Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Cамурайлар илендә

Казанда узган Бөтендөнья татарларының VI съездына Җир шарының төрле кыйтгаларыннан татарларның бергә җыелуы милләтебезнең барлыгын, бергә булырга тиешлеген тагын бер кат искә төшерде. Казан кунакларны югары дәрәҗәдә кабул итеп, хөрмәт кылды, эшләү һәм ял итү мөмкинлекләрен тудырды. Һәр көннең тыгыз эшчәнлектә үтүе турында  язып чыккан идек инде. Съездның беренче көнендә делегатлар секцияләргә бүленеп эшләдек. Һәр секциядә дә Башкортстан делегатлары чыгышы программага кертелгән иде. Мин “Гаилә. Традицияләр. Туган тел” секциясендә чыгыш ясадым. Соңыннан чыгышыма карата кызыксыну туган яшьләр белән якыннан таныштык. Гарәп Әмирлекләреннән,  Чиләбедән, Донецкидан, Кировтан, Япониядән килгән яшь делегатлар белән тиз арада дуслашып киттек. Әнә шунда Уфада үскән, Япониядә яшәүче Казанга съездга килгән татар егете Әхмәт Вәлиевне дә очраттым. Аны безнең белән бик тә кадерле уртаклык бәйләп торуы да ачыкланды шунда.

Әнисе янында да кунак булып китәсе Әхмәтне редакциягә кунакка чакырдым. Япониядә яшәүче татарны күреп, сөйләшеп утыру үзе бер вакыйга иде, әлбәттә, шуның хакына “Өмет” редакциясе халкы эшен ташлап түгәрәк өстәл артына җыелды.
Әхмәт белән очрашуга тарих фәннәре кандидаты, этнолог Илдар Габдрафыйковны да чакырдык. Ул безгә “Кызыл паша”, ягьни Р.Хәкимов турында китап төгәлләп килүче, шуның хакына Бишбүләкнең Ает авылына килеп, шәхеснең биографиясе белән танышып киткән япон коллегасы, профессор турында хәбәр алып килгән иде.
Әхмәт Вәлиев 1979 елның гыйнвар аенда Уфада туган. 44 санлы мәктәпне тәмамлаган, университетта укыган. 26 яше тулганда Япон илчелегенең программасы барлыгын белеп, бу илгә барырга карар иткән. Кирәкле мәгълүматны Интернетта табып, тиешле документларны тутырып җибәргән һәм ярты елдан бу илгә чакыру алган. Ул вакытта Әхмәт инглиз телен генә белеп, япон телен үзләштермәгән була. Инглиз телендә тест үтеп, тагын бер сөйләшү узгач, аны илгә бер айдан кабул итәләр. Арытаба ни булган, бүген нишли, кайда эшли, гаиләсе, японнар тормышы һәм, ниһаять, япон татарлары ни хәлдә яшәп ята – болар хакында Әхмәтнең үзеннән сөйләтербез. Мин аның стилен тулысынча сакладым. Моны махсус шулай эшләргә булдым, чөнки ике сәгатьтән артык очрашу агышында аның авызыннан бер урыс сүзе дә чыкмады, мөхәҗир Әхмәт татар теленә булган хөрмәте белән безне коралсызландырды да куйды.
