Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Көзге артында ниләр бар?

Элек-электән шундый фикер яшәп килгән – адәм баласы пыяла эшли белмәгән заманнарда күпкә бәхетлерәк яшәгән. Ә инде үтә күренмәле материалны – пыяланы уйлап тапкач, икенче үлчәмдәге серле дөньяга табан беренче адымын атлый... Ул дөнья белән элемтә көзгеләр аша тотыла.
Көзге арты дөньясына гади кешеләр үтеп керә алмый, ә менә анда яшәүче серле җан ияләре безнең арабызга җиңел генә чыга диләр. Чынмы соң бу фаразлар?
Борынгы заманнарда кешеләр тышкы кыяфәтне күрсәтүче төрле пыяла яссылыкларга җитдирәк караган. Ир-атлар көзгегә бөтенләй карамаска тырышкан. Хатын-кызлар бик кирәк булганда гына көзге алдына тукталган. Сәгатьләр буе көзге алдына басып, йөзгә, кыяфәткә карап тору булмаган, чөнки болай итү куркыныч саналган. Кешенең кыяфәте, аның энергетикасы көзге артындагы серле, күренми торган ияне үзенә тартып торган.
Фаразлар буенча, серле затлар көзгегә караучының кыяфәтен сканирлаштырып ала икән. Көзгедән үз-үзенә сокланып карап торучы бүлмәдән чыгып китсә дә, серле ия үз урынында кала бирә. Адәм баласының тере энергетикасын үзенә сеңдергәннән соң ул инде көзге артында кала алмый. Бер юл кала – ул кешеләр дөньясына атлый...

Тулысынча:Көзге артында  ниләр бар?

“Тәнем суынганын сиздем, бәхилләшә башладым...”

26 яшьлек Зөлфия Каюмова: “Тормышымның үзгәрәсен иң башта хикмәтле төшләрдә күрдем”, – ди.

Беренче төш
– Ике мәчет каршында басып торам икән. Берсенең манарасы очында ай ялтырый. Икенчесендә дә ярымай, ләкин ул тәрегә әйләнә, аннары кабат айга әверелә иде, – дип сөйли Зөлфия. – Шуларга карап, аптырап басып торганда, янымда тышкы кыяфәте белән нәкъ миңа охшаган бер кыз пәйда булды. Ул: “Синең кайсы юлдан барасың килә?” – дип сорады. Беренче мәчетне күрсәтеп: “Шунысы күңелемә якын”, – дидем. Кыз: “Алайса, шул юл буйлап бар инде”, – диде. Уянып киттем. Бу минем өчен аңлашылып бетми торган сәер төш иде.
Кечкенә чакта дәү әнием исән иде әле. Ул намаз укымаса да, гел Аллаһы Тәгаләне искә алып, догалар кылып утыра иде. Аның мичтәге күмерне кисәү белән болгатканда: “Караңгы җир асларына керәсе, җәһәннәм утларында янасы бар әле”, – дип сөйләве истә. Мин кечкенәдән “сәер”рәк идем. Бу дөньяга ник килдем, аңа кадәр кайда булдым, аннары кая китәчәкмен, дигән уйлар тынгы бирми иде. Үсмер вакытта күңелемә тынычлык тапмаган чаклар күп булды.

Тулысынча:“Тәнем суынганын сиздем,  бәхилләшә башладым...”

Ничек сихердән котылдым

Кәефемнең бик үк шәптән түгеллеген сизенәм. Кәеф кырыла, күңел төшә, атап кына сөйләрлек чирем дә юк кебек. Әлбәттә, поликлиникага барсаң, тикшереп карасалар, ниндидер кимчелек табарга мөмкиннәр.
Ләкин поликлиникалардагы чират, бу нишләп йөри инде дигән гаепле карашлар безне соңгы чиккә килеп җиткәч кенә дәваханә бусагасын атлап керергә мәҗбүр итә.

Тулысынча:Ничек сихердән котылдым

Энергетик вампирлар


Без, гадәттә, энергияне табигатьтән алабыз: судан, кояштан, ризыктан… Әмма шундый катлам кешеләр бар: алар башкалар исәбенә яши. Андый адәмнәрне энергетик вампирлар дип атыйлар.
...Кайсыбер кешеләр арыта. Алар белән аралашканнан соң талчыгасың. Һәркемгә таныш халәт: бергә эшләгән хезмәткәр, дус-иш яки туганнар белән аралашканнан соң, үзеңне ниндидер физик хәлсезлек һәм рухи төшенкелек хәлендә хис итәсең.
Минем бергә эшләгән бер хезмәттәш белән кабинетта ялгыз каласым килми иде. Тын җитми, буылырга тотына идем. Ул һәркемгә күзен текәп карар, аның карашы рентген кебек, үтәли тишә. Бу кешене хөрмәт итүчеләр бик сирәк. Аннан куркалар, аның белән бәйләнмәскә, янында озак тормаска тырышалар. Аны бар да “вампир” ди. Һәм ул 70кә җитеп килсә дә бик яшь күренә …

Тулысынча:Энергетик  вампирлар

Сүзне уйлап сөйлә икән

Асия апаның икетуган энесе Марс гаиләсе белән поселокта бик матур, иркен йорт салып чыга, йорты янәшәсенә зур теплица кора. Булдыклы ир хатыны белән эштән бушаган арада иртә яздан шунда яшелчәләр үстереп сатып, ел саен ярыйсы гына табыш ала.
Ни дисәң дә, хәләл хезмәт белән көн күргән дүрт кешелек гаилә өчен иш янына куш була. Әмма 48 яшьлек Марс көннәрдән бер көнне: “Моннан соң аның миңа кирәге чыкмаячак”, – дип, өйдәгеләрне шаккатырып, нык итеп корылган теплицаны көзен сүтеп ташлый.

Тулысынча:Сүзне уйлап сөйлә икән

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>