Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

 

 

 

                                                                                                   

Безнең кушымталар:

   

Сагынулары шигырь булып туа


Язмыш җилләре Италиягә алып киткән якташыбыз шигырьләр яза

Әйе, туган җиренә кайткач эшләп өлгерәсе эшләре күп аның. Ел саен кайтса да, аз вакыт ул туган җиргә карата сусынны басар, танышларны, туганнарны күреп-табып бетәр өчен.
Ун еллап инде Рәмзия Италиядә Неаполь шәһәрендә яши. Ниләр эзләп чыгып киткән татар хатыны чит якларга?
“Кызларыма югары белем бирергә, укытырга кирәк иде”, – ди. Бер киткәч, телләрен өйрәнеп, эшнең җаена төшенгән.
“Безнекеләр баргач, башта, тел өйрәнгәнче, социаль хезмәткәр булып эшлиләр. Ә инде итальяннарның телен өйрәнгәч һәркем үз һөнәре буенча эшли ала. Мин дә беренче баскычлардан башлаган идем, хәзер сәүдәдә эшлим”, – ди Рәмзия.
Тормышны җигелеп тарта торган ханым булып чыкты ул. “Кечкенәдән иркәләнеп үсмәдем,–ди. – Иркә бала булу тәтемәсә дә, инәй-әтинең яратуын, назын тоеп, алардан акыл, уңганлык сыйфатлары алырга тырышып үстем. Күп балалы гаиләләргә хас булганча, бер-беребезгә булышу, эшкә өйрәнү, бәләкәйрәк туганнарны тәрбияләшү – безнең төп шөгылебез иде. Миңа тугыз яшь тә тулмас борын әти каты авырудан мәрхүм булды. Инәй кырык яшендә 7 баласын кочаклап (төпчек сеңелебез Лүзиягә бер яшь тә тулмаган иде) тол калды...
Сабырлык үрнәге булган инәебез бакыйлыкка күчкәнгә дә ике дистә елга якын. Белмим нигәдер, мин дә инәй язмышына охшаш язмыш кичерәм. Ирем Радик Рәис улы авыр чирдән вафат булганда миңа да кырык яшь иде. Ә кызларым өчесе дә мәктәп яшендә иделәр. Инәйдән миңа балалар өчен яшәү, аларның ятимлекләрен сиздермәс өчен үземә ныклап эшләргә кирәклеген аңлау бирелсә, ә әтидән миңа шигырьләр язу сәләте күчкән. Соңгы ун елда Италиядә яшим, эшлим, иҗат итәм”...
Рәмзия ханым икенче җыентыгында нәкъ чит илдә язылган шигырьләрен туплаган. Анда аның фәлсәфи уйланулары, багышлаулар, котлаулар, бәйрәмнәр турында һәм сагыну –сагышларга багышланган шигырьләре урын алган.
Котлаулар дигәндә, бүген күп табыннарда, вакытлы матбугат, радиотелевидениедә яңгыраган тәбрикләү юлларын Рәмзия ханым, “мин язган идем”, ди. “Алар төрлечә үзгәртелеп тора, һәркем үзенә якын итә аларны. Кешеләргә ошый икән, миңа да әйбәт”, – ди бернинди таләпләр дә белгертми генә...
Шундый инде ул кеше җаны, кайда яшәсә дә, нинди сулар эчсә дә каны, нәселе белән бирелгән күңел байлыгы, хисләр тирәнлеге, сагыну-сагышлары үзе белән кала. Ә туган җирдән ераграк киткән саен аның күңелләре тагын да нечкәрә, хисләр сафлана, җан сусавы арта. Аннан инде кем җыр, кем шигырь, кем башка иҗат мөмкинлекләре аша шушы күңел кичерешләре белән уртаклаша. Рәмзия ханымның сердәше – шигырьләр.

Гомер юлы
Гомер юлы – билгесез юл,
Ничек аннан узылыр?
Озынлыгын да белмибез –
Күпмеләргә сузылыр?
Сикәлтәле булыр микән,
Әллә тигез булырмы?
Ничек язды икән Ходай
Миңа гомер юлымны?
Абыныпмы, егылыпмы,
Йөгерепме үтәрмен?
Кайчанрак, ничә яшьтә
Ахырына җитәрмен?
Кинәт туктап калыр микән,
Кайчанрак өзелер?
Начар юлда арып китсәм,
Ничек икән түзелер?
... Әлегә кадәр булганы
Узылмады бик шома...
Ә моннан соң тик тигезе
Чыкса иде каршыма!
Гомер юлы бердәй түгел,
Төрле узасы юллар!
Киләчәктә безне көтсен
Тик бәхетле, шат еллар!

Туган якка кайтып барам
Туган якка кайтып барам
Урман, яланнар буйлап.
Анда үткән яшьлегемне,
Балачагымны уйлап...
Табигатьнең гүзәллеге
Мине хисләргә сала!
Аннан тик сафлык бөркелә –
Хас гөнаһсыз бер бала.
Чәчкә диңгезенә карап
Алып булмый күзләрне.
Назлы җиле йомшак кына
Иркәли бит йөзләрне...
...“Оҗмах бар!”, дигәннәренә
Ышанадыр барчасы!
Туган якның табигате
Ул бит – оҗмах бакчасы!

Ялгыз ай
Ай миндәй ялгыз булса да,
Кавышулар юк безгә...
Мин җирдә бит, ул биектә,
Ямь бирә күгебезгә.
Бар кешегә тигез карый,
Сөйләшә бары белән.
Тик йөрәге мине ныграк
Якын күргәнен беләм.
Янында күпме йолдызлар,
Ә ул һаман да ялгыз.
Тәне түгел, җанкаена
Табалмый якты йолдыз.
Күкнең яме – түгәрәк Ай,
Син минем – илһам чишмәм!
Икебез белгән серләрне
Бер дә беркемгә чишмәм.

Шәхес янында

Бy мөhим!

Әнә килә автомобиль

Мәдәният һәм әдәбият

Әллә ялгыш, әллә язмыш...

Бакчачы почмагы

Илләр буйлап

Билгеле билгесез дөнья

Динебез – Ислам

Гаҗәп хәлләр

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>