–2006 елның апрель аенда Токиога килеп төштем. Сишәмбе көн иде, пәнҗешәмбе көнне Токиодагы элекке татар, хәзер төрекнеке булган мәчеткә мәче кебек кенә басып кердем, таныштым. “Бу мәчетне синең әби - бабайларың салды”, дип каршы алдылар мине. Җомга көн Тәмимдар абый Мөхит белән таныштым (Тамимдар Мөхит Япония императорының киңәшчесе булып унике ел хезмәт итә. авт.) Ул имамны да чакырып алды, ярдәм кирәк булса, ярдәм итәбез, диде. Шул көнне кибетләргә алып бардылар, бүлмә буш, берни дә юк иде, бер көндә барысы да хәл ителде. Тагын кайда ни барын аңлатып куйдылар. Беренче көннәрдә ни ашарга да белми идем. Берничә көн дөге белән балык ашадым. Болай булса японга әйләнеп бетәм дип уйладым. Ит ашыйсы килә башлады. Шунда бер хәләл кибет таптым. Тамимдар абый белән күрешеп тордым. Ул инде 80-не узган иде. Ул: “Без сиңа гел ярдәм итә алмабыз, таныштырып җибәрербез, анда ярдәм итәрләр”, – диде. Мәчет төрекләрнеке булгач, Тамимдар абый сүзе белән миңа ярдәм иттеләр. 2009 елда Тамимдар абзый вафат булды. Ул вакытта читтә командировкада идем, әмма җирләүгә кайтып өлгердем.
Япониядә иске татар мөселман зираты бар, кабер ташларына латин хәрефләре белән язылган. Габ-
деррәшит Ибраһим (Япониядә ул гомеренең соңгы елларын үткәрә, анда аны ихтирам белән милләт бабасы дип атыйлар. 1939 елда Ибраһимовның фидакярлеге белән Япония парламенты исламны рәсми дин дип таный, төрки халыклары, мөселман дине турында мәгълүмат укыту программаларына кертелә. Габдерәшит хәзрәт – Япониянең беренче имамы) да анда ята. Токио университетында укуны дәвам иттем, Уфада биотехник медицина системасы аппаратлары белгеч-
легенә укыган идем, анда мехатроника лабораториясе факуль-
тетын бетердем. Инде өйләнсәм, стипендия җитәрме дип уйлый башладым. Япон – урыс эшлекле советы ассоциациясе бар иде. Алар урыс менталитеты белән Япониядә эшләп маташтылар. Аның эше алга китмәде, берәр япон компаниясенә керергә кирәклеген аңладым. Тиз арада эшкә алдылар, хәзер бер сәүдә компаниясендә эшлим. Тотылган машиналар сатып башлаган идек, башта Совет иле, элекке Совет илләре белән эшләдек, аннан Австралия, Америка, Африка киңлекләренә чыктык, әле инде 30-35 илгә машина сатабыз дип әйтеп була. Шәхси оешмам түгел, аның өчен бик зур капитал кирәк булыр иде. Алай да берничә елдан бүлек мөдире итеп үстерелдем. БДБ, Европа, Русия белән эшлим.
Япониягә киткәнче япон теле буенча дәресләр алып маташтым. Катлаулы тел, аңлап булмый башта. Җөмләләр тезелешен аңлап җиткерми идем. Эштәге апалар өйрәттеләр, әле дә өйрәтәләр.
Мин контракт белән эшлим. Японнарның инглиз телен белүе, без совет мәктәбендә укыдык бит, шул дәрәҗәдә. Аңлыйлар, сөйләшә алмыйлар. Сөйләшсәләр дә хаталы сөйләшәләр, без алардан “файдаланабыз” инде. Аларга инглизчә сөйләшергә авыр, кирәк-кирәкмәгәнне сөйләшеп торасы калмый, артык сорау бирми китәргә мәҗбүр булалар.
Анда, гомумән, сөйләшә белергә кирәк. Әйтик, сезнең ничә балагыз бар дип сораганда: ике, дисәгез, сез аны үзегезгә җәлеп итә алмыйсыз. Ә инде: “ни тиклем бәхетле ул кеше – аның тәүдә кызы булган, аннан улы булган”, дип җавап биргәч, ачылып китәләр.
– Унбер ел Япониядә яшәүгә карамастан, туган телне ничек саклап калдың? – дип сорамый булдыра алмадык без Әхмәттән.
