Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Җан тарта, кан тарта

Казахстанда яшәүче татар-башкортның мәдәниятен, телен, йолаларын саклауга өлеш кертүче Земфира Мәхмүт кызы Низаметдинова белән Казанда хатын-кызлар форумында таныштык.

Казахстанда гомер кичерсә дә, Земфира Низаметдинова Башкортстанны, Татарстанны сагынып, һәр чарага ашкынып кайта.

Бөтен җир шарыннан җыелган 500 делегат арасында аңа игътибар бирүемнең сәбәбе нидә? Тамырлар тарткандыр – Земфира ханымның әтисе дә, әнисе дә Башкортстаннан. Танышым татар-башкорт этномәдәни оешмасы вәкиле. Иҗтимагый эшкә теләп кушылган һәм Казаннан зур эшләрне уйлап, илһамланып кайтып китте.
Белгечлеге буенча инженер-төзүче, эколог ул. Астанада алты институтта алты экобригада төзегәннәр, укучылар һәм халык белән шушы юнәлештә эшлиләр. 2000 нче еллар башыннан махсус программа буенча Акимат (хакимият) белән берлектә эш бара. Студентлар белән өйдән – өйгә йөреп, халыкны экологик агарту эшен алып баралар. Чүпне дөрес урнаштыруга чакырып, роликлар ясаганнар. Автобусларда, бизнес үзәкләрдә, хәтта аэропортта да куйганнар аны. Земфира ханымда кайнар линия телефоны бар. Тәүлекнең төрле вакытында, кемдер “градусник ватылды, нишләргә” кебек сораулар белән шалтыраталар. Студентлар экологик проектлар төзи. Иң яхшы эшне тормышка ашыру өчен акча бүленә. Ярышлар да оештырылган. Кайсы университет күбрәк кәгазь яки пластик җыя, шулай ук акчалата бүләк көтә.
Казахстанда да транспорт бөкеләре еш була. Чиста һава торсын өчен Астана тирәли яшел билбау булдырылган. Анда 7 зона яшеллек. Агачларның аралары зур, арасына ел саен яңалары утыртыла, яңартыла. Ел саен “Чагу кросс” уздыралар. 5 чакрымга йөгереп, биш станция үтәләр. Аларның һәркайсысы биш төстәге кулинар буяуларга буяла. Стартта ак булсалар да, финишка инде чагу төсләргә буялып барып җитәләр. Катнашучыларга футболка һәм рюкзаклар бирелә. Шул акчага агачлар утырталар. Онкочирле балалар дәваханәсендә аллея утыртканнар, бүләкләр тапшырганнар. Спонсорлар кушыла, әти-әниләр катнаша.
Земфира ханым без сөйләшкәндә дә Казахстан белән хәбәрләшеп торды. Казанда утырып, Казахстандагы эшен интернет аша дәвам итте ул.
Земфира ханымның 13 буынга кадәр шәҗәрәсе бар икән. Әтисенең сеңлесе төзегән. Табигатькә мәхәббәте буыннан килә. Картәтисе Даутов Гайса урманчы булган. Әлшәй районы Иске Сарайлы авылында яшәгән. Әмма аны 37 елда атканнар. Земфира ханымның әтисе Мәхмүт Даутов – автомобиль юллары төзегән. 1966 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. Тормыш иптәше Камилә апа белән 60 елга якын искиткеч тату гаилә булып яшәгәннәр.
–Әти бик тыйнак булды, дип хатирәләргә бирелде Земфира ханым. –Эчмәде, тартмады, чибәр кеше иде. Мин – әти кызы, аны аеруча нык ярата идем. Әти вафат булгач, ирем: “Хатынын бу кадәр яраткан ирне күргәнем юк!”– диде. Чынлап та нык яратты ул әнине.“Боекма, мин хәзер кайтам, дип, әнине кочаклап үпкәч кенә ишектән чыгып китәр иде. Бик кызык танышканнар алар. Җиде ел сугышта йөреп кайткан әтиемне кыз соратырга баручы иптәш егете үтенеп, иптәшкә ияртеп барган. Әти барып та кергән, әнине күргән дә: “Гафу ит, бу кызга мин өйләнәм!” дигән.
Башкортстанда якыннан аралашкан туганнарым юк. Әни яклап ниндидер язучы туганым бар дип ишеткән идем. Әти яклап Хәмзә абый мәрхүм инде композитор Нур Даутов икетуганым дия иде.
Әти калын кара кашлы, яшькелт -зәңгәр күзле кеше иде. Әтине Минтимер Шәрип улына ошаган дип әйтә иделәр. Әти вафат булганга бер ел, сагынам, шуңа Шәймиевны күрер өчен Казанга килдем, –ди Земфира ханым. Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганда Минтимер Шәрип улы янына килде ул. Кул биреп күрештеләр. Минтимер Шәрип улы кунак ханым белән сөйләшеп торды. Кош тоткандай бәхетле иде бу көнне танышым.
Земфира ханымның иптәше Марат Татарстаннан, Иске Зәйдән. Казахстанга күченгәндә алты яшьтә булган. Утыз елдан артык бергә алар. Бик тырыш, төрле осталыкка ия, белемле, кешелекле кызлар үстергәннәр.
–Ирем бик акыллы кеше, – ди Земфира ханым. –Баштагы ун елда шайтан суын капкалады. Көннәрдән беркөнне олы кызым Зөлфия белән сөйләшеп утырды. Шуннан эчмим, ташлыйм, диде дә, бер көндә аракыны да, тәмәкене дә ташлады. Ә Зөлфия тугач, малай теләмәдең, кыз таптың дип миңа ачуланып йөргән иде. Кулыңнан килмәгәч, тотынмаска иде, дидем... Ул вакыт чак кына аерылмый калдык. Ике кыз үстердек. Икесен дә ярата. Бәләкәе үзенә бигрәк бәйләнгән. Тимер юл төзелешендә эшли, эколог.
Әни яклап картнәнәем кешеләрне догалар, үләннәр белән дәвалаган, буынчы булган. миңа да шул эшне йөкләткәннәр иде, баш тарттым. Кеше дәваламасаң, үзең чирлисең, диделәр. Тотынмадым. Саклана белмим. Миндә бу көч бар, беләм. Миңа начарлык эшләгән кешенең үзенә начарлык төшә. Әнинең әнисе 47 яшьтә сукырайган. 82 яшькә кадәр яшәде, сукыр килеш бәйләм бәйләде, бәрәңге әрчеде, безне карады, экспромтом шигырьләр чыгара иде.
Иҗтимагый эшкә тотынып, күңелем канатланды. Бик күп сәләтле хатын-кызлар бар, сокланып туя алмыйм. Киләчәктә эшлисе эшләр туды уемда. Һәр эшне яратып эшлим. Үз бакчамны яратып карый идем, хәзер бөтен шәһәр синең бакча дип көлә балалар.
Казахстанга канатланып кайтам. Безгә анда эшләргә, матур яшәргә бөтен шартлар да бар, Назарбаевка чиксез рәхмәт”, –диде сүз ахырында танышым, якташым Земфира Мәхмүт кызы.
Шулай дөнья буйлап сибелеп матурлык тудыра татар кызлары.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>