Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Сүзне уйлап сөйлә икән

Асия апаның икетуган энесе Марс гаиләсе белән поселокта бик матур, иркен йорт салып чыга, йорты янәшәсенә зур теплица кора. Булдыклы ир хатыны белән эштән бушаган арада иртә яздан шунда яшелчәләр үстереп сатып, ел саен ярыйсы гына табыш ала.
Ни дисәң дә, хәләл хезмәт белән көн күргән дүрт кешелек гаилә өчен иш янына куш була. Әмма 48 яшьлек Марс көннәрдән бер көнне: “Моннан соң аның миңа кирәге чыкмаячак”, – дип, өйдәгеләрне шаккатырып, нык итеп корылган теплицаны көзен сүтеп ташлый.
Марсның бер урамда уйнап үскән, бер класста укыган, бер үк хәрби частьтә хезмәт итеп, бер үк һөнәрне сайлап, пенсиягә чыкканчы, полиция участогында хокук сакчысы булып, иңне-иңгә куеп эшләгән Фәнис исемле якын дусты була. Алар бергә отставкага китүгә, икәүләп бер финанс оешмасының сак хезмәтенә урнашалар.
Көр күңелле, җитеш тормышлы ике ир, кирәк чакта бер-берсенә булышып, киңәшеп, бертуганнар кебек дус-тату яши. Шулай ипле генә дөнья көткәндә, яз көннәренең берсендә Фәнис авырып эшкә чыкмый кала. Тәүлек әйләнәсе кизү торган, арыган-талчыккан Марска янә бер сменага калып, дустын алыштырырга туры килә. Аннан ул Фәниснең хәлен белергә бара. Күңелле генә гәпләшеп, чәй эчеп утырганда Марс:
– Дускаем, синең белән безнең язмышлар уртак, тормыш-көнкүрешебез дә бер үк төсле. Терел инде тизрәк, юкса, миңа да синең белән бер көнне үләргә туры киләчәк бит! – дип шаярта.
Фәниснең табын янында кайнашкан хатыны бу сүзләрдән сискәнеп китә һәм:
– Ни сөйлисең, тәүбә диген! Ахмак шаяртуың фәрештәләрнең “амин!” дигән чагына туры килә күрмәсен! – дип, иренең җан дустын җиңелчә шелтәләп ала.
Кызганычка каршы, Фәнис терелми. Илле яшькә дә җитмәгән өрлек кебек ир апрель башында, җомга кичендә, якыннарын кара кайгыга салып, күзләрен мәңгегә йома. Аны төнен саклап чыгарга, соңгы юлга озатышырга, җирләү мәшәкатьләрен һәм чыгымнарын күтәрешергә якын дусты Марс беренче булып килеп җитә. Мәрхүмне мәңгелек йортына зурлап озаталар. Фәниснең җеназасын кабер янына күтәреп килгәндә, колашаның бер башыннан тоткан Марсның күз аллары караңгылана, тез буыннары калтырый, йөрәге яман чәнчешә, эчтән пычак белән сызып җибәргәндәй итеп, кискен авырту тоя. Фәниснең гәүдәсен ләхеткә төшергән мәлдә, Марс ухылдап җиргә ава һәм шунда ук җан бирә. Ирнең гәүдәсен ярып карагач, патологоанатом “обширный инфаркт” дигән диагноз куя.
– Миһербанлы, юмарт энекәшем нибары 49 яшендә генә иде бит! – дип өзгәләнә Марсның якын туганы Асия апа. – Моңарчы бер мәртәбә чирләп тә карамады, таш кебек таза иде! Алдын-артын уйламыйча сөйләп, Газраилне үзе чакырып китергәндер инде...

Хәмидә Гарипова.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>