 6,5, киңлеге 5,5 метр тәшкил итә. Кытай империясе чикләрен билгеләү өчен ул безнең эрага кадәр 3 гасырда төзелә башлап, 1644 елда төзелеп бетә. Тау сыртлары һәм кыя башларында төзелгән Стена дөнья сәяхәтчеләрендә көчле тәэсирләр тудыра. Сиань – Кытайның истәлекле иң борынгы калаларының берсе. Белгечләр Кытай шуннан башлана дип раслый. Кызганычка каршы, аның борынгы ядкарьләре санаулы калган. Шулай да үзенең 13 капкасы белән 14 метрлы кала стенасы яхшы сакланган. Кала үзәгендә 1384 елда төзелгән Кыңгырау башнясы урнашкан. Сианьдә кытай стилендә төзелгән мәчет тә бар хәтта. ур һәм иң гүзәл гыйбадәтханәләрнең берсен салдыра. Юнхэгун монастыреның төп экспонаты – 18 гасырда 18 метрлы сандал агачыннан ясалган Будда Матрейн сыны. Риваятьләр раславынча, сандал агачы кәүсәсен Һиндстаннан кайтаруга өч ел вакыт китә. Юнхэгуннан тыш Пекинда Йоклап ятучы Будда (Вофос), Зур Кыңгырау (Дачжунс), Зәңгәр Болытлар (Биюнс), Конфуций гыйбадәтханәләре урнашкан. Пекиннан 60 чакрым арырак 

Шаолиньда рухи тормыш күптән катып калган. Остазлар монастырьдан читтә урнашкан махсус үзәкләрдә хәрби сәнгать сабаклары бирә. Һиндстан монахы Бодидхарм 527 елда нигез салган монастырь һәр көн меңнәрчә туристлар белән тулы. Сирәк кенә тере монахларны шәйләп алырга мөмкин. Күпгасырлык күнегүләрдән соң монахларның аяк эзләре Мең Будда төп залы идәненә мәңгелеккә сеңеп калган. Кытай энҗесе дип саналган Шанхай каласын Чикаго, Көнчыгыш Париж, Азия Венециясе дип атыйлар. Шанхай – Кытай коммунистлар хәрәкәте бишеге. 1842 елда Нанкин килешүе төзелгәннән соң Шанхай, Кытайның башка шәһәрләре сыман, чит ил кораблары өчен ачык шәһәргә әверелә. Нанкин килешүе чит ил кешеләренә чиксез мөмкинлекләр ача—алар биредә яши, күчемсез милек сатып ала, сәүдә итә, ә 1895 елдан алып сәнәгать предприятиеләре ачу хокукы бирелә. Инглизлар, америкалылар, французлар Шанхайны өч районга бүлә. Йөзләрчә миллион доллар инвестицияләр агыла. Берничә елдан соң Шанхай дөньяның иң бай колониясенә әверелә. Күз ачып йомган арада предприятиеләр, заманча биналар калка. Чит ил кешеләре 1940 елларда гына Шанхайдан китә. Кытай Халык Республикасы игълан ителү белән коммунистлар капитализмга каршы көрәш ача һәм Шанхай предприятиеләре милләт кулына күчә. 1965 елда Мао Цзедун биредә “мәдәни революция” башлый. Шанхай бераз күләгәдә торганнан соң, икътисади һәм мәдәни яктан башкаланы узып китеп, 