Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Илмир Сабантуйга чакыра!

   “Өмет”тә күптән түгел кунак булып киткән якташыбыз, Америка татар яшьләре берлеге җитәкчесе Илмир Әхмәтҗанов инде океан аръягында – Америкада – җиң сызганып сабантуй оештырып йөри. Тиздән, бик тиздән, ягъни 18 мартта, Майямида  ерактагы кардәшләрне берләштерер халкыбыз бәйрәме узачак . Илмир зур тәҗрибәсенә таянып шуны әйтә, бу бәйрәмгә Америкада яшәүче милләттәшләр икешәр йөз чакрым арадан уфтанмый килеп җитә, ди. Анда башка халыклар да зур тамаша күрергә җыела икән.

 

  Быел Илмир милләттәшләргә Башкортстанда чакта ук рухи күчтәнәчләр хәстәрләде. Күптәнге дусты, “Хәзинә-тур” туристик компаниясе директоры Комил Сираҗетдинов белән бергәләп уйлашып, “Өмет”тә узган очрашу турында язма басылган санны бер кочак сатып алып китте. Моңарчы сайтка кереп кенә караштырган Америка татарлары “Өмет”не кулларына тотып, саф туган телдә нәшер ителүче гәзитне укып та чыгачак. Бәлки безгә хатлар да язарлар әле, сагынып китсәләр. Ә Илмирга  оештыру эшләрендә уңышлар телибез. 

Башкортстаннан яки Татарстаннан кемнәр кунак булып барыр Майями сабантуена, әлегә сер. Әмма якташыбызның ярдәмчеләре күп булыр, уеннар матур узар, татарча җыр-моңнар елдагыча дәртле яңгырар дип ышанабыз. 

Илмир белдерүенчә, күп уеннар оештырыла анда. Ә менә ат чабышлары булмый. Я, ярый, юртак, чаптарларны күрергә теләгән татар-башкортлар өчен туган җирләрен кайтып күрергә бер сәбәп булыр. Бәйрәмнән репортажны “Өмет” битләрендә күрергә өмет итеп калабыз. Уңышлар сиңа, Илмир, якташ!

Бил тотарга килегез, егетләр!

Америкада сабантуй узган көннәр тәңгәлендә, ягъни 17-20 мартта, безнең Стәрлетамак шәһәрендә РФ Беренчелегенә билбау белән көрәш буенча ярышлар узачак. Бу хакта Tatarlar.info хәбәр итә. Дүрт көн дәвамында “Стәрлетамак-Арена” спорт сараенда  узачак бу ярышлар. Көрәш нәтиҗәләре буенча медальгә лаек булучылар спорт мастерына кандидат дәрәҗәсенә ирешәчәк.

Ярышларда Русиянең 20 төбәгеннән, шул исәптән, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм Чувашиядән килгән якынча 300 спортчы катнашуы көтелә. Болар 1999-2002 елларда туган егетләр булыр.  Ярышларда 4 бүләк комплекты уйнатылачак. Спортчыларның осталыгын 20 хөкемдар бәяләячәк.

Турнирга көрәш буенча җыелма спорт командалары да чакырыла. Спортчыларга 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 80+ кг, 90 кг, 90+кг гәүдә авырлыгындагы категорияләрдә Бөтенрусия ярышлары медальләре өчен бил тотарга туры киләчәк. Кызу булырга охшаган ярышлар. Тамаша кылырга килми калмагыз.

Русиядә үсмерләр арасында милли көрәш буенча ярышлар 2011 елдан башлап уздырыла. Төрле елларда милли сыйфатларын югалтмаган, киресенчә, халкыбыз традицияләрен тергезү чарасы итеп пропагандалаучы  бу спорт төре көрәшчеләр арасында зур кызыксыну уята. Моңарчы билбау белән көрәш буенча ярышлар Уфада, Казанда, Йошкар-Олада, Красноуфимскта, Чабаксарда һәм Казанда узган иде. Кунакчыл Стәрлетамак җире дә безгә яңа батырлар исемен ишеттерер дип ышанабыз. Халкыбызының иң гадел, чын гайрәт, кыюлык бәйгесе, ир-егетләрнең көчен сыный торган кагыйдәләргә куелган бу ярыш төре киләчәктә дә яшьләребезне сәламәт тормышка әйдәп торучы спорт чарасы булыр дип ышанабыз. 

