Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Татар генералы

Гомергә истә калырлык очрашулар була тормышта. Ә бер очрашу – үзе бер гомер, диләр. Шушы көннәрдә Казанда якташыбыз, билгеле шәхес - Армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби фәннәр һәм тарих фәннәре докторы, профессор, өч сугыш ветераны, Совет һәм Русия чорының күренекле кешесе, отставкадагы армия генералы, хәрби теоретик Мәхмүт Гәрәев белән очрашуымны да язмыш бүләге дип кабул иттем. Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Туган якны өйрәнүчеләрнең I нче съездына мөхтәрәм кунак буларак чакырылган иде. Аның зиһен үткерлеге, фикер байлыгы барчабызны хәйран итте.

Мәхмүт Әхмәт улы Чиләбе өлкәсендә, Башкортстанның Чишмә районы Салих авылыннан килеп төпләнгән гади эшче гаиләсендә туган. Балачак һәм мәктәп елларын Башкортстанда үткәрә, авыр елларда гаилә Урта Азиягә күчә. Сигез балалы бу гаилә яшәгән Корши шәһәрендә ул елларда 82 нче кавалерия полкы торган. Әтисе улын шул полкка тәрбияләнергә җибәрә. Беренче чирканчыкны егет шунда ала. Гаскәр басмачлар белән дә бәрелешләрдә булып тора. Булачак генерал 1939 елда үз теләге белән армия хезмәтенә китә, Ташкент пехота училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башланырга бер атна калганда 18 яшьлек курсантны хәрби хезмәткә чакыралар. Бөек Ватан сугышы кырларында ул укчылар бригадасы составында Көнбатыш һәм Белорус фронтларында алышларда катнаша. Арытаба тарихчылар “Ржевтагы канлы алыш” дип атаган яуда катнаша. Мәхмүт Гәрәев каты яраланган килеш тә рота белән командалык итүен дәвам итә. Сугышта ул берничә кат яралана, контузия ала. Немецлар белән сугыш булачак генерал өчен 1945 елның апрелендә, Кенигсбергны алгач, тәмамлана. Шуннан ул хезмәт иткән 5 нче армияне Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Арытаба японнарга каршы Квантун арм-иясен тар-мар итүдә катнаша. 

Бөек Ватан сугышыннан соң, башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1950 елда М.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1950–1957 елларда полк штабы җитәкчесе, Белорус хәрби окру-гының 45 нче танк дивизиясе 307 гвардия мотоукчылар полкы командиры, 120 нче мотоукчылар дивизиясе штабы җитәкчесе була. Генерал хәрби белемен камил-ләштерә тора: 1959 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. Шул елдан Белоруссия хәрби округының 28 нче гомум-гаскәри армия штабы җитәкчесе итеп үрләтелә. 1970 нче еллардан соң шәхеснең язмышы чит илләрдәге сугышлар белән бәйле була. 1970 елда Берләшкән Гарәп Республикасында баш хәрби киңәшче Гәрәев гарәп-яһүтләр сугышы вакытында Мисырдагы Каһирә шәһәренең һава иминлеге хезмәтен оештыруда катнаша. 1971 елдан Урал хәрби округы штабы җитәкчесе, 1974 елның февраленнән генераль штабта Хәрби-фәнни идарә җитәкчесе, 1984 елдан СССРның Хәрби көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары.

1989 елда  безнең гаскәрләр Әфганстаннан чыгарылгач,  анда баш хәрби киңәшче булып ике ел хезмәт итә. Бу елларны Мәхмүт абый болай искә ала: Әфганстан президенты Мөхәммәд Нәҗибул-ланың хәрби киңәшчесе булырга туры килде. Бу хакта чит ил матбугаты бик кызыклы мәкаләләр бастырды. Безнең 40 нчы армияне Әфганстаннан чыгаргач, безне, егермеләп офицерны, Кабулга җибәрделәр. Хезмәтнең өченче көнендә бер Швейцария гәзите кулга эләкте. Анда “йөз мең урыс солдатын чыгарып, бер татарны керткәннәр” дип язылган иде.

1990 елдан Мәхмүт Гәрәев СССР Оборона министрлыгында Хәрби киңәшче була, 1992 елдан  – отставкада. 1995 елда Хәрби Фәннәр Академиясе булдырылгач, Мәхмүт Әхмәт улы аның президенты итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы темасын тирәнтен өйрәнә, фәнни бәхәсләрдә күп тапкырлар катнаша, Бөек Җиңү тарихын бозып күрсәтүчеләргә каршы чыгыш ясый. СССРның бу сугышта җиңүен инкарь итәргә теләүчеләрне бүгенге Русиягә каршы пропаганда дип белдерә. Фәнни-хәрби эшчәнлегенә килсәк, Мәхмүт Әхмәт улы 100 фәнни хезмәт, 300-дән артык мәкалә авторы. 19 орден һәм 30 медаль белән бүләкләнгән. 1998 елда Мәхмүт Гәрәев беренче булып “Маршал Жуков. Полководецның даһилыгы һәм уникальлеге” дигән китабы өчен Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков исемендәге премиягә лаек була. 

