Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Туган якның ташы да кадерле

Һәркемгә туып-үскән җире якын. Бала чакның матур истәлекләре, яшәешнең якты хатирәләре белән сугарылган, туганнар һәм дуслар яшәгән туган төяктән дә кадерлерәк һәм газизрәк урын юктыр. Ләкин тормыш җилләре туган җирләреннән  еракларга алып китеп, анда үзенең икенче Ватанын табучылар да бик күп арабызда. Алар арасында Американың  Калифорния штатындагы Сан-Хосе шәһәрендә яшәүче Регина Гыйззәтуллина да бар.

Тулысынча:Туган якның ташы да кадерле

Рудник генералы

...Төньяк Уралда яшәгән татар халкы тормышын кыска-кыска очракларда гәүдәләндергән “Милләтләр горурлыгы” дип аталган бик кадерле китап ята минем алда. Бу китапны бастыруда ярдәм кулы сузып, үзеннән зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – Фәрит Минниәхмәт улы Нәбиуллин. Аның турында “Березовский эшчесе” гәзите еш яза. Якташларым: “Кем соң ул Фәрит Нәбиуллин? Язышасың бит, яз әле үзебезнең татар гәзитләренә, аның белән якыннанрак танышу мөмкин булыр иде” – диләр.

Тырышып карарга булдым. Куркып та куйдым: “Барып чыгар микән бу идея”. Ул бит зур рудникның генераль директоры. Үзе белән очрашмыйча, күрешмичә ничек язып була?.. һ.б шундый сораулар белән Березовск шәһәрендәге рудникның кабул итү бүлмәсенә шалтыраттым. Ниятемне  белдергәч, секретарь каршы килеп тормады. Шулай итеп мин рудникта, аның генераль директоры белән әңгәмәләшеп утырам.

Тулысынча:Рудник  генералы

Төмәндә – татар мәдәнияте көннәре

Еракта яшәүче милләттәшләр яшәешенә бер бизәк булып кергән бу чараларны анда көтеп алганнар. Бу хакта безгә Төмәннең “Яңарыш” гәзитендә эшләүче каләмдәшләребез хәбәр салды.

Мәдәни чараның программасы истәлекле мизгелләргә бай.

 Аның кысаларында төрки телле халыкларның «Таң йолдызы–2015» XXIV төбәк балалар иҗаты бәйгесе, Төмәннең милләттәшләр күпләп яшәгән район һәм шәһәрләренең үзешчән коллективларының “Халык сәнгате” V төбәк художество конкурсы, Тубыл районы иҗат коллективларының «Тамаша» (Ялутор районы Аслан мәдәният йорты) фольклор-этнографик ансамбленең күчмә концертлары уза.

Мәдәният көннәрендә туган телне саклап калу мәсьәләсенә игътибар бүленә. Аның кысаларында мәктәп китапханәләре, авыл һәм мәктәп музейлары җитәкчеләре семинарлары, “Төмән өлкәсенең яшьләр оешмаларында һәм өлкәнең иҗтимагый оешмаларында һәм берләшмәләрендә татар телен үстерү” темасына түгәрәк өстәлләр, Төмән шагыйре Заһит Акбүләков иҗатына багышланган әдәби-мәдәни кичә узачак. 

Бу чараларны «Дуслык» (җитәкчесе А.Мирхәйдәров) татар җыры халык ансамбле концерты бизәячәк һәм мәдәният көннәре 1 мартта җиңүчеләрнең Гала-концерты белән тәмамланачак.

 Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре 3 нче февраль көнне Тубыл районының сазъяк артында урнашкан Ләчек һәм Күкрәнде авылларында старт алды. Төмән өлкәсендә чыгып килүче “Яңарыш” гәзитенең 25 еллыгы уңаеннан без дә укучыларыбыз, хәбәрчеләребез белән очрашып, фикер алышып кайтырга өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән юлга чыктык.

Кунаклар эшлекле сәфәрне Ләчек авылы мәчетендәге проблемалар белән танышудан башлап җибәрделәр, аннары клубка юл алдылар. Җыелган халыкны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Җиһаншин мәдәният көннәре, якынлашып килүче Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм: “Үткән ел мәчет ачылу тантанасында  азан тавышы авылны яңгыратып торсын өчен көчле репродуктор алып бирербез дип сүз биргән идек. Менә бүген өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Тубыл район хакимияте ярдәме белән мәчеткә – динамик, ә клубка музыкаль үзәк алып килдек, рәхәтләнеп кулланыгыз”, – дип, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән тыл ветераннарын  Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Аның котлау сүзләренә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, Төмән районы автономиясе рәисе Хәмзә Биктимиров та кушылып, берничә кешегә өлкә автономиясенең Мактау кәгазьләрен тапшырды. 