–Бу бәләкәйдән килә. Мин “җук”, “җегет” дип сөйләшәм. Әнкәем Гөлүзә шагыйрьләр кичәсеме, спектакльләрме, мине шунда алып бара иде. Инде сезне ымсындырып әйтеп куйган серемне дә ачыйм – минем әнием шагыйрь Рим Идиятуллинның балдызы. Уфада тудым, шунда тордым, укыдым, эшләдем. Күбесенчә урысча аралашырга туры килә иде. Татар теленә хилафлык килә бит инде. Аннары каникулмы, ялмы - авылга кайтам. Чоланга кереп утырам, кычкырып татарча китап укып чыгам да, телемне шомартам. Авызны чайкыйм дигәндәй инде, әле дә шулай дәвам итәм. Тел бит ул зур байлык. Үземнең татар телем, үз телем, чүлдәге бер оазис кебек. Фаил Шәфигуллинны укырга бик яратам. Батулланың “Тузга язмаган мәзәкләр”ен яратам. Эштән соң әкиятләр укыйм да, улым да: “Мин баһадир!” дип кабатлап утыра. Спектакльләр, әкиятләр карыйбыз.
Минем хатыным Динә дә Уфа кызы. Тамырлары Караидел якларыннан. 2006 елда Япониягә килгәч, никах укыттык, 2007 елда өйләнештек. 2008 елда кызыбыз Нәүә, 3 елдан улыбыз Әнәс, 2015 елда улым Мансур туды. Малайлар әле әнкәсе янында калды, мин кызым белән кайттым, Нәүәне Казанга да алып бардым.
Гаиләдә телебезне саклау өчен болай килештек: мин алар белән гел татарча сөйләшәм, ә әниләре гел урысча сөйләшә. Халыкара мәктәпкә йөреп инглиз, япон телен өйрәнәләр. Япониядә татар мәктәбе юк, үзара аралашырга тырышабыз, татарча сөйләшәбез. Япон теле кечкенәдән бирелсә җиңел тел, иҗекләп сөйләшәләр бит анда. Үзе башка телләрне кысрыклап чыгарып бара. Әткәләре инглиз булып та, әниләре япон булса, балалар япон булалар.
1930 елларда Кобе шәһәренә татарлар килә, шуннан таралышалар. Кобеда мәчет төзелә. Бик кызык нәрсә бүген дә билгеле: американнар японнарны бомбага тотканда бөтен тирә-як янып бетә, Токиода мәчет исән кала.
Татарлар мәчет салгач, мәктәп ачалар. Хөкүмәт белән мөнәсәбәтләре яхшы булган. Япон хөкүмәте аларны гел күзәтеп торган, безгә дә куратор килеп тора. Болар ничек эшлиләр, янәсе. Хәл белешеп, карап торалар. Ә татарлар анда да гел эшләгән. Тегү белән шөгыльләнгәннәр, Ауропа модасын алып килгәннәр, сәүдәдә, кафеларда эшләгәннәр. Мин килгәндә ул татарлар нәселе картайган иде инде. Нык таралганнар. Кемесе Төркиягә, Америкага киткәннәр. Оркыя апа белән Даян абый Сан – Францискода яши. 2015 елда безгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Безнең белән элемтәгә кереп, карт әбиләрне, яшьләрне, тапкан кадәре 70–80 кеше җыйган идек. Ул вакытта ТР Хөкүмәте ярдәме белән татар мәдәнияте көннәре узды. Бигрәк күңелле булды. Үзенә күрә бер вакыйга булды, Япониядә татар җыры яңгырады. Әле ни тиклем очрашырга теләсәк тә, очрашу җае чыкмый. Берәр нәрсә эшләргә уйлаганда 2–3 ай алдан планлаштырып куялар. Без ике гаилә аралашабыз. Нефтекама егете япон кызына өйләнде. Халыкара никах теркәделәр. Мәчеттә туйлары узды. 3 бала үстерәләр, якын торсак та 2 айга бер очрашабыз.