“Колымада булсагыз, керегез!”

Магадан якларында милләттәшләрне берләштерүдә зур эшләр башкаручы “Алтын Ай” милли-мәдәни үзәге үзенең 25 еллык юбилеен билгели. Чирек гасыр эшчәнлек алып баручы милләттәш дуслар – Колыманы төзүдә зур өлеш керткән татар халкының нәсел дәвамы. Халкыбызның бу фидакарьлеге турында сөйләүче рәсми фактлар да бар. Колымада 1915 елда беренче алтын кисәген тапкан старатель Барый Шәфигуллин татар кешесе булган. Шуннан башлап Магадан өлкәсен өйрәнү эшләре башланган.

Чирек гасыр юбилеен билгеләүче «Алтын Ай» шәһәрнең иҗтимагый-мәдәни тормышында актив эш алып бара. Оешма вәкилләре шәһәрдә ел саен уздырылучы бәйрәмнәрдә көтеп алынган кунаклар. 

Милли бәйрәмнәрдән Колыма татарлары, әлбәттә, инде Сабантуйга өстенлек бирә. Аны егерме елга якын уздыра киләләр.  «Алтын Ай»  Ураза, Корбан бәйрәмнәрен дә актив оештыра. Магаданда беренче мәчетнең төзелүен оешманың иң зур казанышларының берсе дип әйтеп буладыр.

 

Төмәндә милли фестиваль

12 февральдән 11 мартка кадәр Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре дәвам итә, дип хәбәр итә Tatarlar.info

Программада “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате” балалар һәм өлкәннәр традицион смотр-конкурслары, “Уйна, гармун!” фольклор фестивале узачак. 

Татарлар күпләп яшәгән авылларда Төмән районының мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашлыгында күчмә концертлар оештыру күз уңында. Биредә төпләнеп яшәгән, салкын климат шартларында милли рухи байлыкны, традицияләрне саклаган милләттәшләрне “Дуслык” татар халык хоры,  Ялуторовкадан “Арт-Вояж” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сандугач” татар җыры вокаль ансамбле чыгышлары сөендерер.

“Кояшкай” үзенә чакыра

 Мәскәүдәге “Кояшкай” татар балалар бакчасы 1,5 – 7 яшьлек сабыйларны үзенә чакыра, дип хәбәр итә Tatarlar.info

Илебез башкаласында эшләп килүче, Муса Җәлил исемендәге 1186 санлы мәктәп турында “Өмет” битләрендә язган идек инде.

Инде менә И.Н.Кожедуб исемендәге 2092 санлы мәктәп каршында көнозын һәм чикле вакытка килү мөмкинлеге биргән балалар бакчасы да эшли башлаган. 

Мәктәпкәчә тәрбия бирү бүлегендә татар мәдәниятен, йола-гадәтләрне өйрәнүгә зур урын бирелә. Өстәмә белем бирү юнәлешендә «Дуслык» түгәрәгендә татар телен өйрәнү; «Татар орнаменты» түгәрәгендә иҗат итү; «Халык биюләре»; “Фатихалы туган йорт” түгәрәгендә толерантлык тәрбиясе бирелә.

Сабаклар махсус программа буенча алып барыла. Төп юнәлеш актив аралашу, туган телне уеннар аша өйрәнүгә корылган.

Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан “Кояшкай”га йөрүче балалар белән тематик кичәләр дә уздырылган. Сабыйлар шагыйрьнең иҗаты белән танышкан, аның шигырьләрен укыганнар, әсәрләренә карата иллюстрацияләр ясаганнар.