Улы Тимур Гәрәев (1961 нче елда туган)–Русия армиясе полковнигы. Кызы, Галия Мәхмүт кызы Крайнова, инглиз теле укытучысы булып эшли.

Ә туган якларына ерак 1939 елда әтисе, энесе Мәсгуть белән җәяүләп килгән. Җиңүнең 70 еллыгы уңаен-нан да кайткан иде безнең генерал Салих авылына. 

Гомере буе спорт белән шөгыль-ләнгән, укыган һәм җыр-моңнан аерылмаган, туган телен онытмаган генерал ул Мәхмүт абый. Әмма чит җирләрдә озак йөрү эзсез калмады, ди.

–Сез безгә караганда бәхетлерәк, туган телдә сөйләшәсез. Ә миңа тоташ татарча сөйләү авыррак, – диде ул сүз биргәч. – Монда тупланган китапларны карадым, чыгышларны тыңлыйм. Белегез, сез бик файдалы эш белән шөгыль-ләнәсез. Әмма әле үзегез генә аның тирәнлеген аңлап бетермисез. 

Сугыш вакытында гел: “Авырлык-ларга түзегез, сугыш бетәр, тыныч яшәрсез”, – диләр иде. Күрәм, тормыш барган саен катлаулана. Матди гына түгел, рухи яктан яшәү авырлаша бара. Бүген иң мөһиме – безгә иң куркыныч корал каратылган, ул – рухи корал. Аларның максаты – безнең милли горурлыкны юк итү. Түбәнсетү. Бастыру. Бильдерберг клубы бу юнәлештә ике төрле бурыч куйды. Беренчесе, мәгариф системасын какшату булса, икенчесе, гомер өчен куркыныч корал. Беренчесе буенча аерым уңышларга ирештеләр. Мин Медведевка, ул президент чагында ук, тарих буенча берничә БДИ соравын күрсәттем. Анда: “1943 елда нинди вакыйгалар булды?” дигән сорауга 4 пункт җавап куелган иде: 1. Совет армиясендә погоннар кертелде. 2. Кулга алынган немец солдатлары атып бетерелде... һәм тагын шундый тузга язмаган нәрсәләр иде анда. Ул вакытта РФ премьер-министры да моны “кощунство” диде. Аннары сорауларны төзәттеләр инде. Иң куркынычы, бүген кеше аңы, рухи мохит өчен көрәш бара. Ә безгә аңа каршы көрәшергә һәм көчне кызганмаска кирәк. Сугышта без дуслыкка таянып җиңдек. Бу зур мирасны сакларга кирәк. Көнбатышта бозык элита көннән-көн үсештә. Бер үк җенес кешеләренең гаилә коруын хуплыйлар. Ә бу бит җәмгыятьнең таркалуы, черүе түгелмени? Шул илләргә иярү, аларның идеологиясен үрнәк итеп алу күрәләтә үзеңне үлемгә дучар итү ул.  Яшьләрне сакларга кирәк. Мин һәрвакыт Чишмә малае булып калдым. Аны данладым. Кече ватаным бар, илем-дәүләтем, туган телем бар. Без һәркайсыбыз бу төшенчәләрнең кадерен белеп, саклап яшәргә тиеш. Югыйсә, киләчәгебез якты булмаячак. Кайда да татарлар кайдандыр килде дип сөйлиләр. Ә Парижда, Лондонда, Бельгиядә безнең 15 гасыр картасы тора. Анда “Тартария” дип язылган. Кайсы шәһәр атамасын алсагыз да, Себердә дә аның тамырында татар исемнәре. Без гасырлар дәвамында монда яшәгәнбез һәм яшиячәкбез. Яшьләрне, безне алдарга беркемгә дә юл куярга тиеш түгелбез.

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның язмышы илебезнең гасырлык тарихын үз эченә ала диярлек. Чөнки Армия генералы Гәрәевка быел 23 июльдә 94 яшь тула. Менә шундый тарихи шәхес, милли җанлы, татар тормышы белән кызыксынып яшәүче, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш керткән күренекле татар генералларының берсе белән танышу барыбыз өчен дә мәгънәледер. Мәхмүт абыйның, олпат яшьтә булуына карамастан, күзләре янып тора. Шаян сүзле, зирәк фикерле 93 яшьлек татар генералы трибуна артында да унике минут дәвамында эзмә-эзлекле нотык тотты. Горурлыгыбыз булган Мәхмүт абыйга без тагын озак елларга җитәрлек төгәл зиһен, тән тазалыгы телибез. 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>