Ә менә татар яшьләре кая була дигәннән, анысы кызганыч хәл инде. ...Татарлар кая барсалар да ике төркемгә аерылалар. Болар да аерылган. Мәчеткә якын торганнар татарчаны анда укып өйрәнә. Икенче төркем икенче мәктәп ачкан булганнар, үзара аралашмый яшиләр. Алар турында татарча белмиләр, япон кызлары белән сыра эчеп, тәмәке тартып, биеп - җырлап үзләрен юк иттеләр, диләр. Шундый ассимиляция булган, алар белән татарча сөйләшсәң аңламыйлар.
Ә инде арытаба кайда яшәрсез, монда кайтырсызмы дигәнгә бик ерак алга караган юк. Мин кайтырга теләсәм, хатын кайтырмы икән, белмим. Японнарда бер гыйбарә бар: әгәр дә кеше, 9 каттан биегрәк тора икән, җир белән бәйләнеше югала. ди. Япониядә күпчелек 2 катлы йортлар. Анда үз җирләрен яраталар.

Япониядә үз йөзеңне югалту куркыныч нәрсә. Аралаша баш-лагач, японнар ышанычына керер өчен әллә ничә еллар үтүе бар.
Эш көне 9 сәгатьтә башлана. Кайбер чакта эш көне 22 – 23 сәгатьтә бетә. Буш вакытларына килгәндә “намикай” дигән нәрсә-ләре бар, безнең кебек мөселманнар мәчеткә барса, алар кафеларга баралар. Эчә белә торган кешеләр түгелләр. Бик тиз исерәләр. Шуннан электричкамы, метромы – консерва банкасына тулган кебек тулып өйләренә таралалар. Вагондагы искә үзең исерә башлыйсың. Шунда йоклап та калучылар бар. Хатын-кызларга, ир-атларга аерым вагоннар билгеләнгән.
Аларда шушы сыйфатлар өстенлек итә: эшчәннәр, биргән сүзне тоталар, түземнәр, алдаш-мыйлар, эшен җиренә җиткереп эшлиләр. Япониядә “Кемдер бу эшне булдыра икән, мин дә булдырырга тиеш”, дип эшлиләр. Ә Якын көнчыгышта: кемдер бу эшне булдыра икән, булдырсын. Кемдер булдыра алмый икән, йә, хабиб, мин ничек булдырырга тиеш”, диләр.
Япониядәге демография хәл-ләре чынлап та, без ишетеп белгәнчә кискен тора икән. Әхмәт белән очрашкач бу сорауны да читләп үтмәдек.
...Туучылар аз. Бәләкәй эт, песи карау белән артык мавыга баш-лаганнар. Магазинга керсәң, көчекләр өчен әйбер күп. Бәләкәй шәһәрләрдә, авылларда: “Бала табыгыз, бар чыгымнарын түли-без”, дип язып куйганнар. Әмма тудырырга ашыкмыйлар. Элек әни культы көчле булган диләр, бәлки булгандыр, әмма хәзер андый нәрсә юк. Аерылышучылар күп. Үзара аралашмыйлар, һәркайсы үзенә эшли, үз функциясен үти. Яшь күренергә, үзләрен сакларга тырышалар. Хатын-кызлар инглиз-ләргә, төрекләргә тормышка чыгалар.
Япониядә ипотека алу әтиеңнән бурычка алып торуга охшаштыр. Иң югары ставка – 1,8 процент. Еллар уза тора, фатир искерә, ул ставка 1,4; хәтта 0,8% төшә. Шул шартларда эшләгән кешегә торак алу мөмкин. Әмма эшсезлек проблемасы бар. Вакытлыча эш табып була, анда һәркайсы гомерлек хезмәт урыны табарга тырыша.
Миңа үземнең эш урынында нәрсә ошый – бездә директор да эшли. Башкалар да аңа карап эшли. Бар нәрсәне үтәп, тәртип белән алып баралар. Безгә бервакыт сәфәргә чыккач докторга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Шәһәрдә дә шул югарылыкта, аннан читтә дә шундый яхшы хезмәтләндерү күрдек.
2011 елда Җир тетрәгәч, читләр күпләп кайтып киттеләр. Яңадан виза тәртипләрен җиңеләйттеләр, мигрантлар килә башлады. Инде Олимпиадага әзерләнәләр.