Германия мәчетләрендә күршелек бәйрәме 

Соңгы араларда төрле илләрдә эшләп килүче мәчетләрдә "Ачык ишекләр көне" уздыру гадәткә керә икән. Бу чара мөселман булмаган кешеләргә ислам, мөселманнар турында дөрес, тәфсилле мәгълүмат бирү максатыннан оештырыла. "Ачык ишекләр көне"нә килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала, имамнар белән киңәш-табыш итә. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Германиядә гомер кичерүче милләттәшебез Алсу Рәхимова да үзләре яшәгән төбәк мәчетләрдә "Ачык ишекләр көне" белән таныштырган. “Германиянең көньягында–  без яши торган, халкы 20 меңләп булган шәһәрдә ике мәчет эшли. Башкалардан тышкы яктан аерылып тормаган ике, өч катлы манарасыз гадәти биналарның мәчет икәнлегенә диварлардагы алманча һәм төрекчә язылган “Мәчет” дигән язулар һәм Төркиянең айлы-йолдызлы кызыл әләме генә ишарәли ала. Мәчет эшен рәсми теркәлгән төрек җәмгыяте алып бара, аның рәисе, урынбасарлары, балалар, яшьләр белән эшләү бүлекләре, хатын-кызлар, ирләр советы бар. Бер-берсен күп еллар белүче, күбесе үзара туган яшь, урта һәм өлкән буын кешеләре дини бәйрәмнәрне берләшеп зур җәмәгать белән бәйрәм итәргә яраталар.

Шулай да ныклы, бердәм мәхәлләнең ишекләре башка телдә сөйләшүче мөселманнар яки башка диндәгеләр өчен дә һәрчак ачык. Узган елда Рамазан ае узганнан соң, июльдә, мин ирем белән мәчет оештырган дуслык бәйрәмендә катнаштык. Шимбә иртәсеннән мәчетнең эче-тышы кайный башлый. Ирләр җитди генә, тынычлык саклап, урамда палатка куялар, өстәлләрне тезәләр, итле төрек милли ризыкларын әзерләүгә керешәләр. Хатыннар җыелган кухня исә умарта оясын хәтерләтә, кем салат турый, кем камыр җәя, шул арада кызган майда татлы ризыклар пешерелә, алдан өйдә әзерләп килгән тортлар киселә. Үзләре әйтмешли, “стресс ясамыйча гына” алып барган бу әзерлек эше, кунак көтү шатлыгы һәм күңелле дулкынлану хуҗаларга рәхәтлек кенә өсти, ахрысы.

Төшке аш вакыты тирәсендә беренче кунаклар килә башлый. Җәмгыять алдан ук бәйрәм турында шәһәр газетасында игълан бирә, шулай ук оештыручылар, үзләренең дус-ишләре, таныш-белешләре арасында хәбәр таратып, кунакларны шәхсән чакыралар. Күршедә яшәүче алманнар, очраклы гына урамнан узып баручылар да еш керә. Шушы ук урамда мәчеттән ерак түгел аттракционнар паркы эшли. Арзан бәяле төрек ризыкларына кызыгып, паркка юнәлүчеләр дә мәчет янында тукталыш ясый. Җәмгыять рәисе теләге булганнарны мәчетнең эченә экскурсиягә уздыра, аерым утыручы мәхәллә карты корбан чалырга теләүчеләрне теркәп тора, балалар - уенда, ирләр, хатыннар, яшьләр һәм өлкәннәр - барысы аралашуда, сыйлануда. Дуслык бәйрәме икенче көнне дә шул рәвешле дәвам итә, якшәмбе соң гына өстәлләр җыелып, тәртип ясала. 

 

Әйткәндәй, легендар спортчы Владислав Третьяк Ульян өлкәсе Зур Нагаткино авылында мәчет ачуда катнашкан.

 



 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>