1990 елларда яңадан җанлана. Бүген анда 13, 5млн. кеше яши. Кытай властьлары Шанхайның Азия – Тын океан регионында халыкара үзәккә әверелүе өчен кулыннан килгән бөтен эшне башкара. Кайберәүләр Шанхай борынгы шәһәр түгел, шуңа анда тарихи ядкарьләр юк дип саный. Әмма анда борынгы традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Каланың иске өлешендә бизәкләп ясалган йортларны, борынгы гыйбадәтханәләрне, энҗе-мәрҗән, антиквариат, җилпенгеч, фарфор һ.б. әйберләр тулы кибетләре теләсә кемне дә әсәрләндерә. Биредәге Чәй йортында борынгы рух хөкем сөрә. Могҗизага сусаган тамашачылар алдында ике кеше электр белән җылытылган зур ләгәннәрдә яшел чәй киптерә. Берничә адым арырак, юлчылар “тугыз борылыш күпере” дип атаган бормалы-сырмалы күпер аша Чәй йорты тора. Буддачылык белән кызыксынучылар Нефрит Будда сараена рәхим итә ала. Анда Бирма ак нефритының бөтен кисәгеннән уеп ясалган биеклеге 2 метр тәшкил иткән Йоклап Ятучы һәм Саҗдәдә Утыручы Будда сыннары урнаштырылган. Биредә шулай ук секундына 9 метр тизлектә йөрүче лифтка утырып, Азиядәге иң биек биналарның берсе – “Көнчыгыш Энҗесе” дип аталган телебашняга күтәрелеп Шанхайны кош очышы биеклегеннән манзара кылырга мөмкин. Шанхай һәр елны яңа җиңүләре һәм рекордлары белән бөтен дөньяны шаккатыра. Шанхайда “Дженерал Моторс” “Бьюик” автомобиле чыгара, югары технологияләр паркы – Чжанцзян Кытайның силикон үзәне дип атала. Шанхайны арытаба төзү планнары да шаккатмалы: якын елларда түбәсе күккә ашкан һәркайсы 100әр катлы өч йорт һәм 30-40 ар катлы 100гә якын йорт төзү. Ыгы-зыгылы, авыр һавалы Шанхайдан соң Гуйлинж каласы сихәтле чыганак сыман җанны тазарта. Чыганак суын кушучлап алсаң, бармак араларыннан тамчылар кыңгыраучыклар сыман чыңлый-чыңлый тама. Күтәрелеп тирә-якка карасаң, әйтерсең, күк белән елга тоташкан. Прогулканы хәтта яңгыр да боза алмый – аның пәрдәсе тирә-якка сихри гүзәллек кенә өсти. Кытайда сәяхәтченең һушларын алырлык кала-авыллары бихисап күп. Аларның һәркайсы турында тасвир итү мөмкин түгел, әмма Гуанчжоу турында бер-ике кәлимә сүз: бу кала орхидея чәчәкләре бакчасы белән данлыклы. Йөзләрчә төр орхидея чәчәкләре бакчасы хуш исләр тарата һәм ул тылсымлы хуш исләр тәэсирләндереп, фәлсәфи уйларга этәрә. Хуш исләргә чорналган сәяхәтче шул халык традицияләрен саклап киләчәк буыннарга тапшыру никадәр әһәмиятле булуы турында уйланмый калмыйдыр.

