Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

“Кайда да асылыбызны югалтмыйк”

Бүгенге кунагыбыз – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләттәшебез, эшкуар Исмәгыйль Шәңгәрәев. Аның белән аралашу, әңгәмә дә бик кызыклы рәвештә килеп чыкты. Улы Ислам белән Казанда съездда таныштык, озак та үтми Исмәгыйль әфәнде телефоннан шалтыратып элемтәгә чыкты, шулай танышып киттек. Арытаба аралашу барышында мин аның хөрмәтле, тәрбияле мөселман булуын аңладым. Моның асылын әңгәмәдән үзегез дә аңларсыз дип уйлыйбыз.

–Исмәгыйль әфәнде, Әтиегез Каләмнең дини кеше булуын беләбез. Әниегез кем иде?
–Әнием дә әтием дә – икесе дә тумышлары белән Ырынбур өлкәсенең Әсәкәй авылыннан, әниемнең исеме - Хәҗәр. Балаларны тәрбияләү әниебезнең иңендә иде. Әтиемнең тулы исеме – Каләметдин хәзрәт, чыннан да мин аның турында ешрак исемә алам, чөнки әтиемнең эшенә бәйле сәбәпле, минем тормышым туу белән сәяхәтләрдән башланды. 1956 елда Ырынбур өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә туганмын, шул ук елны әтиемне Ростов-на-Дону шәһәренә имам итеп эшкә җибәрәләр һәм без күчеп киткәнбез.
Әти мулла булганга күрә, истә калган күпчелек хатирәләрем мәҗлесләр белән бәйле. Гомумән татарларда мәҗлес җыюны феномен дип әйтәсем килә. Мәҗлесләрдә татар телендә вәгазьләр укыла иде, заманында халкыбызны диненнән, теленнән аермауда зур хезмәт куючы нәтиҗәле чара шул иде. Дин, тел мәсьәләсе татарда бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Истәлекләрнең берсе: миңа 3–4 яшь тирәсе, без мәчет янында урнашкан йортта тордык, ихатадан чыга торган ике капка бар иде. Көннәрдән бер көнне әтием мәҗлескә җыенды, мин дә барам дип алдан капка төбенә чыгып бастым, көтә торгач, шунда йоклап киткәнмен, әтиләр инде башка капкадан чыгып киткән булганнар.
Миңа 7 яшь булганда әтиемне Пермь шәһәренә имамлыкка җибәрделәр һәм гаиләбез белән шунда күченеп киттек.
Пермь өлкәсен Көнбатыш Себер дип тә атыйлар, анда яшәгән вакытым аерым өч дөнья буларак истә калган. Беренче дөнья – гаилә, бездә татар, мөселман дөньясы иде, бар нәрсә дә татарча, хәләл иде. Икенче дөнья – урам, анда гомумән башкача галәм, үз эченә барысын да алган тәртипсезлек иде. Өченче – мәктәп, пионер, комсомол, комсомол җыелышлары дөньясы иде. Төрле очраклар булды мәктәптә дә, Рамазан ае вакытларында кемнәрнең ураза тотуын ачыклар өчен укытучылар су, витаминнар бирәләр иде. Мәктәптә мин беркайчан да ит ашамадым. Шушы өч дөньяга адаптацияләшеп яшәү, алдагы тормышым өчен яхшы чыныгу булгандыр. Гомумән, әтиемне имам итеп илнең төрле шәһәрләренә эшкә җибәрүләр, минем шәхесемне формалаштыруда зур роль уйнады, төрле мохитләргә җайлашып яшәргә кирәк иде. Хәзерге балалар башка шартларда, парниковый булып үсәләр, самими, чәчәкләр кебек. Безнең буын башка шартларда үсте.
–Исмәгыйль әфәнде, сез унбер еллап элек Гарәп Әмирлекләренә барып урнашкансыз. Бу бай мәмләкәт сезне ничек каршы алды, урнашып, яшәп китү кыен булмадымы?