Авыл кебек торак пунктлары булса да, азая бара. Яшьләр шәһәргә күчә, Токиода 12 миллион кеше яши, башкалага якын урнашкан торак пунктларын да кушсаң, 25-27 млн. га җитә. Анда торак пунктлары аерылып тормый, бара торасың, бәләкәй районнар тоташа тора. Мин яшәгән Йокохамада 9 млн. кеше яши.
Бервакыт мин япон бомжлары турында кызыклы мәгълүматка тап булган идем. Шул искә төшеп, Әхмәттән анысын да сөйләттек.
–Бомжлар бар, тик алар башка төрлеләр. Анда кешеләр үзләре теләп шулай эшлиләр. Үзенә уңайлы шалашын корган, пленка белән ураган, яшиләр. Бәлки, тормышны үзгәртеп карау рәвешедер. Картлар йортлары күп. Пенсияне дә яше җитүгә түләмиләр. Биш еллап җан асрап эшли, аннан пенсия килә баш-лагач, рәхәтләнеп йөри башлыйлар. Япония эчендә ту-ризм югары. Па-триотлар дип әйтеп була аларны, кем кая сәфәргә агыла. Кайда барсалар да канәгатьләр, чөнки сервис югары. Матур сүзләр әйтәләр, елмаеп каршы алалар. Үзләре сәяхәт итәргә бигрәк яраталар, төркем белән йөриләр. Иң бәләкәй төркем 15-20 кешелек. Бу рәхәтлек өчен түләүләре кыйбат түгел.
Анда кечкенә нәрсәдән дә программалар язып, аны рекла-малап, зур бер нәрсә итеп чыгаралар. Маркетинг алга киткән.
Әхмәт Япониядә укыганда стипендиягә яшәгән! Йә, бу сездә дә сорау тудырмадымы, чама белән күпме булган соң ул?
– Студентлар стипендия ала. Мин чит илдән килдем, билет хакын түләделәр. 1700 доллар иде стипендиям. Эш хакы кимрәк, диләр иде. Бу 4 ел укып чыкканчы дәвам итте. Анда да бакалавриат, магистратура. Белгечлек буенча эш табу төрлечә.
Алар арасында эшләве җиңел дә, кыен да – нык таләпчәннәр. Японнар берәр нәрсә эшләгәндә бүтән кешегә авырлык төшмәсен дип эшлиләр. Башкаларның күңелен күрергә тырышалар. Әнкәй килгәч, концертка бардык. “Әнкәй, әйдә фотога төшерәм,” – димен. Бер әби тора иде шунда, “анда түгел, мондарак килеп төшегез,” ди. Әнкәй: “Анда төшсәк яхшыракмыни?” ди. Мин бу хәлдән телсез калдым. Шуннан әнкәйгә: “Мин монда күпме көч сарыф итеп японча өйрәнәм, син килеп татарча сөйләшәсең” – дип әйттем.
Әхмәтнең өч баласы да Япониядә туган. Шуңа кара-мастан, аларда Русия ватанд-ашлыгы. Нигә японныкын да алмыйсың дигән сорауга бәхәс калдырмаслык көлкеле җавап ишеттерде ул.
“Бервакыт җәннәттән җәһән-нәмгә экскурсиягә җибәргәннәр ди берәүләрне. Боларга биредә бик кызыклы тоелган: ни теләсәң – шуны эшлә, теләсә нинди гөнаһ кылсаң да ярый икән. Болар җәһәннәмгә күчәргә булганнар. Шуннан күченгәч, боларны шап иттереп утка тыгып куйганнар. Болай түгел иде бит, дигәч,”Ә-ә-ә-ә, турист түгелсез инде!” дигәннәр ди имеш...
