Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Югалган балдак

Күрше авылга кияүгә чыккан Диләрә сеңлем идән юып суын түккәннән соң кулын юганда, бармагында балдагы юклыгын күргән. Өйдә дә эзләгән, су түккән җирдән дә тапмаган. Аның һаман бер җирдә актарынуын күргән күршесе: “Хатын-кыз балдак югалтырга оста инде ул, син дә югалттыңмы әллә?” – дип сораган.
Һәм ык-мык килеп торган яшь киленгә: “Баш яулыгыңны ал да, фәлән әбигә бар, ул төшлек сала, кайда югалтканыңны әйтеп бирер”, – дигән. Сеңлем килгәч, әби: “Балдагың газ плитәсе яныннан табылачак”, – дигән. Кияү белән газ плитәсен күчереп тә, идәнне куптарып та караганнар, балдак табылмаган. Хәтсез вакыт үткәч, идән юарга мунчала алырга дип (ул вакытта идәннәр буяусыз, мунчала белән юа идек, ә мунчаланы әтиебез ясап бирә иде) шүрлеккә үрелсә, “челтер” итеп, нәрсәдер идән буйлап тәгәрәп киткән дә, газ плитәсе янында туктаган. Идән юа торган мунчала искереп, тузып, яңасы кирәк булганчы шулай шүрлектә яткан.
Мин балдагымны кимәгәндә серванттагы чынаякка салып куя идем. Берзаман бераз ябыгып киттем дә, балдак бушады. Эшкә ашыкканда, югалмасын дип салып калдырырга уйладым. Яхшы хәтерлим, шул серванттагы чынаякка салып куйдым. Авылга кайтканда балдагымны киим дисәм, балдак юк. Авылдан килгәч, барлык чынаяк, тәлинкә, бокалларны берәмтекләп карадым, юк кына бит! Гаилә белән сервантның астын-өскә китердек, юк инде!
Шуннан мин дә, теге әбигә күрсәтеп кара әле дип, сеңлемә яулыгымны биреп җибәрдем. Әби: “Өендә эзләсен, табар!” – дигән. Аның өйдә икәнен үзем дә беләм, тик кайда?! Әби һаман сораша: “Минем сүзне ялганга чыгарып, ник эзләми ул аны, ник тапмый? Чүпрәкләр арасында бит ул, ник алмый?” – дип мине битәрли икән. Эзлим инде, юк бит!
Бар киемне, бар кесәне, чүпрәк-чапракны, иске-москыны калдырмый тагын эзлибез. Юк инде!
Инде көзләр, кышлар үтте, яз җитте. Мәҗлес үткәрергә уйлап, савыт-сабаларны барлыйм. Ак төстәге кәгазь салфеткалар саргая башлаган иде, ташлыйм әле боларны дип тартып алсам, чылтыраган тавыш ишетелде. Карасам, идән буйлап балдак тәгәрәп барды да, бусагага бәрелеп туктады. Салфетка булгач, әби аны чүпрәк дип күргән икән. Ул әби югалган әйберләрнең кайдалыгын төшендә күрә торган булган.
Шулай бервакыт саплы тарак алырга теләдем.
– Тарак өстенә тарак җыеп ни эшлисең? Таракларың бар бит, – диде ирем. Вак кына мәсьәләдә дә ир сүзенә каршы килү юк – тәрбия шундый.
Шул көннән пластмасса таракның дүрт-алты теше чәч тараган саен сынып төшә башлады, атна дигәндә сырты гына калды. Ә берничә көннән эре тешле тарагым югалды. Эзләп-эзләп тә таба алмадык. Ирем:
– Хатын-кыз ирләр тарагы белән чәч тарарга тиеш түгел, бар, үзеңә тарак алып кайт, – дигәч, саплы агач тарак алып кайттым. Берәр атнадан күрәм: эре тешле тарагым да яңасы янында – көзге алдында ята. Кая югалып торган ул, аннан кайдан, ничек пәйда булган – бу минем өчен һаман да зур табышмак. Ике тарагым да әле дә саклана, тешләре дә “исән-сау.

Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>