Борынгы цивилизацияләрнең берсеннән саналган Кытайның үзенең борынгы язмасы булган. Кытай телендә 80меңнән артык символ бар дип саналып, университет тәмамлаучы, уртача алганда, 5 мең иероглиф белә. Үзәк һәм Көнчыгыш Азиядә урнашкан Кытай үзенең архитектура ядкарьләре белән генә түгел, кызыклы традицияләргә ия булган мәдәнияте, милли аш-сулары, техника, искиткеч оста һәм җитез куллы һөнәрчеләре белән дан тота. Алар бүген дә борынгы традицияләрне хөрмәт итә, картларга аерым ихтирам күрсәтә, бәйрәмгә бер-берсенә зур бүләкләр ясамый, кунак каршыларга ярата, сәяси темаларга бәхәс коруны яхшы күрми, баш кагып исәнләшәләр һәм кызыл – шатлык һәм бәхет төсе дип саныйлпр. Кытай –ул бүген теләсә нинди билгеләнештәге товарлар белән бөтен дөнья илләрен тәэмин иткән ил. Безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкта ук аның осталары төрле кәсепләргә өйрәнә. Беренче балчык табак-савытлар, көнкүреш кирәк-яракларын алар эшли башлый дип санала. Кытай әдәбияты бай, аның күп кенә борынгы әсәрләрен төп нөсхәдә укырга мөмкин, әгәр телне белсәң. Әдәбият белән бергә матур язу сәнгате дә алга китә. Ул бүгенге көндә дә яши һәм теләгән кеше махсус курсларга йөреп матур итеп язарга өйрәнә ала. Бүгенге көндә дөньяда Кытай аш-сулары бик популяр. Бу илдә өстәлдән башка дүрт аягы булган, күктә самолеттан тыш бөтен очучыларны ашыйлар дигән гыйбарә бар. Кала урамнарында сатылган ашамлыклары искиткеч төрле һәм күп. Эре шәһәрләрдә кафе һәм рестораннардан гына торган кварталлар тезелеп киткән. Һәр ресторан һәм кафе ишек төбендә зазывалолар инглизчә “Хало, хало!” дип кычкырып, үткенчеләрне тамак ялгарга чакыра. Кытай аш-суын күрә алмаска яки яратырга мөмкин, әмма ничек кенә булмасын, аңа битараф калу мөмкин түгел. Гомереңдә бер генә тапкыр булса да кытай аш-суын тәмләп карарга киңәш итә тәҗрибәле сәяхәтчеләр. Кытайлар үзләре исә тәмле һәм кеше организмы өчен үтә файдалы дип саналган милли аш-сулары белән чиксез горурлана. Илдә пекин, шаньдун, сучжоук, шанхай, ханчжоу, сычуань һ.б. аш-сулары саналып, алар бер-берсеннән нык аерыла. Безнең илдә исә киң билгеле булган пекин кухнясы аксөякләрнең менюсы белән бергә гади халык, тупас солдат азыгы һәм монгол күчмә халыклары аш-суын үз эченә ала. Иң мәһшүр фирма ашмалыклары: “каоя” (кыздырылган пекин үрдәге), “шуаньянжоу” (кайнаган суда пешкән бәрән ите), “каожоу” (рәшәткәгә салып кыздырылган ит). Тарихы бик кызыклы булган пекинча үрдәк — кытай рестораннарының классикасы. Мин династиясе чорында үрдәкне әзерләү рецептын Нанкиннан Пекинга алып киләләр. Биредә аны тагын да камилләштергәннән соң, 18 гасырдан алып бу ашамлык император өстәлендә урын ала. Бүгенге көндә Кытай башкаласы читләрендә кала рестораннары өчен үрдәк үстерүче берничә зур ферма бар. Анда бу су кошларын төгәл 43 көн ашатканнан соң, аларның авырлыгы 2 килограммга җитә. Соңгы өч атнада үрдәкләрне бер урында гына утырырга мәҗбүр итеп, көчләп махсус туклыклы катнашма ашаталар. Шулай иткәндә генә ул нечкә тиреле, нәфис итле һәм йомшак йонлы була. Үзгә бер ысул белән суелган үрдәкнең эче тазартылгач, эченә һава тутырып кайнар суда пешекләнә. Кыздырганда алтынсу төс бирсен өчен махсус карамель сиропы сөртелә. Бөтен