Ватандаш булгач, сине япон итеп кабул итәләр. Телне яхшы белергә тиешсең. Шуларны уйлап, Русия ватандашлыгы белән контракт буенча яшим. Статус аермасы дисәк, кеше эшли икән, алар шуңа карый. Салымнар күтәрерлек. Чит илдән килсәк тә, бушлай медицина, балаларга 16 яшькә кадәр пособиеләр бирәләр. Бала туганда ярдәм итәләр. Җир тетрәгәндә гаиләне 3 айга Уфага озаттым. Өченче баланы көтә идек, килгәч хатынны больницага салырга урын юк. Муниципаль үзәккә бардым, 40-лап урынга шалтыратты бу хезмәткәр. Тапты. Озатты. Ярдәм иттеләр.
Анда да кәгазь эше күп, әмма ул эшли. Сезнең йөзегезгә, киеме-гезгә карамый, хезмәткәр үз эшен җаваплы үти.
Дини бәйрәмнәр күп. Төр-лесеннән. Әмма алар дини түгел. Япониядә 120 миллион кеше булса, 240 мең кеше дин тота. Дини бәйрәмнәргә күңелле, матур булган өчен баралар. Японнар мөсел-маннар белән ураза да тотарга да мөмкин, кеше күңелен күрү дигән кагыйдә аларда киң таралган. Әнә шулай кешегә ярарга, башкаларга мәшәкать китермәскә тырышалар.
Алар гомер буе эшләгәннәр. Һәрбер буын киләчәк буын өчен эшләп тора. Алдагыларга җиңе-лрәк булсын дип эшлиләр. Китап, гәзит күп укыйлар. Гәзитләр күп, берсе иртән, берсе кич чыга, миллионлаган тираж белән кәгазь вариантта бастырыла, киоскларда сатыла, урамда тараталар, язылып алалар. Элекричкада бар да берсен -берсе күрми укыйлар.
Чисталыкны, табигатьне саклый-лар. Кабат эшкәртү югары дәрәҗәдә. Һәр калдык аерым җыела. Алар бүгенге белән генә яшәми. Аларның теле саклана. Татарны белмиләр, Уфа, Казан дип акрын гына таныштырам. Бер вакыт хатын белән “Күбәләк”не җырлап, хәйран калдырдык. Әнкәем, бәгырькәемә рәхмәт, кайда булсам да, рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Аптырыйм, авылдан киләләр дә кычкырып урысча сөйләшә башлыйлар. Үз телеңдә кыенсынмый сөйләшергә кирәк. Безнең яшьләр аның кыйммәтен аңламый әле...
***
Бу очрашуда катнашкан тарих фәннәре кандидаты, этнолог Илдар Габдрафыйков япон дус-ты, профессор Норихиро Наганава турында кызыклы мәгълүмат ирештерде. Баш-кортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туып-үскән якташыбыз – Иран, Согуд Гарәбстаны, Йщмен илләрендә илче буларак глобаль киңлектә зур эшләр башкарган “Кызыл паша” – Кәрим Хәкимовның тормыш юлын өйрәнеп, урыс телендә фәнни хезмәт язуы турында әйтте һәм Япон профессоры Норихиро Нагана-ваның Башкортстан халкының горурлыгы булган шәхесенә багышланган мәгълүматны без-нең игътибарга тәкъдим итте.
Үзенчәлекле бу эшләр белән сез “Өмет” сайтында да таныша аласыз.

P.S. Әхмәт инде гаиләсе янына исән-сау барып җитеп, шалтыратып хәлләр белеште. Безнең күңелгә эреп югалмас яктылык салган бу егетне үрнәк итеп сөйләп алабыз. Иң тирән хөрмәтебез шәһәрдә яшәп, баласына саф туган телен мирас итеп тапшырган әнисенә...
Ә сез, әниләр, балагыз белән нинди телдә сөйләшәсез? Егетләр, кызлар! Әхмәт шәһәрдә туып-үсеп, җир читендә яшәсә дә, ана телендә камил сөйләшә, балаларына да газиз телебезне өйрәтә. Ул булдырганны сез дә булдыра аласызмы?..

Алсу Төхвәтуллина.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>