–Миннән еш кына нигә Гарәп Әмирлекләрен сайладыгыз дип сорыйлар. Күп балалы гаиләгә тору урыны шартларын нәкъ бу илдә уңай күрдем, монда күчкәндә инде 5 балабыз бар иде. Беренчедән, мөселман дәүләте булу, әлбәттә, үзенең ролен уйнады, халык монда бик ачык һәм ярдәмчел, Аллаһка шөкер. Икенчедән, хокукый канунлы дәүләт, балаларыбызның киләчәгенә килгәндә, иминлек, куркынычсызлык ягыннан да туры килде. Өченчедән, бизнес алып бару шартлары бик кулай, салым түлисе юк, үз бизнесымны уңышлы гына оештырып җибәрә алдым. Монда ел буена җәй, гомумән әйткәндә, 6 ай буена кыш сузылган илдән күчүчеләргә бу бигрәк тә кадерле күренеш.
–Белүебезчә, сез гаиләдә 12 бала үскәнсез, Үзегезнең гаиләдә 11 бала тәрбиялисез. Бу илдә балаларга игътибар, тәрбия алымнары нинди?
–Бу илдә балалар тәрбиясенә килгәндә, бала ниндидер субкультурага кереп китәр, юлдан язар дигән борчылулар юк. Гадәттә яшьләр урамда күргән коткыларга кызыгып кереп китә, монда урамда андый әдәпсезлекләр юк.
Конкрет үземнең балалар тәрбиясенә килгәндә, безнең өйдә тулысынча татар мохите. Хәләл җефетем белән икебез дә татарча сөйләшәбез. Казан, Уфадан тәрбияче, укытучыларны да фәкать татар теллеләрен чакыртабыз. Һәр балам кимендә дүрт тел белә – татарча, русча, инглизчә, гарәпчә.
–Шәхсән үзегез кызларыгызны һәм улларыгызны тәрбияләгәндә нинди карашта торасыз. Аерым методика кулланасызмы, әллә шәригать кануннары, халык акылы, киңәшләрен тотасызмы?
–Мин барлык универсаль булган методларны да кулланам, “Воспитание детей мусульман в светском государстве” дигән китабым бар. Беренче чиратта, мөселманнар тирәсендә формалашкан стереотипларны үзгәртү ниятеннән дә язылды ул китап. Гадәттә, намазда дисәң, җәмгыятьтән аерылган, бу дөньядан читләшкән итеп күзаллый күпчелек халык. Юк, киресенчә, үземнең балалардан әйтәм: алар намазлы, яңа белемгә ачык, актив гражданлык позицияле кешеләр дә. Әлбәттә инде, балаларымны тәрбияләүдә беренче чиратта шәригать кануннары, аннары һәрберебезнең бурычы– милләтебезнең гореф-гадәтләрен сеңдерү. Гаилә кору мәсьәләсендә дә шул ике нигезгә таяну. Тел белән дин бик тыгыз бәйләнештә, аларны икесен бергә алып барганда гына тел сакланачак.
Мөселманнарга килгәндә, бик яратам Лондондагы мэр үрнәген. Лондон белән халыкны таныштырасы юк, ул – дөньякүләм алдынгы шәһәр, шул шәһәрнең мэры – мөселман кешесе. Балаларымның да актив тормыш позициясен алып баруы яклымын.
–Русиялеләр өчен бу илдә иң кунакчыл йорт сезнеке булса кирәк. Кемнәр генә булмады инде кунакта. Бу сезне арытмыймы?
–Әле интернет челтәренә мин кунакларымның 20% гына элеп барам, 80% күрми каласыз (көлә). Бу очракка хәдисләр бар, әти-әниемнең сүзләре дә исемә килә: “Кунак килгәндә бәрәкәт килә”; “Син кунак итсәң, сине кунак итәрләр”.
Гомумән, мин кешеләрне яратам, сөйләшергә иренмим. Уңышымның зур өлеше шушы сыйфатыма барып тоташадыр. Әниемнең бер догасы бар иде: “Йә, раббым, көткән урыннарыңнан да, көтмәгән урыннарыңнан да олы ярдәмеңнән калдырма” дигән. Чыннан да, хәрәкәттә – бәрәкәт, ди бит халык. “Алма пеш, авызыма төш” дип кенә уңышка ирешеп булмый.
Менә бер хәл исемә төште, инде дистәләгән ел узган. Бугуруслан шәһәрендә бер сайлауларда катнашырга туры килгән иде, җыелган халык арасыннан беренче булып басып, гомумән күзләремә таныш түгел хатын-кыз, минем кандидатураны яклап, матур, көчле сүзләр әйтте. Сайлауларны җиңдем ул көнне, аннары ул хатын-кыздан барып сорадым, кем соң сез һәм нигә минем өчен шулай тырыштыгыз дип. Бактың исә бу ханымны әллә ничә ел элек яңгырлы көнне автовокзал тукталышыннан утыртып алып кайткан булганмын икән. Минем өчен бу юл уңае гына булган хәл, ә кешенең күңелендә калып, соңыннан килеп үземә дә ярдәме тиде.