кагыйдәләре сакланып пешүенә инансын өчен, пешекче әзер итне кунаклар каршына бөтен килеш чыгара. Шуннан үрдәк түшкәсе, итен дә, маен да, тиресен дә эләктереп, пөхтә итеп нәкъ 120 кисәккә турала. Ит кисәкләрен “цянь-мэньцзян” соусы һәм яшел суган белән төче коймакка төреп ашыйлар. Кытайда еланнарның, бигрәк тә агулы еланнарның, сихәт көченә ия булуы турында борын-борыннан белгәннәр. Башта дәвалаучылар еланны агуы һәм үте өчен тоталар. Елан итеннән аш-су әзерләп булуын алар гасырлар үткәч кенә төшенә. Бүген исә экзотик кухня популярлаша баруына карамастан, европалыларның бик азы гына елан итен тәмләргә батырчылык итә. Пекинда агулы деликатес белән эш итү серләрен буыннан-буынга сер итеп тапшырган берничә махсус ресторан эшли. Бу урында бер сәяхәтче истәлекләреннән өзек китерәсе килә. “ Белмәгән кешенең ресторан интерьерын күрү белән ашказаны авырта башларга мөмкин: зал уртасындагы дөге шәрабы белән мөлдерәмә тулы галәмәт зур фарфор чанда егермәләп елан йөзә. Ара-тирә чанга кувшин тоткан официантлар йөгереп килеп җитез генә эчемлек тутырып алып, клиент өстәле янына киләләр. Әлеге ”шәраб” биредә “дежур” дип атала: һәр иртәдә бу савытка өч төрле агулы елан салалар. Берничә сәгатьтән эчемлекне өстәлгә бирергә мөмкин. Бер кувшин шәраб заказ бирү өчен кулың күтәрү дә җитә–официант шунда ук каршыңда калкып чыга. Стеналардагы тимер киштәләрдә зиннәтле рестораннардагы сыман “затлы” эчемлек шешәләре тезелгән. Әмма этикеткаларда без күреп гадәтләнгән маркалар урынына шуышып йөрүчеләрнең атамасы язылган. Сайланган шешәдән каршыма китереп утырткан үтә күренмәле савыттагы креветкаларга тантаналы рәвештә сыекча агызалар. Күзләремне йомып, бер кисәкне кабып карыйм, аннан тагын һәм тагын... Шул арада “елан эликсирын” үзенә сеңдереп өлгергән креветкалар ачы соус кушкандай гаҗәеп тәмгә ия булып чыкты. Әлеге кабымлыктан һушыма килеп өлгермәдем, өстәл каршында дистәләрчә елан йомарланып яткан кәрҗин тоткан пешекче пәйда булды. Ул аларның берсен сайлап алырга кушты. Каушавымны сиздермәскә тырышып тиз генә берсенә төртеп күрсәтәм. Пешекче елан башын җитез генә эләктереп алып үткен пычагы белән башта аның үт куыгы турысына, аннан йөрәк турысына чәнечте. Аннан соң оста бармен сыман кан, үт куыгы һәм урындагы аракыны бергә кушып, “сәламәтлек коктейле”н болгатты. Савыттагы аракы секунд эчендә үтә күренмәледән зөбәрҗәт төсенә керә. Ни өчен ул “сәламәтлек котейле” дип атала? Урындагы дәвалаучылар елан канын куәтле һәм яшәртүче чара, үт куыгы сыекчаларының дөрес микъдарын билгели белгәндә, төрле авыруларда ярдәм итә дип атый. Еланның әле генә суырып алган йөрәген ашаганнан соң дөге аракысы эчеп кую, озын гомерле булу өчен бик файдалы дип санала. Безнең өчен бака ашау зур батырлык булса, кытайлар өчен ул иң тәмле сый! Һәм берьюлы бишне ашасаң, күңелләр бөтенләй хушланып китә. Данлыклы сасы йомыркалары исә, тәү күргәндә зәңгәр күк йөзе төсендәге кабыгы белән һушларны ала. Сасы йомыркалар теләсә кайсы базарда сатыла. Йомыркалар берничә ай тоз, известь һәм көл кушылган махсус эретмәдә тотыла. Бу деликатесны тәкъдим итү—кунакка хөрмәт күрсәтү билгесе. Уйлап табуларга маһир кытайлар утын җитмәү аркасында ашарга пешерү эшен бик гади хәл