Кеше оча аламы?

Оча торган кешеләр турында ишеткәнегез бармы? Әлбәттә, һавада очып йөрүче геройлар турында әкиятләрдә күп тасвирланган. Шул ук вакытта тарихта да бу гаҗәеп күренешнең шаһиты булучылар күп.

Адәм баласының оча белү сәләтен уникаль сәләт – левитация диләр. Һиндстанның борынгы язмаларында йогаларның, брахманнарның, маглар һәм фәкыйрьләрнең һавага күтәрелү очраклары, очарга өйрәтү инструкциясе тасвирланган. Әмма үткән берничә гасыр эчендә бу һинд язмаларын, уникаль инструкцияләрне тәрҗемә итү мөмкинлеге табылмаган.
Борынгы заманнарда аерым кешеләр җирдән 90см.га кадәр күтәрелә алган. Моны башкаларны гаҗәпкә калдырыр өчен түгел, ә дини йолаларны үтәр өчен эшләгәннәр. Мондый практика борынгы Һиндстанда гына түгел, Тибетта да кулланылган.
Буддист язмаларында 528 елда Тибетның Шаолинь монастырендә дзэн-буддизмга нигез салучы Бодхидхарма исемле кешенең пәйда булуы турында әйтелә. Ул монахларны гәүдәләренең энергиясе белән идарә итәргә өйрәткән. Ә бу исә һавага күтәрелүнең бер шарты булып торган. Будда үзе дә левитациягә ия булган. Ул берничә сәгать буена һавада “эленеп” тора алган.
Шунысы үзенчәлекле – Һиндстанда, Тибетта левитациягә сәләт бүгенге көнгә кадәр сакланган. Европаның кайсыбер тикшерүчеләре бүген дә “оча торган ламалар” феноменын тасвирлыйлар. Мәсәлән, Британиянең Александра Давид-Неель исемле сәяхәтчесе Чанг-Танга калкулыгында буддист-монахның очып йөргәнен үз күзләре белән күргән диләр. Монахның аяклары лотос позасында бөкләнгән булган. Ул җирдән берничә метр өстәрәк очып барган. Һәр 5 метр саен җиргә кагылып алган, аннары тагын һавага күтәрелгән. Карашы үзе генә күрә алган ерак бер ноктага төбәлгән булган.
Левитация турында сөйләгәндә, бу феноменның Көнчыгышта гына түгел, Европада да билгеле булуы турында әйтергә кирәк. Конкрет фактларга килгәндә исә, левитациядән файдаланучы беренче европалының хатын-кыз булуы турында беләсездер. Ул изге Тереза – монахиня-кармелитка. Аның җир өстеннән берничә метрга очып күтәрелүенә 230 католик рухани шаһит булып карап торган. Тереза 1565 елда үзенең автобиографиясен язган. Шунда уникаль сәләте турында сөйләгән.
Көньяк Италиядән Иосиф Дезуны да (1603-1663) да “очучы кеше” дип атаганнар. Балачакта ул бик дини булган һәм дини экстазга “чуму” өчен үзен төрлечә физик җазалаган. Экстаз халәтендә ул һавага күтәрелә торган булган. Бермәлне бу хәлгә Рим папасы Урбан VIII да шаһит булган.
XIX гасырның иң билгеле оча торган кешесе дип Дэниел Дугласны атаганнар. Американың бер гәзитендә аның һавага күтәрелүе турында болай дип язганнар: “Дугласның аяклары кинәт җирдән аерылды. Барысы да шок хәлендә! Аяклары – җирдән 30 см тирәсе биеклектә. Аннары Дуглас кинәт кенә сискәнеп киткәндәй булды, әкрен генә җиргә төште. Һәм тагын түшәмгә кадәр күтәрелеп, кул-аяклары белән түбәгә тиде...”
Дэниел левитациягә ия булуын 40 ел дәвамында меңнәрчә тамашачылар алдында исбат итеп килгән. Алар арасында – язучылар Теккерей һәм Марк Твен, император Наполеон III, билгеле сәясәтчеләр, табиблар, галимнәр. Бервакытта да беркем дә аңа “мошенник” дип әйтмәгән.