–Туган ягыгызга еш кайтасызмы? Балаларыгызның киләчәген ничек күрәсез?
–Күпчелек әкиятләр, җырлар, шигырьләребез юктан гына туган якларыбызга барып тоташмыйдыр, күрәсең. Миңа эшем белән бәйле сирәгрәк кайтырга туры килә, хәзер заманалар да үзгәрде, югары технологияләр тормышыбызны бик җайлаштырды Аллага шөкер. Якыннарым белән һәр көн булсынмы Skype, WhatsApp аша элемтәдәбез. Туганнарым үзләре һәрдаим килеп торалар.
Балалар киләчәгенә килгәндә, каты бәреләсем килми, чөнки без төрле буын кешеләре. Без “обязательный” балалар булып үстек. 40 градус салкында да дәресне калдырмыйча укып йөредем, якшәмбе көннәрендә дә торып киткән вакытлар булды. Хәзер бик прогрессив заманда яшибез, минут саен үзгәреп тора барысы да, балалар да хәзер башка төрле. Балаларыма үзләренә уңайлы җирлекне табып, җанына рәхәт урында яшәүләрен теләр идем. Яшәгән дәүләтләрен, халкын яратсыннар, аңа файдалы кешеләр булсыннар.
– Исмәгыйль әфәнде, Ислам улыгыз белдерүенчә, сез Гарәбстандагы татар мөһәҗирләрен берләштерүче оешманы җитәклисез. Күпмеләп татар яши анда? Ни белән шөгыльләнәләр. Бар да эшкуармы?
–Бүгенге көндә Дубайда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиле генә бар, башка юнәлешләрдә бернинди дә оешма рәсми рәвештә теркәлмәгән. Гарәп Әмирлекләрендә 300 меңләп рус телле халык яши дигән мәгълүмат бар, шуның кимендә 10% татар телле дип әйтсәк ялгышмабыздыр. Сез аңлавыгызча, мин бик ачык кеше, мөрәҗәгать иткән кешеләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Яныма халык җыелуда минем 8нче ел эшләп килгән “Казан” татар ашлары ресторанының роле зур. Татарстан, Рәсәй, мөселман бәйрәмнәрен калдырмыйча, дусларны, танышларны, милләттәшләремне җыярга тырышам. Танышсыннар, бер-берсен танып, киләчәктә ярдәм итсеннәр өчен мәйданчык булдырам. Менә күптән түгел Корбан гаетенә йөзләп кеше җыелдык, Аллага шөкер.
–Исмәгыйль әфәнде, сезне хәйриячелек белән шөгыльләнүче кеше буларак та беләбез. Меценатлык эшендә әһәмиятлерәк дип кайсы өлкәгә игътибар бүләсез?
–Диндә зәкәт янында тагын бер төшенчә янәшә йөри, туганнарың, танышларың авыр хәлдә булганын белә торып, ярдәмеңне белмәгән кешеләргә җибәрсәң дөрес булып бетми, чөнки беренче чиратта якыннарыңа ярдәм кулын сузу урынлырак. Туган ягым мәчетләрен дә игътибарсыз калдырган юк.
–Яхшы яшәү өчен кеше нишләргә тиеш? “Өмет”не укучы 13 меңнән артык гаиләгә сезнең теләкләрегез...
–Без бик тырыш милләт буларак үзебезне таныттык. Татар авылларына керсәң, гөлбакчага эләккән шикелле, йортлар берсеннән-берсе ямьлерәк. Шушы ритмны югалтмыйча яшәргә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чит илдәге татарлар белән яхшы элемтәләрне саклап килә, ярдәмнәрен Республика күрсәтеп тора.
Кытай халкының “Чайна таун”ы шикелле, безгә дә татарлар компактлап яшәгән илләрдә, шәһәрләрдә үзебезнең “Татар бистәләрен” булдырып яшәргә кирәк, моның өчен тарихи нигезләребез дә бар. Милләтебезне саклыйк, туган телебезне алдагы буыннарга да җиткерү бурычы нәкъ безнең өстә.

Алсу ХӘБИРОВА.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>