Район башлыгы Юрий Батт: “Мәчеткә электр уты үткәрергә, бина һәм җирне закон тәртибендә рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкбез. Сезгә күлләрдә балык тотарга квота алырга кирәк. Күлләргә читтән хуҗалар килгән очракта, без берничек тә ярдәм итә алмаячакбыз. Шуңа озакка сузмыйча, арадан берәүне сайлап, бу мәсьәләне чишәргә кирәк. Без аңа һәръяклап булышырга әзер”, – дип сөйләде. Төмән шәһәреннән килгән кунаклар – Искәндәр хәзрәт Йосыпов белән Руслан хәзрәт Садретдинов Коръән укып, дога кылдылар. Булашова авылыннан килгән эшкуар Эдуард Колмәмәтов ләчеклеләрне шатландырып, мәчеткә суыткыч бүләк итте. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов мәктәп китапханәсенә үзенең китапларын һәм дипломнарын бирде. Шул арада без озак еллар “Яңарыш” газитен укучылар белән аралашып, аларга теләкләребез, бүләкләребезне җиткердек. Ләчек авылындагы очрашу танылган җырчы Җәмилә Рәхимова һәм район татар мәдәният үзәге артистларының матур чыгышлары белән бизәлеп, бик күңелле узды. 

Күкрәнде авылы халкы район татар мәдәнияте үзәге артистларын клубта каршылады. Ә автономия әгъзалары мәктәп бинасында укытучылар белән очраштылар. Ришад Сабир улы май аенда 90 яшен билгеләп үтәчәк Алия Ташбулатованы тәбрикләп, автономия исеменнән махсус бүләк һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары ул мәктәп директоры Әлфридә Латыйпова, озак еллар үз вазифаларын башкарып, лаеклы ялга чыккан Гани Ваһапов, Кәбирә Ваһапова, Хәдичә Әйтбакованың фидакарь хезмәтләренә тиешле бәя биреп үтте. Чыгыш ясаучылар үзләренең уй-фикерләрен җиткергәч, Әлфридә Әнвәр кызы авыл халкы исеменнән игътибар күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде.

 

Рәүфә КАНГАЗИНА,

 “Яңарыш” гәзитенең хатлар бүлеге мөдире.

Төмән өлкәсе. 

 

Таулар кызы

Cәидә ханым белән без узган елның май аенда Казанда узган II Бөтендөнья Татар хатын-кызлары форумында таныштык. Әллә каян үзенә чакырып торган мөлаем йөзле бу ханымның әдәплелеге, мәдәниятле булуы, кечелеклеге, тәрбиялелеге бер карашта ук күңелгә ятты. Әллә кайчан бер-берсен белгән кешеләрдәй уртак сүзләр  дә тиз табылды. Моның сере “Өмет”кә бәйле иде, әлбәттә. Баш мөхәрриребез Рәдис Гыйльван улының Кабарды-Балкарда эшлекле сәфәрдә йөреп кайтканнан соң андагы милләттәшләрнең яшәеше, тормышы турында язмалары ике төбәк арасында рухи күперләргә нигез салган иде. Яңа танышым шул төбәкнең “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе булып чыкты.

Тулысынча:Таулар кызы 

Моңнары кайта...

Германиядә татар тоткын-нарының җырлары яздырылган тәлинкә табылган. Әлеге уни-каль ядкәрне үзе күреп, үз колаклары белән ишетеп кайт-кан шәхес – Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исе-мендәге Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов бәян иткән яңалыклар бүген бөтен татар дөньясына тарала. «Германия архивларында татар-ларга караган мәгълүматлар барлыгын белә идек. Безнең Германиядәге коллегаларыбыз бу юнәлештәге эшчәнлекләрен шак-тый киң җәелдергән. Татарстанда милли асылыбызны саклау һәм үстерү буенча махсус программа кабул ителде. Шуның бер тармагы – чит ил архивларында татарларга нисбәтле материал-ларны өйрәнү, аларны саклау. Быел шул проект уңаеннан берничә архивта казынырга керештек. Германия федераль китапханәсенең музыка архи-вында күптөрле пластинкалар саклана.

Тулысынча:Моңнары кайта...

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>