итә: пешерүгә вакыт аз китсен өчен продуктның бөтен компонетларын ваклыйлар. Бихисап хуш исле үләннәр кулланып, кыздыру, парда яки төнәтеп пешерү– пешекчеләре кулланган төп алымнар. Кытайлар күп гасырлар буена ашамлыкка дәвалау һәм сәламәтлекне ныгытучы чара буларак караган. Алар фикеренчә бер төрле ашамлыклар “инь” (суытучы) булса, икенчеләре “янь” яки “җылытучы” разрядыннан. Кытай калалары тормышы көнбатыш мегаполисыннан бер ягы белән дә аерылмый. Урам тулы халык, машиналар агымы, тавыш, газлы һава... Әмма кытайлар бездән аермалы буларак сәламәтлекләре турында даими кайгырта. Биредә табиблар пульс тибешенә аерым игътибар бирә. Алар аның 28 төрен аера белә. Хәзер европалылар да Кытай сәламәтләндерү методларына хөрмәт белән карый. Халык йокыдан тору белән чирәмгә чыгып “тайцзи цюань” гимнастикасы белән шөгыльләнә башлый. Гимнастикаларны урамда профессиональ инструкторлар алып бара. Меңнәрчә кешене дәвалаганчы, дистәләрчә кешегә түләвең хәерлерәк дип санаган Сәламәтлек саклау министрлыгы аларга хезмәт хакы түли. Сәламәтлекне читтән алырга яки дару эчеп төзәтергә түгел, организмның үз-үзен дәвалау стимулын үстерү—кытай медицинасының төп принципы шушы. Кытай даруханәләренә бару, табигый музейларга сәяхәт кылу белән бер диләр. Чөнки аның киштәләрендә төрле үләннәр, диңгез үсемлекләре, минераллар һәм экзотик хайваннар органнары салынган банкалар тезелгән. Без аптекага таблеткалар артыннан йөрсәк, кытайлар киптерелгән кәлтә елан, болан теле, диңгез атлары алырга бара... Кытай традицион фармакологиясе үсемлек, минерал һәм хайваннарның эчке органнарының ике мең төрен файдалана. Бу фәнгә 13 гасырда яшәгән Шен Хун нигез салган дип атала. Ул төрле үләннәрнең тәэсирен башта үзендә сыный. Ул 90 яшендә, агулы тамыр ашап җан тәслим кыла. Аның каравы бүген нәрсә файдалы, нәрсә файдалы түгеллеген яхшы беләләр. Әйтик, төелгән янтарь нерв киеренкелеген бетерә. Шулай ук төелгән энҗенең аеруча күп авырулардан сихәте бар дип санала. Ул дәвалау чарасы буларак шулкадәр популяр ки, энҗе үстерүче фермаларның әзер продукцияләренең күп өлеше кибетләргә түгел, ә даруханәләргә озатыла. Энҗе фермаларының күпчелеге илнең көньягында урнашкан. Кытай һәр елны 7миллионга якын энҗе җитештерә. Аларны пинктада мартензи кабырчыкларында үстерәләр. Технология никадәр җитди сакланмасын, һәр алтынчы ”операция ясалган” кабырчыкта гына энҗе бөртеге үсә. Кытай медицинасы Ци —яшәү көче концепциясе дип атала. Ул организм буенча тоткарлыксыз әйләнергә тиеш, шулай булмаганда кеше авырый башлый. Ци билгеле нокталарга гәүдә перифериясе белән тоташкан. Шушы нокталарга тәэсир итеп, ә алар барлыгы 700 дип атала, бозылган Ци циркуляциясен яңадан тергезеп була. Тәэсир итү ысуллары төрлечә: энә кадау, көйдерү һәм әлбәттә, массаж. Актив нокталарга шигъри исемнәр бирелгән Әйтик, ”бит-йөз гүзәллеге”. Ул аскы күз кабагында урнашып, кан әйләнеше өчен җавап бирә. Колак яфрагында мондый нокталар аеруча күп. Әмма аяк табаны нокталар буенча чемпион дип атала. Анда безнең эчке органнарыбыз урнашкан. Кытай массажы ярдәмендә көрәшеп булган бөтен чирләрне саный китсәң бик зур исемлек килеп чыгар иде. Резидә Әхиярова.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>